Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыМероприятие на тему: «Этилэр сузе – кунелнен кузе” ""

Мероприятие на тему: «Этилэр сузе – кунелнен кузе” ""

Скачать материал

«Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”.                                                                                                                      Тәрбияче:Хабибуллина  Альбина Мөдәрис кызы

(23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе)

5-6 яшьлек балалар.

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. Әтиләрне хөрмәт итү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

 Әзерлек эше:

-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

– слайдлар карау (хәрбиләрнең  киемнәре, эблемалары…танышу)

– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.

– залны шарлар, чәчәкләр белән  бизәү.

– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.

– “Әтиемнең кул эше” күргәзмә оештыру.

 

Тәрбияче:

Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны, дәү әтиләребезне  кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгызга  үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Ә хәзер сүзне балаларның үзләренә бирәбез.

 

    1. Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

2. Иң акыллы, иң уңганнар

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әтиләр.

Бергә: Менә шундый әтиләр.

3. Әтиләр илнең терәге

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

4. Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

 Кызлар башкаруында җыр:”Җырлап яшәр чагыбыз”

   5. Әниләр белән бергә

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә

Кайгы-хәсрәт  күрмәгез.

  6. Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын

Әтиләр исән булсын.

7. Бәйрәм итик, ә соңыннан

Таралырбыз  өйләргә.

Балачакның бер мизгеле

Калсын сагынып сөйләргә.

Җыр “Әтием”

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын төеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Ә бүген бәйрәм. Бүген без рәхәтләнеп үз балаларыбыз белән уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез.

Тәрбияче: Хәзер әтиләргә безнең балаларның музыкаль бүләге.

җыр

Тәрбияче: Безнең әтиләребез күп төрле һөнәр ияләре. Аларны санап бетерү һич тә мөмкин түгел.

8. Әтиемнең кулында

Ялт та йолт утлы каләм

Тимер дәфтәр өстенә

Яза ул кайнар сәлам.

Юан торбалар кисә

Ямый, төпли, йә тишә

Купканны ябыштыра,

Тузганны алыштыра.

9.  Кирәк булса эретә

Өч кисәкне бер итә.

Аунап яткан тимерне

Кирәкле әйбер итә.

Челтәр бәйләгән кебек

Ясый ул төрле бизәк

Минем әтием кебек

Алтын куллылар сирәк.

2 уен:

Самолет ясау(вакытка)

Тәрбияче: Безнең әтиләр кечкенә чакларында бик шук булганнар.Алар турында бер шигырь тыңлап ктик әле.

10. “Малай актыклары”

Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Ә бабай үзе  шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк, әйтүче юк

Син, дип малай актыгы.

Инструментальный ансамбль “Озарная полька”

11.  Әти белән әнием –

Иң-иң кадерлеләрем

Бергә генә яшәсеннәр

Минем шушы теләгем.

12.  Менә нинди куаныч

Менә нинди зур шатлык

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык.

13. Туган илне көчле итик

Илебез бөркет булсын

Кояш чыксын, нурын сипсен

Күгебез көлеп торсын.

14. Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты

Елмаеп кына тора.

15. Безнең әти бик ярата

Күлдә балык тотарга

Җим ашатып тик утыра

Күлдәге балыкларга.

ҖЫР:”Солдатта булган диләр”

Уен: Көймә ясау (вакытка)

16.  Горурланам әти белән

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

Минем әтине эшендә

“Универсаль” ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эш тә, диләр.

Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч.

Бәлки минем офисымда

Кайберәүләрегез эшләр.

Т:Әтиләрнең белемнәрен тикшереп китик әле

1.     Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

2.     Борынгы заман сәгате (әтәч)

3.     Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

4.     Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

5.     Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

6.     Сөйләшү органы (тел)

7.     Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

8.     Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

9.     Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

10. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

11. Кайда клоунны күреп була? (циркта)

12. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)

13. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

 

17. Минем әти компьютерны

Биш бармак кебек белә.

Әти белән компьютерда

Минем эшлисем килә.

Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса, әлбәттә.

Әти белән без кичләрен

Шашка-шахмат уйныйбыз.

“Мат” куйганчы юк-югында

“Шах” ка җиткәч туктыйбыз.

Катнаш вокаль ансамбль “Шатлык”

18. Өйдә булмаса әтитем

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр микән дип

Кич буе уйлыйм менә.

19. Әти өйгә кайтып кергәч

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләрдә җиңеләя

Ару-талулар бетә.

20. Эшләмәсә эшләмәсен

Газетасын укып торсын.

Телевизор карап ятсын

Әтием генә булсын.

21. Аның белән урамнардан

Үтүләре күңелле

Һәр бала да дөньяда

Булсын иде әтиле.

Җыр:”Әй гармуным” Фархутдинов Ризван, Исламов Инсаф

22. Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән

Шундый тәмле булган

Бөтен җире килгән.

23.  Әти белән бергәләп

Уйнаулары, әй, рәхәт

Әти белән, әй, күңелле

Әти белән бик рәхәт.

24. Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

Җыр :”Солдатлар”

25. Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

 

26.  Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрыклы булырбыз.

 

27. Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

 

28. Илгә биргән изге антын үтәп

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөньялар!

                         Бию:”Ягода – малина”

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

 Хөрмәтле әтиләр, сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән !!!

Балалар үз куллары белән эшләгән бүләкне тапшыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”                                                                                                                      

( зурлар төркемендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар

көненә багышланган бәйрәм кичәсе)

 

 

 

 

Тәрбияче:

Хабибуллина 

Альбина

 Мөдәрис кызы

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие на тему: «Этилэр сузе – кунелнен кузе” """

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-консультант

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 117 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.02.2016 894
    • DOCX 53.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хабибуллина Альбина Мударисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6036
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной адаптированной образовательной программы дошкольного образования для обучающихся с умственной отсталостью

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика нарушений осанки и плоскостопия

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование: особенности обучения и воспитания детей дошкольного возраста

Воспитатель детей дошкольного возраста с отклонениями в развитии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 114 человек из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 605 человек

Мини-курс

Взаимоотношения в семье и успех детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 129 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 74 человека