Тема:Н авазын хәреф белән тамгалау.
(дәрестән өзек)
Максат: эн хәрефен башка хәрефләрдән
аерырга өйрәтү.
Дәрес планы
1 Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Актуальләштерү.
2.Уку мәсьәләсен кую.
2 Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Мультфильм карау.
Анализлау.
Слайд карау.
3 Рефлексив бәяләү.
1.Рефлексив кабатлау.
2.Узбәя.
Дәрес барышы
-
Укучылар,дәресебезне башлыйбыз.
Әлифба дәресендә без ниләр эшлибез?
-
Без авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз.
-
Нинди авазларны хәрефләр белән тамгаларга
өйрәндек?
-
А,ә,у,ү,л,р,м
-
Ничек уйлыйсыз,бүген ни эшләрбез?
-
Яңа авазны хәреф белән тамгаларбыз.
-
Дөрес, без бүген яңа авазны хәреф белән
тамгаларбыз.Әйдәгез парларда авазларны тамгалау ысулын алымын искә төшерик.
(Алымны сөйлиләр,тактада
ачылып барыла.)
-
Яңа авазны өйрәнергә безгә фильм ярдәм
итәр.(мультфильм карала)
-
Укучылар кояш нәрсә сибә?Нур.Әйдәгез ,бу
сүзгә ысулны кулланып дәфтәрләрдә анализ ясыйк.Тактадада эшләргә теләүче бармы?
-
Кайсы аваз хәреф белән тамгаланмады?
-
Схемага карап әйт әле, ул нинди аваз.
-
Кем белә бу нинди хәреф.
-
Әйе,ул нәрсәгә ошаган?
-
Әйдәгез, бергә әйтеп, аның әйтелешен һәм
язылышын истә калдырабыз.(хор белән, парда)
-
н хәрефе менә бу йортларның ниндиендә
яшәр.(тартыкларныкында)
-
Нинди катта?(икенчедә)
-
Димәк ,без бүген өйрәнергә теләгән н
хәрефе нинди авазның тамгасы инде?
-
Яңгырау тартык н авазының тамгасы.
-
Әйе,хәзер бергәләп н авазы кергән сүзләрне
табыйк.Слайд.(сүз башында,уртада,ахырда)
-
Димәк н калын һәм нечкә яңгырау тартык.
-
Искә төшерик,дәрес башында нинди максат
куйган идек?(яңа аваз өйрәнербез дидек)
-
Өйрәндекме?Улнинди хәреф?
-
эн –хәрефе.
-
Дәрестә кем барысын да аңлады яки
авырыксынган мизгелләр калды-ярдәмче карточкалар белән күрсәтик әле.
-
Яхшы,н авазы кергән дустыбыз турында
физкультминутка ясап алгач, китап белән эшне дәвам итәрбез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.