Инфоурок Другое СтатьиНаучная работа по татарскому языку на тему"Без Тукайлы халык"

Научная работа по татарскому языку на тему"Без Тукайлы халык"

Скачать материал






hello_html_m14efd9fa.gif






























Эчтәлек




Кереш .........................................................................................................3- 4б.


Габдулла Тукайның тормыш юлы............................................................5- 6б.


Габдулла Тукайның Уральск чоры...........................................................7- 8б.

Г. Тукайның Казан чоры..............................................................................9- 11б.

Г.Тукайның соңгы көннәре..........................................................................12-14б.


Г. Тукай турында истәлекләр........................................................................15 б.

Тукай һәм милли хис мәсьәләләре..............................................................16-17б.

Шагыйрьнең тел гәүһәрләре.........................................................................18б.

Габдулла Тукай хатлары...............................................................................19-20б.


Габдулла Тукайга истәлек............................................................................21-22б.


Габдулла Тукай бүген...................................................................................23-24б.

Тукай безнең көннәрдә................................................................................25-27б.


Йомгаклау......................................................................................................28-29б.


Әдәбият...........................................................................................................30б.












Кереш

Г. Бәширов “Матур әдәбият яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышырга тиеш” – дип яза1. Матур әдәбият элек – электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык, нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, тормышны күрә, бәяли белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе булган.

Әдәбият кешедә ләззәтләнү, соклану хисе уята, аны матурлыкка якынайта, аның халәтен матурлыкны аңлау дәрәҗәсенә күтәрә. Әдәби әсәрләр балаларны гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера, алар турында үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, сәнгать әсәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу, үз чиратында, тормышка, кешеләргә карата, хезмәт эшчәнлегендә, гомумән, һәр адымда тәрбияле булырга ярдәм итәргә тиеш. әдәбият белгече Х. Госман әйткәнчә: “ Әдәбият укытканда эстетик тәрбия бирү баланың тирә - юньдәге табигатькә, кешеләр тормышына, үз йөрәгендәге тойгылар хәрәкәтенә күңел күзе ачсын, үз аңында, хисләрендә матурлык үлчәвен, күркәмлек өлгесен булдырсын. Шуның белән бергә ул анда актив тойгы, ягъни шыксызлыкны бетерү, матурлык өчен көрәшү нияте булып яралсын” 2. Тәрбия өлкәсендә әдәбиятның әлеге сыйфатларын куллану бүгенге көндә мөһимлеген һич кенә дә югалтмый.

Татар халкының бай рухи культурасы тарихында күпкырлы әдип,үткен публицист, тирән фикер иясе Габдулла Тукай иҗаты аерым бер урын биләп тора.

Татар милләтенең сөекле шагыйре, татар әдәбиятында үзенең поэтик мәктәбен тудыру белән бергә, халкыбызның педагогик мәдәниятен үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.
Габдулла Тукай иҗаты, эшчәнлеге халыкка, туган илгә мәхәббәт идеяләре белән тирәнтен сугарылган. Аның иҗат чоры татар халкының уяну һәм эзләнүләр   чорына,   татар   халкы мәдәниятенең, укыту-мәгариф эшенең яңаруы чорына туры килде.

Татар халкының үз Ницшелары, Кантлары, Гегельләре, Гёталары бар. Аларның үз фәлсәфи дөньясы, үз эстетик принциплары бар. Поэтик дөнья фәлсәфи тирәнлекне дә, гүзәллекне дә, хәтта ямьсезлекне дә үз эченә ала. Татарның Ницшесы күктә очмый, ул җирдә яши, аның фикерләре дә буталчык түгел, аңлаешлы, тормышчан, ул үзен кешеләрдән өстен куймый, ул гади һәм кешелекле, кояшның үзе кебек җылылык өләшә. Татарның бөек шәхесе – ул Габдулла Тукай. Аның тирән хисләргә, дәлилле фикерләргә бай әсәрләре гасырлар аша безнең чор укучысына юл ала.

Г.Тукай – татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай – рухи тормышыбыз, мәдәни дөньябызның әнә шундый биек тау башы.

Тукай хакында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күп гасырлык тарихы булган татар әдәбияты күгендә балкыр йолдызга әверелгән? Ничек итеп ул замандашларын hәм килер буыннарны үзенә берьюлы җәлеп итә алган? Каян шундый көч hәм бетмәс-төкәнмәс җегәр табылган?

Тикшеренү эшемнең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – менә шушы сорауларга җавап эзләү теләге. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрендә тәрбияви идеяләрне һәм әдәплелек өлгесе булырлык үрнәкләрне тикшерү дә. Габдулла Тукай әсәрләре тәрбияви чыганак булырлык көчкә ия. Эшемнең максат һәм бурычлары:

  • Г. Тукайның иҗат һәм тормыш юлын өйрәнү;

  • тормыш һәм иҗат юлын яктырткан хезмәтләргә күзәтү ясау;

  • әсәрләренең идея-тематикасын, аларның татар әдәбиятында тоткан урыны, роле һәм әһәмиятен ачыклау;

  • Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре;

  • Татар әдәбиятында Тукай образының бирелеше;

  • әсәрләрдәге лирик герой хисләренең чыганакларын ачыклау.

























_______________________________________________

1 Бәширов Г. Җир шарында бер генә. -“ Азат хатын”. 1990, № 2. - 7б. 2Госман Х. VII класса татар теле һәм әдәбиятын яңа программа нигезендә укыту. -“Совет мәктәбе” . 1961, №7. – 35б.





Габдулла Тукайның тормыш юлы

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта,  милләтем;

Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.

Г.Тукай

hello_html_m7ca575b8.jpg


Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губерниясе, Мәңгәр волосте) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сосна Пүчинкәсе[Сасна] мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул ал­тынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».

Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә.

Уральск чоры

hello_html_m6d6dfacc.jpg

Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел


Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов. Бу вакытта Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»...

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.

1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск боль­шевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 19051907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла.

hello_html_m4fa41c7e.jpg

1907 ел


Җаек — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әл-гасрел җәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрел җәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай. Кыска­сы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

hello_html_m7ebd21ed.jpg

Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов


Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Т.Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

hello_html_m29ec5e58.jpg

«Ялт-йолт»


Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрыкъ клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:

Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,

дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;

Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.

Соңгы көннәр

hello_html_389fecb9.jpg

Тукай хастаханәдә, 1913 ел


1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар. Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһ Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. Бу — шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.

Тукай 1913 елның кышында (март башына кадәр) “Амур” номерларында торды (“Амур” номерлары Казанның хәзерге Мәскәү урамындагы 70 нче йорт). Тукай анда 1912 елның икенче яртысында урнашкан була. Аның номеры белән минеке күрше иде. Аның көне-төне “горык-горык” йөткергәне миңа аермачык ишетелеп тора иде.
Шул көннән ел ярым элек кенә:
Ни була тугмак сиратын кичмәсәм!
Бу ачы гомерем шәрабен эчмәсәм?!
Әйләнә бит, үтми, бетми гомере дә,
Җәй килә, утлар чәчеп, син кышласаң.
Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем (станция),
Җилкенәмен. Бер басарга өч басам.
Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өскә, таң!
Катле нәфес итсәм (үз
-үземне үтерсәм),
Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам.
(Г.Тукайның “Читен хәл” исемле шигыре), - дип үз-үзенә чир чакырган, үлем теләгән Тукайның һәрбер зәһәрле йөткеренүе ул догасының, ул теләгенең алла каршында кабул ителгән икәнен күрсәтә торган катгый һәм мәрхәмәтсез дәлиле иде.
Һәрбер көн генә түгел, бәлки һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүнең аның гомереннән бер кисәген кубарып алынганлыгын без генә түгел, ул үзе дә белә һәм аңлый иде. Ләкин бу турыда ул
теле белән сөйләргә яратмады.
Соңгы көннәрдә
Г, Тукай ялгызлык сөя һәм ялгыз минутларда тирән бер уйга батып утыра һәм шул уйланудан үзенә бер күңел тынычлыгы тапкан була иде ки, уйлану минутларыннан соң тереклек һәм дин хакында якты һәм өмидле нәрсәләр сөйләп куя иде.
Көннәрнең берсендә ул, гадәтенчә, минем бүлмәгә керде дә, һичбер сүз сөйләмәстән, бераз бөрешебрәк, уйга батып утырды. Мин мондый минутларда аның сөйләшергә яратмаганлыгын белә идем. Борчымадым, үз
эшем белән мәшгуль була бирдем; ярты сәгатьләр үтеп киткәч, ул уйлануыннан уянып китеп, үзе сүз башлады.
- Бүлмәгә әллә нинди юләр халыклар килгәннәр иде, шулардан качып, монда кереп утырдым әле, уйлыйсы нәрсәләр күп, уйларга ирек бирмиләр... менә минеке шикелле авыруның шунысы яхшы: сау вакытта уйлап өлгермәгән нәрсәләрнең һәммәсен уйлап бетерергә мөмкин... үлем диләр, уйлап караганда бер дә куркыныч нәрсә түгел бит ул... Тимерша Соловьев (журналист) мине “тиз үләчәк кеше”
дип хурламакчы була...” Тимершалар белән бер дөньяда торганчы үлем...
Тукай сүзенең ахырын әйтеп бетермәде, хәер, ул әйтмичә үк мәгълүм иде инде: “үлем... яхшырак бит!” – дигән сүз иде.
Тимерша сүзе миңа мәгълүм. Мәҗлесләрнең берсендә ул Тукайның үз алдында:
- Тукайның сүзләренә исегез киткән, аның шикелле бер аягы белән кабергә баскан кешеләрнең сүзләренә игътибар итмәскә тиеш!
- дип кычкырган һәм шул фахаи әдәпсезлеге белән мәҗлестә шау-шу һәм низаг күтәргән иде.
Бу вакыйгадан, берничә көннәр үтеп киткәч тә. Тукайның ул сүзне табигый буларак оныта алмавы минем җанымны ачыттырды һәм шул вакыйгага каршы менә бу  көнгә кадәр онытылмаслык нәфрәт калдырды.
- Вөҗданнары керле кешеләргә бик куркынычлы тоела торган үлемнең вөҗданы саф кешеләргә куркыныч булмавын аңлаудан ул шәхесләр түбән шул! – дип, мин Тукайны юатырга ашыктым.
Төннәрнең берсе иде, Тукайның озак-озак сузылган йөткерүе, минем бүлмәдәге тынлыкны ярып, бөтен төнге дәһшәтле һәм куркынычлыгы белән колагыма керде, менә, менә шул йөткерүләр аның үпкәләрен тәмам-тәмамга өзеп ташларлар да, тукай дөньядан сәгъфәр иткән булыр шикелле тоела башлады. Минем
бүлмәмнән бер стена белән генә аерылган җирдә дөньяның иң зур серләреннән булган вакыйга (үлем) менә хәзер күренер шикелле хис ителде, мин урынымнан торып утырдым, киенеп, Тукай янына кермәкче булдым. Ләкин ике -өч минут үткәндә инде, Тукай үзе минем янымда иде. Ул йөткерә-йөткерә сүз башлады:
- Үлемнән качып, синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып...
Төнге лампаның зәгыйфь кенә яктысы астында “ялгызлыкта үлемнән” качып кергән Тукайның зәгыйфь тормышы минем күзләремә үлемнең нәкъ үзе, шул серле үлемнең нәкъ үзе булып күренде, йөрәк сикеренде, җан куркынды, бугазга яшьләр килеп тыгылдылар. “Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырбыз әле”, - дип кычкырасы килгән шикелле булды.
Бу төннән соң инде Тукай “Амур”да озак тормады. Аны больницада илттеләр.
Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул:
- Мин иртәгә Клячкинга (Клячкин хастаханәсе – Островский һәм
Кави Нәҗми урамнары чатындагы бина) керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың... Моннан соң күрешмәсәк... хуш инде! – диде.
Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса, ай ярым гом
ере калганлыгы мәгълүм иде. Бу “хуш”ның да ахыргы “хуш” икәнлеге билгеле иде. Алай да мин аңар:
- Тиз терелеп чык, тиз күрешик!-дидем.
Ул, бүлмәдән чыга башлап:
- Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә!- диде һәм чыгып китте.
Больницага кергәч, миңа язган бер хатында ул:
“Больница хәдимнәре миңа:
- Ник алданрак больница кермәдегез? – диләр.
Мин аларга:
- Без больницаны  үлемнең әүвәлнең әүвәлге станциясе дип беләбез, аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем, дидем”,- ди.
Бу хаттан соң инде ул озак тормады. 3 апрель “Кояш” газетасы аның вафатын кайгыру белән бөтен татар дөньясына хәбәр бирде
2...
















__________________________________________________________________________________


1Шәһри Казан, 2006, 21 апрель.

2Әмирхан Еники Х.Туфан вафатыннан соң: «Ул үзенең әйтәсе килгән бөтен сүзен дә әйтеп бетерми китте. Бөек шагыйрьләр беркайчан да сүзен әйтеп бетерә алмыйлар», — дигән иде. Бу — чыннан да шулай. Әмма Тукай үлемсез бөек һәм каһарман хәзинә калдырды. Без — ул хәзинә белән үзебезне дөньяның иң бай халыкларыннан хис игәбез.

3 Горький М. Собрание сочинений в тридцати томах. - Т. 30. — М., 1955. - С. 30.

(Сүз Гөлчәһрә исемле апасы турында бара.)

4 Нурмөхәммәт Хисамов Галим, шагыйрь, шәхес. – Казан, 2007. – 304 б.

Г. Тукай турында истәлекләр

Мин Г. Тукайның иптәшләрчә биргән акыллы киңәшләрен гомерем буе онытмадым. Шул киңәшләр аркасында минем күзләрем ачылды.

Мин үзем, бик яшьли ятим калганлыктан, ата-ана тәрбиясе күреп үсмәдем. Шуңа күрә Тукайның сүзләре атам-анам васыяте кебек, кадерле булды.

Ятим бала моңлы була бит. Мин яшьтән үк җырга һәвәс идем. Тукай белән танышуның башы да җырдан булды. Ул минем җырлавымны ошата, үзе дә җырны бик ярата иде. Безне җыр якынайтты һәм дуслаштырды. Габдулла бик матур җырлар уйлап чыгара, аларны без нинди дә булса бер көйгә салып җырлый торган идек.

Тукай бик авторитетлы шәкерт. Без, урамда хәзрәт, хәлфәләрне очратсак, кулларыбызны күкрәккә куеп, сәлам биреп үтәбез, ә алар Тукайның үзенә “Габдулла әфәндегә сәлам!” –дип исәнләшеп китәләр. Тукайның шундый дәрәҗәле булуына без соклана идек.

Һәр шәкерт аңа якын булырга тырыша. Шәкертләр аннан белмәгән дәресне һәм төрле киңәшләр сорыйлар.

Г. Тукай яшьтән үк үзенең халык җырларын яратуы турында сөйли иде: “Кече яшьтән үк күңелемә урнашкан җырларны сөйгәнлегемнән миндә туган телебезне сөю хисе туды...”- дип горурлана иде ул.

Габдулла дус туры сүзле булды. Икейөзләнү, корыга мактау, ялганлауны белмәде. Мондый эшләрне тәмам күрә алмый иде. Сүзгә бик бай, бик мәгънәле итеп сөйләүчән булды. Сүзе һәм үзе бик сабыр. Кеше алдында үзен бик оста тота. Шуңа күрә ул безнең барыбызга да бик матур, сөйкемле күренә иде. Барыбыз да аны якын күреп Апуш, Апуш әфәнде дип йөртә идек.

Габдулла минем китәсемне белгәч, болай диде: “Гали, син китап укырга бик яратасың. Ә китап алырга акчаң булмас. Шулай булгач, сиңа китап сатучы булудан да файдалы эш юк. Син ничек булса да китап сату урынына керергә тырыш.”

Мин аның киңәшен тоттым.













__________________________________________________

Гали Хикмәтуллин истәлекләреннән

Тукай һәм милли хис мәсьәләләре

Тукай һәм дин турында сүз башында ук искәртү очраклы түгел. Дин – милли хиснең мөһим компоненты. Ә ул – үз чиратында, татар халкын гына түгел, башка төрки һәм төрки булмаган халыкларны да берләштерүче көч. Халык шагыйре, милли шагыйрь дәрәҗәсенә, икенче төрле әйткәндә, классик поэзия югарылыгына күтәрелгән шагыйрьләрнең бөтен көче дә шунда: алар диннең объектив роленә дөрес мөнәсәбәт күрсәткәннәр һәм күрсәтәләр. Ә дингә хезмәт итеп тә, эшенә ихлас, эчкерсез карамаучылар үтергеч тәнкыйтькә алына икән, дин, халык, милләт әхлагына тап төшерүче андый “изгеләр”дән җәмгыятьне чистарту шагыйрьнең намус эше итеп кенә карала. Дөрес, әлеге мөнәсәбәт аша шәхси тормыш шактый катлаулана да төшә, чөнки каршы як мөнәсәбәт тә көчәя төшә. Габдулла Тукай милләтнең иң мәшһүр җан сакчыларыннан берсе булды.

Тукайның милләт күгенә күтәрелүенә барлык алшартлар да – тарихи, психологик, педагогик, иҗтимагый – туры килгән булып чыга. Мәсәлән, аның буыннан-буынга, әтисе һәм әнисе ягыннан да, мулла, ягъни укымышлы нәселдән булуы уңай генетик нигез булса, кадерсез, иркәсез, мохтаҗлыкта үткән балачагы һәм берөзлексез яшәү мохитенең алмашынып торуы кешеләргә карата сынаулы карашның көчәюенә, икенче төрле әйткәндә, уңай һәм тискәре эмоцияләрнең кискен тайпылышлары аның акыл эшчәнлегенең сабый чактан ук киеренке халәткә күчүенә этәрә. Ә ирексездән татар тормышын чиксез күп яссылыктан күзәтүе (Казан арты – Казан – Җаек (Уральск) – Санкт-Петербург – Әстерхан – Уфа һ. б.) шулай ук аның дөньяви карашларына көчле эмоциональ җирлек тәэмин иткән. Шуларга өстәп, заманның иң алдынгы яшьләре белән аралашу да Тукайның хисләрен үткенләгән, уйларын чарлаган, дияргә нигез бар.

Шулай итеп, тарихи алшартларның, ягъни татар халкының яңа иҗтимагый-социаль, икътисади формациягә керүе, Габдулла Тукайның милли шагыйрь булып җитешүенә җирлек тудырган, дип ышанып әйтә алабыз. Ә милли күктәге кояшка әверелгән шагыйрьнең милли хисләре дә шифалы җылытуы табигый кабул ителә.

Хәзер Тукай иҗатында милли хис чагылышын билгеләүче берничә күзәтүгә тукталыйк.

1. Шагыйрь иҗатында һәм тормышында милли хиснең елдан-ел көчәюе ана теле – татар теленә мөнәсәбәтендә ачык күзгә ташлана.

Менә шагыйрь 1907 елда: “И Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан!” хисләрендә Казанга кайта һәм, янә Казан арты авылларында булып, “күп гыйбрәтләр вә хиссиятәр” ала. Санкт-Петербургтагы “Нур” газетасы “Пар ат”ны “халык телендә язылган, әдәбиятыбызны баетучы уңышлы шигырь», дип бәяләгән булса, Тукай алга таба үзе, аңлы рәвештә шушы игелекле юнәлешне дәвам иттерә. Әлеге фикернең иң югары күрсәткече булып:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!..

И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!”

(“Туган тел”, 1909) кебек юллары туа.

2. Милли хискә нигез сабыйлыктан башлап, бөтен балалык һәм үсмерлек чорында салына. Бишек җыры, такмаклар, әйтем, табышмаклар, халык әкиятләре, шуларга өстәп, балалар өчен язылган шигырьләр – барысы да милли хиснең тууы, үсүе өчен мөһим җирлек булып тора, аның нигез ташын тәшкил итә.

Тукай фольклорның шифалы көчен, һичшиксез, яхшы аңлаган. Үз иҗатында халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган әсәрләрнең кабатланмас үрнәкләрен бирә. Балаларга багышланган шигырьләрендә табигатьнең шигъри серләрен күзәтүдән башлап (“Җир йокысы”, “Иртә”, “Куян”, “Яз хәбәрләре”, “Карлыгач” һ. б.), балада рухи мотивлар, омтылышлар тудыру теләгеннән язылган, табигать персонажлары аша кешеләр һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне җиткерү кебек киңкырлы эчтәлек, тематика тәкъдим ителә: “Эшкә өндәү”, “Күгәрчен”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәхес”, “Арба, чана, ат”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кышкы кич”, “Сабыйга” һ. б..

3. Тукай иҗатында милли хис көрәш идеясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу – бигрәк тә кайбер дин әһелләренә карата булган мөнәсәбәттә күзәтелә. Тукай дин әһелләренең дә иң кадимче, милләт аңын һәм тормышын артка сөйрәүчеләренә бөтен нәфрәтен, үткен каләмен юнәлдерә. Чөнки милләтне дә, динне дә сафландыру – аның изге теләге. Тукай өчен дин – изге төшенчә, олуг хис. Дин милләтне берләштерүгә, сафландыруга, гыйлем ияләрен тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертә. Шунлыктан, үзен дингә, Аллаһка түгел, ә динне үз мәнфәгатьләренә кайтарып калдыручылар белән Тукай рәхимсез булган. “Ысулы кадимче”, “Муллалар”, “Мулланың зары”, “Ишан”, “Былтырның хисабы” һ. б. язмалары шуңа мисал.

4. Тукай – авыл халкы язмышын үз күзләре белән күргән, шаһиты булган шагыйрь. Татар авылы, аның проблемалары Тукай иҗатының аерылгысыз өлеше. “Авыл мәдрәсәсе”, “Авылда авырып яту”, “Бәрәңге вә гыйлем”, “Буран”, “Авыл халкына ни җитми?” һ. б. шигырьләр – шуңа ачык мисал. Авыл халкына булган мөнәсәбәт Габдулла Тукай иҗатында милләт язмышына кадәр күтәрелә. Бу – аңлашыла да. Чөнки, беренчедән, татар халкының күп өлеше авылларда җан сакласа, икенчедән, укымышлы, зыялы кешеләрнең дә шактый өлешен, бигрәк тә язучы, шагыйрьләрне, татар авылы тудыра килде. Татар авылы турында уйланулар Тукайны ахыр чиктә авыл кешесен буып торган көчләрдән арындыру уена, милләтне тулы канлы башка милләтләр белән бертигез дәрәҗәдә күрергә омтылу хисенә этәрә.

5. Татар хатын-кызы – Тукай иҗатының мөһим өлеше. Ә кайда татар кызы – анда сөю, мәхәббәт лирикасы.





___________________________________________________________

Нарим ИХСАНОВ истәлекләреннән

Шагыйрьнең тел гәүһәрләре

Тукай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, шәүкәтлелек, рух нуры барлыкка килә. “Синең шигырең якты кояш кебек”, -дигән иде ул Пушкин шигырьләре турында. Лермонтов поэзия күгендә Байрон югарылыгын яулау максатын куя. Тукай аның шушы сүзләрен эләктереп ала. Соңга таба аның фәлсәфи-шигъри фикер йөртү офыклары даирәсендә Пушкин, Лермонтов, Тукай өч йолдыз булып кабына. Кояш, Йолдыз, Җир йөрәген халык йөрәге белән бәйләү осталыгына иреште Тукай!

Яктылык югарыдан төшә. Ул яктылык эчендә мөбарәк тәсбих төймәләредәй тезелеп киткән бәхет бар, имеш. Күктә, югарыда ни генә булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул. Шигърият гәүһәрләрен күк тәхетеннән, гарьше-көрсидән, аның аръягыннан да эзли Тукай. Җир белән Күк йөрәге мәхәббәт чылбыры белән тоташ икәнлекне тоя ул. Аның бөек, шөһрәтле талантын аңлап, әллә табигать үзе бүләк иткән аңа серле-сихри шигърият көчен, мәллә кайнар хис-тойгысы, аң акылы, йөрәк ярсуы белән үзе бәреп кергән шигърият гәүһәре тулы табигать дөньясына. Ул бит күңелен ерак-ерак тарих төпкеленә сәяхәт иттерә. Ерак ата-бабаларыбызның поэтик фикерләү тамырын эзли. Тамыры нинди — кәүсәсе шундый. Кәүсәсенә карап ботак җибәрә агач. Нык ботак шаулап яфрак яра. Поэзиянең тамыры — җир йөрәгендә. Кәүсәсе — халкыбыз күңелендә. Ботаклары шаулап яфрак ярган. Шул яфраклар санынча хәзерге шагыйрьләребез. Әмма Тукай поэзиянең алтын баганасы булып кала килә.

Татар теле — бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәт — татар милләтенә карата булган мәхәббәт кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәт — татар милләтенә карата булган мәхәббәт кебек. Тукай теле диңгезенә шул кайнар мәхәббәт белән чумасың. Ул диңгез төбеннән алып чыккан тел гәүһәрләрен халыкка бирергә тырышасың.

Тел — милләт көзгесе. Милләтебезнең бөеклеген сүз сәнгате осталары теле аша да күрсәтергә вакыт җиткәндер. Кояштай балкыган дүрт зур шәхес турында фикер йөртәбез: урыста — Пушкин, татарда — Тукай, казахта — Абай, әзербайҗанда — Ахундов. Тукай язы ел да үткәрелә. Әмма Тукай бөеклеге коры сүзләр белән генә аңлатыла. Дөресен генә әйткәндә, аңа да көч-кодрәтебез җитми. Тукайның образлы, сәнгатьле, бай теле — күтәрелмәгән чирәм әле. Без сөрә генә башладык шикелле. Башкалар да кушылыр, бәлки. Тукайга булган мәхәббәтебезне “коры” сүз белән генә түгел, аңа карата зур иҗтиһадлылык белән күрсәтик!





_______________________________________________________________________

Суфиян ПОВАРИСОВ истәлекләреннән

Г. Тукай хатлары

Хөрмәтле аркадаш, Габдулла Хәйруллин җәнабләре!

Сезне иң элек изге гает бәйрәме белән тәбрик итәм (ахыры көннәре булса да), 30 декабрьдә хатыгызны алып шат булдым.

Сез дә, һаман бер төсле караңгы вә ямьсез булган эт оясыннан чыгып, кояш күрдегез; дөнья гиздегез; мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Монда күңелле. Дус-иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз. Казанга килгәч, каты-каты гына хәстәләнеп алдым. Ахры, һавасы килешмәде. Үзем теләп кенә “Әл-ислах”ка хезмәт итәм. Жалуние башка җирдән алам. Әйе, Уральскида берничә сабый балалар тарафыннан надан вә җаһиләнә чыгарылган “Яңа тормыш” монда килеп тора. Мәрхүмнәр! – дим дә куям.

Г. Тукаев. (1907ел, 30 декабрь, Г. Кариевка)



Фатих әфәнде! Сәлам, конечно.

Хатыгызны алдым, “Әл-ислах”та “кызык гыйшык” шигырен яраттыгызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда. Үзем хәзер бернәрсәне дә, беркемне дә сөймим. Күңел эчү белән тәмам бозылган.

Торам, торам да: “Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан –авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем истигъдад очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?” – дим.

Г. Тукаев ( 1908 ел, 23 июнь, Ф. Әмирханга)




Сәгыйть!

Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул “үзе биргән” алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: “Менә үзе бирде!” – дип, мәгърурланып ашыйдыр идем.

Мин әле кызлар тугърысында да шул ук мөгамәләдә. Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагын да “үзе бирде” дип горурланам, кадерлим ул кулны!

Г. Тукаев (1911 ел, 11 февраль, С. Сүнчәләйгә)




Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым!

8нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, “Толстой сүзләре”нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр.

Г. Тукаев (1913 ел, 28 март, Зәйнәп Хәсәниягә, Казан, Клячкин шифаханәсеннән)





Эчем, тышым Ишми вә игъванына злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттан вә үземнең хыялларымнан тәмам өмид кистем. Мин бит синең шикелле, саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...”

(1911 ел, 4 март, С. Рәмиевкә)

Габдулла Тукайга истәлек

hello_html_6fa4d7e8.jpg hello_html_5ed2112a.jpg

Тукай һәйкәле Казанда (Тукая скверыда) Тукай һәйкәле Петербургта


hello_html_m2aefe999.jpg

Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика


Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:

Тукай өчен һәйкәлләр Казанда (Тукай скверда һәм опера-балет театр янында), Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Җаекта, Анкарада (Төркия) бар.

Әдәби әсәрләр

  • «Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи

  • «Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи

  • «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин

  • «Тукай Петербургта» - Ибраһим Нуруллин

  • Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада









Габдулла Тукай бүген

hello_html_215246a0.jpg


Тукай имзасы

Бөек шагыйрь туган көне – 26 апрельТатарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Г. Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

 


hello_html_m45022f48.jpg (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь гомере өзелә. шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакла­рыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, бер­ничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) Тукай турында мәгълүмат бирә, аның инглизчә бастыра. Тукай турында матбугатында күп языла...

Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 елда шагыйрь болай язган була:

Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;

Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.


Тукай безнең көннәрдә

hello_html_44d87474.jpg

Санкт-Петербург шәһәрендә Тукай һәйкәле


Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оеш­тыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.

Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде. Татар солдатларының аркасын­дагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Дугасы, Берлин сугышларын күрде. Белоруссия, Украина фронты сугышчыларының татар халкына хатларында яки татар халкының боларга җавапларын­да Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты иле­без сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты, һәрвакыт югары уңыш казанды. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде илебез белән мәдәният арадашлыгы органының бер бүлеге – «Тукай җәмгыяте» яшәп килә. Шунысы кызык, Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Ф.Яруллинның «Шүрәле»се, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Ә.Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Нәҗип Җиһановның «Кырлай» исемле зур күләмле симфониясе, рәссамнар И.Казаков, Б.Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Б.Урманче иҗаты – Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икән­легенә дәлил.

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә "узган гасыр” булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, "безнең гасырда” калалар. Тукайга, аның әсәрләрен тикшерүгә багышланган әдәбият бик бай. Бу өлкәдә И. Нуруллин, Ф. Ибраһимова, Ә. Әлиева, Р. Гайнанов, Л. Гайнанова, Р. Башкуров, Р. Нәфыйгов һәм башка бик күп язучылар, тәнкыйтьчеләр эшләделәр һәм эшлиләр. Тукайның шигырьләрен укыган саен бер яңалык ачасың, әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелүенә игътибар итәсең. Тикшерүләрдән чыгып, мин шундый нәтиҗә ясадым:

1.Тукай татар халкының әдәбият тарихын, аның әсәрләрен белгән, алар үрнәгендә иҗат иткән.

2.Тукай халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт белән караган, аларны җыю, туплап, китап итеп бастыру турында кайгырткан.

3.Тукай халык, милләт турында язган, татар милләте турында кайгырткан.

4.Тукайның шигырьләре халыкка аңлашылган телдә язылган, көйле, моңлы, шуңа күрә халык аларны көйгә салып җырлый, аның әсәрләре үлемсез.

5.Халык Тукайга, Тукай халыкка хезмәт итә.

Менә шушы тикшерүләр миңа Тукайның фикри кузгалышын:

1) динчелек, исламчылык белән башлап, 2) шуннан татар милләтчелегенә, аннан соң 3) милләтчелектән, милләтчеләрдән йөз дүндерү сызыгына каерылып, милли һәм дини өметсезлеккә төшеп алуын, иң соңыннан янә

4) реакция чагында бөтен 100 проценты белән дингә, “Алла”га, милләтчелеккә кайтып, бөтен шигырьләренең динчелек белән сугарылганын күрсәтәләр; хәтта ул соңыннан әвәлге кебек, шаяру юлы белән булса да, муллаларга тел тидерүдән дә тукталды. Тукай лирикасындагы фикри үсү һәм үсү баскычлары әнә шулай иде.

Нәтиҗә:

1.  Тукай татарның иң көчле бер сентименталист романтик йөрәкле шагыйре. Шуның өстенә ул татарлар өчен классик бер шагыйрь. Анда икенче дәрәҗә реалистлык та юк түгел.

Йөрәк шигырьләрендә (лирикада) иң күзәтелгән нәрсә: самимият, ягъни чын күңелдән булу, эчтән кайнап чыгу. Йөрәк шигырьләренең чынлыгы-хакыйкате дә шунда. Тукайда менә бу хосусият төгәл мәгънәсе белән бар. Шуның белән бергә андагы бу самимият табигыйлек белән дә башкалардан күп аерым тора. Тагы бу бар: «бәгъзе шагыйрьләребез кебек, Тукай эффект кешесе түгел, эмоция кешесе. Ул шашмый, сабырлык белән уйлап кына ташый, котырынмый, тилерми, ләкин һич өзлексез дулкынлана».

2. Тукайның бөтен шигырьләрендә аның үзлеге (шәхсияте, ягъни Тукайлыгы) бик ачык күренеп бара. Хосусән, әдәбиятта романтизм агымының бердәнбер таныган төп кануны да шушы ноктадыр.

3. Тукайның тел вә өслүбендәге аһәң, вәзен, кафия дә - гышкы вәзен, коры тышкы сызык, ясалма бер аһәң генә түгел, бәлки бу анда рухтан - ми вә йөрәктән туган эчке вә тирән бер хосусият. Ягъни бу андагы тәсаурлар, фикер, хис вә хыяллар арасындагы эчке рухи бер сыйфат. Аның фикер вә хисләре шулай оешканнар. Әнә шушы хосусият Тукайның тел вә өслүбендә гәүдәләнгән.

4.  Тукай хыялга бай һәм аның хыялы, хисе вә фикере кебек, уйнак хыял. Тукай - тиз сизүчән һәм нечкә хисле бер шагыйрь. Ул, Дәрдемәнд кебек, фикер шагыйре түгел, хис шагыйре. Шулай булса да, аның хисләре фикер карамагы астында, матур вә нәзек кыяфәттә гәүдәләнәләр. Дәрдемәндтә фикерләр йомшак хисләр белән бизәкләндерелгән булса, Тукайда хисләр фикергә чыланган була.

5.  Тукай шаян вә уйнаклы бер фикергә, шук, тынгысыз юмор хискә малик. Шуның белән бергә, аның күз яшендә көлке, көлкесендә күз яше бар. Ачуында мәрхәмәт, ләгънәтендә шәфкать бар.

6.  Тукайның йөрәкчелеге, ягъни хисе, кузгалып киткәндә, халыкча табигый нигездә ага.

7.  Ул тезмәдә заманында татарга яңа, садә әдәби бер тел ипләүчеләрнең алгы сафында барды. Анда чәчмәдә дә садәлек күрәбез.

8.   Тукай татар әдәбиятында беренче мәртәбә шигъри һоҗү ишеген ачып, шуңа ачык, киң юл ясады. Чын әдәби һоҗүнең безгә дөрес үрнәген күрсәтте.
Инде Тукайга аның шагыйрьлеге, сәнгатьчелеге ягыннан тукталып үтик.

Тукай сүз сәнгатендә татарның классик шагыйрьләреннән иде. Ул әйтергә теләгән фикерен, уйлаган хисләрен, ачык аңлаешлы, үтемле итү белән бергә, матур язды. Татар теленең киңлеген, матурлыгын ачты. Фикер, хисләрне аңлатуда иң җор сүзләрне, матур, үткен тәгъбирләрне таба алды.

Тукайның сәнгатьчелеген, көчле шагыйрь икәнен күрсәтә торган шигырьләре күп.

Заманында Сәгыйт Рәми кебек, ул вәзеннәргә һәм ул фикерләргә, идеологияләргә сыя алмый торган, яисә шулардан чыгарга теләгән шагыйрьләр аның турында: «Ул иске Кисекбаш, Бакырган һәм Йосыф китапларын гына яңа төрлеләтеп, аларга соңгы мода сүзләрдән кушымталар гына калдырып китте” дип тә язып үттеләр1.

Тукай русчадан һәм татар халык әдәбиятыннан файдаланып балалар, мәктәп, уку китаплары өчен дә теле, тасвиры ягыннан күп кенә матур шигырьләр бирде. Шулай итеп, бу яктан аның татар әдәбиятының балалар, башлангыч мәктәпләр өчен булган бүлемен тудырышуда да зур хезмәте булды.

Тукай тәрҗемә турында, бигрәк тә русчадан һәм башка телдә ячучы шагыйрьләрдән файдаланып язуда артык бер осталык күрсәтте. Чынлап та, «анда шундый бер куәт бар ки, ул мәгънәне эне рус шәкел вә стиленнән тамчысын калдырмыйча,  кысып аерып ала да, аны гаять нәфис вә табигый бер шәкелдә татарча, Тукайча иттереп безнең күз алдыбызга утыртып куя»2










1 «Ил», №23 , 1914 ел, С.Рәми мәкаләсе.

2Җамал Вәлиди. «Тукаев мәҗмугасы»на язган мөкаддимәсеннән.

3Габдрахман Сәгъди: фәнни-биографик җыентык. Төзүчеләр Д.Заһидуллина, Ч.Гыйлаҗева. - Казан: Җыен, 2008. - 416 6. («Шәхесләребез» сериясе).


Йомгаклау


Татарстан Республикасында әдәбият hәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт премиясенең Г.Тукай исемен йөртүе бер дә очраклы түгел. Ел саен Тукайның туган көнендә бу зур бүләк иң лаеклыларга бирелә.

Тукай традицияләре... Ул әдәбиятыбызның үткән юлында ирешелгән биеклекләр, бүгенге иҗат газаплары hәм эзләнүләр, киләчәккә төбәлгән зур өметләр дигән сүз. Тукай мирасындагы hәм шәхесендәге сыйфатлар – гуманизм hәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм hәм халыкка тирән мәхәббәт, Ватанны сөю hәм халыклар дуслыгы – болар hәммәсе бүген дә безнең күңелләрне, бөтен кешелекнең рухи яшәешен биләп торган проблемалар. Димәк, Тукай актуаль дигән сүз бу!
Татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара. Тукай – үлемсез!
Г. Тукай…. Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем hәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… Моның сере әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.

Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе, исемен олы, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны да мәртәбәле итте.

Г. Тукайның гомере нечкә генә җепкә эләгеп торган чаклары бик күп булган. Аллаһы Тәгалә аны күреп – көтеп торган диярсең, ләкин гаҗәеп талантка ия шәхес икәнлеген күреп, аңа халык хәтерендә яшәп калырга аз да түгел, күп тә түгел … 27 ел гомер бирә. Г. Тукай биографиясе – дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Болай караганда шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч- Кырлай- Өчиле – Казан - Уральск, яңадан Казан… Ләкин шул авыллар, шул шәhәрләр арасында күпме фаҗига….

Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер - бер артлы дәүләтләр hәм hәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. Һәр дәүләтнең исә үз елъязмасы булган. Ә бит , чынында, hәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята. Г. Тукайның әдәби язмышы да, шәхси язмышы да милләтебез тарихыннан аерылгысыз.

Тукайдан соң татар поэзиясендә зур шагыйрьләр үсеп чыкты. Ләкин Тукай алар күләгәсендә югалып калмады. Бүген татар поэзиясенең традициясе дә бер очы белән Тукайда. Тукай – күпер. Аны берәүнең дә бүгенге көнгә кадәр читләтеп узганы юк әле.

Моң йомгагын сүтә - сүтә,

Ил буйлап йөри Тукай

Шигъриятнең пәйгәмбәре,

Мәңге үлемсез Тукай. ( Р. Нәсретдинова)


Татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара.

Габдулла Тукай 27 яшь кенә яши. Аның торыр почмагы, туганнары бик аз булган, байлыгы да булмаган. Ләкин гади кеше күңеленә үтеп керә алырлык, көйгә салып җырларлык шигырьләре булган. Балаларын тибрәтерлек бишек җырлары, акыл-әхлак тәрбиясе бирерлек мәсәлләре, күпме тыңласаң да тыңлап туймаслык әкиятләре булган. Кыска гына, 8 еллык иҗат гомерендә шигъри осталыкның югарылыгына, сүз сәнгате серләрен ачуга ирешкән. Габдулла Тукай татар шигъриятен сәнгатьлелек ягыннан югары дәрәҗәгә күтәрде, аның дөньяга танылуына ярдәм итте. Г.Тукай – Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кергән олуг шагыйрь. Аның шигырьләрен күп милләт кешеләре үз телләрендә укыйлар. Тукай гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат иткән. Ул халыкның үлемсезлеге.

Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!” Чыннан да, татар дөньясы бүген яңарыш юлында. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры безне якты киләчәккә өнди, милли рух тәрбияли.

Без- Тукайлы халык!”


Тукай – үлемсез!

Илаһи моң булып шагыйрь гомере

Яңгырап тора шушы көнгәчә.

Ак сакаллы картлар яшь Тукайга:

-Остазыбыз!- диеп эндәшә.

Бөеклекнең сере яшьтәмени?!

Сере нидә - сора халыктан:

Шагыйрьләре белән авырган ул,

Шигырьләрен укып савыккан!..

Нур Әхмәдиев


Милләткә

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;

Дөнья бирсәләр дә сатмам, милләт, миллиятемне.


Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!

Тавышың яши кабатланып һәр буында,

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.




Файдаланылган  әдәбият 

  1. Тукай   турында  хатирәләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.

  2. Ибраһим Нуруллин,  Г . Тукай . – Казан: Тат.кит. нәшр., 1979. – 302б.

  3.  Г . Тукай . Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат.кит. нәшр., 1985-1986.

  4. Ф.Әгъзәмов.  Тукай  – публицист. – Казан утлары. – 1985. - №1. 148-154 б.

  5. Наип Лаисов.  Г . Тукай . - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985. - 86б.

  6. Ф.Әгъзәмов. Ул һаман да замандаш:  Г . Тукай  – публицист, журналист. – Мәгърифәт. – 1996. - 26 апрель.

  7. Д.Заһидуллина. Мәктәптә  Тукай  дәресләре. – Мәгърифәт. – 1997. - 9 май.

  8.  Тукай  һәм XX гасыр мәдәнияте. – Казан:  Г .Ибраһимов исемендәге Тел,  әдәбият  һәм сәнгать институты әзерләгән, 1997 ел.

  9. Мәктәп укучысына ярдәмлек.  Г . Тукай . Төзүчесе Нурания Газизова. - Казан “Раннур” нәшрияты, 2001 ел. – 380б.

  10.  Г.Тукай . Сайланма әсәрләр. Шагыйрь  турында  истәлекләр. – Казан: Татарстан РеспубликасыХәтернәшрияты, 2002. – 5б

  11. Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь  турында  истәлекләр. VII том. ТаРИХ- 2002.

  12. Г . Тукай . Тормыш һәм иҗат елъязмасы. Н. Г. Юзиев. Казан Татарстан китап нәшрияты 2003.

  13. «Ялкын» журналы 2006 ел, апрель.

  14. Әдәбият теориясе: сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият / соавт. М. Мәһдиев, Ф.Ганиева. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 88 б.

  15. Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты турында очерк. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 86 б.

  16. Әдәбият теориясенә кереш. (коллектив). - Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. - 302 б.

  17. Лирика Тукая / пер. с татар. - Казань: Тат.кн.изд-во, 1976. - 166 с.

  18. Русско-татарские литературные связи. - Елабуга, 1994. - 30 с.

  19. Поэзия Тукая - в русских переводах. - Елабуга, 2002. - 60 с.

  20. Татар язучылары - Алабугада // Монография. - Алабуга, 2008. - 152 б.

  21. Мәйдан” журналы, 2011ел, апрель.





Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научная работа по татарскому языку на тему"Без Тукайлы халык""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист архива

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 120 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.03.2016 2312
    • DOCX 944.5 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Батаева Зульфия Нуретдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Батаева Зульфия Нуретдиновна
    Батаева Зульфия Нуретдиновна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8685
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой