6нчы класста географиядән "Көньяк материклар буйлап..." темасы буенча план-конспект

Предпросмотр материала:

Тема. “Көньяк материклар буйлап…кабатлау дәресе

Максат. 1.Көньяк материклар турында алган белемнәрне гомумиләштерү.

                      2. Укучыларның әлеге теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау             

                       һәм авыр үзләштерелгән темалар өстендә эшләү.                                                                                                                                                                                             

               3. Фәнгә карата кызыксыну уяту, фикерләү сәләтләрен,карта белән эшләү

                күнекмәләрен үстерү.

Материал: дәреслек, методик ярдәмлек,интернет материаллары.

Җиһазлау: Бөтендөньяның физик картасы,презентация, атласлар,мэнэдж мэт,карточкалар.

Дәрес төре:кабатлау

                                                          Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

- Дәрескә әзерлекне тикшерү.

- Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Слайд 1

Хәерле көн, кадерле укучылар!

Хәерле көн,килгән кунаклар!

Әби-бабай гадәтләре белән,

“Хәерле”дип башлыйк эшләрне.

“Хәерле иртә”,”хәерле көн”телик

“Хәерле”дип башлыйк дәресне.

II. Төп өлеш.

1.Игътибар белән слайдка карыйбыз.Түбәндәге сорауларга җавап бирәбез.

-Нинди материк сурәтләнгән? Картада күрсәтәбез.

-Мәйданы күпме?

-Үзенчәлекле билгесе.

1)Слайд 2  Африка материгы.Мәйданы 30,3 млн квадрат км.Иң эссе материк.

2) Слайд3 Австралия материгы.Мәйданы 8,5 млн квадрат км.Иң коры материк.

3)Слайд4 Көньяк Америка материгы.Мәйданы 17,8 млн квадрат км.Иң дымлы материк.

4)Слайд5 Антарктида материгы.Мәйданы 14 млн квадрат км. Иң салкын материк.

2.Дәреснең темасын,максатын ачу.

-Укучылар,уйлап карыйк әле,әлеге материкларны нинди сүз белән берләштереп әйтеп була?

-Әйе.Безнең бүгенге дәрес темабыз да “Көньяк материклар буйлап...” йомгаклау дәресе дип атала.Слайд6

3. Кереш сүз. Тулысынча Көньяк ярымшарда яткан Австралия белән Антарктиданы гына түгел, ә өлешчә Төньяк ярымшарда урнашкан Африка белән Көньяк Американы да шартлы рәвештә көньяк материклар дип атыйлар.Һәр дүрт материкның да табигый шартларының үсеш тарихы уртак – алар барысы да тоташ Гондвана материгының бер өлеше булган.

4.Ә хәзер әйдәгез, шушы материклар буйлап сәяхәт итик.  Африка материгы башка материклар арасында Җир өслегендә үзенә бертөрле урын алып тора.Шунлыктан аны   географик урыны ягыннан искә төшерербез(.”СИНГЛ РАУНД РОБИН” )структурасын куллану.

Материкның географик урынын сурәтләү планы буенча материкка характеристика бирербез.

(Конверттан карточкалар алалар.Һәр пункт план бер балага.30с. әзерләнәләр, өстәлләрендә круг буйлап үз план номерларын аңлатып чыгалар.Соңыннан һәр өстәлдән бер кеше үз планы буенча класска сөйли)

План

1)Материкның экваторга, тропикка һәм нуль меридианга карата урнашуын билгеләү. Слайд 7,8

 2) Материкның иң кырый нокталарын табу, координаталарын билгеләү. Слайд 9

3)  Материкның нинди климат поясларында урнашуын билгеләү. Слайд 10

4 )Материкның нинди океаннар һәм диңгезләр белән юылуын билгеләү. Слайд11

5. Африканың географик урыны белән бәйле географик объектларны кабатлау. Слайд12

6.«Рельефы һәм эчке сулары» турында кабатлау. Слайд 13

7.  Ә хәзер әйдәгез, Австралия материгы турындагы белемнәребезне ачыклап китик.“МИКС-ФРИЗ-ГРУП” структурасы.(Музыка астында буталалар,музыка туктагач сорау әйтелә, җавабы буенча төрле группаларга берләшәләр.

-Австралия ничә климат поясында ята? (3.Тропик, субтропик, субэкваториаль)

-Австралиянең кипми торган зур елгасы ничә иҗектән тора?(2.Мур-рей)

-Материкта ничә дәүләт урнашкан? (1.Австралия Союзы.Башкаласы-Канберра шәһәре)

-Материкның чүлләр һәм ярымчүлләрдән торган эчке өлешләренә хас кибә торган вакытлы елгалар ничек атала һәм алар ничә аваздан тора? (4.Крик)

8.Координаталары буенча шәһәрләрне табарга.(ГИА №17) Слайд 14

9.Дөреслеген тикшерү. Слайд15

          - 32°к.к. 116°кч.оз.  (Перт)

           27°к.к. 153°кч.оз.  (Брисбен)

          37°к.к.145°кч.оз. (Мельбрун)

9. Ә хәзер видеоөзек карыйк әле. Без сәяхәтебезне кая дәвам итәрбез икән? Слайд16

Амазонка елгасы турында сөйләү.

10.”Клок Баддис”структурасы. Билгеләнгән сәгатькә иптәшләре белән очрашып сорауга җавап бирәләр. Илләргә характеристика бирелә, укчылар нинди ил икәнен әйтергә тиешләр.

Слайд 17,18,19

10. “Кем ул,нәрсә ул”уены.

 

11.Артык сүзне табарга

12.Анаграмманы чишәргә

III.Йомгаклау өлеше.

1.Рефлексия

”Конерс”структурасы. Сезгә шундый бәхет елмайса,сезгә Көньяк материкларга юллама бирсәләр сез кайсы материкка барыр идегез? Ни өчен?

2.Үзбәя. Смайликлар ярдәмендә билгеләү.

3.Өй эше бирү. Үзең барырга теләгән материк буенча кроссворд төзергә

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

6нчы класста географиядән "Көньяк материклар буйлап..." темасы буенча план-конспект

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Гизатуллина Гелюся Хабировна

учитель

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 10470
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 9
  • 10470
    просмотров
  • 9
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Гизатуллина Гелюся Хабировна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~110

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: