Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / "Әнием -кадерлем" (аналар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

"Әнием -кадерлем" (аналар көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә)

библиотека
материалов



Күгеш төп гомуми белем бирү мәктәбе













Әнием - кадерлем

( әниләр көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә)











2015







Әнием – кадерлем

(Бәйрәм буласы зал шарлар, әниләр турында татар халык мәкальләре язылган плакатлар белән бизәлгән. Кичәне кыз белән малай алып бара)

1а.б. Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Укытучы апаларыбызны, кадерле әниләребезне шушы бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз.

2 а.б. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: 
"Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга,аңыбызга сеңдерү зарур. 
номер

1 а.б.Балагызның берәве сез, 
Гаиләнең йөрәге сез, 
Иминлекнең терәге сез. 
Һәркемнең кирәге сез. 

2 а.б. Сез чаялар,сез батырлар 
Сез дөньяда иң матурлар. 
Сез булганга тормыш ямьле, 
Сез булганга яшәү гамьле.

Номер

1 А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн, йокысыз төн
Бала өчен.

2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

1 А.б. Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм, көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төннән якты таңнар көтәм
Бала очен.
Күңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.

номер

1 А. б. Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
2 а.б.Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

Номер

А.б. Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
2 а.б. Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәжә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса - кичерә...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

Номер

1 а.б.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 а.б.Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

1 а.б.Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңар тиңнәр юк.

2 а.б. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә яшәү чыганагы.

Тормыш яме – (бергә)Әнкәй, хатын-кыз.


номер



1 а.б. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 2 а.б. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 1 а.б. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Тагын бер кат бәйрәм белән сезне.








Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 06.03.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров318
Номер материала ДВ-506806
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх