Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Конспекты / Открытый урок на тему "Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында"

Открытый урок на тему "Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында"

  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында.

Татарстан тарихы. 9 класс

Максат: Россия тарихы буенча Бөек Ватан сугышы турында алган белемнәрне кулланып, Татарстан тарихы буенча төшенчәләр һәм тарихи шәхесләр турында белемнәрнең үзләштерелүенә булышлык итү. Укучыларда карта белән эшләү һәм төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү. Ватан тарихына битараф булмаган, ата- бабалар батырлыгына дөрес бәя бирә белүче, ватанпәрвар гражданнар тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, “Кемнәр алар Матросовчылар?” җыентыгы, “Хәтер китабы”, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында музей материаллары.

Тактада:

  • проблемалы сорау.

  • План:

  1. Сугышның беренче айларында якташларыбыз батырлыгы Мәскәү өчен сугышта.

  2. Сталинград янында тамырдан борылыш. Курс дугасында.

  3. СССР ның чик буйларын фашистлардан азат итү. Берлин операциясе.

  4. Дошман кулында әсирлектә булучылар.

  5. Авылдашларыбыз Ватан өчен сугышта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Класс 3 группага бүленә. Укучыларга төркемләп утыралар. Төркемдә эшләү кагыйдәләрен әйтеп үтү.

  2. Укучылар, әле генә без нинди бәйрәмне билгеләп үттек? (9 май- Җиңү көне). Проблемалы сорау.

Советлар Союзы Г.К.Жуков: “Татар егетләре фронтларда искиткеч батырлык һәм каһарманлык күрсәттеләр”,- дигән сүзләр әйтеп калдырган, ә маршал И.С.Конев “Героизм фронтларда массакүләм күренешкә әйләнде. Татарстанда туып үскән ир-егетләр дә арысланнарча сугыштылар”,-диеп язган. Тагын бер маршал Р.Я.Малиновский сүзләрен тыңлагыз: “Мин карт солдат буларак фронтта татарлардан күп сугышчыларны һәм командирлараны күрдем, аларның тимердәй ихтиярына, сугышта батырлыгына сокландым”.

Укучылар, ни өчен нәкъ менә Татарстан кешеләренә яки татарларга карата шундый яхшы бәя бирелде микән соң? Әйдәгез, һәр төркем шушы сорауга дәрес ахырына җавап табып әйтеп карасын. Слайд 1

  1. Ватаныбыз тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы. Россия тарихы буенча бу сугыш турында без күп мәгълүмат алдык. Әйдәгез, шуларны искә төшереп алыйк. (3 группага да карточкалар таратыла.)


1группа сорауны укый. Бөек Ватан сугышы кайчан башлана? Фашистларның

СССРга һөҗүм планы ничек атала?. Картадан Германия гаскәрләре хәрәкәтенең 3 юнәлешен күрсәтергә. (1 нче төркем җавап бирә)

Укытучы: сугышның беренче аенда ук Татарстаннан фронтка үз теләкләре белән 200 меңләп кеше китә. Хәрәкәттәге армиядә 700 меңләп чамасы кеше сугыша. Барлыгы 225 татарстанлыга Советлар Союзы герое исеме бирелә. Алар катнашмаган бер генә бәрелеш тә булмый диярлек. Слайд 2.

Дәреслекнең 153 битеннән Брест, Смоленск, Ленинград янындагы бәрелешләрдә зур батырлыклар күрсәткән ватандашларның исемнәрен эзләп табыгыз. (Укучылар П.М.Гаврилов, Н.Ф.Кайманов, Д.Кокорев исемнәрен атыйлар) Слайдка карагыз. Слайд 3.

Беренче төнге һөҗүмнәрдә катнашкан бер төркем якташларыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелгән. Кемнәр ул? Гали Борхан, Иван Петров, Габделхак Галиуллин, Сергей Соколов, Алексей Чулков, Михаил Родных, Михаил Симонов, Николай Аржанов.

2 группа сорауга җавап бирә. Мәскәүгә һөҗүм планы ничек аталган? Совет гаскәрләренең контрһөҗүме датасын әйтергә һәм картадан күрсәтергә.

Укучылар, слайдка карагыз әле. Слайд 4. Сез Мәскәү өчен барган сугышларда тиңдәшсез батырлык күрсәткән кешеләрнең кайберләренең исемнәрен күрәсез.

1941 елның көзендә “Катюша”лар дивизионы командиры полковник Барый Йосыпов подразделениесе дошманның котын ала. Дүрт тапкыр яралы һәм сукырайган Йосыповны самолетта Мәскәүгә озаталар. Аңа Ленин ордены бирәләр, ә скульптор В.И.Мухина аның портретын ясый.

Хәзер дәфтәрләрне ачып, 155 биттән Татарстанда оешкан дивизияләрне язып куек.(352,334, 146.)

3 группа сорауга җавап бирә. Сталинград сугышы датасын әйтергә. Картадан

күрсәтергә.

Дәреслекнең 156 битеннән укып, якташларыбыз Гани Сафиуллин һәм Фәрит

Фәтхуллин турында ниләр белдегез? Слайд 5

Укучылар, танылган Павлов йортын саклаучылар арасында да безнең якташларыбыз булган.

Курс дугасы- Ватан сугышының тагын бер данлы һәм фаҗигале бите.

Слайдта сез Хәмзә Мөхәммәдиев, Гатаулла Салихов, Михаил Фомин исемнәрен

күрәсез.

Укучылар, сез әдәбият дәресен Г.Әбсәләмовның ның “Газинур” романын укыдыгыз. Әсәр кем турында барганын искә төшерегез әле.

Менә минем кулда Г.Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган татарстанлылар турында язылган язма бар, кызыксынган укучылар алып укый аласыз. Слайд 6

1 группага сорау. СССРның чик буйлары кайчан азат ителә? Совет гаскәрләре кайсы илләрне фашизмнан азат итүдә катнаша?

2 группага сорау. Берлин операциясе кайчан башлана һәм ничек тәмамлана? (1945 16 апрел.)

Слайд 7. Украина, Белоруссия җирләрендә, Көнчыгыш Европаны азат иткәндә күпме якташларыбыз һәлак булган.Алар арасында капитан Олга Санфилова да бар. Очучы кыз 630 хәрби очыш ясап Кызыл Йолдыз һәм А.Невский орденнары белән бүләкләнә. Вафатыннан соң Сосетлар Союзы герое исеме бирелә. Якташларыбыз Берлин операцияләрендә дә сынатмыйлар. “Совет Татарстаны “ дип язылга ПЕ 2 самолетын күп очышлар ясый, ә ПО-2 самолетын фашистлар башта урус-фанер дип йөрткән булсалар, соңыннан бу самолетны бәреп төшерүчегә 5 мең марка акча түли башлыйлар.

Берлинда рейхстагка беренчеләрдән булып флаг кадаучылар арасында татар егете Гади Заһитов та була. Сез аны рәсемдә күрәсез.

3 группага сорау. Партизаннар кемнәр алар?

Республикабызда туып үскән бик күп кешеләр поляк, чех, югослав, француз Каршылык хәрәкәтләрендә катнашканнар. Сез алар турында өегездә 161 биттән укырсыз, ә мин авылдашларыбыз турында әйтеп китәргә телим. (Альбомнар күрсәтү, уку)

Слайд 8. Дошман кулында әсирлектә дә җиңүгә ышаныч белән яшәгән кешеләр белән танышып үтик (И. Кабушкин турында 162 биттән 1 укучы укый. 164 биттән М.Девятаев турында 2 нче укучы укый)

Укучылар, республикабыздан сугышка киткән кешеләр арасында безнең якташларыбыз да бик күп. Ә авылыбыздан 287 фронтка китә, шуларның 161гына кире әйләнеп кайта. Алар арасында сезнең гаиләләрдән дә бардыр. Мин сезгә кескенә генә эзләнү эше биргән идем. Сез үз бабаларыгыз турында язарга тиеш идегез. Әйдәгез хәзер һәр группа 1 эшне сайлап алып, чыгыш ясарга кирәк.

(3 эзләнү эше укыла)

4. Нәтиҗә ясап китик: 1әр группа дәрес башында куелган сорауга җавап бирә.

Укытучы: “Үткәнен хәтерләмәгән кешенең – киләчәге юк” ди халык мәкале. Бүген дәрестә өйрәнгәннәрне онытмагыз, сугышта катнашкан бабаларыгызны онытмагыз, үз балаларыгызга да сөйләгез, без хәтердә саклаганда алар мәңге яшәрләр!

5. Өй эше: 165 бит. 1,2,3 сораулар. Эзләнү эшен тәмамларга.

6. Группада укучылар үзбәя куялар.

7. Йомгаклау

















Кроссворд.





























  1. Җитештерүне сугыш шартларына күчерү-

  2. Һөҗүм. (рус)

  3. Әлеге елганы кичеп чыккан 40 якташыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелгән.

  4. ПЕ-2, ПО -2 самолетлары-

  5. Фронтка ярдәм итеп торучы

  6. Татарстан автономияле совет ...

  7. Рейхстаг бу шәһәрдә урнашкан.

  8. Фашистларның һәм Гитлерның “өне”

  9. Предприятиеләр һәм кешеләрне сугыш булмаган урынга күчерү.

  10. Тамырдан борылыш” урыны.

  11. Ялта, Тегеран, Потсдам –

  12. Җиңү көненең төп вакыйгасы.

Автор
Дата добавления 03.10.2015
Раздел История
Подраздел Конспекты
Просмотров160
Номер материала ДВ-028234
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх