Тема:
СЫЙФАТ
(3
нче сыйныфта татар теле дәресе)
Максатлар:
1)
сыйфат буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, тексттан сыйфатларны аерып ала белү, сөйләмдә
дөрес куллану;
2)
укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйль фикер йөртү, нәтиҗә ясый,
чагыштыра белү сәләтен үстерү;
3)
әниләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес
тибы. Кабатлау дәресе
Дәреслек.
Ф.Ф. Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М. Харисова. Татар теле
(3класс) Казан: Тат. кит. нәш., 2013.
Җиһазлау: биремнәр
язылган карточкалар, презентация, жетоннар, номерлы карточкалар.
I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру
1.
Уңай халәт тудыру
Укытучы.
Исәнмесез, укучылар,
Хәерле көннәр
сезгә.
Зиһен һәм тел
ачкычлары
Телим мин
һәммәгезгә.
2. Уку
мәсәләсен кую
– Укучылар,
тактадагы рәсемгә игътибар итегез. (2 слайд, яз рәсеме)
– Анда елның
кайсы фасылы сурәтләнгән? (Яз)
– Яз көнендә
көннәр нинди?
– Язның иң
беренче бәйрәме кайсы бәйрәм? (8 нче март)
– Әлеге
бәйрәмдә без кемнәрне котлыйбыз? (Әниләрне, әбиләрне, кызларны, апаларны,
укытучы апаларны, сеңелләрне)
– Сезнең
өчен бу бәйрәмдә иң кадерле кеше кем? (Әни)
– Ә хәзер,
әйдәгез, әниләргә яратып әйтелә торган җылы сүзләрне әйтик. (3 слайд, әни
рәсеме)
– Әниләр
нинди?
– Укучылар,
бу сүзләрне бер сүз белән ничек атыйбыз? (сыйфат, 4 слайд)
4.
Максатларны китереп чыгару
– Үткән дәресләрдә
без “Сыйфат” темасында нәрсәләр белдек?
– Димәк, үз алдыбызга бүген кайсы
максатларны һәм бурычларны куябыз?
(сыйфат буенча
өйрәнгәннәрне практик эшләрдә дөрес куллану,тексттан сыйфат белән сыйфатланмышны
аерып ала белү, сыйфатларны дөрес куллану.
4) синоним,
антоним сыйфатларны бутамау.
II. Уку мәсьәләсен
өлешләп чишү
1. Предметка хас
билгеләрне әйт
– Укучылар, сезнең алда рәсемнәр. Безнең
максат шул: предметка хас билгеләрне барлау һәм әйтү.
(чылбыр буенча эшләнә) (5 слайд, төрле
рәсемнәр)
Мәсәлән: лимон ачы, сары; төлке
хәйләкәр, зур.
Нәтиҗә. Димәк, сыйфат
предметка хас булган нәрсәләрне белдерә? (билгеләрне)
4. Физминут
5.
Парымны әйт
Смарт – тактада 2 баганада сүзләр язылган.
1 нче баганадагы сүзләр ачык, икенчесендәге капланган.
– Укучылар,
сезнең алда сыйфатлар. Бирем: бирелгән сыйфатларның синонимнарын
әйтегез.
яхшы
дымлы
кечкенә
батыр
матур
акыллы
|
әйбәт
юеш
нәни, бәләкәй
куркусыз, кыю
гүзәл, чибәр
башлы
|
Нәтиҗә. Синоним сыйфатлар
дип без кайсы сыйфатларга әйтәбез? Алар ни өчен кирәк? (мәгънәләре охшаш булган
сыйфатларга; кабатлаулар булмасын өчен кирәк)
6. тизрәк ал һәм
дөрес җавап бир. (Смарт – тактада)
–
Укучылар, сезнең алда болын. Сез болыннан чәчәкне алып, анда язылган сүзне
кычкырып укырга һәм капма-каршы мәгънәдәге парын әйтергә тиеш. Башладык.
(Сүзләр:
матур, якын, ачы, саран, ак, озын, тук, йомшак, ялкау)
Нәтиҗә.
Капма-каршы мәгънәдәге сыйфатларны ничек дип атыйбыз?( Антоним сыйфатлар) Алар
ни өчен кирәк?
6.
Белемеңә карап
–
Укучылар, миндә 3 төрле конверт бар. Кызылында – катлаулы, яшелендә – уртача,
агында җиңел биремнәр. Әйдәгез, белгәннәрне тикшереп карыйк.
Кызыл конверттагы бирем. Бирелгән
сүзләрне файдаланып, әниегез турында сөйләгез.
Яше (карт,
яшь, өлкән, урта яшьтә)
Күзләренең төсе (зәңгәр, коңгырт, яшькелт,
соры, кара)
Борыны (туры, озын, кыска, киң, кәкре)
Иреннәре (матур, кабарынкы, калын, юка)
Чәчләре (бөдрә, озын, кыска, сары, чем-кара,
куе, туры)
Гәүдәсе (зифа, ябык, юан, җитез)
Гомумән алганда, ( матур, акыллы, ягымлы,
ярдәмчел)
Яшел конверттагы бирем. Җөмләләрне
сыйфатлар белән тулыландырыгыз.
Яз җитте. Күктә кояш балкый. Урамда
балалар уйный. Аларның тавышлары ишетелә.
Ак конверттагы бирем. Нокталар
урынына тиешле сыйфатларны куегыз.
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн ..., көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ... җәймәне.
... булсын, ... булсын
Бүген әни бәйрәме.
(Сүзләр: кояшлы, ап-ак, чиста,
пөхтә)
Игътибар! Эшне һәр
төркемнән 1 укучы тикшерә.
Нәтиҗә. Укучылар, әйтегез
әле, сыйфатлар ни өчен кирәк? (сөйләмне тулыландыралар, матурлыйлар)
7. Белемеңне тикшер
(интерактив тест)
–
Укучылар, хәзер, бар белгәнебезне дәлилләп, тест эшлик.Сезнең алда сораулар,
дөрес җавапны билгеләгез.
III.Рефлексив кабатлау
1. Сорау -
җавап
– Менә дәресебез ахырына якынлашты. Куйган
максатларга әйләнеп кайтып нәтиҗә ясыйк. Нәрсәгә ирештек?
2. Үзбәя, бәя
Аңлатып,
билгеләр куела.
– Кемгә
бүгенге дәрес ошады, ул яшел түгәрәк күтәрә.
– Кемгә
ошады, ләкин кыенсынулар булды, ул сары түгәрәк күтәрә.
– Кемгә
дәрес ошамады, ул кызыл түгәрәк күтәрә.
3.
Өйгә эш бирү
“Сөйкемле әнисем ”
дигән темага хикәя язарга;
4.
Саубуллашу
– Дәрес
тәмам. Саубулыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.