Инфоурок Директору, завучу СтатьиПланирование " Эссе-Мое педагогическое мастерство"

Планирование " Эссе-Мое педагогическое мастерство"

Скачать материал

Пермь краеның Барда муниципаль районы

Акбаш гомуми төп белем бирү мәктәбе





ЭССЕ

Минем педагогик осталыгым








Башкарды:

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кильдебаева Самига Самик кызы







2016 нчы ел


Туган тел ул-

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел,

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


(Дәрдмәнд).


Һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан.

Безнең туган телебез – татар теле – борынгы һәм дөньяда киң таралган телләрнең берсе. Тел – аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара. Телебезне өйрәнү, үстерү, киләчәк буынга тапшыру һәм аны дөньякүләм дәрәҗәсенә күтәрү өстендә бик күп галимнәр, тел белгечләре эшләгәннәр (Хәлфин, Мәрҗәни, К. Насыйри, Г. Ибраһимов, Н. Исәнбәт кебек бөек телчеләр). Татар теле патша Россиясендә дә Көнчыгыш илләр белән аралашуда дипломатия теле булган, татар теле ЮНЕСКО тарафыннан иң камил 14 тел рәтенә кертелгән. Менә шундый бөек туган теле булган милләтем белән ничек горурланмаска?!

Кечкенәдән килгән шул горурлык хисе мине Оса педагогия училищесына дәште. Әлбәттә, татар төркемендә укыдым (татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче төркем иде бу). “Укытучы булырга мин балачактан ук хыялландым,”- дигән сүзләремдә аз гына да күпертү юк. Кулыма диплом алгач, туган авылыма, үзем сигез ел буе укыган мәктәбемә, үземә белем биргән укытучылар коллективына юл тоттым. Беренче укытучылык адымнарымны ясаганда остазларым Наймә апа, Әкълимә апа, Гәндәлибә апаларның ярдәмнәрен һәрдаим тоеп, аларның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым. Алар мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керделәр... Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым һәм хезмәт юлымны гомерлеккә балаларга ана телен өйрәтүгә багышладым.

Инде менә утыз ике ел үтеп тә киткән. Шатлыклары, борчулары белән узган утыз ике ел! Еллар үткән саен мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземнең укучыларыма кирәклегемне аңлап, горурланып куям. Һәр эш көнем узган саен, һөнәремне дөрес сайлавыма сөенеп туя алмыйм. Телебезне өйрәнүгә карата төрле каршылыклар очрап торган заманнарда, ана теле укытучысы буларак, минем иң беренче бурычым – белемле, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру, үз милләтенә уңай караш, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Әйе, югарыда китерелгән максатларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа һәм туачак! Җәмгыятьтәге барлык уңайлыклар, авырлыклар, яңалыклар да таныш миңа. Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына һөнәри мәсьәләләрне чишә ала.

Мәктәпкә Федераль дәүләт стандартлары кертелде. Икенче буын Федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы «үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу яңа стандартта «эшлекле белем» дип атала. Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.

Яңа дәүләт стандартын гамәлгә куюда В. В. Давыдовның үстерелешле укыту методикасына нигезләнгән Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе әһәмиятле урын тота. Стандарт таләп иткән универсаль гамәлләр формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе (ИҮТ) нигезендә ирешү юлларына игътибар итсәк:

беренчедән, технология буенча уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла, ә бу исә коммуникатив гамәлләр формалашуны тәэмин итә.

икенчедән, танып белү гамәлләре проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалану һәм эчтәлекне модельләштерү процессында формалаша.

өченчедән, регулятив гамәлләрне үстерү өчен, дәрес саен УМ куела, чишү юлы ачыклана, УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен, критерийлар тәкъдим ителә.

дүртенчедән, дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, халык педагогикасыннан алынган мисаллар барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

Шул рәвешле, иҗади үсеш технологиясе федераль дәүләт стандарты таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә, шуңа күрә дә мин дәресләремне шул технологиягә нигезләнеп оештырам. Аны гамәлгә куюда туган иң зур авырлык – технологиягә корып язылган дәреслекләр һәм укытучы өчен әзерләнгән методик ярдәмлекләр булмау гына эшемдә кыенлыклар тудыра.

Замана үзгәреп тора шул. Һәрдаим үсештә, эзләнүдә булган укытучы гына уңышларга ирешә, заман белән бергә атлый ала. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да үзләштерергә туры килде. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техниканы файдаланам. Бүгенге көндә интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән замана балаларында матур әдәбиятка булган кызыксынуны саклап калу - минем төп бурычларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Дәресләрдә һәм тәрбия эшендә туган телгә булган мәхәббәтем укучыларга барып ирешсен өчен, мин төрле алымнардан файдаланырга тырышам. Максатыма ирешүдә халык авыз ижаты әсәрләреннән файдалану уңышлы нәтиҗәләр бирә. Балалар халык авыз иҗатының барлык төрләрен дә бик яраталар, алар укучыларның туган тел белән кызыксынуын көчәйтә, ана теленә ихтирамны арттыра, сөйләм телен баетуда, зиһенен ачуда, күңелләрен күтәрүдә дә зур роль уйный. Халык традицияләренә таянып үткәрелгән чаралар балаларда күркәм сыйфатлар - әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык тәрбияләргә ярдәм итә, чөнки халыкның рухи хәзинәсе – зирәк акыл, сәламәт әхлаклылык чишмәсе ул. Хәзерге кырыс шартларда кешеләрдә бу сыйфатлар югала бара бит.

Укучыларның белемен, сәләтен һәрьяклап үстерү максатыннан, өстәмә белем-тәрбия бирүдә тәрбия эше буенча директор урынбасары булуым белән дә җаваплы укытучы мин. Сәләтле укучылар өчен тел буенча 1 түгәрәк, әдәбият һәм сәхнә сөючеләр өчен 1 түгәрәк оештырам. Беренче түгәрәктә сәләтле укучыларны 5 нче сыйныфтан алып олимпиадага әзерлим, ә икенчесендә шигырь һәм театр конкурсларына әзерләнәбез. Төрле җырлы – биюле сценарийларны сәхнәләштерәбез һәм укучылар, әти-әниләребез, авылдашларыбыз алдында чыгыш ясыйбыз. Район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да актив катнашабыз. Мәсәлән, “Әминә һәм Әмир маҗаралары”, “Кич утыру” күренешләре дә бик уңышлы узды. “Татар кызы”, “Татар егете”, “Татар җыры һәм биюләре”, шигырь бәйгеләре гөрләп үтә бездә. Ә менә Яңа елга һәр ел шундый да кызыклы сценарий әзерлибез, үз чыгышыбызга үзебез сөенәбез. Балалар шундый талантлы, мин төзегән сценарийга көн саен яңалык өстиләр. Үзем дә кечкенәдән сәхнә сөя идем, биергә, җырларга яраттым. Шуңа да балаларның шатлыклы йөзләренә карап куанам, йөрәгем яшәрә сыман, күңелем тула, олыгаю хисем югала - балаларга кушылып үзем дә җырлап – биеп киткәнемне сизми дә калам.

Моннан тыш туган телебездә төрле презентацияләр, эзләнү-тикшеренү эшләре, проектлар, рефератлар үтибез. Туган тел, туган ягыбыз турындагы материалларны музей булачак бүлмәгә туплап барабыз. Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булу да эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Бу, әлбәттә, зур сөенеч! Укучы белән укытучының уртак сөенече!

Хәзерге көндә татар теле белән кая барып була?” дигән сүзләргә каршы килеп, укучыларыма : “Безнең туган телебез бай һәм кызыклы телләрнең берсе: аны белсәң, башка телне өйрәнү дә җиңеләя,”- дигән төшенчәне җиткерергә һәм туган телебез белән горурлану хисе тәрбияләргә омтылам. Ә бу хисне тәрбияләү туган телебезнең Тукай теле булуын, Тукай – телебезнең көзгесе, горурлыгы икәнлеген төшендерү белән үрелеп барырга тиештер дип уйлыйм.

Авыл мәктәбе туган телен саклаучы бердәнбер үзәк булып калып бара. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, милләтебезнең бар чишмәсе – авылда. Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, барлык кыенлыкларга бирешмичә, мәктәптә телне тиешенчә үзләштерү – безнең изге бурычыбыз һәм шуның белән бергә, катлаулы процесс та. Шулай итеп, замана куйган таләпләргә бирешмичә, яңа туган проблемаларны җиңеп, оптимистик рухта эшләргә генә кала.

Укытучы - илебезнең киләчәген кайгыртып, ил һәм милләт гаме белән яшәп,

шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрүче ул. Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, үзем сайлаган язмыш та. Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмындыр, дип уйлыйм. Авылдашларым, ата-аналар, укучыларым, коллегаларым 32 еллык хезмәтемне олылыйлар, хөрмәт итәләр икән, димәк, минем гомерем файдасыз узмый, киләчәк буынның күңелендә күпмедер якты эз калдырам, мин шуның белән бәхетле дә инде!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Планирование " Эссе-Мое педагогическое мастерство""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор десткого сада

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 159 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.03.2016 469
    • DOCX 24.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42464
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности фитнес-тренера

Фитнес-тренер

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 292 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 461 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство продажами организации, формирование сбытовой политики в части инфокоммуникационных систем

Менеджер

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Логопедия в дошкольных образовательных организациях и в начальной школе (работа с обучающимися с нарушениями речи и коммуникации)

Учитель-логопед (логопед) (профиль: нарушения речи)

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1307 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 633 человека

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Мини-курс

Социальные и правовые аспекты эпохи Просвещения: влияние на образование сегодня

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе