Тема.
«Африка»
темасы буенча гомумиләштереп кабатлау.
Максат. 1.Африка
материгы турында белемнәрне гомумиләштерү, белем дәрәҗәләрен
ачыклау.
2.Укучыларның фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерү,ОГЭга әзерлек эшләре
алып
бару.
3. Карта белән эшләү
күнекмәләрен үстерү.
Материал: дәреслек В.А.Коринская,
И.В.Душина,В.А.Щенев “Материклар һәм океаннар географиясе”
7кл, методик ярдәмлек, атлас, контурлы карта, интернет материаллары.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, интерактив
такта, Бөтендөньяның физик картасы, Африканың физик картасы, Африканың сәяси
картасы.
Дәрес
барышы.
I. Оештыру өлеше.Слайд1
1. Хәерле көн, кадерле укучылар. Әйдәгез,
барыбыз да бер шатлыклы вакыйга турында уйлыйк әле...Күңелләр күтәрелеп китте,
шулай бит. Шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
1.”Тэйк-оф-тач-даун” (встать-сесть)
структурасын кулланып, сезнең дәрескә әзерлегегезне тикшереп алабыз.
-Кайсыларыгыз география дәресләрен ярата,
шул укучыларның басуларын телим.
-Кемнәрнең дәрескә кирәкле барлык
әсбаплары да әзер?
-Кайсыларыгыз бүгенге өй эшенә нәрсә
бирелгәнне хәтерли?
-Кемнәр өй эшләрен “5”лек итеп үтәп килде?
-Кемнәр өй эшләрен “4”лек итеп үтәп килде?
-Кайсыларыгыз без өйрәнгән Африка материгы
турында бар нәрсәне дә беләбез дип уйлыйлар?
Рәхмәт укучылар.Сез сорауларга чын
күңелдән җавап бирдегез.Чыннан да, бар нәрсәне дә белеп бетерү мөмкин
түгел.Безгә әле өйрәнергә дә,өйрәнергә.
2.Акыл штурмы. Слайд 2.Сезнең
алдыгызда ике төрле карта тора. Ниндиләр? Африка материгын өйрәнү өчен кайсы
карта уңайлырак? Малайлар – Африка материгы картасын мактый, кызлар-
Бөтендөньяның физик картасын.
II. Төп өлеш.
1.Димәк, безнең дәресебезнең темасы:
Африка материгын гомумиләштереп кабатлау. Слайд 3. Дәфтәрләрне ачабыз,
числоны һәм дәреснең темасын язабыз.
2. ОГЭ №17 Атласларның 24 битен ачабыз.
3°к.к. 37°кч.оз. урнашкан географик объектны табабыз.Картага чыгып күрсәтәбез.Биеклеген
әйтәбез. 5895м.
3.Слайд 4 Без бүген сезнең белән
Килиманджароны яуларга тиеш булабыз. Аның өчен һәр биеклектәге биремнәрне
үтәргә кирәк булачак.
1нче этап – Дөрес бәйләнеш яса. (Чик
нокталарны, географик объектларны интерактив тактада тоташтыру.) Слайд5
1нче этап – Дөрес итеп тоташтыр
(сәяхәтчеләрне, аларның башкарган эшләрен интерактив тактада бәйләү) Слайд6
Слайд7 Беренче
биеклекне яулау.
2нче этап- Африканың рельефы буенча
географик диктант. 1укучы интерактив тактада, калганнар дәфтәрләрдә эшли.
Интерактив тактада дөреслеге тикшерелә, билге куела. Картада урнашкан урыны
күрсәтелә. Слайд8
2нче этап – интерактив тактада эш. Африка
картасына файдалы казылмаларны төшерү. Слайд 9
Слайд10 –
икенче биеклекне яулау.
3нче этап- Бирелгән таблица буенча
Аддис-Абеба шәһәренең климатограммасын төзү. Слайд11
3нче этап- Бирелгән климатограммалар
буенча климат поясларын билгеләү. Слайд12
Слайд13
өченче биеклекне яулау.
Физкультминутка үткәрү. Горизонт якларын
белүгә карата. Җил төньяктан исә, җил көньяктан исә, штиль, сәмум җиле һ.б.
Күзләргә күнегүләр. Көнбатыштан көнчыгышка
күзләр белән Африка материгын йөртү һәм кирегә эшләү.
4нче этап Африка нинди табигый зоналарга
урнашкан? Бирелгән җәнлекләрне дөрес табигый зоналарга урнаштыру. Аерым
слайд
Слайд1 4нче
биеклекне яулау.
5нче этап- Эчке суларны билгеләү. Слайд
2,3,4
5нче биеклекне яулау.
6нчы этап- Африканың илләрен кабатлау.
Характеристика буенча илләрне тану, контурлы карталарда билгеләү. 6-15слайд
Слайд16 Килиманджароны
яулау.
III. Йомгаклау.
1. Сезнең
чын тауга менеп караганыгыз бармы? Җиңел дип уйлыйсызмы тауга менәргә?
2. Әйе
укучылар, ерактан караганда гына тауларга менү бик җиңелдер кебек тоела. Ләкин,
тауга менә башлау белән, адым саен кыенлыклар туып тора. Йә көтмәгәндә упкыннар
очрый, яисә юлга аркылы салынып торучы кыялар килеп баса.Биеккәрәк менгән саен,
атлавы авырая: баш шаулый, тын кысыла,салкыная бара.Кар бураны күтәрелә, көчле
җил аяктан ега.Ниһаять, тау түбәсендә. Баш өстендә зәп-зәңгәр күк, тирә –
яктагы ап-ак кар күзләрне чагылдыра, аяк астында болыт өермәләре йөзә.
3. Без
дә укучылар, сезнең белән биек тауга мендек. Анда менәр өчен, бик күп белем
кирәклегенә инандык.Кемнәрдер тауга бик җиңел генә үрмәләсә, кемнәргәдер
упкыннар да очрады. Ләкин без бергәләп барын да җиңдек, молодцы, укучылар!
4. Өй
эше: “Чүлдә бер көн” хикәя язасы.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.