Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыПраздник осени в детском саду

Праздник осени в детском саду

Скачать материал

        “ КӨЗ КИЛДЕ-УҢЫШ БУЛДЫ”

Максат.

1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 Катнашалар: Тәрбияче, Көз кызы – Сөмбелә, Җәй, Болыт, яшелчәләр булып киенгән балалар, Шалкан әкияте геройлары.

Залның бер ягы яшелчә бакчасы итеп бизәлә. Рәшәткә куела, ясалма чәчәкләр утыртыла. Бакчада яшелчәләр булып киенгән балалар урындыкта утыра. Идәнгә яфраклар сибелгән. Залның икенче ягында “Шалкан” әкиятенә өй.

                              Кичә барышы.

Музыка яңгырый.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең бүлмә ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

Вот и осень перед нами:

Сжато поле, скошен луг.

И над лесом косяками

Гуси тянутся на юг.

 Балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Көз бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул.

 1 нче бала:

Бүген бездә матур бәйрәм,

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

2 нче бала:

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 3 нче бала: Наступила осень,

Пожелтел наш сад.

Листья на березе

Золотом горят.

Не слыхать веселых

Песен соловья.

Улетели птицы

В дальние края

 

 Тәрбияче: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Әйдәгез әле кул чабып Көз кызын каршы алыйк.

 (Балалар кул чабалар, Сөмбелә керә)

Сөмбелә. Мин – Көз кызы, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

(Кулында яшелчәләр салынган кәрзин)

Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат! Мин Көз кызы – исемем Сөмбелә. Бүген – бәйрәм! Минем бәйрәм! Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем – җәйгә дә чакыру җибәрдем. Ә кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?Балалар: Әйе, әзер.

 3 нче бала: Бик күңелле урамда –

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

 4нче бала:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Фанфаралар. Җәй керә..

Сөмбелә: Исәнме – саумы, кадерле кунагым! Рәхим ит! Без синең белән бер ел күрешмәдек бит.

Җәй: Исәнме, Сөмбелә! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм.

Сөмбелә: Рәхмәт сиңа, Җәй!

Җәй: Мин сиңа ышанып тапшырып китәм табигатьне! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне беләм!Син бик уңган, булган һәм чибәр!. Мин китәм инде.Сау булыгыз, дусларым!

Сөмбелә: Рәхмәт сина, Җәй, без сине сынатмабыз, сау булып тор, киләсе елга очрашканга хәтле хуш. (Кул болгап озата, Җәй чыгып китә).Җәй айларын сагынып “Ромашкибиюен карап китегез.

 ҖЫР “КӨЗ КИЛДЕ”

Алтын көз килде безгә,

Сары яфраклар җирдә.

Яңгыр ява тып тып тып

Бөтен җирне чылатып.

Кошлар оча һавада

Җылы якларга таба.

Яз җиткәч алар бергә

Әйләнеп кайтыр безгә.

  (Яңгыр яуган тавыш ишетелә. Шулвакыт болыт чыга – ул көзне кысрыклый, балаларга яңгыр сибә.)

Болыт: Менә хәзер биеп жырлап карагыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, Көз килгән, имеш! Килми генә торыгыз әле! Биеми генә торыгыз! Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!  Сөмбелә: Тукта, тукта, болыт! Без бит дус идеек әле! Бозма инде бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Үтенәм синнән! Буген балалар сиңа дип иң матур биюләрен әзерләделәр. Кара әле бәлки күңелләрең йомшарып китәр.

 Иделия :-Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

-Кем дә дәшми, көзге яңгыр  ,Зонтик белән сөйләшә.

 Зонтиклар белән бию.

Сөмбелә: И, күрегезче, дусларым, бакча тулы уңыш. (Кулы белән бакчага күрсәтә)

Зур бакча минем алда,

Ә кәрзин кулларымда,

Уңышны җыеп алам,

Базга төшереп салам.

Абау, нинди яшелчәләр генә юк икән монда! Нинди матур булып, зур булып үскәннәр.

 (Җырлы – биюле күренеш)

Кәбестә: Мин булам кәбестә,

Үзем гел яшел төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Ә үзем бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә: Мин дә сине алырмын, кәрзинемә салырмын.

 Суган: Минем исемем суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Сөмбелә: Сине дә үзем белән алырмын, суган туган.

 

 

Кабак: Мин булам кабак,

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин,

Тик мин җәяү кайтмыйм.

Сөмбелә: Борчылма, Кабак, мин сине күтәреп алып кайтырмын.

 Кишер: Минем исемем кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

Сөмбелә: Кишер витаминнарга бик бай, калдырып булмас алай.

 Чөгендер: Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

 Сарымсак: Мием күлмәгем бик ак,

Мин буламын сарымсак.

Мең чирдән дәва булам,

Мине дә алсаң була.

Сөмбелә: Алам, алам, дусларым.

 Кыяр белән помидор:

Мин булам кызыл помидор,

Ә мин ямь-яшел кыяр.

Бергә: Тәмле салат булсын өчен,

Син безне генә тура.

Бәлки безне дә алырсың,

Кәрзинеңә салырсын.

Сөмбелә: Кайгырмагыз, алырмын,

Рәхәтләнеп салырмын.

 Шалкан: Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә-үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

Сөмбелә: Бик рәхәтләнеп.

 Бәрәңге: Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде.

 Сөмбелә:

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

Барлык уңыш җыеп алынды, быел уңыш бигрәк мул булды, әйдәгез, күңелле итеп җырлап алыйк.

 Җыр “Бар матур бакча”

  Яңадан болыт чыга, кулында зонтик, аңа бау белән гөмбәләр асылган.

Болыт: Иии яудырам яңгырлар, шифалысын, җылысын, үссен әле үссен гөмбәчегә гөмбәсе. Балалар, менә бу юлы сезнең биюләрегезне, җырларыгызны күреп сөендем, сезгә файдам тисен. Гөмбә яңгыры яудырдым. Ә, балалар, сез беләсезме соң нинди гөмбәләрне ашарга, җыярга ярамый?

Балалар: Чебен гөмбәсе.

Болыт: Әйе, балалар, чебен гөмбәсе. Сез дә урманга баргач ялгышып бу гөмбәне өзә күрмәгез! Ул бик агулы гөмбә.

 Гөмбәләр биюе

“Шалкан” әкияте инсценировкалана.

 Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз,

Барысы өчен рәхмәт сезгә,

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

 Алып баручы:

Күңелегез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

 Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

 

Бәйрәм тәмам.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Праздник осени в детском саду"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 997 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.10.2016 413
    • DOCX 33 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Гульфия Магъфуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Газизова Гульфия Магъфуровна
    Газизова Гульфия Магъфуровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7106
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 402 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы логопеда-дефектолога в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 384 человека

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 150 человек

Мини-курс

Современное инвестирование: углубленное изучение инвестиций и финансовых рынков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов

Мини-курс

Развитие коммуникативных и здоровьесберегающих навыков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе