Муниципальная
бюджетная дошкольная образовательная организация
«Шугуровский
детский сад общеразвивающего вида «Тургай»
(МБДОО
«Шугуровский
детский сад общеразвивающего вида «Тургай»
Сценарий праздника
«Веселый Сабантуй»
для детей старшего возраста
Провела:
воспитатель по
обучению
детей татарскому
языку
Кашипова Рамиля Наилевна
2015
г
Әй,
күңелле Сабантуй!
Бурычлар: Татар
халкының йөзек кашы булырдай бәйрәме-Сабантуе, аның йолалары, уеннары белән
таныштыруны дәвам итү.
Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү,
анда катнашырга теләк тудыру.
Халык бәйрәмнәре аша балаларга милли рух,
күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: Мәйданчык
бәйрәмчә бизәлә.Чигүле сөлгеләр, төрле төстәге шарлар. Бәйрәм өчен кирәкле
атрибутлар: аркан, чүлмәк, чүлмәк ватарга таяк, ат чабышы өчен скакалкалар,
капчык, чиккән сөлгеләр, кашыклар, йомырка, чиләк , көянтә, көрәш урынын
әзерләү, балаларга бүләкләр.
Алдан эшләнгән эш:
Сабантуйга берничә көн калгач, балалар, тәрбиячеләр,музыка җитәкчесе
йортттан-йортка кереп, бүләкләр җыялар; жырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнү.
Бәйрәм
барышы:
Алып
баручы:
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!
Без
бүген татар халкының милли бәйрәме - Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул
хезмәт, дуслык бәйрәме. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме!
Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар! Балалар бакчасында
эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак,
ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле
булсын. Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
Җыр-бәйрәмсез
бер бәйрәм дә
Узмый
шуны белегез.
Балаларыбыз
бик булган
Концерт карап
китегез.
Балалар мәйдан
уртасына ярым түгәрәк ясап басалар.
“Сабантуй”
җыры
7 бала:
И пускай веселье
длится
В Сабантуй до
темноты.
Всем, кто хочет
веселиться
Дарим песни, как
цветы.
Җыр:
“Сабантуйга барабыз”
Карагыз, карагыз
Сабан туйга
барабыз.
Сабан туйга
барабыз
Җырлап бүләк
алабыз.
Алып
баручы:
Сабан туенда
уеннар
Төрле була, күп
була.
Уеннарсыз Сабан
туе
Булмаган да күк
була.
Сабантуйда нинди
ярышлар, уеннар булачагын белми калмагыз: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка
йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү , капчык белән сугышу,ат чабышы, аркан
тартыш һ.б. уеннар булачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Көрәшчеләр мәйданга
рәхим итегез.
Ә
хәзер сабан туй уеннарын башлыйбыз.
Алып
баручы:
Кашыкка
салып күкәйне
Йөгерегез
тизрәк.
Күрик
әле, бу ярышта
Кайсыгыз
җитезрәк? “Йомырка салынган кашык кабып йөгерү”
(Йөгерүчеләр
стартта авызларына агач кашыклар кабып, аңа тавык йомыркасы салалар (башка бер
йомры әйбер алырга да мөмкин). Ярыш,йомырканы кашыктан төшермичә, финишка
беренче килүдән гыйбарәт. Кашыкка һәм йомыркага кул белән кагылырга ярамый.
Йомырка җиргә төшсә, ярышучы уеннан чыга.
Алып баручы:
Кемнәр җитез,
кемнәр өлгер?
Минем янга
килегез.
Әйдә карыйк
ярышып-
Капчык киеп
чабышып. “Капчык киеп йөгерү ярышы”
Алып баручы:
Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз. “Капчык белән
сугышу”
Алып
баручы: Үзенең
җырын сезгә бүләк итә Рәсим Юмагулов. “Татарстан улы мин”
Алып баручы: Әйдәгез
дуслар, мәйданга! Сабан туй дәвам итә.
Менә сиңа сулы
чиләк
Көянтә
эл иңеңә.
Йөгер
тизрәк, иң алдан кил
Егыла
гына күрмә. “Көянтә белән су ташу” уены.
( берничә
бала көянтәгә чиләкләр элеп билгеләнгән урыннан йөгереп киләләр.)
Алып
баручы:
Чүлмәк
ватам, чүлмәк ватам
Ватып
булырмы икән?
Бүләккә
бер чиккән яулык
Алып
булырмы икән? “Чүлмәк вату” уены.
(Җиргә
чүлмәк куела. Катнашучы аңа арты белән баса. Аның күзен яулык белән бәйлиләр
һәм кулына таяк тоттыралар. Сигнал биргәч, чүлмәк янына килеп, аңа таяк белән
сугарга тиеш. Чүлмәкне ватучыга бүләк бирелә.)
Алып баручы:
Малайлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларны.
Үзләре дә сынатмыйлар,
Читтә торсын атлары.
“Ат
чабышы уены”
Алып
баручы:
Сабан туе, сабан
туе!
Шундый кызык,
күңелле,
Ник чыкмаска
көрәшергә,
Мин соң егет
түгелме? “Татарча көрәш”
(мәйданчыкка мәктәпкә әзерлек малайлары
чыга, сөлгеләр белән көрәшәләр).
Батырга сарык рәсеме ясалган медаль
бирелә.
Алып
баручы: Радел
башкаруында җыр тыңлагыз.
Алып
баручы:
Булды төрле
ярышлар:
Җыр ярышы, атлар
чабышы,
Иң кызыгы калды-
Аркан тартышы.
Кайсы команда көчлерәк?
“Аркан тартышу”
(Арканны
икегә бөклиләр һәм баш-башларын бәйлиләр. Ярышучылар ике командага бүленәләр.
Судъя сигналыннан соң тартыша
башлыйлар.
Бер команда икенче команданы билгеләнгән сызык аркылы өстерәп чыгаргач, уен
тәмамлана).
Алып
баручы:
Сабантуй елга бер
килә,
Күңелле, олы
бәйрәм
Нур өстендә нурлар
иңсен,
Биеп алыйк
ичмасам.
Әйдәгез, әле
балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле! Күмәк бию.
Җыр”Кояшлы
ил”(Ә. Рәшит сүз., Л.Батыр –Болгари муз.)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.