Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Эзләнү эше
Батыр йөрәкле дәү әнием
Эшне башкаручы: Шамилова М.А., 4 класс
Җитәкче: Хакимова М.З.
2 слайд
Саба районы Югары Симет авылы
Шамилова Рушания
Гашыйгулла кызы
3 слайд
Теманың актуальлеге.
Һәр кеше әби-бабаларының, безнең белән янәшә яшәүче кешеләрнең тарихын белергә тиеш. Үткәннән башка бүгенгесе юк, ә бүгенгесеннән башка киләчәк тә булмаячак. Без-балалар әби-бабаларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнә, тарихи үткәнебезне белә алабыз.
4 слайд
Максат.
Дәү әнием – Шамилова Раушания Гашыйгулла кызының тормыш тарихын өйрәнү.
Бурычлар.
1. Тормышының төрле этапларында дәү әнинең биографиясе турында мәгълүмат җыю.
2. Гаилә архивын өйрәнү.
3. Дәү әниемнең һәм башка туганнарның истәлекләрен язу.
5 слайд
Гипотеза.
Батыр йөрәкле булып тумыйлар, ә булалар.
Эзләнү методы.
- басма чыганакларны өйрәнү;
- гаилә архивын өйрәнү;
- дәү әнием истәлекләре;
- туганнар белән сөйләшү;
- җыйган мәгълүматлардан туганнарга күрсәтү, класс сәгатьләрендә куллану өчен презентация ясау;
6 слайд
КЕРЕШ.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең хәдисе:
җәннәттә янәшәмдә ике генә кеше булыр. Аның берсе ятим баланы алып, аңа ашау-эчүдән тыш, тәрбия биргән ана. Икенчесе – ире вафат булып, балалары белән тол калып, алалрны үги әти белән үстермим дип, тормшның ачысын-төчесен татып, балаларымны кеше итим, дип тырышкан хатын-кыз. Аллаһы тәгалә каршында иң күркәм аналар менә шулар.
7 слайд
Мин яратам кояш чыккан чагын,
Җирнең өстен нурга балкытып;
Табалмадым, дуслар, гомеремнең
Яшьлектән дә матур вакытын
8 слайд
Хыялыңнан күпме өмет иткән
Язмышыңа өлеш шушыдыр.
Ике йөрәк әрнүләрен басып,
Бергә тибәр өчен кушылыр
9 слайд
Җиде бала. Мөлдерәмэ күзләр
Сорау белән аңа төбәлгән.
Яшен суккан агач төсле берәү
Сынар иде, сүзсез сузләрдән.
Ялгызлыктан арып сусаганда
Тапкан иде бәхет чишмәсен.
Биш үксезне ташлап, икесен алып
Ни йөрәгең белән китәсен?
Сөеп-сөелеп яшәр өчен диеп
Аяк басып кергән бу өйдән
Китэ алмый.
Кала.
Җаны белән
Балаларга күптән береккән...
10 слайд
11 слайд
Илдус 27.04.1958 Германия. 1977 ел
Камил 03.02.1960 Белоруссия. 1979 ел
Илһам 01.04.1967 Венгрия. 1985 ел
Айдар 19.05.1972 Владивосток. 1990 ел
Аналарның хәер-фатыйхасы
Юлдаш булсын солдат улларга.
Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен
Иминлеген илнең сакларга.
12 слайд
Дүрт ир бала-дүрт бөркете аның,
Өч ак кошы- уңган кызлары.
Ана горурлыгы булып ята
Җирдә сызган якты юллары
Гөлсенур 23.01.1962
Гөлүсә 23.01.1964
Резеда 13.10.1970
13 слайд
Барысы да башлы-күзле инде.
Бер-бер артлы туйлар уздылар.
Табын түре һәр чак ана өчен,
Рәхмәт әйтеп кулны суздылар.
Хәер фатихасын биргән чакта
Һәр берсенә бәхет теләде.
Шатлык килсә, сөенеп туялмады
Борчу килсә, әрни йөрәге
14 слайд
Колакта чыңлый һаман
Эндәшә кебек Әнкәм
Авыр чаклар бик күп була
Түзәргә кирәк балам...
15 слайд
Сизми калдым, кай арада
Үсеп җиткән балалар?
Орчык хәтлем иделәр бит,
Өрлек кадәр булганнар.
Үзләре дә инде хәзер
Әткәй-әнкәй булганнар
16 слайд
Тәртипле балаларым-
Куаныч- шатлыкларым,
«Дәү әни!»- дип, йөгереп йөри
Шук-шаян оныкларым!
Шулар белән бик тә бәхетле мин,
Шулар белән яшәү рәхәт!
Аермаган өчен газизләрдән
Язмышыма мең-мең рәхмәт!
17 слайд
Республика “Ел хатын-кызы” бәйгесе
18 слайд
Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак”
19 слайд
Дәү әниемә 80 яшь
20 слайд
Үги Ана түгел! Үги Ана түгел!
Үз Әниебез икән Син безнең!
Үз Әниебез дөньялардан киткәч,
Кочагыңа безне алгансың.
Бишектәге ятим сабый өчен
Газиз Әнкәй булып калгансың
Икенче кат безгә гомер бирден
Без яшибез тик Син булганга.
Исемнәрең язып куярлык шул
Үрнәк итеп бөтен җиһанга
Әнкәй диеп дәшәр кешебез булды
Ишетмәдек сузнең корысын
Җаннарыңнан өзеп бирә алдың
Ана назын, ана жылысын.
21 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 672 217 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хакимова Минзиля Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.