Инфоурок Классному руководителю ПрезентацииПрезентация к дню защитников Отечества

Презентация к дню защитников Отечества

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ 23 февраль –2015.pptx

Скачать материал "Презентация к дню защитников Отечества"

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • 23 февраль – Ватанны саклаучылар  көне

    1 слайд

    23 февраль –
    Ватанны саклаучылар көне

  • Хөрмәтле ир – ат укытучыларыбыз, мәктәбебез егетләре! Сезне Ватанны сакла...

    2 слайд

    Хөрмәтле ир – ат укытучыларыбыз, мәктәбебез егетләре!

    Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, көч-куәтләрнең ташып торуын телибез. Илләргә иминлек биреп, ир-атларыбыз үзләренә иңде биргән көч-кодрәтне сугыш - низагларга түгел, ә тыныч тормыштагы изге эшләргә багышласыннар иде. Иң мөһиме : сабый балалар иркә кочакларда сугыш утын күрми, кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен белми үссеннәр.

  • 3 слайд

  • Мәктәбебез директоры - хафизов Рафик салихович Илләр якты,
Көннәр якты безне...

    4 слайд

    Мәктәбебез директоры -
    хафизов Рафик салихович
    Илләр якты,
    Көннәр якты безнең
    Исән булсын илдә ирләр генә!
    Туган илнең батыр ирләренә,
    Тиңнәр генә булсын, тиңнәр генә!

  • Гарафиев ФәнисНасыйров Айдар Габидуллин Ринат Галимов ЗөфәрКайгыларга барып...

    5 слайд

    Гарафиев Фәнис
    Насыйров Айдар Габидуллин Ринат
    Галимов Зөфәр
    Кайгыларга барып бәрелгәндә
    Сыгылмасын бары иңнәр генә!
    Моңа кадәр сыгылмаган иңнәр –
    Исән булсын асыл ирләр генә!

  • Әфганстан – җан ярасы                          Гарафиев...

    6 слайд

    Әфганстан – җан ярасы
    Гарафиев
    Р Рәис






    Шакиров Габдуллин
    Камил Илдар

  • Мухаметзянов рифкат...

    7 слайд

    Мухаметзянов рифкат Зиятдинов камил

    чечен сугышында катнаштылар

  • Хазеев А..А. г. Самара ШВСМ...

    8 слайд

    Хазеев А..А. г. Самара ШВСМ Магсумов Р.М. г. Владимир
    ЦСК ВВС в/ч 07008 «Ж»
    “... Укучылар, армия гражданлык бу- “... Армиягә барудан курыкмагыз! Ар-
    рычы, патриотизм, иптәшлек кебек мия– егетләрдән чын ирләр ясый. Җа -
    кыйммәтләрне югары бәяләргә өйрәтә...” ваплылык хисе тәрбияли...”


    Лукин Р. Ш.
    “... Армия мине физик яктан да, рухи яктан да чыныктырды, җаваплылыкка, бердәмлеккә өйрәтте...”
    . Зәйнуллин Р.Р.
    “... Укучылар, тырышып укыгыз, сә-
    ламәт булыгыз. Солдат ул кыю, нык-
    лы ихтыяр көченә ия булырга тиеш.”

  • Бәйрәм белән сезне, булачак солдатлар!

    9 слайд

    Бәйрәм белән сезне, булачак солдатлар!

  • 10 слайд

  • 11 слайд

  • 12 слайд

  • 13 слайд

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Сценарий 23 февраль.docx

Лаеш районы Татар Янтыгы төп гомуми белем бирү мәктәбе

укытучылары: Ахметзянова Ф.Ф., Лукина Г.Г.

 

23 нче февраль – батырлар көне.

 

  1 нче укучы. Хәерле көн әтиләр, укучылар , укытучылар, егетләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез Һәм аларга алмашка үсүче егетләребез! Без Сезнең барчагызны да шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

 

Җыр ( дуэт) _______________________

    2 нче укучы    23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне. Яшь совет дәүләте 1918 елның 23 февралендә  Кызыл Армия көнен билгеләп үтү турында декрет чыгара. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер без аны Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтәбез.

     Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү  – ул халыкның тыныч тормышын, үз илеңнең намусын саклау. 23 февраль –батырлар һәм кыюлар көне.

 

1нче укучы. Безнең тыныч тормышны дошман бозмасын өчен, очучылар – илебезнең зәңгәр күген, диңгезчеләр – суларын, ә танкистлар - илнең коры җирдәге чикләрен саклый.

Сез булганга имин булып ата таңнар.

Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.

Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.

Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

                           Бүгенге бәхет мәңгегә

Кояштай балкып торсын

Ил тынычлыгын саклаучы

Солдатлар исән булсын!

 

Сезнең хөрмәткә Солдатлар биюе башкарыла.

 

2нче укучы

 Дөньяның асыл ирләре сез бит ул,

Күпне белгән, зур гыйлемле егетләр,

Заманалар авыр чакта халыкның

Таянычы, алып батыр кебекләр.

 Дөньяның асыл ирләре яшәгез,

Картаймыйча, дәртләндереп йөрәкне.

Озын гомер бирсен Ходай Сезгә,

Сез халыкка бүген бик-бик кирәкле.

 

1нче укучы Бүген без иң якын кешеләребезне әтиләрне кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

 

5 нче сыйныф малайлары җыр башкара.

 

 

2нче укучы. Кадерле әтиләребез!

 Дөньядагы барлык яхшылыкны

 Килә сезгә бүләк итәсе

 Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

 Килә сезне хөрмәт итәсе.

 Сезгә булган олы хөрмәтебез

 Урын алсын йөрәк түрендә

 Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр

 Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

                 Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәрте якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

 Кызлар биюе.

 

Башлангыч класс укучылары чыгышы.

  1нче укучы.    Бер бәйрәм бар февральдә

                      Кадерле ул һәркемгә

                      Аны иң зур бәйрәм дип

                      Мөмкин хәтта әйтергә

 

  2нче  укучы Ул-тынычлык бәйрәме

                         Аны һәр кеше белә-

                         Ватанны саклаучылар

                         Бәйрәме дип йөртелә.

 

   3 нче укучыУл-солдатлар бәйрәме

                         Без котлыйбыз аларны.-

                         Әтиләрне, абыйларны

                          Һәм  булачак солдатларны.

 

Башлангыч сыйныф укучылары вальс  бииләр.

Гарипов Ленар шигырь сөйли

 

Каеш  будым  билемә

                            Тасма  тактым  җиңемә

                            Йолдызлы  бүрек  кидем  

                           -Мин  солдат  булдым!- дидем

                            Иңемә  мылтык  астым

                            Әни  каршына  бастым

                             -Килдем  иптәш  командир,

                            Әйдә  берар  фәрман  бир!

                    - Смир-но! –ди  әни дә,            

                            Печән  ашат  бәтигә

                            Бераз  утын  ярырсың

                           Аннан  суга  барырсың.   

                           -Була!-дидем  фырт  кына

                            Һәм  борылдым  кырт  кына.

                            Шуннан  китте, и китте       

                            Мине  чын  солдат итте

                            Бетте  ялкау  гадәтем

                           Санаулы  һәр  сәгатем.

                           Иртүк  торам,  юынам,

                           Сөлге  белән  уынам,

                           Ялт  иттерәм  тешләрне

                          Аннан  эшлим  эшләрне.

                         Бүлмәдә  тәртип  хәзер

                         Ни  кирәксә,  шул  әзер.

                         Солдат  булу  шулай ул,

                         Өйрәнгәч  бик уңай  ул.

 

 

1 нче укучы Армиядә хезмәт итү-һәр ир-егетнең изге бурычы.Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз  төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән-бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлелек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

Сезнең хөрмәткә _______________________________

2 нче укучы

Туган илне саклау ирләр эше

Сез акларга тиеш өметне.

Мактау белән искә ала һәркем

Ил сакчысы дигән егетне…

Әйе, ирләр  эше илне саклау,

Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.

Шуны аңлый белгән егетләр дә

Беркайчан да сынмас, җиңелмәс!

 

1 нче укучы

Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!

Бәйрәм белән …!
Туган җирдән аерылып, еракларда – 
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә – хезмәттә син, Солдат!
Ата-баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый – олы рухи биеклекне,
Куәт өстәп, армый-талмый күнегүне,
Түземлекне, батырлыкны, егетлекне!
Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!

Сезне бәйрәм белән котлый Айсылу Мифтахова

                     

Бүгенге бәхет мәңгегә Кояштай балкып торсын

 Ил тынычлыгын саклаучы Солдатлар исән булсын!

 Бәйрәм белән әзерләнгән концертыбыз шушының белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт

 

 

Лаеш районы Татар Янтыгы төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

23 февраль – батырлар көне

 

                                           

                                          Укытучылар:

                                          Лукина Г.Г.

Ахметзянова Ф.Ф.

                                                  Мифтахова Н.С.

 

 

 

 

-2014 -

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентация к дню защитников Отечества"

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 839 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.11.2015 1102
    • RAR 5.9 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметзянова Фарида Фазрахмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8169
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 54 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Мини-курс

Политология: теория, практика, законодательство

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Налогообложение реализации и доходов физических лиц

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек