Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Презентации / Презентация к классному часу "Бездә кышлаучы кошлар" (1класс)

Презентация к классному часу "Бездә кышлаучы кошлар" (1класс)


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю
Бездә кышлаучы кошлар Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән,...
Ала карга Ала каргалар зур кошлар. Алар авылда да, урманда да яшиләр. Каргал...
чыпчык Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йом...
тукран Тукран –урманнарыбызның гүзәллеге ул. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән к...
карабүрек Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. А...
саескан Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы сал...
песнәк Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесен...
күгәрчен Күгәрченнәр кышын кеше яши торган урыннарда, мал абзарлары тирәсенд...
Җимлекләр Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын ту...
Агачтан Агачтан ясалган җимлекләрдә кошлар курыкмыйлар. Бик теләп, сыйланырг...
Кәгазьдән Кәгазьдән җимлек ясавы кыен түгел. Ләкин андый җимлек көчле җилдә...
Пластик шешәдән Пластик шешәдән ясалган җимлекләрне дә ясавы авыр түгел. Ала...
Кошларга ярдәм итик ! Кулымдагы икмәгемне Бүлешәм кошлар белән. Канатларын  җ...
1 из 13

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Бездә кышлаучы кошлар Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән,
Описание слайда:

Бездә кышлаучы кошлар Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар: Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәгатьтә – 150 км. Карлыгач – 90 км. Сыерчык – 80 км. Карга – 50 км. Чыпчык – 30 км. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар. Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр. Күп кенә кошлар безнең якларда кышларга кала.

№ слайда 2 Ала карга Ала каргалар зур кошлар. Алар авылда да, урманда да яшиләр. Каргал
Описание слайда:

Ала карга Ала каргалар зур кошлар. Алар авылда да, урманда да яшиләр. Каргалар бик тапкыр кошлар. Азыкны алу өчен төрле хәйләгә дә баралар.Ала каргалар үзләренең калган ризыкларын төрле җирләргә яшерә дә беләләр.Алар кечкенә кошларга да һөҗүм итәләр

№ слайда 3 чыпчык Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йом
Описание слайда:

чыпчык Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар. Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар  

№ слайда 4 тукран Тукран –урманнарыбызның гүзәллеге ул. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән к
Описание слайда:

тукран Тукран –урманнарыбызның гүзәллеге ул. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр.

№ слайда 5 карабүрек Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. А
Описание слайда:

карабүрек Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Ана кош ата коштан да матуррак. Аның түше ут янып тора. Карабүрекләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр.

№ слайда 6 саескан Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы сал
Описание слайда:

саескан Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә якынлашалар.

№ слайда 7 песнәк Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесен
Описание слайда:

песнәк Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә.

№ слайда 8 күгәрчен Күгәрченнәр кышын кеше яши торган урыннарда, мал абзарлары тирәсенд
Описание слайда:

күгәрчен Күгәрченнәр кышын кеше яши торган урыннарда, мал абзарлары тирәсендә калган ризык калдыклары белән тукланалар. Көтү-көтү булып йөриләр. Алар һәрвакыт парлап яшиләр һәм үз парлары белән 20 еллап бергә гомер итәләр. Шуның өчен аларны тынычлык кошлары дип атыйлар.

№ слайда 9 Җимлекләр Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын ту
Описание слайда:

Җимлекләр Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез: җимлекләр ясап, аларга төрле ризыклар салу – безнең бурыч.

№ слайда 10 Агачтан Агачтан ясалган җимлекләрдә кошлар курыкмыйлар. Бик теләп, сыйланырг
Описание слайда:

Агачтан Агачтан ясалган җимлекләрдә кошлар курыкмыйлар. Бик теләп, сыйланырга киләләр.

№ слайда 11 Кәгазьдән Кәгазьдән җимлек ясавы кыен түгел. Ләкин андый җимлек көчле җилдә
Описание слайда:

Кәгазьдән Кәгазьдән җимлек ясавы кыен түгел. Ләкин андый җимлек көчле җилдә өзелеп төшәргә мөмкин. Мондый җимлекне ышык урыннарга элергә мөмкин.

№ слайда 12 Пластик шешәдән Пластик шешәдән ясалган җимлекләрне дә ясавы авыр түгел. Ала
Описание слайда:

Пластик шешәдән Пластик шешәдән ясалган җимлекләрне дә ясавы авыр түгел. Аларның тагын бер өстенлеге бар: мондый җимлекләрдәге ярманы кар капламый.

№ слайда 13 Кошларга ярдәм итик ! Кулымдагы икмәгемне Бүлешәм кошлар белән. Канатларын  җ
Описание слайда:

Кошларга ярдәм итик ! Кулымдагы икмәгемне Бүлешәм кошлар белән. Канатларын  җилпи-җилпи Рәхмәт әйтәләр,беләм


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 20.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Презентации
Просмотров293
Номер материала ДВ-175257
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх