Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Казан шәһәре Совет районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 144нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
2 слайд
Фәнни җитәкчеләре: Җәләлиева Ләйсән Равил кызы. Укучы: Әхтәмова Динара Рифкать кызы, 11 сыйныф.
3 слайд
И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеге
4 слайд
Юзеев Илдар Гафур улы (1933-2004)
5 слайд
Илдар Юзеев иҗаты: “Җырлар бирәм”, “Мәхәббәт нишләтә?”, “Җырлап уздым урман арасын”, “Балалыкка кире кайтам әле”, “Ике малай китә армиягә”, “Егет күңеле далада”, “Сине уйлап янам”, “Мин гашыйкмын”, “Бер яшь миләш үсә иде”, “Мәтрүшкәләр”, “Әй, кеше”, “Сакмы йокың, кеше!”, “Мин табарга тиеш”.
6 слайд
Хезмәтебезнең максаты-И.Юзеев иҗатында тема-проблемалар төрлелеген ачыклау.
7 слайд
Бурычларыбыз: тема-проблема турында нәзари материалны өйрәнү; И.Юзеев иҗатына мөнәсәбәтле тәнкыйди материал белән танышу.
8 слайд
Темa – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр бөтенлеге. Проблема – әсәрдә күтәрелгән төп сорау, үткен каршылыклар, мәсьәләләр.
9 слайд
Мәхәббәт, нишләттең син мине?.. Хисләрне яңарттың, Йолдызга караттың, Күңелне – бай иттең, Телемне – бал иттең, Зиһенне чуалттың, Биеттең, елаттың, Өемне – гөл иттең, Кем идем, кем иттең, Төнемне – көн иттең, Көнемне – төн иттең, Яндырдың көл иттең… (“ Мәхәббәт, нишләттең...”)
10 слайд
Нишләр идем, әгәр : Халкым бәла-каза кичергәндә, Үз рәхәтем белән чикләнсәм, Илем йөзен бәйрәм бизәгәндә, Үз кайгыма кереп бикләнсәм… Нишләр идем, әгәр: Үзем кичермәслек гөнаһ кылып, Гомерем буе яшереп сакласам, Мине өнәмәгән вак җаннарның Яшерен өметләрен акласам… Нишләр идем... Ә кемнәрдер шулай тын яши, - Күңелемдә минем шом яши. (“Шом”)
11 слайд
Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп : Алтын көзгә, Ачык йөзгә, Бөдрә тупылга, Көләч айга, Шаян тайга, Йөгерек дулкынга,- Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп, Тәүге тапкыр күргәндәй итеп. (“Һәрнәрсәгә карыйм”)
12 слайд
Әй син, Кеше, сакмы йокың, Сакмы соң? Кулларыңнан җир шары ычкынмасмы соң ? Юк! Кеше хәзер Җир-анадан Көчлерәк. Кеше – ана, ә Җир сабый Төслерәк. Нинди генә куркынычлар Булса да, Җир ышана, әнисенә Ышана. (“Сакмы йокың Кеше?”)
13 слайд
Тып-тын иртә. Кеше бара атлап протез аяк белән, Гәүдәсен ул тота бары таяк белән. Тып-тын иртә. Йөрәкләргә төшә протез шыгырдавы, Бу кадәре булмый хәтта теш сызлавы. (“Тып-тын иртә”)
14 слайд
Җил очыртып алып килде миңа Бер рәсемне... Ертып ташланган. Сагыну, яратулар ташып тора Уйчан күзләр, куе кашлардан. Мин очратмам сине, гүзәл кызый, Моңсу егет, сине күрәлмам, Сезне мәңге аерылмаслык итеп, Сөю җыры язып бирәлмам. Бик еш шулай тормыш иртәсендә Яшьлек белән яшьлек хушлаша. Мәхәббәтнең кадерен белмисең шул, Үз сөюең җилдәй очмаса. Рәсемнәрне тагын табып була, Рәсемнәргә еллар кагылмый, Кире килеп кабат эзләсәң дә, Иң беренче сөю табылмый... (“ Ертылган рәсем”)
15 слайд
Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып, Берсе җырлый шашып, Изүләрен ачып, Икенчесе килә уйнатып: - Сау булыгыз, кызлар, Сагынырсыз, кызлар… (“Ике малай китә армиягә”)
16 слайд
Нәтиҗә: Шагыйрь иҗатында берничә тематик-проблематик юнәлеш бергә берегеп үсә: 1) Кеше һәм мәхәббәтнең бөтенлеге: “Таныш моңнар”, “Миләүшә”, “Мәхәббәт китабы”, “Сине уйлап янам”, “Мәхәббәт, нишләттең син мине” һ.б. 2) Шәхес һәм әхлак мәсьәләләре: “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Фәрит-Фәридә”, “Өзелмәс кыллар”, “Әнкәй” һ.б. 3) Шәхес һәм табигать мөнәсәбәтләре: “Карурман”, “Олы юлның каены” һ.б. 4) Туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәбәт: “Бер яшь миләш үсә иде”, “Кайтам инде”, “Мәтрүшкәләр”.
17 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 671 676 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Залялиева Лейсан Равилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.