Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Г.Тукай.
Халык җәүһәрләре
2 слайд
Гадәт булып киткән татар костюмы үзенең матурлыгы һәм зәвыклылыгы белән сәнгатебезнең кабатланмас үрнәге булып тора. Бербөтен һәм искиткеч гармонияле татар костюмында бер-берсен тулыландырып һәм баетып, кием кисү, туку, күптөрле чигү, зәркәнчелек һәм күн мозаикасы кебек сәнгать төрләре чатыла.
3 слайд
4 слайд
5 слайд
Костюмның алыштыргысыз атрибуты булып үсемлек бизәге рәвешендә алтынлап чигелгән баш киемнәре торган (түбәтәйләр һәм калфаклар). Гасырлар дәвамында алтын белән чигү Казанда һәм Казан артында "чәчәк атучы" һөнәрләрнең берсе булып саналган.
6 слайд
7 слайд
8 слайд
Күн мозаикасы сәнгате борынгы бабаларыбыздан мирас булып килгән һәм читек (итекләр) тегү белән шөгыльләнгән казан осталары ярдәме белән бүгенге көнгәчә сакланып калган. "Казан", "татар" буларак билгеле бизәүле читекләр Европаны үзенең оригинальлеге белән яулап алган һәм татар милли костюмының аерылгысыз өлешенә әйләнгән.
9 слайд
Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сурәт-туграсы бар. Ул-сөлге! Сөлге – гүзәл затларыбызның символы, татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл.
10 слайд
11 слайд
12 слайд
Намазлык — өстендә намаз укыр өчен кулланылган җәймә.
13 слайд
Шәмаил
Шәмаил һәрбер мөселман гаиләсендә дә бар диярлек. Ул - безнең дини культурабыз белән бәйләнгән сынлы сәнгать әсәре. Шәмаилләрдә, матур орнамент, натюрморт яисә архитектура пейзажлары белән бизәлеп, Коръән сүрәләре бирелә.
14 слайд
15 слайд
Татар җыры...Ерак тарихлардан
Алып килә халык хәтерен.
Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул -
Үзе салмак, үзе әкрен.
16 слайд
Эмиль
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
17 слайд
Эмиль:
Әй дусларым, дусларым, дусларым , бәгырләрем,
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә,
Егетләр:
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә
18 слайд
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә,җилфер –җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алай да бергә – бергә, болай да бергә – бергә,
Егетләр:
Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.
Бар да:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” Г. Тукай.
Тукаебыз әйткәнчә, татар халкы хезмәт сөючән , җырга – моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык.
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган.
Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф - гадәтләрен, мәкаль - әйтемнәрен, әкият – риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.
6 670 665 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Тимербулатова Дилия Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.