“Спорт мәктәбенә Яңа ел бәйрәме килгән”.
Музыка астында Моргунов, Никулин, Вицин чыгалар. (1.30)
М. Без кая эләктек? Без кайда?
Н. Бер дә таныш җир түгел бу, әллә нинди чит агачлар үсеп утыра монда.
В. Кыз-ды-ра-а-а-а-а.
Пауза 2 сек)
( Шунда учак куреп алалар. Учак янында сөякләр ята)
М. Шәп җиргә эләктек без, учак та бар. Тамак та ачкан иде.
В. ( Пауза 15-20 сек., барып казанның капкачын ача, куркып җиргә
болгап ата, кычкырып җибәрә ) А-а-а-а-а-а-а-а.
М: Ник
кычкырасың? Әллә җен күрдеңме?
Н. Пауза 3 сек. ( сөякне тотып карый). Бу бит кеше сөяге. Юньле чакта
качыйк моннан.
( Шул вакыт папуаслар музыкасы астында,
папуаслар таякка бер баланы асып килеп керәләр, М.,Н.,В. күреп алалар. П
А У З А 1 мин. Асып кергән баланы идәнгә куялар, Папуаслар М.Н.В. уратып
алалар һәм үз телләрендә сөйләшә, аңлаша башлыйлар).
П.- Янеп,улик негуп.
П.- Нозы, раб,пыла.
П.- Шык, рәтик,мышап,шык, рәтик, мышап.
П. – Ралалаб, митик,тыкав.
П.- Нәгзиг, лешә, кип.
Бергә әйтелә: Ышадо, ышадо, ышадо.
П. Яңа ел бәйрәменен үткәрергә ризык та булды.
Бергә әйтелә: Ышадо, ышадо, ышадо.
Илгиз П. Дуслар, бүген Джунглида
Көлү, шаяру көне.
Бүген безнең арабызга
Яңа ел килү төне.
Зинфира П. Карагыз әле боларга
Безнең бәйрәм ризыгы
Таралсын бөтен урманга
Тәмле итнең исләре
Бергә әйтелә : Ышадо, ышадо, ышадо.
Гөлназ П. Чакырыгыз, чакырыгыз
Бар Дҗунгли халкын
Чакырыгыз, чакырыгыз
Барлык Мөслим халкын.
( Пауза -2мин. Барабаннар кагалар, кычкыралар. “
Мадагаскар” көенә әйләнеп бииләр. М.Н.В. бәйләп, бикләп куялар)
Гөлназ П. Безнең олы башлыгыбыз
Синең өчен хәбәр бар,
Изге җаннар даласында
Без белмәгән агач бар.
П. Бу агачның исемен
Кем белеп безгә әйтә.
Шуны зурлап утыртабыз
Без бәйрәм тәхетенә.
П.Илгиз: (Пауза – 30 сек. Музыка (шаман) Чыршы.
П: Рәхмәт сиңа, Потанамбу
Урының синең түрдән
Әйдә хәзер биеп алыйк
Дуслар туймый биюдән.
( Музыка-30сек. Потанамбуны ( - Илгиз абыйны) каршыда
торган тәхеткә утырталар.)
П. Ә хәзер Кыш Бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ачып алыйк, корбаннарны
биетеп, аруларын сайлап алыйк.
Бергә әйтелә : Ышадо, ышадо, ышадо.
Пауза (Музыка астында 3 мин. Бүлмәдән М.Н.В алып чыгалар)
( М.Н.В. бииләр)
П: Шәп, әнә теге түгәрәген бүген ашарбыз! ( Пауза 30 сек.
капчыкка салабыз)
П: Ә менә монсын иртәгә калдырыйк! ( Пауза 30 сек. капчыкка
салабыз)
П: Тәк-тәк монысын десертка алып куеп торыйк! ( Пауза 30 сек.
капчыкка салабыз)
( Музыка астында Пират керә - 30 сек.).
Пират.
Исәнмесез, балалар! Ух, нинди матур папуасчиклар!. Йә, нигә аптырадыгыз?!
Әй, папуасчик, төш бу тәхеттән. Ул миңа бигрәк ошады, чөнки бәйрәмнең
хуҗасы – мин – Кыш бабай!
(Пауза -30 сек. Пират Илгиз П. Тәхеттән куып төшерә
һәм үзе менеп утыра)
Пират.
Йә, кайсыгыз миңа багышлап шигырь сөйли?
П. Әй,
Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең, уз бире
Шатланышып , җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Пират.
Бу шигырегез миңа бик ошады. Хе-хе-хе, ай яратам да инде – шушы папуасчикларны.
Бергә әйтелә торган суз: авазлар чыгаралар
( Ерактан К.Б., К.З. тавышы ишетелә.
К.Б.
Спортсмен папуаслар кайда сез?
К.З.
Кайда сез кечкенә папуасчикларым?
Пират: Баш бетте, эш харап, юньле чакта тизрэк сыпрыйм моннан.
( Пират чыгып кача)
Бергә әйтелә: авазлар чыгаралар
( 2 мин. “ Яңа ел” көе астында К.Б. К.З. керәләр, чыршыны әйләнеп
чыгалар)
К.Б.
Исәнмесез, балалар! Исәнмесез папуасчиклар!
К.К.
Яңа ел белән Сезне!
Яңа ел котлы булсын!
П.Бергә әйтелә: авазлар чыгаралар
К.Б.
Папуасчиклар бу нинди капчыклар ? Ай-яй, спорт мәктәбендә әллә капчыкларга җан
керә башлаганмы? Яле ачып карыйк әле, нәрсә булыр моның эчендә?
( Пауза- 30 сек. К.Б. , К.З. капчыкны ачалар)
К.З.
Менә ,сиңа, мә! Сез капчык эчендә нишлисез? Ни өчен кердегез анда?
М: Без үз теләгебез белән түгел!
Н: Спорт мәктәбе елкасына дип чыккан идек, әллә нинди Урманга килеп
чыктык.
В: Әллә нинди чүпрәк аскан хайваннар йөри монда, чүт безне тотып
ашамадылар!
П.
Болар безнең бәйрәм ашы.
К.Б.
Әйдәгез, папуасчиклар бәйрәм хөрмәтенә корбаннарны азат итик , бәйрәмебезне
җыр-бию, уен-көлке белән дәвам итик.
Бөтенесе бергә: Риза,риза, риза.
( М.Н.В. сөенәләр)
М.
Эх-эх! Биесе килә.
Н.
Җырлыйсы килә.
В.
Барыгызны да кочып-кочып соясе килә.
К.Б.
Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итеп, җыр җырлап чыршы әйләник.
( Чыршыны әйләнеп җыр җырлыйбыз 3 мин.)
П. Туктале, әле, тукта әле, без җырлап кына булмый Кыш бабай
белән Кар кызын да биетеп алыйк әле(Музыка -3 мин. К.Б. белән К.З. бии)
К.Б.
Уф-уф арыдым, эри башладым. Бераз ял итеп алыйм әле. Балалар сез миңа
һөнәрләрегезне күрсәтегез.
ФАНОГРАММА БЕТӘ
( концерт номерлары
,УЕННАР)
К.Б.
Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Сәгать бара, миңа да кузгалырга вакыт. Китер
алдыннан шуны әйтәсем килә, спорт мәктәбендә миңа бик ошады, мондагы балалар
үзләренең һөнәрләре һәм спортта ирешкән уңышлары белән мине шаккаттырдылар.
Киләчәктә дә Сезгә уңышлар, яңа үрләргә ирешүегезне теләп китәм.
К.З.
Әйе, рәхмәт балалар, бик күңелле булды, сезнең яннан китәсе дә килми, ләкин
безне башка җирләрдә дә көтәләр. Сезне тагын бер кат Яңа ел белән киләсе елга
кадәр сау булыгыз.
Барсы бергә: Сау булыгыз! Сау булыгыз!
( К.Б., К.З. чыгып китәләр)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.