Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа по обучению родному языку

Рабочая программа по обучению родному языку

Скачать материал

Муниципальное бюджетное  дошкольное образовательное учреждение

Джалильский детский сад №1 «Березка» общеразвивающего  вида

Сармановского  муниципального района Республики Татарстан

 

«Согласовано»                                                                                                   «Утверждаю»

Старший воспитатель                                                                                         Заведующий

МБДОУ №1 «Березка»                                                                      МБДОУ №1 «Березка»

_________Миннахметова З.М.                                                         ________Гарипова З.Р.

«___»______________2015 г.                                                  «___»______________2015 г.

Рассмотрено на заседании                                                                     Введено в действие

педагогического совета № ___                                                           Приказом № _____от _________

от «___»____________2015 г.

Протокол № ____

 

 

 

 

 

 

РАБОЧАЯ  ПРОГРАММА

воспитателя по обучению родному языку

муниципального бюджетного дошкольного

образовательного учреждения №1 «Березка»

на 2015 – 2017 учебный год

 

 

 

Воспитатель  татарского языка

Афзалова А.М.

 

 

 

 

п.г.т. Джалиль, 2015

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

 

Бүлекләр исемлеге

 

Бит

I.

ПРОГРАММАНЫҢ МАКСАТЧАНЛЫК БҮЛЕГЕ

 

  

  1.1

Аңлатма язуы

3-4

 1.1.1

Программаны реализацияләү эшчәнлегенең бурычлары һәм максатлары.

 

4-6

1.1.2

 Программаны реализацияләү буенча әдәбият, методик ярәмлекләр белән тәэмин итү.

 

6-7

 1.1.3

Программа принциплары.

7-8

 1.1.4

 

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның яшь үзенчәлекләре.

 

8-11

  1.2.

Программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

11-13

II.

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕК БҮЛЕГЕ

 

2.1

Башка өлкәләр белән бәйләнеш.

 

13-28

2.2.

Башка өлкәләр белән интеграцияне реализацияләү буенча әдәбият, методик ярдәмлекләр белән тәэмин итү.

28

2.3

Мониторинг. Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

 

29-31

2.4

 Коррекцион эш

31-35

III.

ПРОГРАММАНЫҢ ОЕШТЫРУ БҮЛЕГЕ

 

 

3.1

Материал – техник тәэминат

 

35-36

3.2.

Программа буенча  методик  тәэминат

 

36-38

 

КУШЫМТА

 

 1

Татар теле  тәрбиячесенең эш бүленеше

 

 

 2

Белем бирү эшчәнлеге.

 

  

 3

Ата-аналар белән эш

 

  

 4

Комплекслы - тематик планнар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I .ПРОГРАММАНЫҢ МАКСАТЧАНЛЫК БҮЛЕГЕ

1.1.Аңлатма язуы.

        «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләр саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»нда мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Балаларга туган көннән үк ана телендә тәрбия бирә башлау, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтү безнең төп максатыбыз булып тора.Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

Бу эш  программасы РФ Баш санитар врачының 2013 нче елның 15 нче маенда кабул ителгән СанПин 2.4.1.3049-13 “Санитарно-эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы дошкольных образовательных организаций” документына туры китереп төзелде.

Эш программасы  “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” (Р.А.Борһанова, К.В.Закирова) Казан 2000; “Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы” (К.В. Закирова, Р.А.Низамов)Казан 2005; “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”(Шаехова Р.К.) Казан 2012; “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплекты (З.М.Зарипова) Казан 2012  нигезендә төзелде.

Әлеге программа  түбәндәге бурычларны билгели:

-балаларның сәламәтлеген саклау, аларның физик һәм психик үсешен тәэмин итү;

-балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

-тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

-бәйләнешле сөйләм үстерү;

-тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау сәләте булдыру;

-халык традицияләренә, халык авыз иҗатына нигезләнеп балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Программа  ФДББС та күрсәтелгән биш белем бирү өлкәсе: (“Сөйләм үсеше”, “Физик культура”,”Нәфис-нәфәсәти”, “ “Танып – белү”, “Аралашу”) буенча куелган бурычларны да күздә тотып эшләнде. Балалар эшчәнлеген оештыру комплекслы- тематик планлаштыру нигезендә бара. Ана теленә өйрәтү беренче кечкенәләр төркеменнән башлап атнага 3 тапкыр үткәрелә, шул исәптән елына 110 эшчәнлек тәшкил итә.I нче һәм II нче кечкенәләр төркемнәрендә режим моментларында дидактик уеннар формасында үткәрелә. Эшчәнлекләр уртанчылар төркемендә 20 минут, зурлар төркемнәрендә 20-25 минут, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 минут тәшкил итәләр. План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота. Болар- “Алтын көз”,”Бергә яшәү күңелле”, “Хайваннар дөнья-сында”, Мәрхәмәтле булыйк!“,“Китап-белем чишмәсе”, “Кыш”, “Минем  шәһәрем, минем Ватаным”, “Яз”, “Җәй” һ.б. күп темалар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра, ана телен камил белергә, аның нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә.

            Эшчәнлекләрдә дидактик уеннар, сүзле уеннар, татар халык уеннары, татар халык авыз иҗаты әсәрләре киң кулланыла. Татар халкының уеннары, җырлары, бәйрәмнәре белән таныштыру аша балаларда туган телгә, туган илгә хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләнә.

 

1.1.1. Программаны реализацияләү эшчәнлегенең бурычлары һәм максатлары.

 

Бу программаның  төп максаты  балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү булса, төп үзенчәлеге – тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру. Ул түбәндәге бурычларны билгели: - балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү; - тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру; - бәйләнешле сөйләм үстерү; - тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру.

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

 Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары  хәл ителә.

Кечкенәләр төркеме

Баланы туган телендә төрле темаларга сөйләшергә, аралашырга өйрәтү; күргәннәре турында күзаллап сөйләргә генә түгел, тормышында булган вакыйгалар, башкарган эш- гамәлләре, үзен кызыксындырган күренеш һәм предметлар, туган як табигате объектлары турында да сөйләргә күнектерү. Сорауларга җавап бирергә өйрәтү. Үз фикерләрен әйтү, үтенеч һәм тәкъдимнәр белән өлкәннәргә мөрәҗәгать итү омтылышларын хуплау. Таныш булган татар (рус) халык әкиятләреннән өзекләр, шигырьләрне сәхнәләштереп сөйли белү күнекмәләре бирү; 2–3 җөмләдән торган хикәяләр төзергә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләрне дөрес бәйләр өчен, кушымчаларны дөрес файдаланырга өйрәтү. Балаларның уен барышында үзара мөнәсәбәтләрен (уен- дагы үзләренең эш-гамәлләре турында сөйлиләр, уенчыклар, аларны алмаштыручы предметларны сүзләр белән атыйлар) җайга салырга булышу. Балаларның сөйләмен барлык белем бирү өлкәләрен үзләштерү өчен кирәкле сүзләр белән баету. Туган телдәге авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, аваз культу расы тәрбияләү. Көчле хис-кичерешләр чыганагы булган китапка һәм өлкәннәр белән әдәпле аралашуга кызыксыну формалаштыру. Яшьтәшләре белән бергәләп тәрбияченең сәнгатьле уку яки сөйләмен тыңлау күнекмәләре булдыру. Татар халык әкиятләрендә, язучы һәм шагыйрьләрнең әдәби әсәрләрендә вакыйгалар барышын күрсәтмәлелек (уенчыклар, рәсемнәр, хәрәкәтләр) ярдәмендә күзәтергә, аларның эчтәлеген сүзләр, хәрәкәтләр, ишарәләр белән белдерергә өйрәтү. Уен гамәлләрендә катнашасы килү теләге булдыру, кыен булма- ган сорауларга җавап бирергә, персонажларга үз мөнәсәбәтен белдерергә, кара-каршы сөйләшүләр алып барырга күнектерү. Әдәби әсәрләргә карата хисси кичерешләр булдыру, әдәби сүзгә кызыксыну уяту. Китаптагы иллюстрацияләрне караганда, әдәби әсәр герой- ларын һәм аларның гамәлләрен танырга булышу. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (юаткычлар, әйтемнәр, бармак уеннары) белән таныштыру. Кече фольклор формаларын көндәлек тор- мышта куллануны хуплау.

Уртанчылар төркеме

             Балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын арттыру, аларны иҗтимагый тормыш, табигать предметлары, күренешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү. Өлкәннәр хезмәте белән кызыксынуларын үстерү. Балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын арттыру. Предметларның һәм тере объектларның аерым өлешләрен  аерып күрсәтә белергә өйрәтү. Балаларга бөтенхалык бәйрәмнәре турында алар аңларлык итеп күзаллау бирү.

          Балаларны 3-5 яшелчә һәм җиләк–җимешне танып, исемнәрен әйтергә өйрәтү.

Балаларның авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтүләренә, басымны дөрес куюларына ирешеп, сөйләм культурасын камилләштерү.  Гади һәм берничә сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү. Балаларның диалогик сөйләмен камилләштерүне дәвам итү. Ишеткән, укылган кыска хикәя һәм әкиятләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.  Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерүне дәвам иттерү.

         Уенчыкларга, китапларга, башка әйберләргә сак мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларның әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белүләрен, табигатьтә, көнкүрештә, уен вакытларында әхлакый-нәфәтәти тойгыларын үстерү.

Зурлар төркеме                                                                                                                                 Балаларның туган илебез, татар халык бәйрәмнәре турындагы күзаллауларын киңәйтү. Әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, кешеләр хезмәте турында күзаллауларын үстерү. Ватанга, туган шәһәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында гомүми күзаллауларын ныгыту.

Сөйләм телен һәрьяклап камилләштерү: туган телнең бөтен авазларын ачык итеп әйтә алуына ирешү, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру, монологик сөйләмнеңгади формаларын өйрәтү. Балалар арасында дус мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балаларның иҗади сәләтләрен, поэзия һәм музыканы аңлый белү, төсләрне таный белү мөмкинлекләрен үстерү.

            Балалар арасында үзара дус мөнәсәбәт, бергәләшеп уйнау, хезмәт итү, шөгыльләнү гадәте, яхшы гамәлләр белән өлкәннәрне шатландыру омтылышы, төрле милләт балалары арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Туган ил- Татарстан, башкаласы – Казан. Татарстанның символикасы- туграсы(гербы) белән таныштыру. Армия турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Балаларда  Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Хезмәт кешеләренә карата хөрмәт һәм хезмәт итәсе килү теләге тәрбияләү.

Балаларның предметлар, аларның төп билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Балаларда ел фасыллары турында, тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләр турында гомуми күзаллауларын формалаштыру. Балаларның табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Балаларның сөйләмен үстерүне дәвам итү. Сөйләмдә синонимнар, гомумиләштерүче сүзләр кулланырга күнектерү. Туган телнең барлык авазларын ишетеп аера белү күнекмәләрен камилләштерү.Диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштерү. Сорауларга җавап бирергә, бала үзе сораулар бирә белергә күнектерү эшен ныгыту. 2-4 сүздән торган җөмләләр төзү, гади җөмләләрне сүзләргә таркату күнекмәләрен бирү.

Матур әдәбият әсәрләренең төрле жанрлары белән таныштыру. Шигырь, әкиятләрне сәнгатьле  итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

1.1.2.Программаны реализацияләү буенча әдәбият,

методик ярәмлекләр белән тәэмин итү.

 

Белем бирү өлкәләре

Методик ярдәмлекләр, әдәбият

Танып белү

  • Шаехова Р.К. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Казан, 2012 ел.
  • Хәзрәтова Ф.В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма,3-4 яшьлек балалар өчен, Казан, “Фолиант”, 2013 ел.
  • Зарипова З.М. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма,5-7 яшьлек балалар өчен, Казан, “Фолиант”, 2012 ел.
  • Борһанова Р.А., Закирова К.В. “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”, Казан 2000 ел.
  • Борһанова Р.А. “Туган як табигате белән танышу” Казан, 2002 ел.
  • Закирова К.В., Мортазина Л.Р.”Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” балалар бакчасында уеннар, Казан, 2012 ел.
  • Закирова К.В. “Уйный-уйный үсәбез” балалар бакчасында уеннар, Казан, 2005 ел.
  • Гәрәфиева Г.З. “Сөмбеләне кем белә?” методик ярдәмлек,Казан, 2003 ел.
  • Кашапова М.Ф. “Иң татлы тел-туган тел” методик кулланма, Казан, 2004 ел.

Аралашу

  • К.В.Зарипова, Р.А.Низамов “Гаиләдә, балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы””, Казан, 2005 ел.
  • Зарипова З.М. “Туган телем- бөек анам теле” методик кулланма, ЯР Чаллы, 2004 ел.
  • Габдраһимова Ә.Һ. “Балалар бакчасында проект эшчәнлеге” методик кулланма,Яр Чаллы, 2012 ел.
  • Зарипова З.М. “Әдәп-матур гадәт” методик кулланма, Яр Чаллы , 2009 ел.
  • Закирова К.В. “Әхлак нигезе-матур гадәт” методик кулланма, Казан, 2004 ел
  • Закирова К.В., Гаффарова С.М. “Әткәм-әнкәмнең теле” методик кулланма, Казан,1997 ел.
  • Закирова К.В. “Күңел ачыйк бергәләп” бәйрәм иртәләре сценарийлары, Казан, 2003 ел.
  • Камаева Р.З. “Дөрес сөйләшик”методик кулланма, Казан, 2004 ел.

Матур әдәбият уку

  • Закирова К.В. “Балачак аланы” хрестоматия, Казан, 2011 ел.
  • Закирова К. В. “Иң матур сүз” хрестоматия, Казан, 2000 ел.
  • Закирова З.М. “Бал бабай” хрестоматия, Яр Чаллы, 2002 ел.
  • Зарипова Ф. “Бала бишеге-гомер ишеге”халык әсәрләре җыентыгы, Яр Чаллы 2002 ел.
  • Ягъфаров Р. “Татар балалар фольклоры”, Казан, 1999 ел.
  • Халикова Р.Ш. “Раушан көзге” хрестоматия,Казан, 1993 ел.

 

1.1.3. Программа принциплары.

Белем бирү өлкәләрен үзләштерү гомумкабул ителгән педагогик принципларга нигезләнә. Эшчәнлек конспектлары үстерелешле өйрәтү, өйрәтү барышында тәрбияләү, фәннилек, эзлеклелек һәм системалылык, аңлаешлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, гуманлылык, күрсәтмәлелек һ.б. төп педагогик принципларга таянып эшләнде. Гуманлылык принцибын исәпкә алып, белем бирү процессы бала шәхесен ихтирам итүгә һәм психологик якланганлык хисләре булдыруга юнәлдерелә.

Принципларның тагын берсе - үстерелешле өйрәтү принцибы, ягъни өйрәтү нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелеп‚ күнекмәләр генә формалаштырылып калмый‚ ә тоемлау‚ кабул итү‚ хәтер‚ игътибар‚ сөйләм‚ фикерләү белән бәйләнешле булган барлык танып белү процесслары да‚ шулай ук ихтыяр һәм эмоцияләр үсеше өчен дә шартлар тудырыла - бала шәхесенең тулысынча үсеше алып барыла.

1.1.4.Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның яшь үзенчәлекләре.

Уртанчылар төркеме.

Уртанчы яшьтәге балаларның уен эшчәнлегендә рольле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Бу яшьтәге балалар кабул ителгән рольдән үзләрен аера башлыйлар. Уен процессында рольләр үзгәрергә мөмкин. Алар үзләре өчен түгел, ә уенны мәгънәле итү өчен уйный башлыйлар. Уендагы һәм чынбарлыктагы мөнәсәбәтләр аерымлана.

Зиһенгә алу сәләте күбрәк үсеш ала. Балалар теге яки бу предметка охшаган форманы атый беләләр. Алар катлаулы объектларда гади формаларны аерып күрсәтә һәм гади формалардан катлаулы объектлар барлыкка китерә алалар. Балалар предмет төркемнәрен сенсорик билгеләре-зурлыгы, төсе буенча тәртипкә салырга, биеклек, озынлык һәм киңлек кебек параметрларны аерырга сәләтле. Хәтер күләме үсә. Балалар 7-8 предметның исемен истә калдыра алалар. Истә калдыру мөмкинлекләре үсә. Алар олылар тапшырган эшне истә калдыралар. Кечкенә шигырьләрне ятлый алалар.

Тасвирлы фикерләү сәләте үсә башлый. Балалар катлаулы булмаган мәсъәләләрне чишүдә гади схемалаштырылган сүрәтләр кулланалар. Алар схема буенча төзи, лабиринтлы мәсъәләләрне чишә алалар. Алдан күрә белү сәләте үсә.

Күз алдына китерү, уйлап чыгару сәләте үсә. Оригинальлек һәм ирекле булу кебек сыйфатлар формалаша. Балалар мөстәкыйль рәвештә бирелгән темага зур булмаган әкият уйлап чыгара алалар.

Игътибарлылык сәләте үсә. Бала 15-20 минут дәвамында игътибарын туплап эшли алырга сәләтле. Ул нинди булса да эш эшләгәндә катлаулы булмаган шартны хәтерендә тотып тора ала.

Авазлар әйтелеше һәм дикция яхшыра. Сөйләм балаларның активлыкларын үстерә. Алар хайван тавышлары чыгаралар. Теге яки бу персонажның сөйләмен интонация белән аерып күрсәтә алалар. Сөйләмнең ритмик төзелеше, рифмасы игътибарга лаек. Сөйләмнең грамматик ягы үсеш ала. Балалар грамматик кагыйдәләр нигезендә яңа сүзләр уйлап чыгару белән мавыгалар. Бер-берсе белән аралашканда балаларның сөйләме ситуациягә бәйле, ә олылар белән аралашканда ситуациягә бәйләнмәгән була.Бала белән олыларның аралашу эчтәлеге үзгәрә. Ул бала эләккән конкрет ситуациядән читкә тайпыла. Аралашу процессында алган мәгълүматлар бик үк аңлашылып бетмәсәләр дә, балада кызыксыну уяталар.

Бала өлкәннәрнең үзен ихтирам итүләрен тели, мактау сүзе аның өчен бик зур әһәмияткә ия була бара. Бу баланың артык үпкәләүчән булуына китерә. Ярышу, көндәшлек барлыкка килә. Ярышу үзеңне башкалар белән чагыштыру өчен әһәмиятле.

Бу яшьнең төп казанышлары: уен эшчәнлеге үсү; рольле һәм тормышчан үзара бәйләнешләр барлыкка килү; сурәтләү эшчәнлеге үсү; үзең уйлап конструкцияләү; планлаштыру, зиһенгә алу сәләте камилләшү, образлы, хыялый фикерләү, танып белүдә мин-минлек; хәтер, игътибар, сөйләм, дәлилли белү сәләте үсү, олыларның хөрмәтенә ихтыяҗ формалашу, үпкәләүчәнлек, көндәшлек, ярышу кебек сыйфатлар барлыкка килү, Мин образының үсүе белән характерлана.

Зурлар төркеме.

Алтынчы яшьтәге балалар уен башланганчы рольләрне бүлешә һәм эш-гамәлләрне яраклаштырып төзи беләләр. Уендагы мөнәсәбәтләр эчтәлек һәм интонация ягыннан алган рольгә туры килүче сөйләм белән үрелеп бара. Балаларның реаль мәнәсәбәтләре вакытындагы сөйләм рольдәге сөйләмнән аерыла. Балалар социаль мөнәсәбәтләрне үзләштерә һәм олыларның төрле эшчәнлекләрдәге буйсынучанлык позициясен аңлый башлыйлар.

Төсне, форма һәм зурлыкны, предметларның төзелешен аңлау, кабул итү камилләшә бара.

 Балаларның күзаллаулары системалаштырыла. Балалар төп төсләр һәм аларның төсмерләрен генә түгел, ә арадаш төсләрнең төсмерләрен дә, шулай ук турыпочмак, овал, өчпочмакларның формаларын да аералар һәм атыйлар. Бер дистә предметны зурлыклары буенча рәткә тезеп куя алалар.

Зурлар төркемендә образлы фикер йөртү үсеше дәвам итә. Балалар күрсәтмә планда мәсъәләне чишәргә генә түгел, хәттә объектны үзгәртергә, объектларның нинди эзлеклелектә бер-берсе белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләрен күрсәтергә һ.б. да сәләтле.

Бу яшьтә уйләп чыгару сәләте үсү балаларга шактый оригиналь  һәм эзлекле киңәйтелгән хикәяләр уйлап чыгарырга мөмкинлек бирә. Балаларның әлеге сәләте бары тик бу юнәлештә махсус эш алып барганда гына актив рәвештә үсәчәк.

Балаларның игътибар тотрыклылыгы үсә. Алар шулай ук игътибарларын кирәк юнәлешкә бора һәм башкага күчерә ала башлыйлар. Ирексез игътибардан аңлы игътибарга күчү күзәтелә.

Сөйләм, шул исәптән аның аваз ягы камилләшү дәвам итә. Балалар сызгырулы, чыжылдаулы һәм сонор авазларны дөрес әйтә башлыйлар. Шигырьләр укыганда,сюжетлы-рольле уеннар вакытында һәм көндәлек тормышта фонематик ишетү сәләте, сөйләмнең сәнгатьлелеге үсә, грамматик төзелеше камилләшә. Балалар барлык сүз төркемнәрен кулланалар, сүз уйлап чыгару белән актив шөгыльләнәләр. Сүз байлыклары арта. Синоним белән антонимнар актив кулланышка керә. Бәйләнешле сөйләм үсә. Балалар эчтәлекне дә, рәсемнәр буенча да иң мөһимен генә түгел, ә детальләрне дә кертеп сөйли ала башлыйлар.

Бу яшьнең казанышлары: уен эшчәнлегендә рольләр булешү; уен пространствосын төзи белү;югары нәтиҗәлелеге белән аерылып торган рәсем эшчәнлегенең алга таба үсеше; конструкцияләүдә үрнәкне карап гомүмиләштерә белү. Зиһенгә алу объектларның катлаулы формаларын анализлау белән характерлана; фикерләү чараларын (схемалы,комплекслы күзаллаулар, цикллы үзгәрешләр турында күзаллаулар) үзләштерү белән бергә фикер йөртү сәләте үсә, гомүмиләштерү күнекмәләре, уйлап чыгару сәләте, тотрыклы игътибар, сөйләм, Мин образы үсә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Сюжетлы-рольле уеннарда җиденче яшькә чыккан балалар өлкәннәрнең әһәмиятле тормыш вакыйгаларын чагылдыручы катлаулы мөнәсәбәтләрен үзләштерә башлыйлар.

 Уен элементлары катлаулана, олы кешегә һәрвакытта да ачылып бетми торган мәгънә ала бара. Уен пространствосы катлаулана. Балалар бергә уйнәган иптәшләренең үз-үзләрен тотышын барлык уен пространствосы буйлап күздән ычкындырмаска һәм кирәк вакытта уенның урынына бәйле рәвештә үстерергә сәләтлеләр.

Кабул итү сәләте үсә, ләкин балалар һәрвакытта да әйбернең берничә төрле билгесен бер юлы исәпкә алып бетерә алмыйлар. Образлы фикерләү сәләте үсә, ләкин үлчәү мөнәсәбәтләрен кабаттан торгызу бала өчен авырлык тудыра.

Гомүмиләштерү һәм фикер йөртү күнекмәләре үсү дәвам итә, ләкин алар күп очракта ситуациянең күрсәтмә билгеләре белән чикләнәләр.

Уйлап чыгару сәләте үсә, ләкин бу зурлар төркеме белән чагыштырганда, шактый түбән. Моны төрле йогынтылар белән, бигрәк тә балаларның  образларын бертөрлегә әйләндерүче массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы белән аңлатырга була.

Балаларның игътибарлылыгы арта бара. Алар кайбер эшчәнлек вакытында 30 ар минут игътибарларын туплап утыра алалар.

Балаларның сөйләме, аның аваз ягы, грамматик төзелеше, лексикасы үсә. Бәйләнешле сөйләмнәре дә шомара. Сөйләмнең бу яшьтә формалаша торган гомүмиләштерү характеры да чагыла. Балалар актив рәвештә гомүмиләштерүче исемнәр, синонимнар, антонимнар, сыйфатлар һ.б. кулллана башлыйлар. Дөрес оештырылган белем бирү процессы нәтиҗәсендә балаларда диалогик сөйләмнең кайбер төрләре үсә.

Балалар кешелек культурасының аерылгысыз өлеше булган әйберләр дөньясы белән танышалар; кешеләр белән позитив аралашу формаларын үзләштерәләр; укучы позицисе формалаша.

 Мәктәпкәчә яшьнең ахырына бала шактый югары дәрәҗәдәге танып белүчәнлеккә һәм шәхес буларак үсешкә ия була. Бу сыйфатлар аның киләчәктә мәктәптә уңышлы укуын тәэмин итә.

1.2.Программаны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы баланың һәрьяклы (физик, социаль-шәхси, танып белү-сөйләм, нәфис- нәфасәти) үсешенә юнәлдерелә һәм баланың үсешен милли мәдәният башлангычларына якынайту, туган якны һәм татар (рус) телен өйрәнү ярдәмендә баетуны күздә тота. Балаларның планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүе буен- ча мониторинг системасы арадаш нәтиҗәләрне һәм Программаны үзләштерүнең йомгаклау нәтиҗәләрен бәяләүне күздә тота. Программа үзләштерүнең планлаштырылган йомгаклау нәтиҗәләре мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән 7 яшьлек баланың социаль портреты рәвешендә психолого-педагогик эшнең максатларын җентекләп тасвирлый. Алар мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасын эшләү һәм планлаштыру, шулай ук аны тормышка ашыру барышында куелган көчнең юнәлешен күрсәтәләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең чыгарылыш баласы портреты гаиләнең, җәмгыять һәм дәүләтнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем бирү өлкәсендәге кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын чагылдыра. 7 яшьлек баланың социаль портретын аның интегратив сыйфатлары тәшкил итә. Шәхси сыйфатлар тәрбияләнүченең шәхси сферасы үсешен (ихтыяр, хис, үз-үзеңә бәя бирү, иреклелек, мотивация), шулай ук әхлакый үсешен чагылдыра. Физик сыйфатлар тәрбияләнүченең физик үсешен (көч, түземлек, гәүдә сыгылмалылыгы, координация, җитезлек, тиз- лек) күрсәтә. Интеллектуаль сыйфатлар баланың интеллектуаль сферасы үсешен (югары психик функцияләр формалашуны, социаль тәҗрибә туплауны) күрсәтә.

Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән 7 яшьлек баланың социаль портреты

1. Физик яктан үскән, төп культура-гигиена күнекмәләрен үзләштергән. Бала гармонияле физик үсешнең мөмкин булган иң зур дәрәҗәсенә ирешкән (шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып). Аның төп физик сыйфатлары һәм актив хәрәкәт итү ихтыяҗы формалашкан. Үз яшенә туры килгән гигиена процедурала- рын мөстәкыйль башкара, сәламәт яшәү рәвешенең иң гади кагыйдәләрен үти.

2. Кызыксынучан, актив. Әйләнә-тирәдәге (предметлар һәм әйберләр дөньясындагы, мөнәсәбәтләр дөньясындагы һәм үзенең эчке дөньясындагы) яңа билгесез әйберләр һ. б. белән кызыксына. Өлкәннәргә со- раулар бирә, экспериментлар ясарга ярата. Мөстәкыйль эш итә ала (көндәлек тормышта, бала эшчәнлегенең күптөрле төрләрендә). Авырсынган очракларда өлкәннәрдән ярдәм со- рый. Белем бирү процессында зур кызыксыну белән, актив катнаша.

 3. Хисчән, кеше хәленә керә белүче. Якын кешеләренең һәм дусларының хисләренә җавап бирә. Әкият, тарих, хикәяләрнең персонажларын кызгана, хәлләрен аңлый. Сынлы сәнгать әсәрләренә, музыкаль һәм әдәби әсәрләргә, табигать дөньясына хис-тойгылы мөнәсәбәт күрсәтә.

 4. Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу чараларын һәм үзара мөгамәлә ысулларын үзләштергән. Бала вербаль һәм вербаль булмаган аралашу чараларын бердәй куллана, әңгәмә кора белә, өлкәннәр һәм балалар белән үзара мөгамәләнең конструктив ысулларын файдалана белә (килешә, предметлар алмаша, хезмәттәшлек иткәндә эшләрен бүлешә). Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән сөйләшкәндә, ситуациягә карап, сөйләшү стилен үзгәртә ала.

5. Беренчел әһәмиятле күзаллаулар нигезендә үзенең тәртибе белән идарә итә ала һәм үз эш-гамәлләрен планлаш- тыра белә, гомуми кабул ителгән элементар нормаларны һәм үз-үзен тоту кагыйдәләрен үти. Баланың тәртибе минутлык теләк һәм ихтыяҗ белән түгел, ә өлкәннәр тарафыннан куелган таләпләр һәм «нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар» дигән беренчел әһәмиятле күзаллаулар (мәсәлән, сугышырга, кечеләрне кыерсытырга, әләкләшергә ярамый; булганың белән уртаклашырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк һ. б.) белән билгеләнә. Билгеле бер максатка ирешүгә юнәлтелгән эш-гамәлләрен планлаштыра ала. Урамда юл йөрү кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында (транспортта, кибеттә, даруханәдә, театрда һ. б.да) үз-үзен тоту кагыйдәләрен үти.

 6. Яшенә ярашлы интеллектуаль һәм шәхси мәсьәләләрне чишәргә сәләтле. Бала мөстәкыйль үзләштергән белемнәрен һәм эшчәнлек ысулларын яңа мәсьәләләр (проблемалар) чишүдә куллана ала; ситуациягә карап, мәсьәләне (проблеманы) чишү ысулын үзгәртә белә. Ул үзенең уйлаганын тәкъдим итә ала һәм аны рәсемдә, төзүдә, сөйләмдә һ. б. да тасвирлый белә.

7. Үзе, гаиләсе, җәмгыять (якын-тирә социум), дәүләт (ил), дөнья һәм табигать турында беренчел күзаллаулары бар. Бала күзаллый: – үзе турында, үзенең һәм башка кешеләрнең билгеле бер җенестә булуы турында; – гаилә составы, туганлык мөнәсәбәтләре һәм үзара бәйләнеш, гаилә вазифаларын бүлешү, гаилә гореф-гадәтләре (традицияләре) турында; – җәмгыять (якын-тирә социум), аның мәдәни кыйммәтләре һәм җәмгыятьтә үзе тоткан урын турында; – дәүләт (шулай ук аның символлары, «кече» һәм «зур» Ватан, аның табигате ) һәм үзенең аның бер өлеше булуы ту- рында;200 Р. К. Шәехова – дөнья (Җир планетасы, төрле илләр һәм дәүләтләр, халык- лар, планета табигатенең төрлелеге) турында.

8. Уку эшчәнлегенең универсаль алшартларын үзләштергән. Кагыйдә һәм үрнәк буенча эшли белә, өлкәннәрне тыңлый, аларның күрсәтмәләрен үти.

9. Кирәкле күнекмәләр һәм гадәтләрне үзләштергән. Бала эшчәнлегенең күптөрле төрләрен тормышка ашыру өчен кирәкле булган сөйләм, сурәтләү, музыкаль, конструкцияләү күнекмәләре бар.  

 

II .ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕК БҮЛЕГЕ

2. 1. Башка өлкәләр белән бәйләнеш.

Уртанчылар төркеме.

Физик үсеш

«Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе

«Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның сәламәтлеген саклау, аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгыту буенча эшне; учреждение төрен һәм тибын, булган шартларны, төркем тулылыгын, балаларның сәламәтлек һәм үсеш үзенчәлекләрен, шулай ук төбәктәге климатик һәм ел фасыллары үзенчәлекләрен исәпкә алып, бала организмын чыныктыру эшен дәвам итү.

Шәхси гигиена процесслары турындагы күзаллауларын баету. Гигиена нормалары һәм кагыйдәләрен аңлы һәм мөстәкыйль рәвештә үтәүләренә ирешү.

Милли ризыклар һәм эчемлекләр (умач, татарча азу, казан пылавы, кара җимеш һәм өрекле чәй, хуш исле чәй һ. б.) белән таныштыру.

Бала организмы өчен кирәк булган витаминнар турында күзаллау булдыру. Ризык кабул итү режимын үтәү, җиләк-җимеш, яшелчә, балык һәм сөт ризыкларын (кайнаган сөт, кефир, корт), ит һәм башка файдалы ашамлыкларны куллануга ихтыяҗ тәрбияләү.

«Сәламәтлек» һәм «авыру» төшенчәләре, халык медицинасының кайбер чаралары белән таныштыру. Бәрелгәндә, киселгәндә үз-үзеңә һәм башка балаларга элементар ярдәм күрсәтү, үз сәламәтлегең турында кайгырту күнекмәләре формалаштыру.

«Физик культура» белем бирү өлкәсе                                                                                                                         «Физик культура» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда физик культура шөгыльләренә кызыксыну һәм аңлы караш, гармонияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Балаларда хәрәкәт активлыгына ихтыяҗ формалаштыру. Яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә, үзләре белеп, татар халык уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү. Кагыйдәләрне мөстәкыйль рәвештә үтәргә өйрәтү. Хәрәкәтләнү тәҗрибәсен баету. Хәрәкәтле уеннарда балаларның иҗади сәләтләрен (уен вариантлары, катнаш хәрәкәтләр уйлап чыгару) үстерү.

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе эчтәлеге үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру.

Балаларны балалар бакчасында көндәлек режим һәм үзүзләрен тотуның иң элементар кагыйдәләре белән, бүлмәдә хәвеф-хәтәрсез йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.

Үз тормышың куркынычсызлыгы нигезләре турында белемнәрне үзләштерү, саклык, сизгерлек хисе тәрбияләү.

Балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү. Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру.

Юл хәрәкәтендә светофорның кызыл, сары, яшел төсләренең урнашу тәртибе һәм мәгънәләре белән таныштыру. Светофор сигналы буенча хәрәкәт итәргә күнектерү.

Кайбер җәмәгать транспортлары (троллейбус, автобус, трамвай, поезд, самолёт, теплоход һ. б.) турында күзаллауларны баету; маршрут транспорты (автобус, троллейбус, трамвай) тукталышы урыннарын билгеләү; «Автобус яки троллейбус тукталышы»н аңлатучы билге белән таныштыру. Җәмәгать транспортына утыру һәм аннан чыгу кагыйдәләренә игътибар итү.

Урамда үз-үзеңне тотуның иң элементар кагыйдәләрен (йөгермәү, кычкырмау, тротуар кырыеннан йөрмәү һ. б.) үтәүгә ирешү. Җәяүле юлы белән, «җәяүлеләр юлы» билгесе белән таныштыру; урамны кайда һәм ничек аркылы чыгу турында аңлату.

Транспорт чараларының охшаш һәм аермалы якларын табарга, билгеләнгән үзлекләре һәм функциональ үзенчәлекләре буенча чагыштырырга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү, алынган мәгълүматны гомумиләштерергә тырышуларын («Охшашны җый», «Оча, йөзә, йөри» һ. б.) хуплау.

Өлкәннәр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү: троллейбус (автобус) йөртүче троллейбус (автобус) йөртә;ЮХИДИ инспекторы юлларда автомобильләр хәрәкәтен җайга сала һ. б.; эш төрләре һәм эш максаты арасында бәйләнешне ачыкларга ярдәм итү.

Балаларны уен ситуацияләрендә шартлы уйдырманың максатын аңларга, коллективта уен кагыйдәләренә яраклашып эш итәргә, игътибарлы булырга, уен персонажларының роль буенча хәрәкәтләрен төгәлрәк башкарырга, ишетү һәм күрү сигналларына, әйләнә-тирәдәге көтелмәгән үзгәрешләргә тиз җавап бирергә, мөстәкыйльлек күрсәтергә һәм мәйданда ориентлашырга өйрәтү.

Мөстәкыйль дидактик уеннарда балаларның алган тәҗрибәләрен файдалануга шартлар тудыру. Төрле характердагы ял итү уеннары оештыру; юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен әһәмиятле ситуацияләрне эченә алган уен-мавыгулар, курчак театры, сәхнәләштерелгән гади әсәрләр, уеннар өйрәнү. Балаларда, шартлар буенча һәм үзләре уйлап тапканча, шәһәр (авыл) урамнары макетын төзү теләкләрен үстерү. Балаларны объектларның пространстводагы сурәтләмәләрен – озынлыкларын (биеклекләр, киңлекләрен) аера белү; деталь һәм аның өлешләренең урынын (өстән, астан, өстенә, астына һ. б.) билгеләүгә; объектларны (деталь һәм аның өлешләрен һ. б.ны) анализларга өйрәтү; тимер юллар, ике яклы хәрәкәт итү юллары, күперләр, гаражлар һ. б.төзүгә омтылышларын үстерү.

Балаларны табигать күренешләренә, тәүлектәге үзгәрешләргә һәм аларның әйләнә-тирәдә чагылышына (кич – урамда караңгы төшә – багана башларында фонарьлар яна, машиналар фараларын кабыза) игътибар итәргә өйрәтү. Юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен өйрәнү процессына кызыксыну уяту.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Балаларны хайваннар белән очрашканда сак булырга өйрәтү, агулы үсемлекләрнең үзлекләре турында кисәтү.

Кайбер куркыныч сыеклыклар, газсыман матдәләр, ут, зарарлы ашамлыклар турында, витаминнар, дару препаратларын күп күләмдә кабул итүнең куркынычлыгы турындагы күзаллауларын үстерү.

Нәфис-нәфасәти үсеш

«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе

«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз-үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүне формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.Нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен үстерү.

Рәсем ясау

Балаларның игътибарын табигать матурлыгына юнәлдерү, алар белән берлектә үсемлек һәм хайваннар дөньясы объектларының форма, төс, төзелеш камиллегенә соклану. Татар декоратив-гамәли сәнгате әсәрләре белән танышуны дәвам итү.

Балаларны «орнамент» төшенчәсе белән таныштыру. Татар орнаментында оста итеп чагылдырылган чын чәчәк-үсемлек мотивларын карау. Бизәкнең өлешләрен аера белергә өйрәтү. Балаларны декоратив эшчәнлеккә тарту: өч яфрак (бер ноктадан өч тапкыр буяу), күкчәчәк, ромашка (акчәчәк), миләш, гөлҗимеш һ. б. ны ясау ысулларын күрсәтү. Бер, ике яки берничә төсне кулланып, гади элементлардан торган тасма (бордюр) бизәге ясый белүне формалаштыру.

Чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.Берничә өлештән (кош, күбәләк, умарта корты фигуралары) торган предметларның формасын һәм төзелешен чагылдырырга өйрәтү.

Төсләр белән таныштыру, төсләрне тою хисен үстерү. Татар декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре буенча күмәк эшләрне үтәүгә тарту.

Туган шәһәр (авыл) тормышыннан матур вакыйгаларны рәсемгә төшерергә теләк уяту. Рәсемнәрне бергәләп карау һәм нәрсә ясаганны сөйләүләренә ирешү. Иҗади активлык тудырырга булышу.

Кисеп ябыштыру

Кисеп ябыштыру сәнгатенә кызыксыну уяту, аның эчтәлеген катлауландыра һәм төрле сурәтләү мөмкинлекләрен киңәйтә бару.

. Бизәү максатыннан полосада, квадрат, түгәрәктәдекоратив бизәкләр төшерергә өйрәтү. Ритм-тоемлау хисен уяту.

Татар декоратив-гамәли сәнгатенең үрнәкләре буенча әзер формалардан (чәчәкләр, күбәләкләр, кошлар) коллектив композиция төзегәндә, үзара ярдәмләшеп эшләү теләге уяту.Пөхтә эшләү күнекмәләре булдыру.

Сынлы сәнгатькә тарту

Халык һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать предметлары белән танышканда, балаларның эстетик хис һәм тойгыларын чагылдыруларын хуплау.

Сынлы сәнгать музеена баруны оештыру (ата-аналар белән берлектә). Сәнгать әсәрләрен тиешенчә кабул итү, образны эзлекле рәвештә карау, сурәткә тойгылар белән мөнәсәбәтләрен белдерү, күргәнне үз тәҗрибәләре белән чагыштыру күнекмәләре булдыру.

Балаларны традицион татар костюмы (бер төстәге киң күлмәк, бәрхет камзол, матур күкрәкчә, киң адымлы чалбар, чигүле алъяпкыч, калфак, мозаикалы читек яки туфлиләр, түбәтәй һ. б.) белән таныштыру. Балаларның игътибарын милли костюмда кисү, туку, чигү, ювелир (зәркән) әйберләр һәм күн мозаикасы сәнгатьләре чагылыш тапканына юнәлтү. Заманча киемнәрдә үткәннең элементларын табарга булышу.

«Нәфис керамика», «рәссам», «рәссам-керамик», «чүлмәк ясау һөнәре» төшенчәләрен аңлату. Балаларга аңлаешлы формада чүлмәк ясаучыларның үзенчәлекле иҗаты турында сөйләү

«Архитектура» (балалар бакчасы, мәктәп, библиотека, цирк, курчак театры – архитектура корылмалары) төшенчәсе белән таныштыру. Төрле биналарның охшаш һәм аермалы якларына игътибар итү, аларның өлешләрен, үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә таба белүләрен хуплау.Китап, китаптагы рәсемнәр турындагы белемнәрне ныгыту. Татар язучылары һәм шагыйрьләренең китапларын саклаучы үзәк – мәктәп китапханәсе белән таныштыру. Сәнгать әсәрләренә сакчыл караш тәрбияләү.

«Музыка» белем бирү өлкәсе

«Музыка» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның музыкальлекләрен, музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Татар музыкасына карата кызыксыну уяту, аны тыңларга теләк белдерү. Аның хисле-образлы эчтәлеге турында сөйләү, кичерешләр белән бүлешү.

Татар композиторларының музыкаль әсәрләрен тыңлап, музыканың төп өч жанры: «җыр», «бию», «марш» төшенчәләрен бирү. Балаларның музыка характерын, настроениесен бирә белү сәләтләрен үстерү.Музыка уен кораллары (курай, кубыз, тальян гармун һ. б.) һәм аларның яңгырашы белән танышуны дәвам итү. Татар җырларын дөрес, сәнгатьле итеп һәм аңлап башкарырга, сүзләрен ачык итеп әйтергә күнектерү.

Татар биюенә хас гади хәрәкәтләр («аяк очларында атлап йөрү», «чүгү», «аяк очларында күтәрелү», «берле бишек», «баш-үкчә», «култыклашып әйләнү», «борма» (гади вариант) һ. б.) белән таныштыруны дәвам итү.

Музыка характерына туры китереп, ритмлы хәрәкәтләр башкаруны формалаштыру.

Балалар эшчәнлегенең төрле структурасына музыка өстәү; матур әдәбият, сынлы һәм театр сәнгатьләре әсәрләрен файдаланып, кәефкә туры килерлек һәм хис-кичерешләргә ярдәмитәрлек музыка астында катнаш музыкаль шөгыльләр үткәрү.

Зурлар төркеме

Физик үсеш

«Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе

«Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның сәламәтлегенсаклау,аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

 милли уеннар («Капчык киеп йөгерү», «Көянтә-чиләк күтәреп йөгерү», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Катык», «Чүлмәк вату» һ. б.) белән таныштыру. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә теләк уяту.

Сәламәт яшәү рәвешен тәшкил итүче (актив хәрәкәт, йокы, ял, дөрес туклану һ. б.) һәм сәламәтлеккә зарар китерүче факторлар турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Милли камыр ашлары (өчпочмак, бәлеш, бөккән, кыстыбый, кабартма), шифалы эчемлекләр (әйрән – катыктан ясалган эчемлек, сөзмә (сөзелгән катык), кымыз) белән таныштыру. Сенсор тоемлауларга нигезләнеп, ашамлык сыйфатын билгели белү күнекмәләре формалаштыру.

Авыру кешенең хәленә керә белү хисе тәрбияләү. Үз хәлен тасвирлый белергә өйрәтү. Баланың авыру кешене карауда хәленнән килгәнчә ярдәм итүен (дару, су бирү, өстенә ябу, аралашу һ. б. ны) игътибарсыз калдырмау.

«Физик культура» белем бирү өлкәсе

«Физик культура» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда физик культура шөгыльләренә кызыксыну һәм аңлы караш, гармонияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Татар халык уеннары белән таныштыру. Таныш уеннарны мөстәкыйль оештыруны, ярыш элементлары кергән уеннарда катнашуларын хуплау. Уен кагыйдәләрен үти белү күнекмәләрен үстерү. Яшьтәшләре белән уйнаганда, гадел көндәшлек культурасы тәрбияләү.Хәрәкәтле уеннарда җитезлек, тизлек,сыгылмалылык, чыдамлылык кебек сыйфатларны үстерү.

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе эчтәлеге үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру.

Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү; тормыш һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, үз-үзеңне дөрес тотуның әһәмиятен аңлауларына ирешү.

Таныш булмаган кешеләр белән мөмкин булган һәм очраклы очрашулар һәм аралашу барышында балаларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында ачык күзаллау булдыру. Таныш булмаган кеше белән үзең генә калу һич тә ярамавына һәм куркынычлыгына игътибарларын юнәлтеп, балалар белән шундый очраклы очрашулар вакытында килеп чыккан хәлләрне бергәләп карау һәм фикер алышу.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру.

Хәрәкәт юнәлешен (сүзле яки җаваплы) сигнал буенча алыштырып, «үзеңнән» һәм «үзеңә таба», бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү; бер урыннан икенче урынга мөмкин булган күчешләр турында килешеп, әйләнә-тирәне үзләштерү; уен барышында объекттан (хәрәкәт итүче машина, поезд) хәрәкәт чагыштырмалылыгын билгеләргә өйрәтү.

            Әйләнә-тирәдәге предметларның бер-берсенә карата булган урыннарын мөстәкыйль ачыклый белүләренә ирешү: өстенә – өстендә, буенча – астында, сулда – уңда, артында – алдында, янында, янәшәсендә, арасында, уртасында, өстәрәк – астарак.

Тирә-юньдәге кешеләр һәм предметлар арасында үзеңнең торган урыныңны билгеләү күнекмәләре үстерү.Светофорның төсләрен (ике яклы, җәяүле өчен), «Балалар», «Хәрәкәт тыела», «Җәяүлеләрнеңхәрәкәте тыела», «Велосипедлар хәрәкәт итү тыела», «Велосипед юлы», «Хастаханә» һ. б. юл хәрәкәте билгеләренең зурлыгын, төсен һәм формасын, регулировщик таягының төсен ачыклау нигезендә, сенсор сиземләү күнекмәләре формалаштыру.

Балаларның махсус транспорт чаралары билгеләнеше («ашыгыч ярдәм» машинасы, «полиция» машинасы, «янгын сүндерү» машинасы һ. б.) турындагы белемнәрен ачыклау; сигнал тавышларына игътибар итәргә, аларны аера белергә өйрәтү; кайбер аерым очракларда махсус транспорт чараларының юл йөрү кагыйдәләрен бозу мөмкинлегенә игътибар иттерү.

Метрода, юлларда, шәһәр (авыл) урамнарында үз-үзеңне куркынычсыз тотуның мөһимлеген аңларга ярдәм итү; әхлакый аралашу үрнәкләре («рәхмәт», «рәхмәтлемен сезгә», «гафу итегез», «рәхимле булыгыз», «мөмкин булмасмы» һ. б.) биреп, гади этикет кагыйдәләрен үзләштерергә булышу.

Җәмәгать урыннарында үз кыланышыңны һәм башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, каршы кую, бәяли белү күнекмәләрен үстерү; балаларның юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәмәгән очракта килеп чыккан күңелсез хәлләрне, аларның башка кешеләрнең эмоциональ халәтенә йогынтысын аңлауларына ирешү.

Үзең яшәгән җирлектә транспорт чараларының төрлелегендә ориентлашу күнекмәләрен үстерү.

Балаларны машинада утырып йөрү кагыйдәләре белән таныштыру: балалар урындыгында (креслосында) утыру һәм каеш белән эләктереп кую, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлдермәү, тәрәзәдән башны чыгармау, үзең белән очлы предметлар алмау; үз хәрәкәтләреңне контрольдә тотарга өйрәнү.

Баланы үз фамилиясен, тулы исемен, яшен әйтергә өйрәтү. Тору урынының адресын, телефонын, якындагы тукталыш исемен әйтү һәм полиция хезмәткәренә ярдәм сорап эндәшү күнекмәләрен булдыру.

Алынган мәгълүматны (су, җир өсте, тимер юл, һава, җигүле транспорт) гомумиләштерергә һәм аны мөстәкыйль эшчәнлектә файдалана белергә өйрәтү.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруны дәвам итү. Табигать белән кешенең үзара бәйләнеше, әйләнә-тирәнең кешенең сәламәтлегенә йогынтысы турында күзаллаулар булдыру.Балаларны хуҗасыз хайваннар белән очрашканда мөмкин булган куркыныч хәлләр турында искәртү.

Нәфис-нәфасәти үсеш

«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе

«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз-үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүнеформалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен үстерү.Рәсем ясау

Милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү. Чәчәк-үсемлек мотивларын (кыр, болын, бакча) карау. Балаларның игътибарын композиция үзенчәлегенә

(симметрик һәм симметрик булмаган), шул ук вакытта төрле чәчәкләр мотивы кулланылган чәчәк бәйләменә юнәлтү.Балаларны декоратив эшчәнлеккә тарту: вертикаль сабакка карата бизәкнең ике ягы да бертөрле булган симметрик чәчәк бәйләмен ясау ысулын күрсәтү.

Декоратив рәсем буенча алган белем һәм күнекмәләрне өс, баш, аяк киемнәрендә (түбәтәй, алъяпкыч, читек һ. б.), көнкүреш әйберләрендә (сөлге, орчык һ. б.) иҗади кулланудагы милли орнамент элементларын төрләндерергә булышу.

Балаларны татар гамәли сәнгатенең үрнәкләре буенча күмәк эшләр башкарырга өйрәтү. Уртак эшнең эчтәлеге буенча уртак фикергә килергә ярдәм итү.

Рәсемнәрдә көнкүреш предметларын, татар халык әкиятләре персонажларын чагылдыра белүне камилләштерү. Балаларда Г. Тукай, А. Алиш әкиятләре («Сертотмас үрдәк», «Кем көчле?», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык») буенча сюжетлы композицияләр иҗат итәргә теләк тудыру.

. Рәсемнәрне балалар белән бергәләп карау һәм ясалган рәсем буенча сөйләргә теләк уяту. Балаларның иҗади активлыклары үсешенә ярдәм итү.

Кисеп ябыштыру

Аппликация сәнгатенә карата кызыксынуны үстерү, аның эчтәлеген катлауландыру һәм төрле сурәтләр тудыру мөмкинлекләрен киңәйтү. Кәгазьне гармун кебек бөкләп, мил-

ли бизәкнең бертөрле элементларын (гөлҗимеш, күкчәчәк, акчәчәк таҗларын һәм яфракларын һ. б.ны) һәм, кәгазьне урталай бөкләп, симметрик фигуралар (тукранбаш, ярымпальметт, лалә, кыңгырау чәчәкләре һ. б.) кисә белү күнекмәләрен формалаштыру. Чәчәкләр композициядә матур, ачык итеп чыксын өчен, аппликацияне кәгазьләрне ертып төзү техникасын файдалану. Төрле сурәтләү чараларын яраштыра белүләрен хуплау.Георгин (дәлия), пион, астра (кашкарый) чәчәкләреннән композиция төзү өчен, күләмле аппликация ысуллары белән таныштыру. Балаларның композицияне төрле детальләр (кошлар, бал кортлары, күбәләкләр һ. б.) белән тулыландырырга теләүләрен хуплау.

Сынлы сәнгатькә тарту

Балаларны сынлы сәнгатькә якынайту һәм аңа карата кызыксыну уяту. Республика сынлы сәнгате эшлеклеләренең (Х. Якупов, И. Зарипов, Р. Шәмсетдинов һ. б.) танылган әсәрләре белән таныштыру.Балаларны «пейзаж» төшенчәсе, Алабуга шәһәрендә туган күренекле рус пейзажчысы И. И. Шишкинның иҗаты («Иртәнге нарат урманы», «Арышлар», «Аланлык» һ. б.) белән таныштыру.

Сәнгатьнең борынгы төре булган керамика һөнәре белән, хәзерге рәссам-керамикларның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның игътибарын керамик эшләнмәләрнең милли үзенчәлеге силуэт формасында гына түгел, ә орнамент бизәлешендә дә чагылуга юнәлдерү. Милли орнамент элементларын аера белергә ярдәм итү.

Балаларның игътибарын татар милли костюмының үзенчәлекләренә юнәлтү, татар традицион костюмы белән (баш, өс, аяк киемнәре, бизәнү әйберләренең үзенчәлекләре) чагыштыру. Милли киемнәрдә охшаш һәм аермалы якларны табарга булышу.

Балаларны күн мозаикасы сәнгате белән таныштыру. Күн туфли, башмаклар, читекләрне; читекләрнең ал һәм балтыр өлешләрендәге бизәкләрне карау. Бер-берсенә матур туры килеп торган элементларны бөтен бер композициягә җыйган төсле фонга, кәкре сызыклы ябык формаларга, аларны капма-каршы төстәге ефәк җепләр белән тегүгә һ. б. га игътибар итү.

Балаларны туган шәһәр архитектурасы белән таныштыруны дәвам итү. Бинаның конструкциясе аның билгеләнешенә (торак йорт, мәчет, кинотеатр һ. б.) бәйле булганын аңлату.Бер билгеләнештәге архитектура корылмаларының охшаш һәм аермалы якларына игътибар итү. Кисеп ясалган бизәкләрнең үзенчәлегенә, аларның пропорция һәм төсләр чишелешенә (татар чигүенә, күн мозаикасына охшашлыкка) игътибар итү. Кремльнең архитектура ансамбле (Спас башнясы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Преображенск башнясы, Благовещенск соборы һ. б.) белән таныштыру.

Тарих һәм культура объектларын аңга алу тәҗрибәсе формалаштыру. Кремль тарихын өйрәнүгә теләк уяту.

«Музыка» белем бирү өлкәсе

«Музыка» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның музыкальлекләрен, музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Татар композиторларының музыкаль әсәрләрен тыңлауга кызыксынуларын, аларга карата эмоциональ мөнәсәбәтләрен белдерүне хуплау. Әсәрнең аерым фрагментлары буенча көйне танулары аша музыкаль хәтерне үстерү. Музыканың характерын таный белү, әсәр турында әңгәмәдә катнашу күнекмәләрен үстерү.

Музыка сәнгатендәге «жанр» төшенчәсен бирү (җыр, бию, марш). Татар композиторларының кайбер музыкаль әсәрләре жанрын билгеләргә, музыка уен коралларының (думбра, курай, кубыз, тальян гармун һ. б.ның) яңгырашларын танырга өйрәтү.

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны көе белән таныштыру, горурлык хисләре уяту. Милли репертуар нигезендә балаларның җырлау күнекмәләрен камилләштерү. Җыр характерын хисләр аша күрсәтү, табигый тавыш типларын исәпкә алып җырлауларын оештыру.

Бию хәрәкәтләрен башкару техникасын камилләштерү; аларның катлауландырылган вариантларын: «тыпырдау», «борма», «баш-үкчә», «төп йөреш», «үкчәдә йөреш», «кырын йөреш», «бер аяктан чалыштыру», «култыклашып әйләнү» һ. б. ны өйрәнүне камилләштерү. Бию хәрәкәтләрен өйрәнгәндә, балаларның шәхси иҗади башлангычларын үстерү.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

(6 яшьтән 7 яшькә кадәр)

Физик үсеш

«Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе

«Сәламәтлек» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның сәламәтлекләрен саклау, аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау. Эре, урта, вак моторика дәрәҗәсендә сенсомотор координацияне формалаштыру. Баш мие ярымшарларының үзара йогынтысы үсешенә тәэсир итүче төрле хәрәкәтләрнең актив үтәлешен булдыру. Балаларның мускулларын ныгыту, матур сынлы, төз гәүдәле булырга омтылыш формалаштыру.

Максатлы прогулкаларда, шәһәр (авыл) буенча экскурсияләрдә катнашу ярдәмендә, балаларда оптималь хәрәкәт активлыгы булдыру. Учреждениенең тибын һәм төрен, булган шартларны, төркемнең тулылыгын, балаларның үсеш һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен, шулай ук төбәкнең климаты һәм ел фасыллары үзенчәлекләрен исәпкә алып, бала организмын чыныктыру өстендә эшләү. Чыныгу кагыйдәләре һәм төрләре, чыныктыру процедураларының файдасы турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Балаларның рациональ туклану (артыгын ашамау, баллы, майлы һәм камыр ашлары белән кирәгеннән артык мавыкмау) турындагы күзаллауларын үстерү.

Чәй янына бирелә торган милли камыр ризыклары: гөбәдия (дөге, йөзем һәм йомырка белән), кабартма, бавырсак, талкыш-кәләвә, чәкчәк, кош теле белән таныштыру.

Хәрәкәтле халык уеннарын үзгәртеп төрләндерү күнекмәләре бирү. Милли уен-ярышларда («Таяк тартыш», «Аркан тартыш», «Капчык белән сугыш» һ. б.да) катнашасы килү теләге уяту.

Кеше тормышында спортның әһәмияте турында күзаллау формалаштыру. Милли спорт төре – көрәш белән таныштыру. Спорт өлкәсендәге билгеле уңыш-казанышлар белән таныштыру.

«Физик культура» белем бирү өлкәсе

«Физик культура» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда физик культура шөгыльләренә кызыксыну һәм аңлы караш, гармонияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Идел буе халыкларының төрле эчтәлекле уеннарын мөстәкыйль эшчәнлек вакытларында файдалана белү күнекмәләрен ныгыту. Хәрәкәтле уеннарда балаларда көч, җитезлек, кыюлык, тәвәккәллек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Уен нәтиҗәсен гадел бәяли белүләрен хуплау. Халык уеннары белән кызыксынуларын үстерү.

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе эчтәлеге үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру

Балаларның балалар бакчасында, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен үти белүләрен ныгыту; башкалардан да бу кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итәргә өйрәтү. Кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

Балаларны әйләнә-тирәдәге бәйләнешләрне график юлбелән сурәтләргә һәм аларны рәсем, план, схема аша модельләштерергә, хәрәкәтләрнең уклы күрсәткечләрен, маршрут планнарын, схемаларын файдаланып, пространствода хәрәкәт итәргә өйрәтү.

Билгеләр һәм символлар буенча пространствода ориентлашырга, үзлегеңнән билгеләр уйлап табарга һәм аларны уеннарда куллана белергә өйрәтү. Транспорт хәрәкәте картасын күрсәтү, хәрәкәт расписаниесе турында күзаллау формалаштыру.

Макетлар, вак уенчыклар, конструкторлар кулланып, әти-әниләр белән берлектә, өйдән балалар бакчасына (сырхауханәгә, даруханәгә һ. б.) һәм кирегә куркынычсыз хәрәкәт маршруты эшләү.

Карталар, схемалар, маршрутлар, расписание, таныш булмаган юл билгеләре буенча балаларның сораулар бирә белүләрен хуплау. Балаларда кызыксынучанлык тәрбияләү, кызыксындырган мәгълүматларга җавап аласы килү яки үзлегеннән уйлап табу теләкләрен үстерү.

Яңгыр, кар яуганда һәм томан төшкәндә, урамнан хәвефсез йөрергә өйрәтү.

Үзенең тулы исемен, фамилиясен, туган көнен, әти-әнисенең исем-фамилиясен, балалар бакчасының телефон номерын һәм адресын, якындагы тукталышларның исемнәрен әйтә белүләрен ныгыту.

Балаларга сервис билгеләренең: «Ашау-эчү пункты», «Ягулык салу станциясе», «Телефон», «ЮХИДИ посты», «Ял итү урыны» һ. б. ның ни өчен кулланылышын мөстәкыйль рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирү; аларның үзенчәлекләре (формасы, төсе), куелган урыны, ерак юлга йөрүче машина йөртүчеләр өчен аерым мәгънәләре белән таныштыру.

Юл билгеләрен реаль шартларда өйрәнү. Балаларның игътибарларын һәм хәтерләрен үстерү.

Сюжет линиясе үсешен куәтләп, сюжетлы-рольле һәм режиссёрлык уеннарының мөстәкыйль билгеләргә мөмкинлек бирү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен кирәкле булган ситуацияләргә балаларның игътибарын җәлеп итеп, балалар әдәбияты һәм шигъриятен өйрәнүне дәвам итү.

Балаларны юллар төзелеше, махсус билгеләнешле техника, машиналар, өлкәннәр хезмәте белән таныштыру. Барлыкка килгән үзгәрешләр, аларның машиналар һәм җәяүлеләрнең хәвефсез хәрәкәт итүләрендә чагылыш табуын (хәвефсез хәрәкәт юлларның сыйфаты белән бәйле булуын) күрә белергә өйрәтү.

Юлларда хәрәкәт ритмының тизлеге арта бару шартларында балаларны үз куркынычсызлыкларын (үз-үзләрен саклауны) булдырырга өйрәтү.Юл хәрәкәте әлифбасын алга таба тирәнрәк аңлап өйрәнергә әзерләү.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Туган якның тере һәм тере булмаган табигатенә сакчыл караш тәрбияләү; үзеңнең катнашыңнан соң туган уңай һәм тискәре нәтиҗәләрне алдан күрә белергә өйрәтү, табигатьне кирәксезгә кулланмау һәм аны дөрес файдалануның беренчел күнекмәләрен формалаштыру.

Нәфис-нәфасәти үсеш

«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе

«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз-үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүне формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен үстерү.Рәсем ясау

Милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү. Балалар белән «яшәү агачы» образын карау. Балаларның игътибарын композициянең үзенчәлегенә (симметриясез), шул ук вакытта төрле төсләр файдаланылган чәчәк бәйләменә юнәлдерү.

Балаларны декоратив эшчәнлеккә җәлеп итү: сабаклары, бөре, чәчәк, җимеш, яфрак, бөтеркә элементлары белән бизәлгән, нәфис бөгелгән ботакны хәтерләтүче симметриясез чәчәк бәйләме ясау ысулларын күрсәтү.

Бизәкне планлаштыру ысуллары (алдан эскиз ясау, каралама, композиция схемасы) белән таныштыру. Сурәтләү алымнарын уйлап табу, төрләндерүләрен хуплау (пумаласыз ясау ысулын кертеп). Композиция хисен үстерү.

Предметның формасына, билгеләнешенә, материалына карап, декоратив тукымалар, баш һәм аяк киемнәре, сөлгеләр өчен бизәкләр уйлап табу.Яңа техникаларны үзләштерү һәм танышларын берләштерү өчен шартлар тудыру. Төрле материаллар кулланырга, реаль һәм әкияти образларны (Идел буе халыклары әкиятләрендәге геройларны да кертеп) сурәтләүнең төрле ысулларын берләштерергә мөмкинлекләр бирү. Көнкүреш предметлары, интерьер, костюмнарның характерлы үзенчәлекләрен сурәтләү ярдәмендә тарихи образларны тасвирлый белергә өйрәтү.Коллектив белән сюжетлы һәм декоратив композицияләр башкарганда, күмәк иҗат итү күнекмәләрен үстерү. Балаларның инициатива, мөстәкыйльлек күрсәтүләрен, башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белүләрен хуплау.

Республика тормышында булган истәлекле вакыйгаларны рәсемнәрдә чагылдыра белүләрен хуплау. Балаларның эшләрен бергәләп карау, нәрсә ясаганнары турында сөйли белергә өйрәтү. Балаларга эшләренең тематикасын киңәйтүгә булышлык итү.

Идел буе халыкларының әдәби әсәрләре геройларын күзаллау юлы белән әвәли белү күнекмәләрен формалаштыру. Балаларның иҗади сәләт һәм инициативаларын үстерү.

Кисеп ябыштыру

Балаларның аппликация сәнгатенә карата кызыксынуларын үстерү; кисеп ябыштыру эшчәнлегенең эчтәлеген катлауландыра барып, сюжетлы сурәтләр барлыкка китерергә өйрәтүне дәвам итү.

Симметрик, силуэтлы, катлы-катлы, ажурлы кисеп алу техникаларын, фонга детальләрне ябыштыруның күптөрле ысулларын, кәгазьне ертып-ертып (обрывание) һәм өсте-өстенә ябыштыру техникаларын куллануларын хуплау.

Балаларны коллектив белән орнаментлы аппликацияләр (панно, фризлар, коллажлар) төзергә, сәнгати образ тудыру өчен күптөрле материаллар кулланырга өйрәтү.

Дәлия (георгин), чалма чәчәк (пион), кашкарый (астра) чәчәкләреннән композиция төзү өчен, күләмле аппликация ясау ысулларын камилләштерү. Сурәтне баетучы детальләр (кошлар, бал кортлары, күбәләкләр һ. б.) белән композицияне тулыландыру теләкләрен хуплау.

Туган шәһәре (авылы) тормышындагы вакыйгаларны чагылдыручы сюжетларны мөстәкыйль сайлый белүләрен активлаштыру. Башка белем бирү өлкәләренең эчтәлеге белән яраклаштырып, балалар эшләренең тематикасын киңәйтү.

Сынлы сәнгатькә тарту

Балаларны Г. Тукай әсәрләре һәм аның иҗатын чагылдыручы сәнгать төрләре 

(Ф. Яруллинның «Шүрәле», Ә. Бәшировның «Су анасы» балетлары, Н. Җиһановның «Кырлай» симфониясе, Б. Урманче, И. Казаков, Б. Әлменов, Ф. Әминов һ. б. ның сынлы һәм рәсем сәнгатьләре әсәрләре) белән таныштыруны дәвам итү. Сәнгатькә карата уңай караш формалаштыру.

Сурәтләү сәнгате әсәрләрен тулысынча кабул итү, аңлый белү өчен шартлар тудыру. Сәнгати кабул итү, уйлау, хәтер, күзаллау кебек сыйфатлар үстерү. Сәнгать әсәрләренә мөстәкыйль бәя бирүне хуплау. Балаларны борынгы сәнгать – металлны нәфис эшкәртү сәнгате белән таныштыру. Милли-мәдәният музеенда булу, анда борынгыдан сакланып калган өй кирәк-яраклары: көмеш поднослар, савыт-саба, бизәк төшерелгән бакыр кувшиннар, комганнар, йорт хайваннары фигуралары формасындагы бронза йозаклар; җәмәгать биналарының интерьерларын һәм экстерьерларын бизәүче декоратив композицияләр белән таныштыру.

Борынгы бизәнү әйберләрен: йөзекләр, алкалар, беләзекләр, чулпылар, яка чылбырлары, хәситәләр һ. б.ны карау. Балаларның игътибарын бизәнү әйберләренең милли үзенчәлекләренә юнәлдерү.

Татар халкының үзенчәлекле сәнгати һөнәре булган ука белән чигү турында сөйләү. Чигелгән түбәтәйләр, хатын-кызның бәрхет аяк киеме, күкрәкчәләр, калфаклар һ. б.ны карау. Бигрәк тә популяр булган композицияләргә – «алтын каурый», чәчәк бәйләме, кошлар, бодай башагы, йолдызлар һәм ярымай мотивларына һ. б.га игътибар итү.

Туган шәһәр (авыл) архитектурасы – мәчет һәм храм архитектуралары (Кол Шәриф мәчете, Раифадагы Богородицкий ир-атлар монастыре) белән таныштыру эшен дәвам итү. Аларга хас үзенчәлекләрне, пропорцияләрнең, конструкцияләрнең, бизәү элементларының төрлелеген күрә белергә өйрәтү.

. Китап иллюстрацияләрен карау, алар буенча сораулар бирүгә кызыксыну уяту.

 

«Музыка» белем бирү өлкәсе

«Музыка» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның музыкальлекләрен, музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Балаларны татар халкының музыка культурасына якынайту. Вокаль, инструменталь, оркестр өчен язылган музыкаль әсәрләрнең иң матур үрнәкләре белән таныштыру. Музыканың характерын, настроениесен билгели белергә өйрәтү, аның турындагы әңгәмәдә катнашасы килү теләге уяту.С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, М. Мозаффаров. А. Ключарёв, Р. Яхин, Н. Җиһанов һ. б.ның музыкаль әсәрләренә эмоциональ мөнәсәбәт белдерү. Татар композиторларының музыкаль әсәрләре жанрын ачыклый, халык инструментлары оркестры һәм симфония музыкасындагы таныш музыкаль инструментларның яңгырашын таный белүләрен ныгыту.

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең Дәүләт гимннары белән таныштыру, аларны тану. Горурлык хисләре тәрбияләү.

Милли репертуар нигезендә балаларның җырлау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү; чиста яңгыраш, дөрес әйтелеш, сәнгатьле башкара белү осталыгына ирешү.

Төп бию хәрәкәтләрен («төп йөреш», «сыгылмалы йөреш», «тегү», «беренче йөреш», «тыпырдаулы йөреш», «борма», «бишек», «үкчә-баш», «баш-үкчә», «үкчәдә йөреш», «гади адым», «өчле тыпырдау», «култыклашып әйләнү», «вак тыпырдау» һ. б.) башкара белү осталыкларын үстерү. Татар биюен башкару техникасын камилләштерү. Идел буе халыклары биюләрен өйрәтү, хәрәкәтләрне сәнгатьле һәм ритмлы башкара белергә өйрәтү. Таныш җырларны, әсәрләрне, биюләрне кулланып, бирелгән тема үрнәгендә мөстәкыйль рәвештә көйләр импровизацияләргә өйрәтү. Музыкаль сәләтләрен, фикерләү, хыялларын формалаштырырга дәртләндерү; мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтергә булышу.

 

2.2.Башка өлкәләр белән интеграцияне реализацияләү буенча әдәбият,

 методик ярдәмлекләр белән тәэмин итү.

 

Белем бирү өлкәләре

Методик ярдәмлекләр, әдәбият

“Сәламәтлек”

  • Шаехова Р.К. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Казан, 2012 ел.
  • Кашапова М.Ф. “Иң татлы тел-туган тел” методик кулланма, Казан, 2004 ел.

“Физик культура»

  • Закирова К.В., Мортазина Л.Р.”Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” балалар бакчасында уеннар, Казан, 2012 ел.
  • Закирова К.В. “Уйный-уйный үсәбез” балалар бакчасында уеннар, Казан, 2005 ел.
  • Ягъфәров Р. “Ал кирәк, гөл кирәк” Казан, 1995 ел.

“Куркынычсызлык”

  • Ягъфәров Р. “Ал кирәк, гөл кирәк” Казан, 1995 ел.
  • Шаехова Р.К. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Казан, 2012 ел.
  • Закирова К.В. “Балачак аланы” хрестоматия, Казан, 2011 ел.

“Социальләштерү”

  • Зарипова З.М. “Әдәп-матур гадәт” методик кулланма, Яр Чаллы , 2009 ел.
  • Закирова К.В. “Әхлак нигезе-матур гадәт” методик кулланма, Казан, 2004 ел.
  • Борһанова Р.А. “Туган як табигате белән танышу” Казан, 2002 ел.
  • Гәрәфиева Г.З. “Сөмбеләне кем белә?” методик ярдәмлек,Казан, 2003 ел.
  • Исмәгыйлева С.Г. “Туган тел-очар канат” методик кулланма, Яр Чаллы, 1994 ел.

“Хезмәт”

  • Измайлова Г.Х. “Бергәләп тәрбияләү” методик кулланма, Казан, 2006 ел
  • Закирова К.В. “Әхлак нигезе-матур гадәт” методик кулланма, Казан, 2004 ел.

“Иҗади сәнгать

  • Сергеева Н “Татар сынлы сәнгате” методик ярдәмлек
  • Шаехова Р.К. “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Казан, 2012 ел.

 

 

2.3. Мониторинг.

Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

Ел азагында I кечкенәләр  төркеме балаларының «Туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү»  буенча персональ картасы , 

 

 

 

 

Баланың исеме,

фамилиясе

Сүз байлыгы

“Бу нәрсә?” дидактик уены  

”Син кем?”дидактик күнегүе

Сөйләмнең

 грамматик ягы

“Кем нәрсә эшли?”  дидактик уены

Аваз культурасы

“Бу нәрсә? Ул ничек кычкыра?” дидактик уены

Бәйләнешле сөйләм

Сюжетлы рәсем буенча әңгәмә

Гомуми  үсеш дәрәҗәсе

 

Ел башында I I кечкенәләр  төркеме балаларының «Туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү»  буенча персональ картасы

 

 

 

 

Баланың исеме,

фамилиясе

Сүз байлыгы

“Бу нәрсә?” дидактик уены  

 

Сөйләмнең

 грамматик ягы

“Кем нәрсә эшли?”  дидактик уены

Аваз культурасы

“Бу нәрсә? Ул ничек кычкыра?” дидактик уены

Бәйләнешле сөйләм

Сюжетлы рәсем буенча әңгәмә.  “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерү.

Гомуми  үсеш дәрәҗәсе

 

Уку елы башында  уртанчылар төркемендә  “Туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү” буенча балаларның персональ картасы

 

Баланың исеме, фами-лиясе

Сүзлек запасы

Сөйләмнең грамматик ягы

Сөйләмнең аваз культура

сы

Бәйләнешле сөйләм

Нәти-җә

Дидак-тик уен “Бу нәрсә?”

“Бу кайчан була?” үстерелешле уен

Дидактик уен “Кем нәрсә эшли?”

Дидак-тик уен “Минем кебек әйт”.

Сорау-лар   буенча әңгәмә

“Өч аю” әкиятен сөйләү

ел ахыры

 

Уртанчылар төркеме.

Ел ахырында үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

 

Балаларның сүз байлыгы

Сөйләмнең грамматик ягы

Аваз культурасы

Бәйләнешле сөйләм

- әйберләрнең кайда урнашуларын, тәүлекнең кайсы вакыты булуын, кешеләрнең хәләтен белдерә торган сүзләрне әйтү;

-гомумиләштерүче сүзләрне сөйләмдә куллану.

-  сөйләмдә кушма, парлы, кысмартма сүзләр куллану;

- исемнәргә күплек һәм тартым кушымчалары кушып сөйләү.

 - аерым бирелгән сүздәге авазларны дөрес табу;

- бирелгән аваз белән сүзләр таба белү.

- әңгәмәгә катнаша белү;

- сораулар бирү;

- сүзләрне ачык һәм башкалар аңларлык итеп әйтү;

- шигырь, хикәяләрне аңлап тыңлый белү.

 

Туган телгә өйрәтү һәм сөйләм үстерү буенча баланың персональ картасы

Баланың исеме, фамилиясе

Сүз байлыгы

Сөйләмнең грамматик ягы

Аваз культурасы

Бәйләнешле сөйләм

Гомүми үсеш дәрәҗәсе

 

 

 

 

 

 

 

Зурлар төркеме.

Ел ахырында үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

Танып белү

Аралашу

Матур әдәбият уку

-транспорт төрләрен кеше тормышын җиңеләйтә, уңайлыклар тудыра торган әйберләрне белү;

- предметның төсе, күләме, формасы, турында сөйли алу, аларны төркемләү;

- төрле һөнәрләр турында белү;

- туган шәһәрең, туган илең, юл йөрү кагыйдәләрен белү;

- үз туганнары, үзе турында сөйли алу;

- табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы бәйләнешләр турында нәтиҗә чыгара алу.

- сөйләмдә төрле кушма җөмләләр куллану, туры һәм кыек сөйләмнән файдалану;

- үз тәҗрибәсеннән чыгып, эчтәлекле рәсемнәр буенча мөстәкыйль рәвештә хикәя төзү;

- әкиятләрнең ахырын тәмамлау, интонацияләрдән  дөрес файдалану;

- ягымлы сүзләр куллану;

- капма-каршы сүзләр куллану;

-аралашуда актив булу.

- әсәрнең жанрын билгели алу;

- зур булмаган әсәрләрне сәхнәләштерү;

- яраткан язучыларны атый белү;

- 2-3 шигырьне сөйләү, табышмак, мәкальләрне искә төшереп әйтү;

- әдәби персонажның кылган гамәлләре турындагы фикерләрен башкаларга сөйләү;

- үзенең яраткан китабы турында башкаларга сөйли белү.

 

Балаларның сөйләм үстерү күнекмәләрен тикшерү

 

Баланың исеме, фамилиясе

Сүз байлыгы

Сөйләмнең грамматик ягы

Аваз культурасы

Бәйләнешле сөйләм

Гомүми үсеш дәрәҗәсе

 

 

 

 

 

 

 

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Ел ахырында үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

 

Танып белү

Аралашу

Матур әдәбият уку

- сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау;

- экологик бәйләнешләрне аңлата алу;

- табигатьнең төрле объектлары турында мәгълүматлы булу;

- предметларны үзләренә генә хас билгеләре, үзенчәлекле сыйфатлары буенча аеру;

- үзе, әти-әнисе турында сөйли белү;

- өлкәннәр хезмәте турында мәгълүматлы булу.

- күмәк сөйләмдә катнашу;

- сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен мәгънәсе буенча аңлап, төгәл куллану;

- сүзләрне контексттагы мәгънәсенә туры китереп сөйли белү күнекмәләре булу;

- үз тәҗрибәсеннән чыгып иҗади хикәяләр төзи белү;

- тәрбияче һәм яшьтәшләре белән әдәпле итеп сөйләшә белү.

 

- әсәрнең жанрын билгели алу;

- китап геройларының хәленә керә белү;

- шигырьләрне, сәхнәләштергән әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белү;

- рәсемнәргә карап өйрәнгән матур әдәбият әсәрләрен тану;

- китаплардан яңа белемнәр алу мөмкинлеген аңлау.

 

 

Балаларның сөйләм үстерү күнекмәләрен тикшерү

 

Баланың исеме, фамилиясе

Сүз байлыгы

Сөйләмнең грамматик ягы

Аваз культурасы

Бәйләнешле сөйләм

Гомүми үсеш дәрәҗәсе

 

 

 

 

 

 

 

2.4. Коррекцион эш

Уртанчылар төркеме  татар  балалары белән коррекцион эш.

 

Үткәрү вакыты

Сораулар, биремнәр

Уеннар, күнегүләр, биремнәр

Баланың И.Ф.

Октябрь

1.

Үзең турында сөйләү

1.Ситуатив күнегүләр: “Танышабыз”

2. Схема, пиктограммалар ярдәмендә эш: “Үзең турында сөйлә”.                                  

 

Октябрь

2.

Ягымлы сүзләр.

1.Уеннар: “Дөрес әйт”, “Ашханәдә”.

2.Сюжетлы уеннар: “Әбидә кунакта”.

3.Х/уеннар: “Чылбырлы”.

 

Ноябрь

 

 

 

 

 

3.

Уенчыкка боерык бирә алу: бир, кил, утыр, бас, ал,аша,йөгер.

1. Сюжетлы уен: “Куянны сыйла”, “Кибет”.

2. Х/уен: “ Талчыбыгым”.

3. Санамышлар.

4.Тел шомарткычлар: “Ю-Ю-Ю”.

 

Ноябрь

4.

Бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү (кем? нәрсә? нишли?).

1.Картинкалар буенча әшләү “Гаилә”.

2.Уенчыклар ярдәмендә эш.

3. Уеннар: “Бу нәрсә?”

4.Х/уеннар: “кәрзинеңдә ниләр  бар?”

4. Табышмаклар

 

Декабрь

5.

Рәсем, әйберләр күрсәтелә.Нинди? соравына җавап бирү.

1.Х/уеннар: “Песи, нинди төс?”

2.Д/уен: “Бу нинди?”

3.Ситуатив күнегүләр: “Хайваннар – безнең дуслар”.

 

Январь

6.

Предметларны санау

1.Уеннар: “Бер һәм күп”, “Кем күбрәк җыя”.

2. С/уеннар: “Бармакларны сана”.

3.Картинкалар буенча эшләү: “Гаилә.”

 

Февраль

7.

Гади җөмләләр төзү

1.Картинкалар буенча эшләү: “Яшелчә бакчасында”.

2. Сюжетлы уеннар: “Шифаханә”.

3.Схема ярдәмендә эш: “ Табышмаклар төзе”.

4. Х/уеннар: “ Чылбыр”.

 

Март

8.

Уенчык турында сөйләү

1. Схема ярдәмендә эш: “Уенчыгың турында сөйлә”.

2. Ситуатив күнегүләр: “Без уйныйбыз”.

3. С/уен: “Уенчыклар кибете”.

 

Апрель

9.

Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү

1.Картина буенча эшләү: “Язгы урман”.

2. Пиктограмма ярдәмендә хикәя төзү.

3. Д/уен: “Дәвам ит”.

4. С/уен: “Белмәмешкә булыш”.

 

Апрель

10.

Иллюстрацияләр күрсәтелә, әсәрнең исеме сорала.

1.Картинкалар белән эш.

2. Д/уен: “Җөмләне дәвам ит”, “Тәрҗемәче”.

3. Ситуатив күнегүләр: “Табын янында”.

 

Май

 

Ана телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

 

 

 

 

 

Зурлар төркеме  татар  балалары белән коррекцион эш.

 

 

Үткәрү вакыты

Сораулар, биремнәр

Уеннар, күнегүләр, биремнәр

Баланың

И.Ф.

Октябрь

1.

Үзең турында сөйләү

1.Ситуатив  күнегү: «Танышу кичәсе»

 

Октябрь

2.

Ягымлы сүзләр

1.“Ромашка “дид.уены уйнау

2.“Белмәмештә кунакта” ситуатив күнегү

 

Ноябрь

3.

Сүзләрне темалар буенча гомүмиләштерү

Дид.уеннар

1 “.Бер сүз  белән әйт”

2. “Посылкада нәрсәләр бар?”

3. “Нәрсә артык?”

 

Ноябрь

4.

Сорауларга җавап бирү кем? нәрсә? нишли? нинди? ничә?

1.Дид.уеннар:

 а)“Бу кем?Нишли?”

б) “Дөрес сана”

в)”Буяу нинди төстә?”

2.Х.уен “Мәликә”не уйнау

3.Пиктограмма  ярдәмендә  кемнең нәрсә эшләвен  әйтергә өйрәнү

 

Декабрь

5.

Авазларның әйтелешен тикшерү ү,ә,ң,җ,һ,ө

1.Дид.уен: “Сүзләр чылбыры”

2.Сузык,тартык авазлар артикуляциясен ныгыту өчен күнегүләр.

3.Х.уен “Кулъяулыгым”

 

Декабрь

6.

Җөмләләрне тулыландыру (бала...ашый, чәчәк...төстә)

1.Дид.уен”Бәйләнешле сүзләр тап”.

2.Уен:”Мәкальне әйтеп бетер”.

3.Уен:”Сорау – җавап”

4.Дид.уен”Исеңә төшер һәм җөмләне тәмамла”

5.Сүзле уен:”Киресен әйт”.

 

Январь

7.

Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр (антонимнар)

1.Дид.уен:”Мин башлыйм,син дәвам ит”

2.Дид.уен:”Яхшы – начар”

3.Х.уен “Чылбыр”

4.Табышмаклар

 

Февраль

8.

Хайваннарның балаларын әйтү (күплектә берлектә)

1.Схема  ярдәмендә эш: “Хайваннар турында сөйлә”.

2.Дид.уен “Хайваннарның балаларын тап”

3.Дид.уен “Серле китап”(кем кайда яши?)

 

Март

9.

Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү

1.Картина  белән эш “Яз килә

2.Пиктограмма  ярдәмендә хикәя  төзү

3.Дид.уен “Мин урманга бардым...”

 

Апрель

10.

Әдәбият һәм фольклор

1.Картина белән эш “Мин башлыйм, син дәвам  ит”

2.Дид.уен “Тәрҗемәче”

 

Май

11.

Ана телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

 

 

 

Мәктәпкә әзерлек төркеме  татар  балалары белән коррекцион эш.

 

Үткәрү вакыты

Сораулар, биремнәр

Уеннар, күнегүләр, биремнәр

  Баланың

                  И.Ф.              

Октябрь

1.

Үзең турында сөйләү

1.Ситуатив  күнегү: «Танышу кичәсе»

 

Октябрь

2.

Ягымлы сүзләр

1.“Ромашка “дид.уены уйнау

2.“Белмәмештә кунакта” ситуатив күнегү

 

Ноябрь

3.

Сүзләрне темалар буенча гомүмиләштерү

1.Сюжетлы рольле уен “Савыт- саба кибете”

2.Дид.уен “Әйтсәң,бирәм”

3.Карточкалар белән эш

4.Дид.уен:“Бер сүз белән әйт”

 

Ноябрь

4.

Сорауларга җавап бирү кем? нәрсә? нишли? нинди? ничә?

1.Дид.уеннар:

 а)“Бу кем?Нишли?”

б) “Дөрес сана”

в)”Буяу нинди төстә?”

2.Х.уен “Мәликә”не уйнау

3.Пиктограмма  ярдәмендә  кемнең нәрсә эшләвен  әйтергә өйрәнү

 

Декабрь

5.

Авазларның әйтелешен тикшерү ү,ә,ң,җ,һ,ө

1.Дид.уен: “Сүзләр чылбыры”

2.Сузык,тартык авазлар артикуляциясен ныгыту өчен күнегүләр.

3.Х.уен “Ашъяулыкны бизә”

4.Сюжетлы-рольле уен: “Мәктәп”

 

Декабрь

6.

Җөмләләрне тулыландыру (бала...ашый, чәчәк...төстә)

1.Дид.уен”Бәйләнешле сүзләр тап”.

2.Уен:”Мәкальне әйтеп бетер”.

3.Уен:”Сорау – җавап”

4.Дид.уен”Исеңә төшер һәм җөмләне тәмамла”

5.Сүзле уен:”Киресен әйт”.

 

Январь

7.

Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр (антонимнар)

1.Дид.уен:”Мин башлыйм,син дәвам ит”

2.Дид.уен:”Яхшы – начар”

2.Сюжетлы-рольле уен «Кибет»

3.Х.уен “Чылбыр”

4.Табышмаклар

 

Февраль

8.

Хайваннарның балаларын әйтү (күплектә берлектә)

1.Схема  ярдәмендә эш:“Хайваннар турында сөйлә”.

2.Дид.уен “Хайваннарның балаларын тап”

3.С.р.уен “Авылда”

 

Март

9.

Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү

1.Картина  белән эш “Язгы  урман”

2.Пиктограмма  ярдәмендә хикәя  төзү

3.Дид.уен “Хикәяне дәвам  ит”

 

Апрель

10.

Әдәбият һәм фольклор

1.Картина белән эш “Мин башлыйм, син дәвам  ит”

2.Дид.уен “Тәрҗемәче”

 

Май

11.

Ана телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

 

 

 

III. ПРОГРАММАНЫҢ ОЕШТЫРУ БҮЛЕГЕ.

3.1.Материал – техник тәэминат

Бүлмә

Җиһазлау

Татар теле кабинеты

  • Россия ,Татарстан Республикасы,Сарман районы символикасы
  • Татар халык язучыларының портретлары
  • Татарстан рәссамнарының портретлары
  • Балалар өчен язылган әсәрләре китапханәсе
  • Методик ярдәмлекләр
  • Күрсәтмә һәм таратма материаллар.
  • Күрсәтмә һәм таратма уенчыклар
  • Дидактик уеннар
  • Уеннар, таратма һәм күрсәтмә материаллар картотекасы
  • Уеннар, маскалар
  • Эш дәфтәрләре
  • “Мәгариф”, “Салават күпере”, “Сабыйга” журналлары “Ачык дәрес” газеталары саннары
  • Ноутбук
  • Мультимедиа җиһазлау

Мини-музей

  • Борынгы өй күренеше
  • Мич
  • Савыт-саба
  • Борынгы татар милли бизәнү әйберләре
  • Каба
  • Сандык
  • Самавыр
  • Чигешләр
  • Борынгы лампа
  • Татар милли өс, баш һәм аяк киемнәре
  • Көянтә, чиләкләр
  • Тастымаллар
  • Милли киемнән курчаклар

 

3.2.Программа буенча  методик  тәэминат

1.      Зарипова З. М., Исаева Р. С., Кидрячева Р. Г.Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын  татарчага өйрәтү программасы / Казан, 2012.

2.      Мәктәпкәчә  белем  бирү  муниципаль бюджет  учреждениясе  - Җәлил  бистәсенең гомуми  үсеш  төрендәге 1- нче « Каенкай »  балалар бакчасының гомуми белем бирү программасы, 2015-2016 нчы уку елы.

3.      ОТ  РОЖДЕНИЯ  ДО  ШКОЛЫ.  Примерная  общеобразоваельная  программа  дошкольного  образования  (пилотный  вариант)  /  Под  ред.  Вераксы Н. Е. ,  Комаровой Т. С. , Васильевой М. А. — М.: МОЗАЙКА-СИНТЕЗ, 2014.

4.      Шаехова Р.К. Региональная программа дошкольного образования - Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы   Казан, 2012.

5.      4-7 яшьлек балалар өчен “Татарча сөйләшәбез” (Говорим по татарски   укыту-методик комплекты,Зарипова З.М.. КидрячеваР.Г.,ИсаеваР.С. һәм башкалар.-Казан, 2012.

6.      Әдәп – матур гадәт: балалар бакчалары тәрбиячеләре, татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары өчен  методик кулланма / Төз.: З.М.Зарипова.- Яр Чаллы, 2009.

7.      Әхлак белеме: кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары, ата-аналар, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре  һәм  педагогик  уку  йортлары  студентлары  өчен  хрестоматия  /  Төз.: В.С.Казыйханов.- Яр Чаллы, 2000.- 188 б.

8.      Бала бишеге – гомер ишеге: башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчаларында, милли төркемнәрдә тәрбиячеләр, ата-аналар  өчен халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыгы / Төз.: Ф.Зарипова, иҗади  төркем.- Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000.- 130 б.

9.      Балалар бакчасында татарча сөйләм үстерү дәресләре: балалар  бакчаларында  эшләүче  тәрбиячеләр  өчен  методик  кулланма  /  Төз.:  З.М.Зарипова, А.И.Касыймова.- Казан, 2010.

10.  Балалар  бакчасында  тәрбия  һәм  белем  бирү  программасы  / М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова ред.; 4 нче русча басмадан  К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, З.Г.Ибраһимова, Г.Р.Гыйләҗетдинова, Ф.Җ.Җәләлетдинова тәрҗ.- Казан: Мәгариф, 2006.- 286 б.

11.  Бал бабай: балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары өчен кулланма / Төз.: З.М.Зарипова,  И.М.Хәмитов.- Яр Чаллы, 2000.- 167 б.

12.  Балалар  бакчасында  тәрбия  һәм  белем  бирү  программасы  / Төз.: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова.- Казан: Хәтер, 2000.- 192 б.

13.  Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр  өчен хрестоматия / Төз.: К.В.Закирова.- Казан: РИЦ, 2011.- 560 б.

14.  Белем бирү һәм тәрбия процессында милли төбәк компоненты:  балалар бакчалары тәрбиячеләре, татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр,  башлангыч  сыйныф  укытучылары  өчен  методик  кулланма  /  Төз.:  З.М.Зарипова, иҗади төркем.- Яр Чаллы, 2000.- 70 б.

15.  Гөлбакча (балалар бакчалары өчен хрестоматия): балалар бак чаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма / Төз.: Ф.Ю.Юсупов,  З.Ф.Камалова, Р.А.Борһанова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.- 254 б.

16.  Закирова К.В., Гаффарова С.М. Әткәм-әнкәмнең теле: балалар  бакчасы тәрбиячеләренә кулланма.- Казан: Мәгариф, 1997.- 152 б.

17.  Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары  өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2005.- 175 б.

18.  Иң матур сүз: ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре  өчен хрестоматия / Төз.: К.В.Закирова.- Казан: Мәгариф, 2000.- 335 б.

19.  Исәнбәт  Н.  Балалар  фольклоры.-  Казан:  Татар.  кит.  нәшр.,  1984.- 488 б.

20.  Кашапова М.Ф. Иң гүзәл тел – туган тел: балалар бакчасында  сөйләм телен үстерү буенча методик кулланма.- Казан: РИЦ «Школа»,  2009.- 200 б.

21.  Кашапова М.Ф. Иң татлы тел – туган тел: балалар бакчалары өчен сөйләм үстерү буенча методик кулланма.- Казан: Мәгариф,  2004.- 446 б.

22.  Татар халык табышмаклары.- Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000.-  96 б.

23.  Татар   халык   уеннары   /   Төз.:  Р.Ягъфәров.-   Казан:  Мәгариф, 2002.- 159 б.

24.  Туган  телем  –  бөек  анам  теле:  татар  балаларын  ана  теленә  өйрәтү    өчен   тәрбиячеләргә     методик     кулланма    /   З.М.Зарипова җитәкчелегендә.- Яр Чаллы, 2004.- 127 б.

25.  Туган телдә сөйләшәбез (4-5 яшь):методик әсбап/ Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова. -Казан,2013.-256 б.

  1. Туган телдә сөйләшәбез (3-4яшь):методик әсбап/Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова.-Казан,2013.-224 б.
  2. Туган телдә сөйләшәбез (2-3 яшь):методик әсбап/Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова.-Казан,2012.-191 б.
  3. Туган телдә сөйләшәбез (5-7 яшь):методик әсбап/З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева.-Казан,2012.-304 б.

29.  34. Юлда йөрсәң, уяу бул: балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр өчен методик кулланма / Төз.: .Л.Гыйниятуллина. - Яр Чаллы, 2008.-  64 б.

30.  35. Ягъфәров  Р.Р.  Ал  кирәк,  гөл  кирәк  (уеннар  китабы):  укытучылар   һәм   балалар   бакчасы   тәрбиячеләре   өчен   кулланма   /  Р.Р.Ягъфәров.- Казан: Мәгариф, 1995.- 126 б.

33.Ягъфәров Р.Р. Кәҗә-мәкәрҗә: балалар бакчасы тәрбиячеләре  өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 1994.- 110 б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                         КУШЫМТА №1

Татар теле  тәрбиячесенең эш көне  бүленеше.

2015-2016 нчы уку елы  ЦИКЛОГРАММА

Атна көннәре:дүшәмбе,сишәмбе,чәршәмбе,җомга 7.30 – 15.00

Көндәлек режим

Вакыт

1.

 Балалар белән индивидуаль эш

7.30 - 8.30

2

Эшчәнлеккә әзерләнү . Эшчәнлек.

8.30 – 11.00

3

Төшке аш

11.00 –11.30

4

Методик кабинетта эш .Тәрбиячеләр, белгечләр белән бердәм эшчәнлек. Үз белемеңне күтәрү өстендә эш.

11.30.-15.00

 

Атна көннәре: пәнҗешәмбе  8.00 – 17.00

Көндәлек режим

Вакыт

1.

Балалар белән индивидуаль  

8.00-8.30

2

Эшчәнлеккә әзерләнү . Эшчәнлек.

8.30 – 10.00

3

Тәрбиячеләр, белгечләр белән бердәм эшчәнлек.

10.00-13.00

4

 Төшке аш

13.00-14.00

5

Методик кабинетта эш . Үз белемеңне күтәрү өстендә эш.

14.00-14.30

6

 Эшчәнлеккә әзерләнү . Эшчәнлек.

14.30- 16.00

7

Ата аналар белән эш

16.00-17.00

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУШЫМТА №2

Белем бирү эшчәнлеге (2015-2016нчы уку елы) РАСПИСАНИЕ

ТӨРКЕМ

АНА ТЕЛЕ

ТАТАР ТЕЛЕ

Дүшәмбе

Уртанчылар

8.30 – 8.50. 

9.00 – 9.20.

II кечкенәләр

9.30 – 9.45.   (режимда)

 

I кечкенәләр

9.50 – 10.00. (режимда)

 

Сишәмбе

Зурлар

8.20 – 8.40

8.50 – 9.10

Мәктәпкә әзерлек

9.10 – 9.40

9.50 – 10.20

Уртанчылар

10.30 – 10.50

10.55 – 11.15.

Чәршәмбе

Уртанчылар

8.30 – 8.50.

9.00 – 9.20.

II кечкенәләр

9.30 – 9.45.   (режимда)

 

I кечкенәләр

9.50 – 10.00. (режимда)

 

Пәнҗешәмбе

Зурлар

8.30 – 8.50.

9.00 – 9.20.

Мәктәпкә әзерлек

14.40 – 15.10

15.15 – 15.45

II кечкенәләр

9.30 – 9.45.  (режимда)

 

I кечкенәләр

9.50 – 10.00. (режимда)

 

Җомга

Зурлар

8.20 – 8.40

8.50 – 9.10

Мәктәпкә әзерлек

9.10 – 9.40

9.50 – 10.20

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КУШЫМТА №3

Ата-аналар белән эш

Вакыты

Эш төре

1

Сентябрь.

 

Группаларда балаларны ике телдә тәрбияләү эшләре буенча әңгәмә уздырырга.

УМК буенча ата- аналар каршында чыгыш ясау.

Ата-аналар өчен ачык дәрес үткәрергә. Тема: “Әйдәгез танышыйк”

2

Октябрь

Әхлак тәрбиясе бирү:

-халык авыз иҗаты әсәрләре;

-бишек җырлары;

-рус, татар халкының көнкүреше;

-халык уеннары өйрәтү буенча консультацияләр үткәрергә.

 

3

Ноябрь.

 

“Сөмбелә”, “Көз” бәйрәмендә әти-әниләр булышлыгы белән җырлар шигырьләр өйрәнергә.

Балалар группаларда әти-әниләр белән рәсемнәр ясарга.

Эш дәфтәрләре белән өй эшләре оештыру

“Татар теленә беренче адымнар” исемле фотокүргәзмә эшләргә

4

Декабрь.

 

Күчмә папкалар ясарга.

Темалар:

“Тәрбия сәгате”.

“Ата-аналарга ун киңәш”.

“Уйный, уйный өйрәнәбез”.

“Мин- балагыз”.

Әти-әниләр ярдәме белән Яңа ел иртәсенә җырлар шигырьләр өйрәнергә, әти-әниләр бәйрәмгә чакырырга.

5

Январь

“Балаларның уенын оештыру”- группаларда әңәмәләр уздырырга.

“Минем яраткан мультфильмым” темасына ата –аналар белән әңгәмәләр үткәргәннән соң, бергә рәсемнәр ясарга.

6

Февраль.

 

Ватанны саклаучылар көненә әти-әниләр ярдәмендә җырлар, шигырьләр өйрәнергә.

Ата-аналар һәм балалар арасында “Кем татарча яхшы белә”конкурсы үткәрү

7

Март.

 

Ата-аналар фикерен белү өчен анкеталар файдаланырга.

8 Март, Нәүрүз бәйрәменә әти-әниләр ярдәме белән җырлар шигырьләр өйрәнергә.

“Мин татарча сөйләшәм” конкурсына ата-аналар ярдәме белән папка ясарга.

8

Апрель.

 

Группаларда : “Баланы ничек кызыксынучан итәргә?” темасына әңгәмәләр уздырырга.

Г.Тукай иҗатына багышлап,  гаиләдә рәсемнәр ясарга.

9

Май.

 

Балаларның татар телен үзләштерү  буенча, ата- аналар каршында чыгыш ясау .

Ата-аналар ярдәме белән “Сабантуй”бәйрәмен үткәрү.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по обучению родному языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист по планированию

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 896 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2016 2086
    • DOCX 98 кбайт
    • 12 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Афзалова Алия Мунавировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Афзалова Алия Мунавировна
    Афзалова Алия Мунавировна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 9
    • Всего просмотров: 32057
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой