Аңлатма язуы
Эш программасы
түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. Муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль
районы «Азнакай шәһәре2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015 - 2016 нчы
уку елына төзелгән укыту планына
2.Программага Татарстан
Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус
телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту
программасына( 1-11 нче сыйныфлар, Казан,Татарстан китап нәшрияты,
2011 )
Төзүчеләре: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова,
В.А.Гарипова.
3.Дәреслеккә: Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. Рус телендә урта гомуми белем бирүче
мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен). Казан,
Татарстан китап нәшрияты, 2012
10 нчы сыйныфта рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп
бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар теленең
фонетика, лексикология, язу тарихы, икетеллелек мәсьәләләре буенча эзлекле
рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм
эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес
аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма
сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән
тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен
башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү.
5. Укучыларның
логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә
һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус
мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең
рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик
категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә
куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.10 нчы сыйныфта “Тел –
аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш” дигән тема телнең төп функцияләре,
дөньядагы телләрне төркемләү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен үзара бәйләнештә
куллану, сөйләм төрләре турында мәгълүмат бирүне күздә тота.
Фонетика,
орфоэпия, графика, орфография, аваз һәм фонема турында өйрәнелгәннәр ныгытыла,
сүзләргә транскрипция һәм фонетик анализ ясау күнекмәләре бирелә.
Бу
сыйныфта лексикология һәм лексикографиядән үткәннәр тирәнәйтелә. 10 нчы
сыйныф ахырында үткәннәр гомумиләштерелә.Ел дәвамында бәйләнешле сөйләм
үстерүгә төрле эшләр башкарыла.
Укучыларның
гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен . төрле орфографик кагыйдәләргә
карата 3 диктант, шулай ук сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү,
логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан 3 сочинение һәм 2 изложение яздырыла.
Эш
программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек,
фәннилек, аңлаешлылык принципларына нигезләнеп , атнага 1 сәгать исәбеннән
төзелде.
10
нчы сыйныф укучыларының белем-күнекмәләренә төп таләпләр.
- Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның
акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү.Сингармонизм законын,рәт
гармониясен һәм ирен гармониясен белү.Авазларны дөрес әйтү.
- Сүз басымы белән логик басымны дөрес
кую.Сөйләмдә дөрес интонация куллану.
- Сүзләргә фонетик анализ ясау.
- Сүзләргә транскрипция ясау.
- Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Татар
теленең орфографик принципларын үзләштерү.
- Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа
характеристика бирү.
- Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең
лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу.
- Сүзлекләр белән эшләү.
- Татар теленең ялганмалы (аглютинатив) табигатен
аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.Тамыр, нигез,
кушымчаларга аңлатма бирү.
- Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча
тикшерү.
- Бәйләнешле сөйләм үстерү максатында
сочинениеләр, изложениеләр, диктантлар , караган спектакль яки кинофильмга
карата бәяләмә, эш кәгазьләре (гариза, беркетмә ) язу.
Укыту - методик комплекты
Программа. Рус
телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту
программасы . 1-11 нче сыйныфлар. Казан,Татарстан китап нәшрияты,2011.
Дәреслек. Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. - Татар теле, 10 нчы
сыйныф. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2012 .
”Мәгариф
турында”Россия Федерациясенең Законы (Закон об образовании”Закон Российской
Федерации)
”Мәгариф турында”Татарстан Республикасының Законы.
Өстәмә методик әсбаплар:
1. Диктантлар
җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с.-флары өчен:
Укытучылар өчен
кулланма/3.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан:
Мәгариф,2006.
2.
Татар теленнән диктантлар
һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт.
5-11 с.-флары өчен :Укытучылар өчен
кулланма/
Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-
Казан:Мәгариф, 2005.
3.
Изложениеләр җыентыгы: Татар
урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11нче сыйныфлары өчен\
З.Н.Хабибуллина,
И.Г.Гыйләҗев.-Казан:Мәгариф,2003.
4.
Татар теленнән күнегүләр һәм
тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
5.
Эш кәгазьләре
үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
6.
Татар теле. Бердәм республика
имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ "Школа",2007.
7.
Татар теле: Теория. Күнегүләр. Тестлар\Ч.М.Харисова.-Казан Мәгариф, 2006.
8.
Татар теленнән тестлар:
Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008.
10.Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик
кулланма/ Н.В Максимов.- Казан: Мәгариф,2004.
11.Татар телендә тыныш
билгеләре:Белешмә.-Казан:Мәгариф,2004.
2016 -2017 нчы
уку елында 10 нчы сыйныфының татар төркеме өчен
татар теле
дәресләрен календарь-тематик планлаштыру
Укытучы: Л.И. Исмәгыйлова
Укыту планы буенча 35 сәгать
Атнага - 1 сәг. Елга – 35 сәг.
Диктант: 3
Сочинение: 3
Изложение: 2
Программа
түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
1. Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;
2. ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай 2 нче урта белем бирү мәктәбе”нең
2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына;
3.Программага Татарстан Республикасының
Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә (урта)
гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына(
1-11 нче сыйныфлар, Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2011 )
Төзүчеләре: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова,
В.А.Гарипова.
Дәреслек:
Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең
10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен). Казан, Татарстан китап
нәшрияты, 2012
Өстәмә әдәбият: 1. Н.В.Максимов“Татар теленнән тестлар”,“Мәгариф” нәшрияты, 2008
2. Ч.М.Харисова “Татар теле. Теория,
күнегүләр, тестлар”, “Мәгариф” нәшрияты, 2006
3.Ч.М.Харисова “Татар теле. Анализ
үрнәкләре” “Мәгариф” нәшрияты, 2009
4. Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән
мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”, “Мәгариф”нәшрияты, 2005
5.Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев “Хәзерге татар
әдәби теле” “Мәгариф”нәшрияты, 2002
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.