Татарстан
Республикасы Арча районы
Урта
Пошалым төп гомуми белем мәктәбе
Географиядән
дәрес эшкәртмәсе
7
нче класс
Африканың
эчке сулары
Укытучы:
Рәхимҗанов Фирдинанд Фәргать
улы
Урта
Пошалым
2015
Тема:
Африканың эчке сулары
Максат: Укучыларны
Африканың эре елгалары һәм күлләре белән таныштыру;
Эчке суларына характеристика бирү, үзенчәлекләрен
тасвирлау;
Карта белән эшләү күнекмәләре үстерү,
мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау:
Африканың физик картасы, атлас һәм контур карталар, терминнар һәм төшенчәләр
белән карточкалар, елгаларның еллык агымы графигы белән таблица, наутбук,
проектор.
Материал: Материклар
һәм океаннар географиясе, 7 класс өчен дәреслек;
Географиядән дәрес эшкәртмәләре, 7 класс,
Н.А. Никитина;
Эш программасы;
Норматив документлар җыелмасы. География;
Учебное электронное издание. География.
Наш дом-Земля. Материки, океаны, народы и страны. Авторы учебного материала
Душина И.В., Летягин А.А., Пятунин В.Б.
Дәрес
барышы
I.
Оештыру өлеше
II.
Актуальләштерү
-
фронталь
тикшерү
1) К.к. 2 һәм т.к. 5 арасындагы климат
поясы (Экваториаль.)
2) Т.к. 17-30 һәм к.к.2-30 арасында ятучы
климат поясы (Субэкваториаль.)
3) Ел дәвамында эссе һәм коры пояс
(Тропик.)
4) Кышын җылы һәм коры, җәен җылы һәм яңгырлы
пояс (Субэкваториаль.)
5) Ел дәвамында җылы һәм яңгырлы пояс
(Экваториаль.)
6) Ел дәвамында коры һава массалары
өстенлек итә, пассатлар исә торган пояс (Тропик.)
7) Ел дәвамында дымлы һава массалары
өстенлек итә торган пояс (Экваториаль.)
8) Урта диңгез климаты өстенлек итә торган
пояс (Субтропик.)
9) Африка материгында төп климат ясаучы
факторлар булып нәрсәләр тора? (Диңгез
өсте тигезлегеннән биеклек, атмосфера циркуляциясе, киңлек,урынның
рельефы, океан һәм диңгезләр
йогынтысы, түшәмә өслек)
- укучыларның
карта белән эшләвен тикшерү
1) Африка континентының кырый нокталарын
күрсәтергә һәм координаталарын атарга (төньякта - Бен-Секка борыны – т.к.37,
кч.о.10; көньякта – Игольный (Энә) борыны – к.к.35, кч.о.20; көнбатышта – Альмади
борыны – т.к.15, кб.о.17; көнчыгышта – Рас-Хафун борыны – т.к.11, кч.о.51 )
2) Климат картасы буенча аерым поясларга
кыскача характеристика бирергә. (Слайд 1)
3) Карта буенча январь һәм июльнең иң эссе
һәм иң салкын температура күзәтелгән урыннарын күрсәтергә. (Слайд 2, Слайд 3)
4) Материкта явым-төшем иң күп һәм аз
күзәтелә торган урыннарны күрсәтергә. (Слайд 4)
III.
Яңа материал үзләштерү.
1. Презентация
буенча укучылар белән берлектә эчке сулар турында искә төшерү. (Слайд 5)
-
Схема дәфтәрләргә сызыла. Җир асты сулары,
сазлыклар, бозлыклар тоткан урынны билгеләү.
2. Физик
карта ярдәмендә елгаларның кайсы океан бассейннарына каравын ачыклау. Мисаллар
китерергә һәм мөстәкыйль рәвештә
дәфтәргә язып куярга. (Слайд 5)
Мисаллар:
Мисаллар: Мисаллар:
Нил
Лимпопо Бата
Нигер
Замбези Гир
Конго
Тана Саламат
............
............ .............
3. Тышкы
факторларның (рельеф һәм климатның) елгаларга йогынтысын ачыклап анализ ясау.
- рельеф: агым характеры,
бусагалар һәм шарлавыклар, юнәлеше. (Слайд 6)
- климат: мул сулылыгы,
туенуы, режимы, боз торуы, су күтәрелеше. (Слайд 7)
Мисаллар:
Елга исеме
|
Башы
|
Тамагы
|
Төп юнәлеше
|
Туенуы
|
Режимы
|
Нил
|
Ике
чыганак
|
Урта
диңгез
|
Төньякка
|
Яңгыр
һәм җир асты сулары
|
Транзит
елга, климат поясына карап үзгәрә
|
Конго
|
Көньяк-көнчыгыш
КДР
|
Атлантик
океан
|
Көнбатышка
|
Яңгыр сулары
|
Ел
дәвамында мул сулы
|
Замбези
|
Көнчыгыш
Ангола
|
Мозамбик
бугазы
|
Көнчыгышка
|
Яңгыр
сулары
|
Җәйге
ташу
|
4) Электрон дәреслек
буенча Африка елгалары турында материал карау.
5) Укучылар белән күлләр
турында искә төшерү.
- Нәрсә ул күл? (Күл – ул
коры җир өстендә барлыкка килгән йомык сулык.)
- Күлләрнең тозлылыгы
нәрсәгә бәйле? (Ясалышына, туенуына, һ.б.)
- Ясалышы ягыннан нинди
күлләр була? (тектоник, вулканик, бозлык, карст, калдык.)
- Агымлы һәм агымсыз
күлләр нәрсә белән аерыла? (Агымлы күлләр – елгалар агып чыга торган, агымсыз
күлләр – елгалар агып чыкмый торган күлләр.)
6) Африканың зур күлләре.
Карта һәм таблица белән эш.
Исеме
|
Мәйданы, мең кв.км
|
Тирәнлеге, м
|
Ясалышы
|
Виктория
|
69
|
80
|
Тектоник
|
Танганьика
|
33
|
1470
|
Тектоник
|
Ньяса
|
29
|
706
|
Тектоник
|
Чад
|
10-26
|
4-7
|
Тектоник
|
7) Электрон дәреслек
буенча Африка күлләре турында материал карау.
III.
Ныгыту.
-
Халык хуҗалыгында елгалар һәм күлләрнең
әһәмияте. Караган материаллар буенча фикер алышу.
IV.
Йомгаклау.
-
Без бүген дәрестә нинди тема белән
таныштык?
-
Африканың эчке сулары турында нәрсәләр
белдек?
Билгеләр кую.
Өй эше.
1) П.
27 укырга.
2) Контур
картага зур елгалар һәм күлләрне билгеләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.