Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока по татарскому языку на тему "Катнаш кушма җөмлә"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка урока по татарскому языку на тему "Катнаш кушма җөмлә"

библиотека
материалов

Тема: Катнаш кушма җөмлә

Максат: укучыларны катнаш кушма җөмлә белән таныштыру, аларның ике төрле юл белән

схемаларын төзергә өйрәтү. Катлаулы төзелмәләр турында белемнәрне тирәнәйтү. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: проектор, мультимедиа презентациясе. М.З.Зәкиев 8 нче сыйныф өчен дәреслек ,индивидуаль биремнәр язылган карточкалар, таратма материаллар.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

1.Балалар, сез бүген- укытучылар. Яңа теманы да бергәләп өйрәнербез. Дәрес барышында

башкарган эшләрегезне үзегез үк бәяләп, билге куярсыз.

(Укучыларга белемне бәяләү өчен карточкалар өләшенә.

Үз белемеңне тикшер һәм бәялә.

1.Схемалар буенча җөмлә төрләрен билгеләү.-

2. Теманы ачу.-

3. Кагыйдәне үзләштерү дәрәҗәсе.-

4. 155 нче күнегүгә бәя.-

5. Индивидуаль карточкалар белән эш.-

6. Катнаш кушма җөмләләрне билгеләү.-

7. Рәсем буенча катнаш кушма җөмләләр төзеп әйтү.-

8. Катнаш кушма җөмләләр кертеп, хикәя төзү.-

Гомуми билге - )

2. Алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне схема буенча кабатлау

(җөмлә төрләре, катлаулы төзелмәләр) слайд 1, 2

-нинди җөмлә төрләрен белдегез?

-Катлаулы төзелмә дип нинди җөмләләргә әйтәләр?

-Аның нинди төрләре бар?

II. Актуальләштерү

Ә хәзер, әйдәгез, җөмлә төрләре турында белемнәрне ничек үзләштерүегезне тест аша тикшереп

карыйк әле. Барыбызга билгеле булганча, әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып озак еллар

балкыган Шәйхи ага Маннур-безнең якташыбыз слайд 3. Хәзер мин сезгә аның шигырьләреннән

алынган җөмләләрдән төзелгән тест сораулары тәкъдим итәм. Тестларны эшләп, бер-берегезнекен

алыштырып тикшерерсез һәм билгеләр куярсыз.

Тест сорауларына җаваплар алу.

1. Җөмләнең төрен билгеләргә: Кичен көтү кайтканда,

Алтын кояш батканда,

Ишегалдым яшел чирәмгә-

Табын җәйдем хәтфә келәмгә.

1-гади җөмлә;

2-күп иярченле кушма җөмлә;

3-күп тезмәле кушма җөмлә;

4-иярченле кушма җөмлә.

2. Күп иярченле кушма җөмләнең төрен билгеләргә:

Гизсәм дә мин илнең бик күп ягын,

Сырласа да еллар маңгайны,

Мин һаман да Тулбай малае.

1-бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

2-тиңдәш иярүле кушма җөмлә;

3-тиңдәш түгел иярүле кушма җөмлә.

3.Җөмләнең структур төрен билгеләргә:

Яз башланды әкрен-әкрен генә,

Сыекланды соры болытлар,

Юаш кына җылы керде көнгә,

Өстән төште туннар, толыплар.

1-тезмә кушма җөмлә;

2- иярченле кушма җөмлә;

3- күп иярченле кушма җөмлә;

4- күп тезмәле катлаулы төзелмә.

4.Иярчен җөмләнең структур һәм функциональ-семантик төрен билгеләргә:

Кунак килсә, якты чырай белән

Урын түрдә бездә һәр өйдә.

1-синтетик иярчен кире җөмлә;

2-аналитик иярчен хәбәр җөмлә;

3-синтетик иярчен шарт җөмлә;

4-аналитик иярчен шарт җөмлә.

5. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләне табыгыз:

1-Күңел һаман сиңа тарта,

Эндәшә һәр сукмагың,

Сагынам да сиңа кайтам,

И газиз туган ягым!

2-Исәнмесез, минем шаян дуслар,

Хуш килдегез, рәхим итегез!

3-Менә шуннан уч тутырып алып,

Үзебезнең басу балчыгын

Туйганчы бер иснәп карау минем-

Иң зур бәхетем, иң зур шатлыгым.

4-Җырлаган ул, урыны тар булса да,

Әйләнәсе зиндан булса да,

Сөйгән халкы өчен күзләренә

Газаплану яше тулса да.

Укучылар тест биремнәрен үтиләр, үз-үзләрен бәялиләр. Экранда дөрес җаваплар

күрсәтелә. слайд 4

1) 2 3) 4 5) 4

2) 2 4) 3

Билге кую өчен таләпләр:

«5» ле - хатасыз.

«4» ле - 1 хата.

«3» ле - 2 хата.

«2» ле - 3... хата

3.-Ә хәзер терәк карточкалар өләшәм. Сез шунда җөмлә төрләрен күрсәтерсез, ярыймы, балалар?

Дәрес темасын үзегез табарга тырышырсыз. слайд 5

1. Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз.- Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә.

2. Киек кошлар кайткан саен,

Таллар яфрак ярган саен,

Синең янга киләм таңда. –Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә

3. Җир тирәли әйләнеп йөрүебезне сизсәләр, тәҗрибә чиста килеп чыкмый, ә хуҗалар

моның өчен мактамыйлар. (әлегә мондый җөмләләрне өйрәнмәдек)

4. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен искә төшерик әле, балалар (тезүле һәм ияртүле)

Слайд 6

III. Яңа теманы аңлату.

Ә менә сез төрен билгели алмаган җөмләдә нинди бәйләнеш икән? Әйдәгез, әлеге җөмләнең

предикатив нигезләрен табыйк . Ничә җөмлә бар икән биредә?Сл.7

(өч) 1-җир тирәли әйләнеп йөрүебезне сизсәләр

2- тәҗрибә чиста килеп чыкмый

3- хуҗалар моның өчен мактамыйлар.

-Бик дөрес. Җөмләләр үзара ничек бәйләнгән соң? Алар арасында нинди бәйләнеш төрләрен

күрәсез?(1 нче җөмлә икенчесенә ияреп килгән, 2 нче һәм 3 нчеләр үзара тезүле бәйләнештә)-Монда

бәйләнешнең ике төре дә бар. Димәк, алар үзара кушылган, катнашкан. Менә без бүген шундый

җөмләләр белән танышабыз. Схемада сорау билгесе белән калдырылган шакмакта катнаш җөмлә

дигән сүз була икән.Хәзер игътибар белән тактадагы җөмләгә карыйбыз Димәк, бүгенге дәреснең

темасы – катнаш кушма җөмлә. (Тактада һәм дәфтәрләрдә язу)

-Хәзер түбәндәге җөмләне карыйк әле, укучылар.

Көн эссе булса да, өй эссе итеп ягылган, пешеп чыккан итле токмач исе аңкып тора иде.

(Җөмләне тикшерәбез, схемасын төзибез) Слайд 8

(...-са да), [ ], [ ]

Билгеләрен санап карыйк әле: Моделен төзибез.

Катнаш кушма җөмлә

катлаулы төзелмә

ике төрле бәйләнеш бергә килә

гади җөмләләр үзара тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә керә

Слайд 9

-Димәк, катнаш кушма җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?

Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә

катнаш кушма җөмлә дип атала.

(Кагыйдәне үз-үзләренә һәм бер-берсенә әйтү.) слайд 10

Ял минуты.

IV. Ныгыту. Дәреслек белән эш. 155 нче күнегүне күчереп язу һәм җөмләләрнең схемасын төзү.

(Укучылар чиратлап тактада эшлиләр)

Индивидуаль карточкалар белән эш. (Вариатив формада. Балаларга карточкалар өләшенә. Анда

язылган җөмләләрдә тыныш билгеләрен куярга, схемаларын төзергә.)

1.Невод кырыйга якынлашкан саен халыкта рух арта йөзләр көлә иде.-

2.Җәйләр үткәч көзләр җитте казлар очты еракка. –

3.Мин җавап биреп өлгергәнче баягы явыз малайларның берсе Хәйрүшнең аркасына чуерташ белән

бәрде ләкин ул берни дә әйтмәде. –

4. Еллар үтеп бара торгач картайсам да

Бөкрем чыгып бетсә дә хәлдән тайсам да

Күңелем минем япь-яшь калыр һич картаймас

Җаным көчле булып калыр хәлдән таймас.

V. Белемне тикшерү. Проекторда 6 җөмлә күрсәтелә. Шулар арасында катнаш кушма җөмләләрнең

генә тәртип санын билгеләргә.слайд 11

1. Ашау-эчү тәмамлангач, сәкедән ашъяулык киткәч кенә, алар әңгәмәгә керештеләр.

2. Сизәм: Хәсән абыйга сөйләшүе авыр, шулай да ул сүзләрен әйтеп калырга ашыга.

3. Гөлфия якынлашуга, трактор туктады да, аннан Заһид сикереп төште.

4. Урманны чыгуга, уҗым басуыннан йомшак җил бәрелде, юл читеннән, ук булып атылып,

тургайлар күтәрелде.

5. Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

6. Төн уртасы якынлашып, балаларның кайсы йокыга киткәч, кайсы йокыга җыена башлагач, Тәңкә

дә өенә китмәкче булды.

VI. Йомгаклау. Рефлексия. Без дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

өйрәндем

Мин белдем

исемдә калды

Текстта катнаш кушма җөмләләрне табарга өйрәндем.

Аларда ике төрле бәйләнеш булуын белдем.

Катнаш кушма җөмләләрнең схемаларын төзү тәртибе исемдә калды.

Алдан өләшенгән карточкаларга билгеләр саны буенча нәтиҗә ясап, гомуми билге кую.

VII. Өй эше.Слайд 12

1 нче в (мәҗбүри) п.26, 156 нчы күнегү. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп

язарга, схемаларын төзергә.

2 нче в. – (ярымиҗади). Әдәби әсәрләрдән катнаш кушма җөмләләр кергән 5 җөмлә сайлап язарга.

3 нче в.- (иҗади). Катнаш кушма җөмләләр кулланып, “Туган ягым” темасына миниатюр сочинение

язарга.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров1188
Номер материала ДВ-120718
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх