Инфоурок География КонспектыРазработка внеклассного мероприятия на татарском языке, посвященный 100 летию Татарстана

Разработка внеклассного мероприятия на татарском языке, посвященный 100 летию Татарстана

Скачать материал

МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН!                                                    3 б сыйныфында Татарстан Республикасына 100 ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара

 

  Максат:

1.     Балаларга Татарстан дәүләтчәнлеге турында белемнәр бирү. Балаларның туган якны танып – белү даирәләрен киңәйтү, аларга тарихи мәгълүмәт бирү 

2.     2.Татарстан симво¬ликаларын искә төшерү; үзара татар телендә сөйләшү һәм аңлашу күнекмәләрен үстерү

3.     Татар халкының фольклорын, йолаларын өйрәнүне дәвам итү, аларга карата кызыксыну уяту; туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.
 

 Хәзерлек эшләре: Балаларга Татарстан Республикасы турында сөйләү,  төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәр карау, республикабыз шәһәрләре белән таныштыру, шигырьләр, җырлар өйрәнү.

 “ТАССР - 100 ел” дигән язма, Татарстан гербы һәм флагы куелган.

Алып баручы. Исәнмесез балалар. Хәерле иртә.

Балалар. Исәнмесез. Хәерле иртә.

Алып баручы. Без бүген сезнең белән бик зур бәйрәмгә җыелдык. Татарстан Республикасына 100 ел тулуга багышланган. Бүген сезнең белән Республикабызның үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә сәяхәткә барырбыз.

Бала. Нәрсә соң ул Татарстан?

Бала. Татарстан – ул минем Туган илем, торган җирем, туган йортым.

Бала. Татарстан – ул минем гаиләм, туганнарым, дусларым.

          Син тәүге кат баскан җирем,

          Кояшым, таңым минем.

          Иң шат булып үскән җирем,

          Ватаным, даным минем.

Бала. Сандугачкай, сайра, сайра,

          Котлап язгы таңнары

          Туган җирдәй гүзәл җирләр

          Дөньяда тагын бармы?

          Күрче, дөнья нинди матур,

          Тирә - ягың гөл генә.

          Гөлбакчадай ямьле була

          Бары Туган җир генә.

Алып баручы. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы

күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган, тырыш халкын күреп сокланабыз. әйдәгез, бүгенге бәйрәм көнендә Татарстаныбызга багышлап җыр җырлыйк.

                        

         Кояшлы ил – безнең ил,

         Күге аның гел аяз.

         Кыш китерсә Кыш бабай,

         Чәчәк алып килә яз.

           

         Һавасы да, җире дә,

          Салават күпере дә,

         Яңгыры да, кары да –

         Безгә якын бары да.

 

         Сандугачлы урманы,

         Ашлык тулы кырлары,

         Бөтен җиргә яңгырый

         Безнең бәхет җырлары.

Бала. Көмеш суларың, зәңгәр урманың

          Якын күңелгә, Татарстаным!

          Син – туган ягым,

          Син – минем таңым, Татарстаным!

                        “

Алып баручы. Туган илкәем, сөйгән җиркәем

                           Иртәнге саф нурга күмелә.

                           Уяна сабый, елмаеп карый

                           Иртәнге саф кояш нурына.

                                       Кояш керә.

Бала.

            Сагынышып кошлар кайта

            Түгәрәк күлләренә.

            Ояларын ясый алар

            Тик туган җирдә генә.

            Дөнья ямьле, сулар тәмле

            Тик туган җирдә генә.

 

             Уен “Чума үрдәк ,чума каз!”

 

Алып баручы. Ә безнең халкыбыз илен, җирен үзенеке итеп, татар иле төзергә тырышкан. Халкыбызның тырышуы белән ул барлыкка килә - безнең Татарстан.  Безнең әби-бабайларыбыз элек-электән үк эшчән, тырыш, тыйнак, намуслы, пөхтә һәм бик тә уңган булганнар. Кайда гына, нинди генә эш башкарсалар да, җиренә җиткереп, төгәл итеп эшләгәннәр, иген кырларында, болыннарда иртә таңнан кичкә кадәр күмәкләшеп эшләгәннәр. Казан губернасыннан-Татарстан Автономияле республикасы оеша. Монна 100 ел элек 1920 елны Татарстан Республикасы тозелү турында закон кабул ителэ Аның башкаласы – Казан шәһәре.

Бала.  Иделемнең түрендә,

           Данлы туган җирендә

          Ак канатлы бер ил бар

          Татарстан дип атала.

Бала. Борынгыдан моң алган,

           Даны ерак таралган.

           Яши гүзәл, зур халык,

         Карый дөнья таң калып.

Алып баручы. Республика халкы яңа тормыш төзегән, кул хезмәтен тракторлар, машиналар алыштыра башлый. Халкыбыз җиз сызганып эшли,

ял итә дә белә.

                             “ Өммегөлсем җыры”

  Безнең төбәгебездә нефть ятмалары, ә Республикабызда яңа шәһәрләр балкып чыкты. Әйдәгез әле, балалар искә төшерик:  нинди шәһәрләр бар?

Балалар. Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай һ.б

Алып баручы.

Республикабыз мөстәкыйль дәүләткә әйләнде. Ә сез беләсез һәр дәүләтнең символлары була. Балалар нинди символлар алар?

Балалар. Флаг, Герб, Гимн.(Балалар шигырьләр сөйлиләр, кайсы елны  нинди символика кабул ителүен искә төшерәләр)

Алып баручы. Безнең туган телебез татар теле. Ул безнең милли телебез, Республикабызның дәүләт теле. Ана телебез бик борынгы һәм бай телләрнең

берсе.

Бала. И, туган тел!

           Сине Әнкәй итеп,

           Йөрәгендә саклый бу халык.

           Таралган ул....

           Әгәр, син булмасаң,

           Бетәр инде күптән югалып....

                          

          “Балам!” – диеп, туган телдә

          Эндәшә миңа әткәм.

          “Әнием!” – дип, әнкәемә

           Мин туган телдә әйтәм.

         

          Дөньяда иң – иң матур ил

          Ул – минем туган илем.

          Дөньяда иң – иң матур

          Ул – минем туган телем.

 

          Туган телемдә сөйләшеп,

          Яшим мин туган илдә.

          “Туган ил” дигән сүзне дә

          Әйтәм мин туган телдә.

         

          Җыр “Тылсымлы сүзләр”

Бала.  Идел ярларына нурлар сибеп,

           Матур булып ата бездә таң.

          Таң шикелле якты Туган илем,

           Бәхет биргән җирем – Татарстан!

Бала. Нәрсә соң ул Татарстан?

Бала. Татарстан – ул минем Туган илем, торган җирем, туган йортым.

Бала. Татарстан – ул минем гаиләм, туганнарым, дусларым.

          Син тәүге кат баскан җирем,

          Кояшым, таңым минем.

          Иң шат булып үскән җирем,

          Ватаным, даным минем.

Бала. Сандугачкай, сайра, сайра,

          Котлап язгы таңнары

          Туган җирдәй гүзәл җирләр

          Дөньяда тагын бармы?

          Күрче, дөнья нинди матур,

          Тирә - ягың гөл генә.

          Гөлбакчадай ямьле була

          Бары Туган җир генә.

Алып баручы. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы

күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган, тырыш халкын күреп сокланабыз. әйдәгез, бүгенге бәйрәм көнендә Татарстаныбызга багышлап җыр җырлыйк.

Әхмәт Рәшит сүзләре, Луиза Батыр – Болгари көе

         Кояшлы ил – безнең ил,

         Күге аның гел аяз.

         Кыш китерсә Кыш бабай,

         Чәчәк алып килә яз.

           

         Һавасы да, җире дә,

          Салават күпере дә,

         Яңгыры да, кары да –

         Безгә якын бары да.

 

         Сандугачлы урманы,

         Ашлык тулы кырлары,

         Бөтен җиргә яңгырый

         Безнең бәхет җырлары.

Бала. Көмеш суларың, зәңгәр урманың

          Якын күңелгә, Татарстаным!

          Син – туган ягым,

          Син – минем таңым, Татарстаным!

Алып баручы. Татарстан- күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар һәм башка милләт кешеләре, бер гаилә

кебек, бергәләп эшлиләр, дус тату яшиләр.

         Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

         Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

         Дуслык булса яшәү дә күңелле,

         Уңай була һәрбер эшең дә.

                        “Халыклар дуслыгы” биюе

Алып баручы. Туган илкәем, сөйгән җиркәем

                           Иртәнге саф нурга күмелә.

                           Уяна сабый, елмаеп карый

                           Иртәнге саф кояш нурына.

                                       Кояш керә.

Бала. Кояш, кояш, син биектә

          Бар дөньяны күрәсең.

          Әйтче, кояш иң матур җир кайда?

          Син бит инде беләсең.

            Сагынышып кошлар кайта

            Түгәрәк күлләренә.

            Ояларын ясый алар

            Тик туган җирдә генә.

            Дөнья ямьле, сулар тәмле

            Тик туган җирдә генә.

             Уен “Чума үрдәк ,чума каз!”

Бала. Җирдә миңа ни кирәк?

           Әти дә, әни кирәк.

           Җирдә миңа ни кирәк?

            Без яшәгән өй кирәк.

            Җирдә миңа ни кирәк?

           Әллүкиле көй кирәк.

           Җирдә миңа ни кирәк?

           Тукай, туган тел кирәк.

            Җирдә миңа ни кирәк?

           Туган - үскән ил кирәк.

            Җирдә миңа ни кирәк?

           Мәңге имин җир кирәк.

Алып баручы. Кадерле балалар! Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.

                          

  “Мин яратам сине, Татарстан” җыры.

Роберт Рәкыйпов шигыре, Роберт Андреев көе

 

Мин яратам сине, Татарстан

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

 

Мин яратам сине, Татарстан

Горур халкың өчен яратам.

Җан эреткән, әнкәм телең өчен,

Татар телең өчен яратам.

 

...Татарстан, сине яратам!

 

 

 

 

 

 

 

                                                                   

 

        МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН!

Татарстанга багышланган махсус дәреснең максатын болай билгеләдем: балаларга Татар¬стан турында мәгълүмат бирү, татар теленең дәүләт теле булуын аңлату; Татарстан симво¬ликаларын искә төшерү; республикабызның күп милләтле булуы һәм аларның үзара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләү; үзара татар телендә сөйләшү һәм аңлашу күнекмәләрен үстерү; татар халкының фольклорын, йолаларын өйрәнүне дәвам итү, аларга карата кызыксыну уяту; туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.
«Мин яратам сине, Татарстан» (Р. Рәкыйпов сүзләре, Р. Андреев көе) дигән җыр яңгырый.
Тәрбияче. Хәлләрегез ничек, балалар?
— Кояшлы иртә кебек.
— Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез, иң элек алар белән исәнләшик.
(Балалар исәнләшәләр.)
— Исәнләшү нәрсә ул? Аны ничек аңлыйсыз?
— Ул кешегә сәламәтлек теләү.
— Кешенең хәлен сорашу.
— Игътибарлылык билгесе.
— Ярдәм итәргә әзер булу.
Тәрбияче. Ә менә безнең татар халкы ике кулын сузып исәнләшә. Бу—кулларымда корал юк, мин сиңа дусларча кул сузам дигәнне аңлата. Ә хәзер, әйдәгез, балалар, бәз дә берберебез белән исәнләшик. (Исәнләшәләр.)
Тәрбияче. Без нинди телдә сөйләшеп утырабыз? (Татар телендә.)
— Дөрес. Безнең туган телебез — татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Ана телебез — бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.
И, туган тел!
Сине Әнкәй итеп,
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул...
Әгәр, син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып, —
дип язган безнең якташыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов.
— Балалар, без дә сезнең белән туган теле¬без, туган илебез турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез, аларны исебезгә төшерик.
Кем сөйли?
1 нче бала.
Дөньяда иң-иң матур ил —
Ул минем — Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел—
Ул минем туган телем.
2 нче бала.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә,
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
3 нче бала.
Татарстан — үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Бакчадагы гөлләр төсле
Гүзәл булсын көнебез.
4 нче бала.
Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Моңланып шаулап тора.

5 нче бала.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан!

— Нәрсә соң ул Татарстан? (Безнең республикабыз; торган җирем, торган йортым, минем
гаиләм.)
— Әйе, балалар, без Татарстанда яшибез. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы
күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган,тырыш халкын
күреп сокланабыз. Татарстан — күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр.
Һәрбер республика үзенең Конституция көнен билгеләп үтә. Ә бездә ул көн кайчан? (6 ноябрьдә.) Ә менә бу көн турында Энҗе Мөэминова болай язган:
Иртә таңнан яңгыр туктамады,
Сибәләде, койды, түгелде.
Болыт ярып, кояш чыккан кебек
Шатлык биләп алды күңелне.
Чөнки бүген Татарстан иле
Төп законын хуплап раслады.
Беренче һәм яңа Закон белән
Республикам тормыш башлады.
Димәк, Конституция — ул Закон.
— Балалар, республикабызның символика¬ларын искә төшереп китик әле. (Гимн яңгырый.)
— Без нинди көй тыңладык? (Татарстан гимнын.)
— Гимнның көен кем язган? (Рөстәм Яхин.)
— Бу нәрсә? (Флаг.)
— Флаг турында кем шигырь сөйли?
Бала.
Шундый матур яшел төсе,
Ул кызылы, ул агы.
Җилферди Казан өстендә
Безнең дәүләт флагы.
— Бу нәрсә? (Герб.)
— Татарстанның, башкаласы кайсы шәһәр?
(Казан шәһәре.)
— Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез? (Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт,
Чаллы.)
— Чаллы шәһәре нәрсә белән дан тота? (Анда КамАЗ машиналары эшләнә.)
— Әйе, балалар, безнең Татарстаныбыз зур завод-фабрикалары, ашлык тулы киң кырлары
белән дә дан тота.
Ә игеннәр шаулап үссен, җирләр уңдырыш¬лы булсын өчен ни кирәк? (Яңгыр кирәк.) Ә без аны ничек чакырабыз әле? Бала.
Яңгыр, яу, яу, яу.
Илдә уңыш мул булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә эчәргә сөт булсын.
— Элекэлектән татар халкының матур гореф-гадәте бар: мулуңышны җыеп алгач, алар тәмле-тәмле ризыклар пешереп, бергә җыелып сыйлана торган булганнар һәм күңел дә ачканнар. Менә безнең өстәлдә дә тәмле ризыклар бар. Бу нәрсә? (Чәкчәк, кыстыбый, өчпочмак.).
— Ә иң кадерле, иң затлы азык нәрсә? (Ипи.)
Һәрбер өйдә өстәлгә иң беренче ипи куела.
Элек әби-бабайларыбыз төрле уеннар уйнаган. Мәсәлән, йөзек салыш уены. Без дә шул уенны уйнап алыйк. (Уен оештырыла. Уен барышында төрле ^җәзалар» бирелә.)
— Нинди җәза бирәбез?

— Тел шомарткыч әйтергә .
Аз-маз алдан өйрәнгәч,
Айдарны да алдаган.
Алдап алты адым да
Алга китә алмаган.
— Такмаза әйтергә.
Утыр балам ашарга,
Түгеп-чәчеп ашама.
Алдыңа күл ясама.
Ипи валчыгыңны койма,
Аяк астына ташлама.
Тәрбияче. Әйе, ипи — һәрнәрсәдән олы, ипине хөрмәт итәргә кирәк. Сез дә, балалар, ипинең кадерен белергә өйрәнегез.
Татар халкы — әдәпле, дөрес сүзле, пакь халык. Әйтем — сүзнең бизәге, ә мәкаль — сүзнең җиләге. Әйдәгез әле, мәкальләр әйтеп алыйк.
— Эш беткәч уйнарга ярый.
— Ипидән олы аш юк.
— Иле барның теле бар.
— Иң татлы тел — туган тел,
Әни сөйләп торган тел.
— Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
«Ахырын әйт» дигән уен оештырыла.
1. Татлы булса һавалары,
Ләззәтле булса жиле.
Шифалы булса сулары —
Ул минем (Туган илем).
2. Кая барсаң күз алдында
Һәрчак күңелемдә яши.
Ул безнең иң якын кеше,
Ул белегез, безнең (әни).
3. Бар тагын бер иң матур сүз
Һәрвакыт син әйткәнең.
Ул матур сүз,
Ул якын сүз — (әтием).
Балалар, һәрбер кеше үзенең туган ягы туган җирен, туган өен ярата. Ә хәзер республикабызда туып, яшәп килгән шагыйрьләрбезнең туган ягы турында язылган шигырьләрен укып китик.
1. Туган ягым минем — үз өем,
Үз өемдә минем үз көем.
Үз дигәнчә бизим өемне,
Үз телемдә сөйлим сүземне.
(Энҗе Мөэминова)
2. Татарстан — үз өебез,
Безнең якты илебез.
Яныгыз да көегез дә,
Илебезне сөегез.
(Роберт Миңнуллин)
3. Көмеш суларың, зәңгәр урманың
Якын күңелгә, Татарстаным.
Син — туган ягым,
Син — минем таңым, Татарстаным.
(Илдар Юзеев)
4. Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә.
Мәрхәмәтле, ямьле, мәхәббәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка внеклассного мероприятия на татарском языке, посвященный 100 летию Татарстана"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по трудоустройству

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 159 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Доклад "НАУЧНО-МЕТОДИЧЕСКИЕ ОСНОВЫ СОЗДАНИЯ И ИСПОЛЬЗОВАНИЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ ИНТЕРНЕТ-ПОРТАЛОВ "
  • Учебник: «Информатика», Семакин И.Г., Залогова Л.А., Русаков С.В., Шестакова Л.В.
  • Тема: Глава 1. Управление и алгоритмы
  • 05.10.2020
  • 327
  • 1
«Информатика», Семакин И.Г., Залогова Л.А., Русаков С.В., Шестакова Л.В.
Урок "АНАЛИЗ КОНКУРЕНТОСПОСОБНОСТИ ВЫПУСКНИКОВ ТЕХНИКУМА"
  • Учебник: «География. Экономическая и социальная география мира (базовый уровень) (в 2 частях)», Лопатников Д.Л.
  • Тема: § 18. Россия в мировой экономической системе
  • 05.10.2020
  • 238
  • 0
«География. Экономическая и социальная география мира (базовый уровень) (в 2 частях)», Лопатников Д.Л.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.10.2020 1156
    • DOCX 75.5 кбайт
    • 19 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарафиева Фирая Минтимировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарафиева Фирая Минтимировна
    Шарафиева Фирая Минтимировна
    • На сайте: 3 года и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3074
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

География: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель географии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 982 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 3 381 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «География» в условиях реализации ФГОС ООО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 69 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 762 человека

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания географии в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 245 человек

Мини-курс

Принципы эффективного использования аграрных ландшафтов

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология обучения и развития детей: от садика до школы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов, критиков и общественных деятелей

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе