Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Реферат на тему: "Бала үсешендәге һәм тәрбия өлкәсендәге кыенлыклар"

Реферат на тему: "Бала үсешендәге һәм тәрбия өлкәсендәге кыенлыклар"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Бала үсешендәге һәм тәрбия эшендәге кыенлыклар.

Баланың үсү, шәхес булып ныгып җитү юлында аеруча әһәмиятле, һәр бала өчен диярлек котолгысыз моментлар бар.Мондый хәлиткеч этапларны гадәттә билгеле бер үсеш чоры белән бәйлнгән кризлар дип атыйлар, чөнки алар билгеле бер яшьтә генә чагылалар.

Аеруча әһәмиятле кризлар 2-4, 7-9, 13-16 яшь араларына туры килә.Бу чорда бала организмында әллә никадәр үзгәрешләр була.Бу үзгәрешләрнең иң күзгә ташланганы – буйга үсү.Буйның артуы исә йөрәк – кан тамырлары, сулыш алу, нерв һәм башка системаларга әллә никадәр өстәмә эш йөкли.Бу исә төрле әгъзаларның физиологик функцияләрне башкаруда вакытлыча үзра ярашмауларын китереп чыгара.Бу исә гадәти булмаган эчке тоемнар, әлегә кадәр билгесез булган кичерешләр, тиз талчыгу, бик тиз кәеф кырылу, кинәт кабынып китү кебек хисләргә китерә.Мондый чорларда балалар төрле авыруларга тиз бирешүчән һәм юк кына нәрсәләргә дә үпкәләүчән булалар.Шушы вакытта күп кенә ата – аналар балаларын психоневролгка күрсәтергә мәҗбүр булалар.Тикшеренүләрдән күргәнгәчә балаларның күбесе сау – сәламәт икәнлеге ачыклана.Әлбәттә, ата – аналарның борчылуы да урынлы – баланың үз-үзен тотышы кинәт үзгәрә, аны тәрбияләү “мәшәкатьле” эшкә әверелә.Мәсәлән, 7-9 яшьләрдә үз-үзләренә бәя биргәндә икеләнәләр:”Мин өйдә – әйбәт,ә мәктәптә начар бала” яки “Мәктәптә – әйбәт, ә өйдә начар.Чынлыкта нинди соң мин?”Үсмер яшьтәгеләр (13-16 яшь) холкында яңа кыенлыклар хасил була – дорфалык, өлкәнләрне һәм абруйлы кешеләрне санга сукмау, буйсынмау...Шушы ук чорда җенси өлгерү белән бәйләнешле үзгәрешләр дә бара.Мәхәббәт, тугрылык, яшәү, үлем – яшүсмер тәүге тапкыр кешелек дөньсының, яшәешнең гомуми фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итә.Шулай итеп югарыда әйтелгән үтә кисен чорлар өчен уртак сыйфат – баланың холкы үзгәрү.

Балалар бик тиз үсәләр.Әгәр дә без башлангыч класс укучыларын алсак, бу чорның үзенә генә хас кыенлыклары бар.Беренчедән – мәктәп коллективы, укытучы һәм тәрбияче белән мөнәсәбәт.Дәрес вакытында эшли алмаган мисал – мәсьәләләр чишәргә булышырлар иде, ә менә мәктәп коллективында бала әллә никадәр кыенлыклар каршында япа – ялгыз кала.Менә шушындый очракларда тәрбияченең кирәклеген без аеруча ачык күрәбез.Без алар өчен әти –әни ролендә дә, педагок булып торабыз.

Икенчедән, бала билгеле бер социаль рольне үзләштерә башлый: бик яхшы укучы, өчлегә укучы, ялкау һәм башка шундыйлар.Бу бик кыен процесс кайчак бик авыр кичерелә.Үтә кискен чорның асылы менә шунда да инде.Баланы кирәгеннән артык яраткан киң күңелле ата – ана балада үз – үзенә тәнкыйть белән карау, тотнаклылык, сизгерлек тәрбияли алмаганнар.Мондый баланы мәктәптә нинди күңелсезлекләр көткәнен күз алдына китерү кыен түгел.

Гаилә, мәктәп һәм ишегалды – бала яши торган өч төп мохит, ул тәрбияләнә торган өч “өй” әнә шулар .Әгәрдә без тәртипле , оешкан, үз интересларын коллектив интереслары белән бәйли белә торган шәхес үстерәсебез килә икән гаилә һәм мәктәп коллективы арасында тыгыз элемтәдә булырга тиешбез.Безнең максатыбыз баланың үз – үзен тотошындагы күңелсез тискәре күренешләрне тамырыннан йолкып ташлау һәм аңа аның үзсүзлегенең мәгънәсезлеген аңлату түгел, ә бу сыйфатның киләчәктә ныклык, максатка омтылучанлыкка әверелүенә ярдәм итүдән гыйбарәт.

Балаларның күпчелеге үсеш кыенлыкларын уңышлы җиңеп чыгалар.Бала әйбәт укый, өйдә һәм мәктәптә үзен яхшы тота, олыларны тыңлый, эш ярата... Ләкин көтелмәгән хәлләр дә була, нәкъ менә үсмер яшькә җиткәч, бөтенлләй көтелмәгән үзгәрешләр килеп чыга.

Үсмерчак кризлы чорында ниләр була соң?Беренче чиратта өлкәнәюгә таба көчле сикереш ясала.Моңарчы бала гади үсештә генә булса, хәзер инде ул рухи һәм физик яктан да өлкәнәя.

Үсмер чорда күпмедер дәрәҗәдә үзсүзлеген, үзбелдеклелеген, даими рәвештә мөстәкыйльлеккә омтылу,”мин” не алгы планга кую кебек кискенлекләр кабатлана.Яшүсмернеңүзе турында югары фикердә булуы аның үзен шәхес буларак аңлый башлавы белән бәйләргә була.Ул үз – үзен анализлый һәм башка кешеләргә, шул исәптән ата – аналаргада, тәнкыйть күзлегеннән карый башлый.Кешеләргә биргән бәя еш үзгәреп тора.Иптәше бер – бер эштә ярдәм иткән икән, ул менә дигән кеше дип исәпләнә.Ә берничә көннән инде яшүсмер әлеге иптәшен белергә дә теләми, чын дус дип тә саналмый, чөнки алар юктан гына ачуланышкан булалар.Яшүсмернең буйсынмаучанлыгын аның бозыла баруы, аңа урамның начар тәэсире яки безнең педагогик тырышлыкларыбызның чәлпәрәмә килүе дип карарга ярамый.Чөнки үсмер бит әле өлкәнәюнең асылын һаман балаларча аңлый, аның чыннан да өлгереп килүе өлкәннәр булып кылану белән чиратлашып бара.Мәсәлән, яүсмерләр , өлкәннәрчә, кичәдә аракы эчәләр – нәиҗәдә исереп сугышу белән тәмамлана.Үсмер өчен бер чокыр аракы эчү кызык, мавыктыргыч, дәрәҗәңне ныгыта.Әйткәнебезчә аларны өлкәннәр тормышының тышкы атрибутлары үзенә җәлеп итә: кием – салым, чәч йөртү, бизәнү, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, төрле начар сүзләр кыстырып сөйләшү һ.б.

Өлкәнәю зурлар тормышының тышкы якларына иярүдән башлана, ә мөстәкыйльлеккә омтылу бик күп хаталар һәм аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.Бу хаталарның күбесен усал ният белән яки җәмгыятькә каршы эшләнгән эш итеп карарга ярамый.Шулай да без бу күренешләргә гомум кешелек күзлегеннән бәя бирергә тиешбез.Без кыюлыкның кайчан оятсызлыкка, ә мөстәкыйльлекнең азгынлыкка әверелгәнен яшүсмер үзе аңлаганны көтеп ятарга тиеш түгелбез.

Шәхес әзер кагыйдәләрне ятлау юлы белән түгел, ә актив хәрәкәтләр ярдәмендә формалаша.Бу – үсешнең табигый процессы.Бала яхшы күңеллелеккә, мөстәкыйльлеккә кечкенә чактан ук өйрәнергә тиеш.Ләкин моңа ата – аналар һәм укытучы – тәрбиячеләренең үгетләрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны гаиләдәге көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш.Әгәрдә балада яхшы күңеллелек һәм гаделлек сыйфатлары үстерелмәсә, мөстәкыйльлеккә омтылу бик җиңел генә гамьсез бунтарьлыкка һәм мәгънәсез агрессивлыкка әверелергә мөмкин.

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-047173
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>