Көз
бәйрәме.
Алып
баручы: Балалар,
без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең залны, ничек матур
бизәлгән. Әйтерсеңлә алтын көз үзенең сары, кызгыл яфракларын безнең залга
кертеп тутырган. Менә идәндә нинди матур яфраклар ята.
К.
Алина:
Ни арада җәй үткән, алтын көз килеп җиткән,
Җимешләр
өлгергәч, бакча бигрәк тә матур икән!
Алмалар
әй уңганнар, кызарышып тулганнар,
Балга
манып алган мени, шундый татлы булганнар.
Әй
ямьле дә урманда, кояш карап торганда,
Тиен
уйный сикереп, гөмбә утыра көлеп!
Айгөл:
Үтте-китте матур җәйләр, көзләр килеп җиттеләр,
Ак
каенның яфраклары саргаешып киптеләр.
Сандугачлар,
карлыгачлар очып китте еракка.
Торналар
да ялга китте, җылы якка, көньякка.
М.
Айзиля:
Алтын-сары яфракларны җилләр саный ,
Иртә-кичен
суык бабай бармак яный,
“Ник
гомергә килми икән шушы язлар?!” дигән кебек
Моңсу
гына китә казлар,
Әнә
инде юлга чыккан торналар да.
Мәликә: Көзге
табын – бай табын, кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем
теленгән, өем-өем өелгән.
Алмалары
ал төсле, балкып туган таң төсле,
Капсаң
эри авызда, һәр кисәге бал төсле.
Ә
җимеше, җимеше – ачысы бар, төчесе!
Яңа
пешкән күмәчтер кайнар кояш төслесе.
Җыр: «Иген кырлары”
Музыка
астында Көз керә.
Көз: Ерактан
тавыш ишетеп
Сезнең яңга килдем
мин
Исәнмесез, балалар
Күрәм, бүген сездә
бәйрәм
Мин көз кызы
Сөмбелә.
Алып
баручы:Исәнме
көз, исенме Сөмбелә!
Көттек без
килүеңне.
Бүген, бүген,
бүген, бүген
Яфракларныңбәйрәме.
Балалар
урындыкка утыралар.
Көз: Ашыгып
сезнең яңга
Килдем мин нәни
дуслар
Минем бүген туган
көнем
Көтәм сездән
бүләкләр.
Тиен: Без
тиен-тиенкәйләр(Рәзил)
Сикергәләп йөрибез
Чикләвекләр җыеп
сиңа
Бүләк итеп
бирәбез.
Аюлар: Ә без
нәни аюлар(Ислам)
Сиңа бал алып
килдек
Чәй янына кура
җиләк
Менә сиңа бездән
бүләк
Синең бит туган
көнең.
Керпе :Туган
көнеңә бүләккә, (Алмаз)
Җыйдык без тәмле
алма
Без урман
керпеләре
Сиңа исәнлек телибез.
Парлы бию.
Алып
баручы: Туган
көндә бүләкләр
Кабул итү
күңелле.
Әйдәгез, бергәләп
җырлапалыйк.
Көзне
шатландырыйк.
Җыр:” Сөмбелә.”
Көз: Шундый
матур җырладыгыз
Күңелле бәйрәмегез
Әйдәгез инде,
балалар, биеп тә күрсәтегез.
Мин үзем генә
килмәдем
Минем бар бит
дусларым
Алтын-сары яфракларым
(Кызлар яфраклар белән бии),
Көз: Мин
балалар кунак көтәм
Яңгырларны яратам
Әйдәгез бергә каршылыйк
Күңелләрне
күтәрик.
Яңгырлар: Без
килдек
туган көнеңә (Дильназ)
Без яңгыр тамчылары
Бүләк итәбез сиңа җыр.
Җыр:
“Разговор
с дождиком”.
Уен: “Яңгырлы көндә”
(Ике команда,
галошлар киеп, зонтик тотып, күлләвекләр аша йөгерәләр. Кемнең командасы алдан
йөгә кайтып җитә, шул җиңүче).
Көз: Булдырдыгыз,
балалар. Ишек шакыйлар.
Алып
баручы:
Керегез, кер, кем бар анда? (Уңыш бабай керә)
Уңыш
бабай: Исәнмесез
балалар(Рифат)
Менә килеп тә
җиттем
Кичә үк килә идем
Кояш чыкканны
көттем.
Алып
баручы: Карале,
Уңыш бабай,
Без бит син килүне
көттек, яшелчәләр үстердек.
(Маска
кигән балалар чыгып басалар).
Уңыш
бабай: Дуслар,
бәйрәмгә килгәнсез
Гөлдәй матур
киенгәнсез
Сез ниләр
китередегез көзгә
Сөйләп бирегезче
безгә.
Кәбестә: Безнең
бакча балалары(Тимур)
Яшелчәләр үстерә
Бакчадагы туптан
да зур
Мәсәлән, “мин
кәбестә”.
Бәрәңге: Ә
бәрәңге, бәрәңге(Азамат)
Бәрәңгене күр әле
Сап – сары бәрәңге
белән
Тирән базыбыз
тулды.
Кишер:Көчле,
җитез булыйм дисәң, (С. Амир)
Кишер ашап кара
син
Кишер саулык чыганагы
Кишердә күп
каротин.
Суган: Ә мин
суган. Әрчегәндә(Ләйлә)
Килсә дә яшь күзегезгә
Мине ашасагыз әгәр
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер: Мин
чөгендер(Лилия)
Мин дә кирәк
Кешеләргә ашар өчен
Борщ пешерер өчен
Һәм винегрет ясар өчен.
Помидор: Ә мин
булам помидор(Айрат)
Төп яшелчә салатта
Тәмле генә түгел әле
Витамин күп томатта
Алма: Алманың
була алы,(Х.Айзиля)
Кызылы
һәм яшеле,
Алмада
җыелгандыр
Витаминнарның
шәбе.
Груша: Мин
груша, җимешләрнең(Ш.Азалия)
Иң
татлысы, баллысы,
Шуңа
мине яраталар
Кешеләрнең
барчасы
Балан: Мин
балан, баллы түгел, әчкелтем, (Ясмилә)
Суымны
эч авырсаң:
Йөткерсәң
һәм карлыксаң –
Шәп
дару юк миннән дә.
Дару
ясыйлар минем
Хәтта
кабыгымнан да.
Уңыш бабай: Балалар,
барыгызны да бакчага уңыш җыярга дәшәм.
Әйдәгез, бергәләп җырлап
алыйк.
Җыр: “Разноцветная осень”
Уңыш
бабай: Менә,
дуслар, күпме уңыш җыелды. Ә хәзер әйдәгез әле шушы яшелчә һәм җиләк –
җимешләрдән борщ һәм компот пешерәбез.
Ярдәм
көтеп тормыйбыз, (Ләйсән)
Яшелчәләр
турыйбыз.
Чиста
итеп юабыз,
Без
кәбестә турыйбыз.
Бераз
кишер кырабыз,
Ваклап
суган турыйбыз,
Тозлап,
майлап алабыз,
Яхшылап
болгатабыз,
Бигрәк тәмле,
ашагыз!
Уен
“Аш
һәм
компот пешерү”,
А.б Бервакыт
бакчада мондый хәл була. Кыз яз көне бакчада яшелчәләр чәчте. Ул аларны җәй буе
тәрбияләп үстерде- сулар сипте, чүпләрен утады, төпләрен йомшартты.
Кыз: Исәнмесез
яшелчәләр,
Мине
сагынгансыздыр.
Мин бакчага
килгәнче
Инде сусагансыздыр.
Алар белән сөйләшеп
Чүплим чүп үләннәрен
Су
бөркегәч эсләренә
Ачалар матур төсләрен.
“Рәхмәт сиңа,
сеңлем,”- диеп
Карыйлар алар
көлеп.
Минем тырышып
йөргәнне
Яшелчәләр тора
белеп.
А.б. Көннәр
үтә тора, күктә кояш кыздыра, яшелчәләр гөрләп үсәләр. Менә көз дә җитте,
яшелчәләр өлгереп беттеләр. Көннәрдән бер көнне алар арасында бәхәс кузгала.
Минем исемем –
Кишер Н. Сөмбел
Теләсәң, болай
пешер
Теләсәң, ашка
тура.
Мине яраткан баланың
Күзләре яхшы күрә.
Мин кызга иң
кирәклесе, шуңа үстерде мине!
Чөгендер булам мин
менә,
Н. Азалия
Мине бар халык
белә.
Төсем матур, үзем
тәмле,
Ашым була бик
ямьле.
Юк кишер, син
ялгышма. Кыз мине ныгырак ярата!
Мин булам –
Кәбестә М. Амир
Үзем яшькелт
төстә.
Күлмәгем күп
катлы.
Үзем биктә –
татлы…
Сез алай уйламагыз
әле, мин аңа кирәк!
Минем исемем –
Суган Самира
Мин Һиндстанда
туган.
Мине бик тә
мактыйлар,
Шифалы дип
атыйлар.
Салатка да
турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Дусларым бик
ялгышасыз, дөрес фикер йөртмисез. Миннән башка бер аш та пешереп булмый!
Яшелчәнең иң
туклысы мин, Рамиля
Аларның аксакалы.
Эшем куп, ашым тәмле,
Иренмичә генә эшлә, яме.
Туктагыз әле, мин
булмасам да начар, кыз мине ярата!
Үзем ап-ак,вак-вак йомры, (
Г.Алина)
Мул итеп уңыш бирәм.
Вакытында җыймасагыз.
Өйдән чыгып йөгерәм.
Үпкәләтмәгез мине,
китәм дә барам!
А.б. Ә кыз
тыныч кына яшелчәләрне җыеп алып өйгә алып кергән, ә әнисе аңа шушы
яшелчәләрдән тәмле салат ясаган. Бу салатны халык винегрет дип атый.
Көз:Балалар,
яшелчәләрдә бик күп витамин. Шуңа күрә аларны ашарга кирәк. Менә мин дә сезгә
винегрет ясап алып килдем. Авыз итәрсез.
Балалр, сез
яшелчәләр турында күп сөйләдегез, минем сезне тагын тикшереп карыйсым килә.
Минем табышмакларга җавап табарсыз микән?
Җир астында җиз
бүкән
Һәр көн ашыйсың
иркәм.
(Бәрәңге)
Сары-сары, сап
–сары
Бер түтәл чәчтем
бары
Тарттык- өмә
ясадык
Тәмле итеп ашадык
(Шалкан)
Әйдәгез әле искә
төшерик, әкияттәге шалканны бабайга кемнәр тартып чыгарырга булышты әле?
(әби, кыз, эт,
песи, тычкан)
Хәзер без
дәомандаларга бүленеп шалкан тартабыз. Кемнеке тизрәк тартып чыгарыр икән?
Уен: “Шалкан тарту”
Җыр: “Осень милая шуршит”
(Музыка
уйный Б. Сөмбел уртага чыга һәм шигырь сөйли)
Көз:Барыгызны
да яратам
Һәм бүләкләр
таратам.
(Разноста җиләк –
җимешләр)
Саубулыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.