Инфоурок Дошкольное образование КонспектыСценарий «Ә сез беләсезме?» (әти-әниләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән уен-бәйге

Сценарий «Ә сез беләсезме?» (әти-әниләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән уен-бәйге

Скачать материал

Бәйгенең максаты: әти-әниләрнең юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, конструктор белән төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең  мөһимлеген әти-әниләргә  аңлату. Әти-әниләр арасында  дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

 

Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар,  рәсемнәр карау, төзү, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.

 

Алдан эшләнгән эш: “Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү;   сөйләшүләр уздыру; “Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау” темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм баларага “Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү;  юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын туплау;   шигырьләр,табышмаклар туплау; “Юлларда сак булыйк!” темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр,плакатлар белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар(юл тамгалары рәсемнәре,ватманнар,фломастерлар,уенчыклар)

әзерләү)

 Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме,  слайдлар күрсәтү  өчен аппаратура һ.б.

  Бәйге барышы

         Бәйрәм үтәсе бүлмә алдында «Юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын пропагандалау» темасына әти-әниләр, балалар катнашында ясалган стенгазаталарга күргәзмә оештырылган. Зал темага туры китереп бизәлә Залның түрендә ашяулыклар ябылган өстәлләр. Алар артында командалар санынчам урындыклар.

Тәрбияче: Хөрмәтле  әти-әниләр! «Ә сез беләсезме» дип аталган очрашуыбызны   башлыйбыз.Иң беренче сүзне балаларга бирик әле.

Балалар катнашында шигырьләр сөйләү.

1.Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

2.Сары түгәрәктә кеше

    “Әйтә кебек  шул хакта:

      “Юл юк монда җәяүлегә,

                             Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

 

3.Кызыл түгәрәк эчендә

 Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

                                            Андый билге булган җирдә

  Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

 

4.Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

 

                                                    5.Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                 Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

Тәрбияче: Менә безнең балалар юл йөрү кагыйдәләре белән ничек таныш!Ә хәзер әти-әниләрдән  сорап карыйк әле юл йөрү кагыйдәләрен.

 

        Ярышыбызда ике команда катнашыр. Команда членнарын уртага чакырыйк.

(Әниләрдән торган командалар  зал уртасына куелган өстәлләр артына утыра.)

      Иң җитез,иң дөрес җавап бирүчеләргә йолдызчыклар бирелеп барыла.Кайсы команда күбрәк җыя,шул команда җиңә.

      Ярышыбызның беренче этабы Безнең исем” дип атала. Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.

        (Һәр команданың капитаны үз командасы белән таныштыра.Командага исем бирелә, девиз уйлана.)

        Димәк, бүген “Шоферлар ”  һәм  “Җәяүлеләр” командалары катнаша. Сезнең белән танышуыбызга без бик шат.        

Ярышның икенче этапы Дөрес җавап дип атала.

        (Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага йолдызчык җыя алалар.).

        Сораулар:

1.     Нәрсә ул юл? (Транспорт  хәрәкәт итә торган урын)

2.     Транспорт светофоры белән, җәяүлеләр светофоры нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт светофорында өч  төс — кызыл, сары, яшел)

3.     Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)

4.     Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)

5.     Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)

6.     Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)

7.     Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)

8.     Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)

Тәрбияче:Ярышыбызны дәвам итәбез. Бу бәйге аша без сезнен юл билгеләрен ничек белүегезне ачыкларбыз.

Уен: “Ватык машиналар”

(Геометрик фигуралардан машиналар төзү.Кем күбрәк төзи.)

Уен: “Ватык светофор

Һәр командага  киселгән светофор өлешләре таратыла,төсләрне дөрес кулланып җыю.

Тәрбияче:Хөрмәтле әти-әниләр. Сезбик җитезләр,зирәкләр.  Ә менә без сезне табышмаклар аша тикшереп карарга булдык.

 Барам-барам –очы юк.(Юл)

Урам уртасында тора,өч күзе белән командир.

Үзе усал,үзе кырыс,үзе безгә якын дус.(Светофор)

Арбасы бар аты юк.

Утырсаң алып китә,

Көче йөз атка җитә.(машина)

Ике аяклы үгез,

Маңаенда куш мөгез.(Велосипед)

Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы,

Я бу нинди юрга соң? (Трамвай)

Тәрбияче:Афәрин, сез бик булдырдыгыз.  Хәзер безнең алдагы бәйгебез белән танышып үтик. Зур экранда юл билгеләре чыгар, һәр команда үзенә бирелгән сыбызгы ярдәмендә сигнал биреп, билгенең нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш булачак. Бәйге тизлеккә булачак, шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз. Уенны башладык.

Тәрбияче:Ә хәзер инде бераз хәрәкәтләнеп алыйк. Шоферлар һәм пассажирлар булып йөгереп алырбыз. Менә бу кыршауны автобус дип хис итегез. Бер катнашучы кыршау белән билгеләнгән урыннан юл кагыйдәләрен бозмыйча әйләнеп килә, аннан автобуска бер пассажирны утыртып әйләнә. Уен, бөтен пассажир да автобуска утырып, тиешле урыннан әйләнеп килгәч тәмамлана.

Уен: Автобус

Тәрбияче:Инде, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең рәсем ясауга осталыгыгызны да тикшереп карыйк. Барыгызның да машинаны күргәне бар, аның нинди өлешләрдән торуын да беләбез. Хәзер күзләребезне бәйләп машина рәсеме ясарбыз. Машинанын кабинасы, арбасы һәм көпчәкләрен ясарга кирәк булачак. Һәр катнашучы бер генә өлешне ясый. Уенны башладык.

Уен: Рәссамнар.

Тәрбияче:Хәзер нәни шоферлар булып алырбыз. Бауга тагылган машиналарны бер-бер артлы куелган кеглилар арасыннан зиг-заг ясап, аларны екмыйча  араларыннан йөреп, финишка килергә кирәк.

Уен: Маневрлы юл.

Тәрбияче:Булдырдыгыз, бик оста шоферлар икәнсез. Ә хәзер инде «дистанцион пультлы» машиналар белән идарә итеп алырбыз. Сезгә бау тагылган уенчык машина бирелә, шуның бавын карандашка чорнап, машинаны үзегезгә таба китерергә кирәк булачак. Сез әзерме? Башладык.

Уен: Үзйөрешле машина.

Тәрбияче:Хөрмәтле әти-әниләребез, сез бик яхшы шоферлар да, тыңлаучан пассажирлар да һәм бик уңган балалар да икәнсез. Бүгенге уеннарыбызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Ә хәзер инде  йолдызчыкларны санап китик.

Нәтиҗә ясала.

Тәрбияче:Хөрмәтле әти-әниләр! Менә без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек. Без бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телим.

        Очраштык без бүген, баш ваттык,

        Аралаштык, көлдек, сөйләштек.

        Өй мәшәкатләрен читкә куеп,

        Имин йөрү өчен көрәштек.

        Бердәмлек, дуслык, татулык –

        Безнең өчен кирәк һәммәсе.

        Күкләр аяз булсын,

        Илләр тыныч булсын,

        Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

Сау булыгыз!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий «Ә сез беләсезме?» (әти-әниләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән уен-бәйге"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бухгалтер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 254 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.02.2020 1459
    • DOCX 19.1 кбайт
    • 26 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Айгуль Валиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 5 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3735
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы формирования предпосылок функциональной грамотности дошкольников

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Влияние цифровых технологий на психическое развитие ребенка дошкольного возраста

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Планирование и организация работы педагога-психолога ДОУ в сенсорной комнате

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 69 человек

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Современные тенденции в управлении и бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 16 регионов

Мини-курс

Музыка в мире: народные и культурные аспекты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе