Инфоурок Дошкольное образование КонспектыСценарий фольклорного праздника "Казанские полотенца"

Сценарий фольклорного праздника "Казанские полотенца"

Скачать материал

Сөлгеләр бәйрәме

(Татар төркеме балалары һәм ата-аналарга багышланган фольклор бәйрәме)

Рузалия МИНҺАҖЕТДИНОВА,

Казандагы 115 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

 

Бина эче милли рухта бизәлгән. Стеналарда чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре эленгән. Сәхнә уртасында борынгы татар авылындагы өй күренеше: эскәтер җәелгән өстәл, анда самовар, чынаяклар, татар ашлары. Өстәл янында тукыган паласлар җәелгән сәкеләр. Алгы планда сандык тора, ул татар орнаменты белән бизәлгән. Бер як стенада гарәп шрифты белән язылган «Казан сөлгесе» спектакленә афиша эленгән.

Тамашачылар: балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр.

Талгын гына татар халык җыры «Казан сөлгесе» яңгырый.

Алып баручы. Үз-үзебездән сорыйк әле: ник җырларга кергән ул Казан сөлгесе? Сабан туйларында колга башына эленгән өченме? Безнең өйләребезне ямьләндереп торган өченме?

Һәр шәһәрнең үз гербы, һәр дәүләтнең мәдһия гимны, үз флагы бар. Һәр шәһәр, өлкә, ил үзенә генә хас үзенчәлеккә ия: Персиянең – келәмнәре, Һиндстанның – чәе, Башкортстанның – балы, Туланың – самовары, Оренбургның – шәле, Семёновның – матрёшкалары, Түбән Новгородның – городец бизәкләре... Татарстан – Арча читекләре, Казан сөлгеләре белән дан тоткан. Сөлге өчен ир-егетләр Сабан туйларында бил алышкан, малайлар аргамакларда чабышкан.

Сөлге – символ, сөлге – татар хатын-кызының уңганлыгына һәйкәл. Һәр һәйкәл, һәр тарихи истәлек барлап-карап торуга, игътибарга мохтаҗ түгел микән? Бу хакта без, татар хатын-кызлары, үзебез уйламасак, кем уйлар? Безнең дәү әниләребез, әниләребез башлаган кул эше ич ул, буыннар багланышының асыл билгесе.

Кайда ул тарихи сөлгеләр? Әйдәгез әле, сандык төпләреннән барлыйк шуларны. Борынгыдан килгән кул эшләрен кызларыбызга, оныкларыбызга өйрәтик!

(Тәрбиячеләр башкаруында Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» пьесасыннан Казан килененең бирнәләрен карау өзеге күрсәтелә. Өзек ахырында татар халык җыры «Казан сөлгесе» башкарыла:

Казаннан Мәскәү күренер микән,

Баскычларга менеп карасам?

Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,

Апасыннан матур сеңлесе...)

1 нче тәрбияче. И-и-и... кемкәем, кайлардан алдың моны? Юктыр, юктыр, сатып алмагансыңдыр, үзең тукыгансыңдыр, үзең чиккәнсеңдер... Күр инде, күр, җырлап тора!!! Өеңә ямь биреп, курчак өе ясап тора инде менә, кемкәем...

2 нче тәрбияче. Кара инде моның матурлыгына... Күпме гомер итеп мондый сөлгене күрмәдем. Бигрәкләр дә оста итеп чигелгәннәр инде. Күзнең явын алырлык!..

Алып баручы. Һәй бу апалар, һәй бу җиңгиләр, кызлар! Мактасалар, үтереп мактый беләләр дә инде, әйеме? Шундый мактау сүзләрен каян табып бетерәләрдер. Хәер, сөлгеләр чыннан да искитмәле, соклангыч икән, андый сүзләр үзләреннән-үзләре телгә киләдер шул ул.

Ә сез беләсезме, балалар, элекке заманда татар авылларындагы һәр гаилә һәм шулай ук шәһәрдәге хатын-кызлар сөлге туку, сөлге чигү белән шөгылләнгәннәр. Әйе, әйе, бизәкләп туку – көнкүреш сәнгатебезнең борынгы казанышларыннан берсе ул. Чигелгән, тукылган сөлгеләр халкыбызның гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләнгән. Ашъяулык, эскәтер, яулык, келәм, паласлар – болар килен бирнәсендә лаеклы урын алып торган әйберләр булган; аларга карап киленнең уңганлыгына, осталыгына бәя бирелгән. Халыкта сакланып калган истәлекләргә караганда, кыз ярәшкәндә, вәгъдәгә сөлге бирү үзара сүз беркетүнең төп шарты булган. Бүләк сөлгеләрнең берничә төре булган.

Пулисна сөлгесе – кызның вәгъдә бүләге. Яшь килен хәстәрләгән сөлгене егетнең әтисе төнлә, кеше күрмәгәндә, җомга көнне алып китә, иртән торып чыкканда, хәбәр таралган була: «Шул кызны килешкәннәр, сөлге алганнар...» Кыз вәгъдәсе итеп кызыл башлы сөлге биргәннәр.

Алып баручы (җырлый).

Сөлге сугам, сөлге сугам,

Сөлге сугам аклыкка.

Кызыл башлы сөлгеләрем

Язсын бәхет, шатлыкка, – дип җырлаганнар кызлар сөлге сукканда. Һәрбер туйда атларны сөлгеләр белән бизәүгә зур игътибар бирелгән. Татар халкының төрле төбәкләрендә сөлгеләр төрлечә аталып йөртелгәннәр. Сөлгеләр туйларда иң затлы бүләк, бизәк әйберсе булып торган.

Мишәр халкында йөслек сөлгесе булган. Кыз алырга килгәндә атларны матур йөслекләр белән бизәгәннәр, алары зур кыңгыраулы дугага такканнар һәм капка ачкан малайга бүләк иткәннәр. Мишәрләрдә алмалы сөлгене дә дуга башына эләргә дип атап сукканнар. Киров өлкәсендә кызыл башлы нукрат сөлгесен ат караучыга килен алдан әзерләп куя. Аны туй атларының башына эләләр. Ә инде Казан артында чүпләмле сөлге тукыганнар. Кыз алырга пар ат килә, ат башына чүпләмле сөлге эленә. Кызыл башлы сөлгеләрне килен төшерергә баручылар кичтән үк әзерләп куйганнар.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары татар халык җыры «Иделкәем» көенә сөлгеләр белән бию башкара.)

Алып баручы. Әлбәттә, сөлгеләр татар халкының иң күркәм бәйрәме Сабантуйда да лаеклы урын алып торган. Сөлгеләрсез Сабан туен хәзерге көннәрдә дә күз алдына китереп булмый.

Ярыш-бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар өчен бүләк җыю йоласы. Бу йола күбесенчә «бүләк җыю», «бирнә җыю», «сөлге җыю» атамалары белән билгеле. Башка атамалар да очрый. Мәсәлән, Чистай өязендә «әрәпә» дип, Казан өязе Кече Әтнә авылларында «ат аягы кыздыру» дип атаганнар. Бүләкләр һәркайда бертөрле булган.

Былтыргы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтле бүләк саналган. Килен, шушы йоланы күздә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгене әзерләгән. Мамадыш өязе Түбән Ушма авылы картлары сөйләвенчә, чүпләм сөлгенең бәясе сарык бәясенә бәрабәр булган.

Сабан туе башланыр алдыннан иң алдан ир уртасы кеше сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән колганы күтәреп бара. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышларда җиңеп чыгучылар өчен атап, билгеләп куйганнар. Сөлгеләр колгага матурлыгына карап эленгән, иң матур сөлгене колганың очына бәйләгәннәр.

Шулай ук татар халкының милли көрәшендә бил алганда сөлге кулланылган. Ат чабышында җиңгән кеше кебек үк көрәшче батыр да матур сөлгеләрнең берсе белән бүләкләнгән.

(Сәхнәгә малайлар чыга. Алар үзләренең яшь аермаларына карап көрәшәләр, иң соңыннан бер җиңүче кала: Батыр билгеләнә. Батырга чиккән сөлге, калган көрәшчеләргә чиккән кулъяулыклар бүләк итеп бирелә. Кызлар Фасил Әхмәтов музыкасы, Хәлим Җәлалов сүзләренә язылган «Сөлге чигәм» җырын башкаралар.)

Алып баручы. Шулай итеп мин сезгә сөлгеләрнең татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына бәйләнешен сөйләдем. Ә хәзер, игътибар белән бу сөлгеләрнең ничек, нинди үрнәктә башкарылу тылсымы белән танышып үтик.

Казан татарларына хас булган чәчәкләп-бизәкләп чигү рәвешен күпмедер әзербайҗан һәм башкорт халкы нәкышларында да очратырга мөмкин. Моны, әлбәттә, безнең бабаларыбызның Болгар чорына кадәр үк үзара тыгыз элемтәдә торулары белән аңлатырга кирәктер.

Сөлге чигү, туку – өйдә кулдан эшләнә торган эш төре булган, шулай ук кайбер төрләре кәсепкә дә әйләнгән.

Чигәргә үзләре ясаган яки сатып алынган тукымалар кулланганнар. Бай кешеләр ефәк, парча белән эш иткәннәр. Иң борынгы һәм киң таралган чигү төрләреннән берсе – Тамбур чигелеше.

Беренче бала.

Татар хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән.

Алып баручы. Тамбур – зурлыгы буенча бер төрле булган, чылбырга охшаган чәнчемнәр. Тамбур үрнәгендә күбесенчә ефәк җепләр, сирәк кенә чәчәкле бизәкләрнең өслеген каплатып чигәргә йон җепләр кулланылган. Чигүләр энә һәм ыргак белән эшләнгәннәр.

Зур атламнар белән чигелгән тамбурны элмә тамбур дип, ә вак чәнчем белән чигелгәнен биек тамбур дип йөртәләр.

Икенче бала.

Ефәкләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышлары көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Алып баручы. Иң затлы, бай буларак ука белән чигү санала. Ука – бик нәфис алтын, яки көмеш җеп. Кул эше осталары ука җеп ярдәмендә сөлгеләргә төрле-төрле бизәкләр чиккәннәр. Яшкелт, зәңгәрсу, алсу, саргылт яки чия төсендәге тукымаларда чәчәкләр һәм кошлар, бал кортлары һәм күбәләкләр күз явын алырлык матур булган.

Өченче бала.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

(Малайлар башкаруында «Түбәтәй» биюе.)

Алып баручы. Өй һөнәрчелеге һәм вак мануфактуралар рәвешендә бизәкләп туку яшәп килгән. Татар хатын-кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә Сабан туена бүләкләр, йорт эченә чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллар бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен дә белгәннәр. Болар – чүпләм, төсле чүпләм, кыялап туку һәм аеруча традицион булган асалап туку. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр нигездә буй-буй булып, сөлге читләренә урнаштырылган: төп буй киң булып, як-яктан таррак бизәкләр ясалган.

Бик теләп лалә чәчәкләре чиккәннәр. Кашкарыйларны ука белән чигәргә яратканнар борынгы чигү осталары. Шулай ук гвоздика, пион, ак чәчәк, кыңгырау, өчьяфрак, георгин чәчәкләрен дә яратып кулланганнар. Чигү сәнгате камилләшкәннән-камилләшә барган, бүген дә яши. Хәзерге вакытта күбрәк болгар тәресе дип аталган үрнәк белән чигәләр.

Сезнең өйләрдә чигүле әйберләр бардыр. Кызлар, бизәкләрен төшереп алыгыз, чигүнең төрен, рәвешен өйрәнегез, бер дә үкенмәссез. Минемчә, гасырлар буе чигешнең модадан чыкканы юк, ул туйдырмый.

Кадерле балалар, әниләр, дәү әниләр, коллегалар, үзегездә сакланып калган чигү-туку әйберләрен күз карасыдай саклагыз! Алар безнең тарихыбызның күркәм истәлеге булып торалар.

Ә хәзер, әйдәгез, бер дә ашыкмыйча, иркенләп, күргәзмәбездәге сөлгеләрне карыйк. Халкыбызның күңел җәүһәрләре күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчсен!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий фольклорного праздника "Казанские полотенца""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Контент-менеджер

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 044 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.05.2017 1224
    • DOCX 18.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазетдинова Рузалия Ракиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26607
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 17 регионов

Курс повышения квалификации

Игропедагогика для современных родителей

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация воспитательного процесса в образовательных организациях в условиях обновленного законодательства

Воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 55 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Проектный подход к рекламе: эффективные стратегии и инструменты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе