Флешмоб
1 бала (Самира):
Татар дисәм, мине бөтен
дөнья белә,
Ул исем бит ташка
сырланган.
Шушы исем белән
халык гомер иткән,
Шатланган да,
янган, сызланган!
2 бала (Элина):
Туган телем –
татар теле,
Бик якын ул минем
күңелгә.
Тәмле сүзе, җыр – моңнары
өчен
Онытмам мин аны
гомергә.
3 бала (Рания):
Бергәләшеп яшик,
тату булыйк
Татарстан дигән
җирләрдә.
Горурланыйк, без
бит татар диеп
Аралашыйк татар
телендә.
4 бала (Самат):
Татар кызы-бу
исемдә
Күпме тылсым, күпме
сер!..
Нечкә билле бу сылуга
Сокланып син бакчы
бер!
5 бала (Лиона):
Батыр, таза
егетләрне
Хөрмәт итә һәр
кеше
Без бүгенге бәйге
белән
Тәбриклибез
һәркемне.
Алып баручы:
Исәнмесез, диеп
сүз башлыймын,
Танышулар шулай
башлана.
Исәнмесез, диеп
сүз башласам,
Бәхетем арта,
күңел шатлана.
“Татар малае,
татар кызы” бәйгесе,
Үткәрдек без
былтыр да
Быел тагын сезне
күрергә
Без бик шат
барыбызда.
Хөрмәтле
кунаклар, безнең балалар бакчасында бүген зур тамаша. Бүген бездә “Татар
малае, татар кызы -2018 ” бакча күләм бәйгесе үтә.
Бәйгене башлап
җибәрү өчен жюри сайларга кирәк.
1. Бакча мөдире
......
2. Өлкән
тәрбияче......
3.Әти-әниләр
комитетыннан..........
Хәзер
бәйгедә катнашучы кызларны, малайларны чакырам. Көчле
алкышлар белән каршы алабыз:
1. Крючин
Камиль
2. Гимранова
Эмилия
3. Сахина
Эвилина
4. Мухаметзянов
Руслан
5. Рахматов
Азиз
6. Шайхулова
Ралина
7. Муртазина
Адиля
8. Юсупов
Аслан
9. Халиуллина
Ралина
10. Мухаметшина
Динара
11. Залилова
Эмилия
Барыгызга сәлам
юллыйм,
Көннәр шулай
башлана.
Үзегез белән
таныштырып узыгыз,
Бәйгедә бит шулай
карала.
Сүзне
тәвәккәл балаларыбызга тапшырыйк. Тәвәккәл, чөнки бу сәхнәгә чыгып басу, үзе
бер батырлык бит ул!
Балалар
төрле
һөнәрләргә бик бай, аларның осталыгын карап үтик әле.
Крючин Камиль
“Мин яратам сине, Татарстан”
Кем бик оста
җырларга?
Кем бик оста
сөйләргә?
Кем дисезме? Кем
инде?
Безнең кызлар,
әлбәттә.
Гимранова Эмилия
Җиребез юмарт,
халкыбыз
Кунакчыл һәм олы
җанлы.
Сүзгә саран булса
да
Уңган була татар
кызы.
Сахина Эвилина
(бию)
Әй биемен, биемен
Аяклар тып – тып итә
Ялкаулык та юкка
чыга
Кирелекләр дә
бетә.
Мухаметзянов
Руслан
Килешеп тора
түбәтәй
Аның күркәм
йөзенә.
Нинди матур татар
улы
Күз тимәсен үзенә.
Рахматов Азиз “Мин
шофер”
Азиз исемле
егетебез
Уңган да, булган
да
Батыр да, тырыш
та,
Әти-әнисенә зур
ышаныч та.
Шайхулова Ралина
Күзләреңнең
каралыгын
Шомыртлардан алдың
мәллә?
Су буенда гына
үскән,
Сандугачтай моңлы
җырлар сипкән
Горурлардан –
горур татар кызы...
Муртазина Адиля
Уйныйк дисәк,
гүзәл бакчабыз бар.
Яшик дисәк,
матур калабыз бар.
Тотыйк
дисәк, изге динебез бар,
Татар дигән асыл
телебез бар.
Юсупов Аслан
“Туган илем”
Мин Аслан,
шук малай
Үткен малай, ут
малай
Мин бик уңган,
өлгер мин
Юк бар белән
көлдермим.
Халиуллина Ралина
“Әбием”
Тал чыбыгы кебек
нечкә билле,
Яз кояшы кебек
сөйкемле.
Дөньяларда иң-иң
гүзәл зат та,
Татар кызы гына
шикелле.
Мухаметшина Динара
“Хәерле көн”
Җилләр исә: до –
ре – ми – фа
Яңгыр ява: соль –
ля – ми
Тирә – юньдә күпме
тавыш
Барысын да көйлим
мин ди.
Залилова Эмилия
Татар кызы...Бу
исемдә
Күпме тылсым, күпме сер!
Нечкә
билле бу сылуга
Сокланып син бакчы бер!
Иман нуры балкый аның
Ай кебек йөзләрендә
Зыялылык, инсафлылык
Гап-гади сүзләрендә...
Бәйгедә
катнашучыларга өй эше бирелгән иде. Татар халкының йолаларын чагылдырган бу
эшне ничегрәк үтәп чыктылар икән? Балалар, эшегез белән таныштыра барасыз һәм
жюрига тапшырасыз.
Бәйге тәмам. Инде хәзер...
Сынаулар артта калды.
Барыгызга афәрин!
Беркем
дә сынатмады.
Хәзер
сүзне жюри әгъзаларына тапшырабыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.