1 нче алып баручы. Хөрмәтле
ир-ат укытучыларыбыз, әтиләр һәм укучы егетләр, малайлар! Сезне якынлашып
килүче бәйрәмегез белән котлыйбыз! «Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый,
юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый» дигән мәкаль бар. Сез - безнең
саклаучыларыбыз, яклаучыларыбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын
гомер, шатлык-куанычлар телибез.
Кешелекнең
көчле, егәрле
Кавеменең
бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән
көч, йөрәгеңнән
Куәт,
егәр китмәсен.
Сезнең
янда гына без акыллы,
Сезнең
янда гына чибәрләр.
Солдат
булган өчен генә түгел,
Көн
дә кирәк илгә егетләр.
Җыр. “Солдатта булган диләр”
2
нче алып баручы. Бүген
без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярыш-бәйгегә җыелдык.
Бүгенге кичәдә укытучы һәм укучы егетләребезнең асылларыннан сайланган 2
төркем катнаша. Аларны алкышлап каршы алыйк.
1нче
алып баручы. Ә
хәзер егетләрне сынау сәгате килеп җитте. Ярышның нәрсә икәнен сез беләсез
инде. Анда бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска кешеләр генә
җыела. Кыю һәм сизгер булыгыз, белемегезгә таянып эш итегез. Бәйгене бәяләячәк
жюри әгъзалары белән танышып үтик. (Жюри әгъзалары белән таныштырыла.)
____________________
_____________________
______________________
2нче
алып баручы.
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,
Батырлар мәйданга чыксын.
Һәр егет тә тел байлыгын,
Акылын һәм тапкырлыгын,
Игътибарын, зирәклеген
Эшкә җигәргә тырышсын.
1нче алып
баручы. Капитаннар! Үз командагызның
әзерлеге турында рапорт бирегез! (Һәр команда үзенең исеме, девизы белән
таныштыра)
1 нче конкурс
– Баһадирлар ярышы – армрестлинг
Концерт номеры _________________________
2
нче конкурс: Пешекчеләр
Армиядә кайсы һәнәр иясе иң
кирәкле? Әлбәттә, повар, пешекче. Безнең чираттагы конкурсыбыз –
пешекчеләр конкурсы. Һәр командадан 1 әр егет бәрәңге әрчи.
Концерт номеры
_________________________
3
нче конкурс: Шоферлар
Һәр ир-егетнең теләге –
машина йөртү. Армиядә дә хәрби шоферлар бар. Ә хәзер сезнең машина йөртү
осталыгын тикшерәбез. (2 уенчык машинага бау һәм кечкенә таякчык бәйләнгән.
Сигнал буенча катнашучылар бауны таякчыкка чорныйлар. Кем тизрәк чорнап бетерә,
шул җиңүче була.)
4
нче конкурс: Летчиклар
Чираттагы конкурсыбыз –
авиаконструкторлар һәм очучылар конкурсы. (командалар кәгазьдән самолетлар
ясыйлар һәм очырталар. Очу ераклыгы һәм матурлыгы исәпкә алына)
Концерт номеры
_________________________
5
нче конкурс: Разведчиклар
-
Һәр командадан 1 уенчы чыга. 1 минут эчендә алар күрсәтелгән
предметларны истә калдыралар һәм күргән предметларын санап чыгалар (кашык, кайчы,
фломастер, блокнот, линейка, куб, шар, отвертка, флэшка, таблетка,
батарейка, расческа).
6
нчы конкурс: “Бакны
ягулык белән тутыр!”
Танкның ягулыгы беткән,
ә сезгә аны кашык белән тутырырга кирәк. Кем тизрәк һәм төгәлрәк башкара? (Суны
бер савыттан икенчесенә кашык белән ташу)
Концерт номеры
_________________________
7
нче конкурс: Телефонистлар
Команданың беренче
уенчысы колагына тизәйткеч әйтелә һәм алар колактан-колакка әйтеп, иң ахыргы
уенчы тизәйткечне дөрес итеп әйтергә тиеш
8
нче конкурс: Капитаннар конкурсы
(Капитаннар чакырыла)
Һәрберегезгә билгеле булганча,
армиядә хезмәт итүченең хәрби дәрәҗәсе була. Мәсәлән, сез – капитан. Сез тагын нинди званиеләр беләсез? Хәзер капитаннар алмашлап хәрби дәрәҗәләрне атый. Күпме дәрәҗә
атыйсыз, командагызга шуның кадәр бал өстәлә.
9
нчы конкурс: ШИФРОВКА.
Бу
конкурс безнең командаларга үзләренең театраль осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек
бирер.Сез чит илгә баргансыз,
ләкин тел белмисез. Мимика һәм хәрәкәтләр белән сезгә түбәндәге
төшенчәләрне аңлатып бирергә кирәк: аптека ,
ашханә,
китапханә,
аэропорт
Концерт номеры
_________________________
10 нчы конкурс
«ЭРУДИТ - ВИКТОРИНА»
Командалар
чираттан сорауларга җавап бирә:
·
Ватанны
яратучы.
(Патриот)
·
Илнең
төп җыры.
(Гимн)
·
В.
Путинның
хәрби дәрәҗәсе .
( Главнокомандующий)
·
Армиядә
иртәнге команда.
(Подъем)
·
Җинаятьче
браслеты.
(Наручник)
·
Генералның
баш киеме.
(Папаха)
·
Генералга
доклад.
(Рапорт)
·
Хәрбинең
иңендә.
(Погон)
·
Солдат йорты (Казарма)
·
Корабльдә
башлык .
(Капитан)
·
Диңгездәге
гади солдат
(Матрос)
·
Диңгездә
пешекче
(Кок)
·
Яхшы
очучы (АС)
·
Самолёт баскычы. (Трап)
·
"Ура!" кычкырып
йөгерү
(Атака)
·
"Банзай!"
рус
телендә ("Ура!")
Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам Ильнурчигыңнан.
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш бүдым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина
бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан
тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.
Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – ИЛНУР!
1нче
алып баручы. Сүзне жюригә бирәбез.
2нче
алып баручы.
Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып
Соңгы кабат булмас, язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып. . Җыр. “Бәхетле булыгыз”
ә хәзергә хушыгыз
Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам Ильнурчигыңнан.
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш бүдым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина
бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан
тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.
Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – ИЛНУР!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.