Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Сыйныф сәгате "Тәрбияле бала"

Сыйныф сәгате "Тәрбияле бала"



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:











Сыйныф сәгате

Тәрбияле бала”



Гафарова Г. Г.

I квалификацион категорияле

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми урта белем мәктәбе



















Тема: Тәрбияле бала

Максат: Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Р.Миңнуллин “Бүтәннәр күрмәсә дә”,

Йолдыз “Хәерле иртә”

Җиһазлау: презентация «Тәрбияле бала”, журнал “Тәрбияле бала”, музыкаль үзәк,

компьютер, проектор,Акбөртек” мультфильмы язылган диск,

Тылсымлы сүзләр” җыры язылган касета, әкият геройлары рәсемнәре,

сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес конспекты

-Исәнмесез. Укучылар.Хәерле көн!

-Хәзер безнең сыйныф сәгате. Сыйныф сәгатенең темасын ачыклау өчен бер шигырь тыңлап китик әле. Шигырьдә кем турында сүз бара?

(Р.Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә” шигыре укыла. Алмаз сөйли) hello_html_7779edb1.jpg

-Бу шигырьдә кем турында сүз бара?

-Тәрбияле бала.

-Димәк без бүген сыйныф сәгатенәдә әдәпле, тәрбияле бала турында сыйләшербез һәм “Әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Сез журналлар укырга бик яратасыз. Әйдәгез, бүген үзебез дә “Тәрбияле бала” дигән телдән журнал чыгарып карыйк әле. ( слайд 2.)

-Журналыбызның 1 нче битенең ничек аталуын ачыклау өчен Айгөлне тыңлап китик әле.

-Әбиемнең һаман әйтә торган бер сүзе бар:

-Балакайларым тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас.

-Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, прәннек та түгел. Аны ашап карап булмый бит. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: “Әти, әни, күмәч, ипи. Бир, кил, матур, кечкенә, торт, шиколад...” Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен аларны күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

-Димәк, журналыбызның беренче бите “Тәмле сүзләр” дип аталыр. Укучылар, әйдәгез, Айгөлгә булышыйк әле. Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (Әйтәләр, слайдлар күрсәтелә) ( слайд4-8.)

-Укучылар, әйтегез әле, тәмле әйбер ашагач нәрсәгә рәхәт була? (авызга).

-Ә тәмле сүз ишеткәч? (күңелгә)

-Ашый торгач тәмле әйбер бетә, ә тәмле сүз... Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми. Рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.

-Әйдәгез тәмле сүзләр турында шигырь тыңлап китик әле.

Айсылу. Иртән йокыдан торуга,

Хәерле иртә!”-дибез.

Өстәл яныннан кузгалгач,

Рәхмәт” әйтә һәммәбез.



Айгөл. Ялгыш эшләр эшләгәндә

Гафу” үтенәбез без.

Иптәштән китап сорасак,

Зинһар бир” – дип әйтәбез.



Гөлнур. Бүләк биргәндә-

Кабул ит”-дибез.

Дусны рәнҗетсәң,

Гафу ит!”-дибез.



Әдилә. Әдәпле булыйм дисәң,

Шушы сүзләрне куллан!

Телебезнең матурлыгы

Тәмле сүздә чагылган.

- Тәмле сүзне тагын икенче төрле нәрсә дип әйтеп була әле? (Тылсымлы сүзләр)

( слайд 9.) Ә хәзер “Тылсымлы сүзләр” дигән җырны җырлыйк.

hello_html_43b3869a.jpg

-Журналыбызның 2 нче бите “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”дип атала. ( слайд 10-буш.)

-Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык?

-Яхшылык ул - әйбәтлек, игелеклелек, матурлык.

-Ә нәрсә соң ул начарлык? Бу яхшылыкка тискәре нәрсә: бәхетсезлек, борчу, авыру... . (Укучылар дәвам итә.)

- Нинди кешене яхшы кеше дип атап була соң? (Җавап)

- Яхшы кеше – ул кешеләрне ярата һәм авыр вакытта аларга ярдәмгә килә. Яхшы кеше табигатьне ярата һәм саклый. Яхшы кеше кошларны, хайваннарны ярата, аларга кышкы салкыннарда ярдәм итә. Яхшы кеше пөхтә киенә, әдәпле була, иптәшләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы була.

-Сез яхшылыкны кайларда очратканыгыз бар?

-Мин сезнең әкиятләр яратканыгызны беләм. Аларда яхшы һәм начар геройлар очрый. Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә бер геройны күрсәтермен, ә сез аның нинди икәнен әйтерсез. Әгәр яхшы булса кул чабарсыз, ә начар, явыз икән кулларыгыз белән битегезне капларсыз. (Мальвина, Тиен, Пират, Үги кыз, Куян, Шапакляк, Әтәч.)

-Укучылар, без сезнең белән рәсем дәресендә әкият геройлары ясаган идек. Сез кемнәрне ясадыгыз? Яхшы героймы ул, әллә начармы? Сезнең аның кебек буласыгыз киләме? (рәсемнәр күрсәтелә. укучылар әйтәләр)

-Ә хәзер без сезнең белән бер мультфильм карап китәрбез. Геройларның кайсысын яхшы, ә кайсысы начар? (“Акбөртек” мультфильмы күрсәтелә.)

-Рәхмәт, укучылар. Сез биремне дөрес үтәдегез. Күз алдыгызга китерегез. Сезнең һәрберегездә дә кечкенә генә кояш бар. Ул кояш – яхшылык. Ул сезгә дә, сезнең якын кешеләрегәзгә дә бик кирәк. Чөнки яхшылык кына кояш кебек җылыта. Ә хәзер Элмираның шигырен тыңлап китик әле.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыклар эшлик

Без үзебез башта.

-“Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә, бу да бер яхшылык”

( слайд 11.)

дигән татар халык мәкалендә. Әйдәгез, бүгеннән гел яхшылык кына эшләргә тырышып карыйк әле. Ә хәзер экраннарга карыйбыз. Сез анда кемнәрне күрәсез? (Экранда әкият геройлары) Аларны кемнәр дип атап була? (Дуслар) ( слайд 12-17.)

-Димәк, журналыбызның 3нче бите “Дуслык белән көчле без” дип аталыр. Татар халкында шундый мәкаль бар “Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле”.

( слайд 18.)

Ә сез нинди мәкальләр беләсез? (Әйтәләр)

100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын.

Дус – акчадан кыйммәт.

Дус килгән көн – бәйрәм көн.

Дус серен дус белер.

Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

Дуссыз баш – тоссыз аш кебек.

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

-Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез “Ромашка һәм Күбәләк” исемле тамаша карап китик әле. Геройларның кайсысы чын дус икән?

Ромашка: Исәнмесез! Мин – Ромашка. Мин монда бер үзем генә үсеп утырам. Миңа бик күңелсез. Минем кем белән булса да дуслашасым килә. ( биеп күбәләк керә) Ах, нинди матур күбәләк оча. Ул биегән кебек. Күбәләк, синең канатларың бик матур. Минем синең белән дуслашасым килә.

Күбәләк: Исәнме, ромашка. Мин бик ерактан очып килдем.Минем үземә генә күңелсез. Мин синең яныңа еш килермен.

Автор: Күбәләк дусты янына очып килеп аңа кызыклы хәлләр турында сөйләгән, яңалыклар белән уртаклашкан. Ә ромашка дустын елмаеп каршы алган. Менә беркөнне күбәләк юк вакытта аланга малайлар килеп чыкканнар. Берсе ромашканы күреп аның янына килгән.

Малай: Матур чәчәк, мин аны өзеп алыйм әле.

Ромашка: Малай, зинһар өчен, өзмә мине.

Малай: Юк, мин сине өзәм. Син миңа бик ошадың, Ромашка.

Ромашка: Малай, бәлки син минем урныма дустым матур күбәләкне тотарсың? Малай: Күбәләкне? Бик матурмы? Яхшы. Качып Күбәләкне көтәргә кирәк . Килә дә бугай инде.(кача)

Ромашка: Күбәләк, Тизрәк минем яңа очып кил. Мин сине күптән көтәм. Минем сиңа бер сүз әйтәсем бар.

Автор: Күбәләк очып килә. Шул вакыт малай аны тота. Ләкин күбәләк ничектер качып котыла.

Малай: Ах, юньсез Күбәләк. Качтыңмы? Начар чәчәк, менә сиңа. (малай күбәләкне сындыра да китә)

Күбәләк: Ах! Минем мескен дустым. Моңа мин генә гаепле. Сине минем аркамда сындырдылар. Гафу ит мине. (Елый)

-Геройларның кайсысын чын дус дип әйтеп була? Кайсысының күңеле чиста?

-Ромашка Күбәләккә карата нинди мөнәсәбәттә булган (ямьсез, сатлыкҗан, начар)

Әгәр дә сез күбәләк булсагыз ромашка белән дуслашыр идегезме?

Тәрбия сәгатьләрендә без дуслык турында күп сыйләштек. Мин сезгә өйләрегездә дусларыгыз турында язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, шуларны тылап китик әле. (күргәзмәдән алып укыйлар)

-Ә хәзер дуслык кагыйдәләре белән танышып китик әле. ( слайд 19.)

-Ярдәм ит!

-Кычкырышма!

-Юл куй!

-Бер-береңә игътибарлы бул!

-Гафу үтенә бел!

-Ачуланма!

-Саранланма!

-Гадел бул!

-Чакма, үзең төзәт!

-Мактанма!

-Әгәр бу кагыйдәләрне үтәсәгез, бервакытта да дустыгызны югалтмассыз.



-Ә хәзер дуслык турында бер шигырь тыңлап китик.

Алинә. Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була-

Дусларың гына булсын!

Рөстәм. Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып, көлеп була-

Дусларың гына булсын.



-Ә хәзер ял итеп алыйк.



-Журналыбызның 4 нче бите “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” дип атала.

(слайд 20-буш.) Без һәрвакыт, һәр җирдә әдәпле булырга омтылырга тиеш. Әдәпле булу җиңелме? Әйдәгез, әдәплелеккә мәсьәләләр чишеп карыйк әле. Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Ә сез шуларны парлап чишеп карагыз әле. ( 2 укучыга 1 бирем бирелә)

1.Синең дустың өй эшләрен хәзерләмәгән Синнән күчерергә сорый. Нишләрсең?

2. Алинә барлык фәннәрне “5” легә генә укый. Ул иптәшләренең җавапларын да бик игътибар белән тыңлый. Дөрес җавап бирмәсәләр , көлемсерәп:

-И, шуны да белми,-дип куя.

Менә чирек бетте. Алинә барлык фәннәрдән дә “5”ле алды. Ләкин укытучы апасы аны мактамады. Ни өчен?

3. Айнур иптәшләре белән уйный иде. Кинәт ул мультфильмны исенә төшерде. Айнур тиз генә өйгә кайтты. Әбисе концерт карап утыра иде. Айнур тиз генә килде дә мультфильм җибәрде. Ә үзе:

-Әби, бик кызык име? - диде.

Ләкин әбисе дәшмәде. Ул бик күңелсез иде. Нилектән икән?

4.Урам буйлап бер карт кына бабай килә. Ул таякка таяна-таяна акрын гына бара. Аңа каршы Әдип исемле малай килә. Ул күккә карап сызгыра - сызгыра бара һщм кинәт кенә бабайга килеп бәрелә. Бабай чак кына егылмый кала. Картның ачуы чыга. Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы гына бер сүз әйтә. Бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә?

5.Мәктәпкә ашыга – ашыга барганда Саматка бер апа очрады.

-Вакыт күпме ?- дип сорады Самат үзе апа сәгатьне караганчы китеп тә барды.

Уйлап карагыз әле, Саматны әйбәт кеше дип әйтеп буламы?

-Журналыбызның 5нче бите “Мин укучы” дип атала. Балалар, без әле беренче чиратта укучылар. Шуңа күрә дә без укучылар өчен кагыйдәләрне белергә һәм аларны үтәргә дә тиешбез. Әйдәгез, үрнәк укучы портретын төзеп карыйк.

( укучылар җавап бирә, укытучы тактага беркетеп бара)

-Тырышып укый.

-Тырышып эшли.

-Табигатьне саклый.

-Көндәлек режимны үти.

-Өлкәннәрне тыңлый.

-Үз-үзен үрнәк тота.

-Пөхтә.

-Юлда йөрү кагыйдәләрен үти.



-Журналыбызның соңгы битенә дә килеп җиттек. Ул “Әдәплелек бизи кешене “ дип атала. ( слайд 21.) Әйдәгез. Бүгенге сөйләшүләргә йомгак ясап әйтегез әле, әдәпле бала нинди була ул?

-Әдәпле баланы һәркем ярата, хөрмәт итә.

-Тәрбияле бала дуслары турында кайгыртып яши.

-Тәрбияле бала матур итеп сөйләшә.

-Әдәпле бала яхшылыклар эшли.

-Тәрбияле бала тәртип бозмый.

- Тәрбияле бала тәмле сүзләр әйтә белә.

- Тәртипле бала табигатьне саклый.

-Әйдәгез, “Тәрбияле бала” дигән җыр белән сыйныф сәгатен тәмамлыйк. (“Елмай” көенә)



1.Һәркөнне дә әдәпле бул:

Сине бар да яратыр.

Дусларыңа яхшылык кыл,

Үзеңә әйбәт булыр.



Әхлаклы бул, әдәпле бул:

Яратыр олы, кече.

Дөньяда иң әйбәт кеше

Яхшылык кылган кеше.



2.Матур сөйләш һәркем белән

Көнең күңелле үтәр.

Укытучылар да сиңа

Мактаулы сүзләр сөйләр.



3.Авыр булганда дустыңа

Ярдәм итәргә ашык.

Шатлыклары булганда да ,

Куан син дә кушылып.



Кулланылган әдәбият

1.Балалар фольклоры һәм җырлы- сүзле йөз төрле уен. Җыеп төзүче һәм аңлатма мәкаләләр бирүче Нәкый Исәнбәт.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1984.- 488 бит.

2Казыханов В. С. Әхлак дәресләре.-Яр Чаллы:Өзлексез педагогик белем бирү институты, 1998.- 240 бит.

3.Миңнуллин Р. М. Мөгезборын белән озынборын:балалар өчен шигырәр/ Роберт Миңнуллин.- Казан: Татар. кит. Нәшр., 2012.- 63 б. 4.Раушан көзге:Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 1993.- 255 бит.

5.Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр.Төзүче Х. Мәхмүтов.- Казан, 1987.

6. Татар халык мәкальләре. Җыючы һәм төзүче Н. Исәнбәт. Өч томда,- Казан, 1959, 1964, 1967.

7.Ян Камычек Вежливость на каждый день.- М., 1975.





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 11.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров248
Номер материала ДВ-052612
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх