Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / СОЧИНЕНИЕ НА ТЕМУ "ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ"

СОЧИНЕНИЕ НА ТЕМУ "ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Туган ягыма алтын көз килде.

Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.

Табигать үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны алтын төсенә буяп куйганнар, сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып утыралар. Нинди матурлык һәм байлык!

Көз җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми болытлар барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән саубуллашу көннәре.

Көзге урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң, матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый, төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат агачлары күренә. Урманда да көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек итеп җыярга була.

Көз көне җәйге яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена күрмәгән сыйныфташлар белән очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.

Шулай ук мин көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка очып киткәннәрен күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә җеп белән бәйләп куйганнар.

Табигаттә бар да бик тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар ява башлар. Кояш сирәк кенә безгә якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.

Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1094
Номер материала ДВ-286026
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх