Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Реферат
Тема: Спорт- сәламәтлек нигезе.
УКЫТУЧЫ: Сибгатуллина Гульнара Фаритовна
УКУЧЫ:Әдилә
Сиразиева
Тема: Спорт-
сәламәтлек нигезе.
Максат: Укучыларда
сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту,
спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган
илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү.
Барышы: ачык
сыйныф сәгате әңгәмә- дәрес тибында үтә.
“Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да,
сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең
теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик
күнегүләрдән ямь таба.
Нәрсә
соң ул сәламәтлек?
Бу
сорауга җавап бирер өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм.
Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез Мин, мин, мин һәм минем дусларым
дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.
А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда
җитез атлый?
Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен
сагыз чәйни?
В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан
башлый?
Г) Кем ярата уйнарга, саф һавада
йөрергә?
Д) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча
ашый?
Е) Кем ярата витамин, банан, алма,
апельсин?
Ё) Кем ярата йокларга, кәнфит суырып ятарга?
З) Кем ярата эшләргә,зурларга
булышырга?
.
Димәк, сәламәтлек нәрсә инде ул? Кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр
эшләргә тиеш?
- Дөрес тукланырга кирәк.
- Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.
- Көндәлек режимны үтәргә.
- Яхшы итеп ял итәргә.
- Чиста, пөхтә булырга.
- Спорт белән шөгыльләнергә.
- Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.
- Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска,
гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.
Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен
дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше
тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.
Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк
саклый белергә кирәк.
Хәрәкәттә - бәрәкәт.
- Бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
- Дөрес. Аз
хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик
эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез,
спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.
Үзегез
нинди мәкальләр язып алып килдегез.
Ә без хәзер спорт темасына аерым тукталып китербез. Чөнки
спорт кеше тормышында аерым урын алып торырга тиеш. Спорт- ул сәламәтлек
нигезе. Әйдәгез әле, балалар, әйтеп карагыз, сез нинди спорт төрләрен беләсез?
Төрле спорт төрләрен санап китик
һәм хәрәкәтләр белән күрсәтик.
.Спортның
сәламәтлек нигезе икәнен безнең тарихи шәхесләребез, хөкүмәт җитәкчеләре дә
онытмаганнар. Башкаларга үрнәк булырлык итеп спорт белән шөгыльләнгәннәр һәм
шөгыльләнәләр алар.Ә хәзер аларның кайберләре белән танышып
китик.
- Владимир
Путин дзюдо белән шөгыльләнә һәм тау чаңгыларында шуа.
- Дмитрий Медведев бассейнга йөри,тренажер
залында шөгыльләнә,чаңгыда шуа. Яшь чагында ул штанга күтәрү белән дә мавыккан
булган.
- Минтимер
Шәймиев тә спортка битараф түгел.Ул чаңгыда шуарга, бассейнда йөзәргә
ярата, шахмат уенын да үз итә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автомобиль
узышлары буенча спорт мастеры, Россия чемпионаты призеры.
- Күренекле җырчы Салават Фәтхетдинов шулай ук автомобиль
узышлары буенча спорт ярышларында катнаша.
Сез
бүгенге көндә танылган спортчылардан кемнәрне беләсез? (Шушы темага кыскача
сөйләшеп алу.)
Биредә күрсәтелгән спортсменнарны таныйсызмы? Алар
спортның кайсы төре белән шөгыльләнәләр?
(Төркемнәрдә эшләргә. Спортсменны танып әйтергә)
биатлон
хоккей
футбол
теннис
фигуралы
шуу
Гимнастика
Телевизордан спорт ярышлары карыйсызмы? Кайсы спорт
ярышларын яратып карыйсыз? Россия спортсменнары җиңү яуласа сез нинди
кичерешләр кичерәсез?
Тагы
бер уен уйнап алабыз. “Мине таныйсыңмы?” дип аталыр ул .Мин
спортсменнарның фотоларын күрсәтә барам, бәләкәй чакларыннан хәзерге
вакытка кадәр. Сез кайсы фотодан спортсменны таный алырсыз.
Дәнис
Зарипов
Андрей Аршавин Антон Шипулин
Кызлар бии.
Олимпия
уеннары дүрт елга бер тапкыр була. Дөньяда иң күп олимпия чемпионы
исемен яулаган спортсменнар бар. Америка йөзүчесе МАЙКЛ ФЕЛПС. Ул
14 тапкыр олимпия чемпионы булды. Аңа кадәр рус гимнасткасы Лариса
Латынина 9 тапкыр олимпия чемпионы булган. Бу рекордны 2012елгы җәйге
олимпия уеннарында Майкл Филпс куйды.Ул бер олимпиада да гына
8 алтын медаль алды.
Тормышта бар кешедә сәламәт түгел. Аларның кайберләре тумыштан
гәрип, ә кайберләре төрле фаҗигаларга очрап гәрип калганнар. Шуңа да карамастан
алар тормышта үз юлларын табарга тырышалар, авырлыкларны җиңәләр. Минем сезгә
башкорт егете Ирек Зарипов турында сөйләп китәсем килә. Ирек
Зарипов авариягә очрап ике аяксыз кала. Кеше ярдәменә мохтаҗ булганлыктан ул
бүлмәдә генә ятарга мәҗбүр була. Ләкин аның урамга чыгысы, саф һава суласы
килә. Беренче булып ул арбасы белән баскычтан төшәргә, аннан менәргә өйрәнә.
Соңыннан спорт белән шөгыльләнә башлый. Ул чаңгы, биатлон спортын сайлый. Һәм
менә ниһаять, сәламәтлекләре чикләнгән спортсменнар составында олимпия
уеннарына эләгә. 2006 елгы олимпия уеннарында призлы урыннар алалмасада, 2010
елгы олимпия уеннарында 4алтын һәм 1 көмеш медаль алуга ирешә. Ирешкән
уңышларына шатланып, тормыштан ямь табып яши ул.
Бик күп спортсменнар белән таныштык. Безнең
районыбызда да спорт белән кызыксынучылар бик күп. Бигрәк тә яшьләр арасында
төрле ярышларда җиңеп, призлы урыннар яулаган егетләр, кызлар күп.
Бездә
мәктәбебездә
спорт ярышларында катнашабыз.
Ә
сезнең гаиләгездә спорт нинди урынны алып тора? Бик әйбәт,
күрәсез, сез барыгыз да спортны яратасыз икән.Кыскасы, сезнең гаиләләрегезне “
Әти- әни һәм мин-спорт сөюче гаилә дип атап була.
Шуны яхшы аңлагыз: бары тик сәламәт кеше генә үзенең Туган илен
һәрчак яклый һәм саклый алачак. Туган илне саклау- безнең иң төп
бурычыбыз.
Шаян
булыйк, моңсуланмыйк,
Йөзләр
шат булсын.
Тәнебездә
саулык белән
Гомерләр
узсын.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.