Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Статья на тему "Работа с одаренными детьми"

Статья на тему "Работа с одаренными детьми"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:















Иҗади шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы.









Мамадыш шәһәре 3нче санлы

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучылары Мубаракшина Л.З.,

Мухаметзянова Р.М.







Мамадыш 2015

Иҗтимагый тормыш, җанлы организм кебек, берөзлексез үзгәрештә, үсештә. Андагы һәр үзгәреш чоры мәктәп алдына куелган җаваплы таләпләрнең яңадан-яңаларын, һаман катлаулана барганнарын өстәп кенә тора. Бүгенге көндә программа материалын үзләштергәндә укучыларны мөстәкыйль рәвештә дә белем алырга, үз-үзләрен тәрбияли белергә өйрәтергә, конкуренциягә сәләтле шәхесләр тәрбияләргә тиешлек алгы планда тора. Ә мәктәптә көтелгән шәхес тәрбияләүнең, димәк, тулаем уку-укыту-тәрбия процессының төп формасы булып һаман әле дәрес санала. Ул процесс – укытучы һәм укучының бердәм эзлекле эшләве. Укучылар зур активлык күрсәткәндә, укытучы аларның активлыгын уңышлы оештыра алганда гына дәрес нәтиҗәле була ала. Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – укытучы алдына куелган төп бурычларның берсе булып тора. Без аларның сәләтен никадәр тизрәк күреп алып, аны үстерүгә уңай шартлар тудыра алабыз икән, көтелгән уңышларга да шулкадәр иртәрәк ирешә алачакбыз. Димәк, белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк.

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, укытучыга шул өлкәне табарга һәм балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк. Укучыларның күбесе мәктәптә нәрсә белән булса да шөгыльләнүгә битараф түгел. Шуңа күрә һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм узара дуслык оештырыла.

Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, эш-гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучылары тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

  • һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны атыйлар:

  1. интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

  2. иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

  3. эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрендә уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйлар;

  4. мәктәптә яхшы укучы балалар.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифферинциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юлында эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын түбәндәге чаралар ярдәмендә тагын да үстерергә тырышабыз:

а) сәнгатьле уку һәм нәфис сүз: сәнгатьле сөйләү конкурслары, сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда катнаштыру; район күләмендәге бәйгеләргә әзерләнү;

ә) балалр өчен басылган газета – журналларны укып бару, алар белән хезмәттәшлек итү;

б) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре, сәхнәләштергән әкиятләргә конкурс; сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда катнаштыру;

в) мәктәп, район, республика олимпиадаларында катнаштыру;

г) төрле иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштыру;

д) әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү, проектлар эшләү һ.б.

Сәләтле балалар белән эш дәрестә дә, дәрестән тыш та алып барыла. Һәр дәрестә уку-укыту процессы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәптә тотып оештырыла, көчлерәк укучыларга өстәмә иҗади биремнәр бирелә. Баланың акыл сәләтләрен үстерүне, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барыла. Укучының күзәтүчәнлеген, дөрес нәтиҗәләр ясавын, логик фикерләвен аерым күнегүләр системасы ярдәмендә һәр дәрестә камилләштерә барабыз. Дәрес-эссе, дәрес-сәяхәт, дәрес-фикерләмә формаларын иҗади сәләтне үстерү өчен уңышлы эш төрләре буларак үзебезнең эш тәҗрибәбездә кулланабыз. Сингапур методикаларына нигезләнеп укыту да иҗадилыкны үстерә, балаларның яшерен фикерләрен, сәләтен ачарга этәргеч бирә. Проблемалы ситуацияләргә үз карашларын яктырту, әдәби геройга хат язу, туктап уку кебек алымнар да максатыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Бүгенге мәгариф системасы белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештыруны таләп итә, чөнки һәр кеше – шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психлогик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә. Укытуны сыйфатлы итүдә индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача укучыны истә тотып оештыралар иде.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучылар белән индивидуаль эшләү өчен:

  • алар белән һәрвакыт бәйләнештә, элемтәдә булырга;

  • хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

  • тормышка ышаныч белән карарга.

Каюм Насыйри “Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора”, - дип язып калдырган. Безнең максатыбыз очкыннан ялкын кабызырга, куйган максатка ирешерлек көчле рухлы шәхесләр тәрбияләү.


Автор
Дата добавления 18.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров88
Номер материала ДВ-537385
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх