Сыйныф сәгате « Батырлыкта-матурлык
дәресе»
1,2нче сыйныф
Сыйныф җитәкчесе Гобәйдуллина
Илгизә Хәниф кызы
Максат һәм бурычлар
1.Батырлык
төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү. Халкыбызның сугыш
кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
2.
Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, кешелеклелек сыйфатлары,
җаваплылык хисе тәрбияләү.
3. Сөйләм
телен камилләштерү буенча эшләү.Сәламәт, тыныч яшәүнең әһәмиятенә
игътибарны арттыру.
Дәрестә
кулланылган метод һәм алымнар: презентация күрсәтү, әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү.
Җиһазлау.
1.
Дәреслек.
2. Өстәмә
әдәбият.
1.
Компьютер.
Дәреснең
эпиграфы.
Батырлык
ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген
югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә
күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә
түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...
Минтимер
Шәймиев
Сыйныф сәгате
барышы:
I. Сыйныф сәгатен
оештыру, исәнләшү.
1 Укытучының кереш
сүзе.
-Исәнмесез, хәерле
көн укучылар!
-Укучылар, мин сезгә
бер әкият укып китәм, игътибар белән тыңлагыз.
2.Уку мәсьәләсен кую. Әкият уку.
Сорауларга
җавап алына.
-Балалар,
бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?
-Балалар,
әйтегез әле, малай иптәшен калдырып, агач башына менеп дөрес эшләгәнме?
-Юк ,дөрес
эшләмәгән.
-Нинди
малай була бу? Куркак.Алай эшләргә ярыймы?
-Куркакның
капма каршысы ничек була?
-Батырлык.
-Нәрсә
соң ул батырлык?
Нәтиҗә
- Димәк,
без батырлык турында сөйләшербез.
II.Уку
мәсьәләсен адымлап чишү
1.Төркемнәрдә
тикшерү өчен сораулар
- Ә менә
сез батырлыкны ничек аңлыйсыз ? Нәрсә соң ул батырлык?
Моның өчен безгә тактага игътибар итәргә
кирәк. Монда безнең сүзләр
язылган.Сез дөресен туры китерергә тиешсез.
-Ягез әле,
батырлык дуслары нинди сыйфатлар икән.
-Балалар,
ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз? __________, укып чык әле,
нинди сүзләр артып калды?
-Әйе,
балалар, бу сыйфатлар беркайчан да батырлык белән янәшә йөри алмыйлар. Алар
булган җирдә батырлык яши алмый. Рәхмәт .
Нәтиҗә.
Димәк,батырлык ...?
Укучыларның
җаваплары тыңлана:
Әйе, бу сыйфатлар
кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып
барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар.
1.Батыр –
курыкмаучанлык,кыюлык,көчлелек,уңганлык сыйфатлары белән танылган шәхес.
-Балалар,
элек-электән батырлык – бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган.
Борынгы әби-бабайларыбыз батырлык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып
калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп калдырган. Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп
киләбез.
Нәтиҗә.
-Укытучы.
Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз,
шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.
-Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр
булыгыз” шигырен тыңлагыз.
Укучы
укый:
Батырлыкны
эшли ала
Бөтен
кеше дә.
Аның өчен
кирәк түгел
Алып көче
дә.
Ә моның
өчен:
Яратырга
кирәк бары
Туган
җиреңне,
Әти -
әниеңне,
Туган
илеңне.
Балалар,әйтегез әле менә сез кемнәрне
беләсез батырлык эшләгән.(Эвелина сөйли)
Афганистан
турында эйтелэ.
Йомгаклау.
Рефлексия.
Әйе,бәхетле
киләчәгебез өчен, миллионнар гомереләрен биргән.Аларның батырлыгы безнең
күңелләрдә.Тынычлыкны ,сугыш кургән,кичергән, ишеткән кеше генә бәяли аладыр.
Әлбәттә,
без тынычлык яклы! Тыныч тормышта бәхетле киләчәк телим укучылар.Илебезнең
батыр уллары һәм кызлары булып үсегез!
-Бүгенге
класс сәгатебезне җыр белән тәмамлыйсым килә.
Җыр.
Нәтиҗә ясала.
Дәрес өчен үз – үзеңә бәя кую.
Әгәр дәрес ошаса(Lсмайликлар бн.эш)
1.
Өйгә эш бирү.
1. Батырлык турында гаиләдә сөйләшү үткәрегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.