Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

библиотека
материалов

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә уеннардан файдалану аларны белем алуга дәртләндерә, кызыксыну уята, чөнки балалар уены чын тормышны чагылдыра. Мавыгулар вакытында балалар үзләре хыялланган, күз алдына китергән хәлләрне, вакыйгаларны җанландыра. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Бала берүзе генә калганда курчагы белән җөмләләп сөйләшергә мөмкин, ә дәрестә аңа күп вакыт ике-өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була. Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп, мин коммуникатив уеннарга мөрәҗәгать иттем.

Коммуникатив уен текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү генә түгел, бу-уйланылган (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) төрендәге күнегүләр дә.

Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда балада фикерләүне эшкә җигү нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә.Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла.Эш-хәрәкәтләр барышында әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала.Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны (сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә тарту максатыннан үткәрелә.

Коммуникатив уеннарны оештыру өчен тәрбияче иң элек балаларның нәрсә белән мавыгуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш.Уен кайбер балалар өчен-хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора.Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгълүмат алам дип уйламый.Шуңа күрә, тәрбияче, коммуникатив уеннар оештырып, гадәти дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли куллану мөмкинлеге күпкә арта; бала эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берләренә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу исә балада игътибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм үз уңышларына шатлану хисе тәрбияли.

Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен-эзләнү (җитмәгән мәгълүматны табу), уен-хыял (группа бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә) шундыйлардан. Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен тормышчан шартлар тудыра, шулай итеп уеннан чын тормышка күпер сала.

Мәсәлән, “Гаилә” темасын өйрәнүне тәмамлаганнан соң белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, конкретлаштыру өчен түбәндәге уеннарны үткәрергә була.

Өйрәнгән лексик-грамматик категорияләрне җанлы сөйләмдә куллана белү максат итеп куела. Коммуникатив уен өч өлештән тора.

Беренче өлеш-уенга әзерләнү.Тәрбияче уенның эчтәлеге белән таныштыра, кагыйдәләрен аңлата.Балалар ике командага бүленә.Бер төркем – “кунаклар”, икенчесе “хуҗалар” дип исемләнә.Уйнаучылар кунакка бару, кунак сыйлау, чит кеше өендә үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм мөмкин кадәр күбрәк җөмлә әйтергә тиеш була.

Кунаклар” командасы беразга бүлмәдән чыгып тора.Аларга бүләк сайлау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ә бу вакыт “хуҗалар” табын әзерли.

Икенче өлеш-уйнау. “Кунаклар” керә.Исәнләшәләр.Хуҗа аларны өстәл тирәли утырта, үз гаиләсе белән таныштыра.”Кунаклар” да үзләре белән таныштыра.

Балаларны уенга тарту, җанландырып җибәрү өчен тәрбияче уен эчендә уен оештыра.

  • Хәзер мин аш төрләрен, ризык исемнәрен әйтәм.Татар милли ашлары исемен ишеткәч-кул чабарга, башка төрле ашамлыкларга “юк” дип баш селкергә кирәк. Кем ялгыша, уеннан чыгып бара. Кайсы команда уенчысыз кала, шул җиңелә.

Хуҗабикә өстәлгә татар милли ризыклары чыгара. Өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә.

Әйдәгез, хәзер “Ашыйм-ашамыйм” дигән уен уйнап алабыз.(Идәнгә 1дән 10га кадәр саннар язылган һәм баскычларга бүленгән ике тасма куела.Һәр командадан берәр уенчы 1санына килеп баса.Тәрбияче әйткән сүзләргә уенчылар “ашыйм” яки “ашамыйм” дип җавап бирергә тиеш.Дөрес әйткән уенчы бер сызык алга күчә.Кем “10”га алдан килеп җитә, шул җиңә.Тәрбияче балалар буташтырырга мөмкин булган сүзләрне дә әйтә.Мәсәлән, чәчәк-чәкчәк, аш-баш, кашык-катык, коймак-койма).

Кунаклар милли ризыклар белән сыйланалар, “бигрәк тәмле булган” диеп мактыйлар, ничек итеп, нәрсәләр салып пешерүләре белән кызыксыналар. Ахырдан һәр ике яктан да саубуллашу сүзләре әйтелә.Уен тәмамлана.

Өченче өлеш-нәтиҗә ясау. Тәрбияче уенда актив катнашучыларны билгели, мактый.Сүзләрне, авазларны әйтүдәге хаталарны төзәтә.Җиңүче команданы тәбрик итә.

Шулай итеп, балаларның бу уен- дәрестә берничә дәрес буе үзләштергән сөйләм күнекмәләре тикшерелә.

Коммуникатив уен дәресләрен, гадәттә, лексик-грамматик категорияләрне камилләштерү этапларыннан соң үткәрәм.Мондый дәресләрдә иҗади төрдәге биремнәрне дә файдаланырга мөмкин.

Әйткәнне тыңла!” Тәрбияче төрле командалар бирә.Ләкин аларны берәр ашамлык исеме белән аталса гына үтәргә кирәк.Түбәндәге командаларны әйтергә була:

-Игътибар, уң кулны күтәрдек!Чәкчәкләр, сул кулыгызны күтәрегез.Ә хәзер, малайлар, уңга карагыз.Сулга карагыз, анда кыстыбый.Утырыгыз, бәлешләр.


Әйе-юк” уены.Сорауларга әйе, юк дип кенә җавап бирергә тиешләр.

-Песи сөт эчәме?

-Дару тәмлеме?

-Тәлинкәләр ватыламы?

-Пычак белән ашыйлармы?

-Китаптагы коймакны ашап буламы?

Ышанам-ышанмыйм” уены.Тәрбияче җөмләләр әйтә.Шуларның кайберләре дөрес булмый.Балалар тәрбияче әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр.Уен игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерегә ярдәм итә.Балалар җөмлә дөрес дип ышансалар – кул чабалар, ә ышанмасалар- аякларын тыпырдаталар.

Сүзләр лотосы” уены.Тәрбияче ашамлыкларның өч билгесен әйтә.Мәсәлән: төсе, тәме, формасы.Беренче уенчы нинди дә булса ашамлыкны уйлап, аның шул сыйфатларын әйтә:ак, тәмле, стакан шикелле.Икенче уенчы җавап бирә: туңдырма. Биремнәргә җиләк-җимеш, яшелчәләрне табу да кертелә.

Нәрсә ашыйм, шуны әйт” уены.Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була.Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар.Һәр бала ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы ризык буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли.Сөйләве буенча, аның нәрсә ашавын белергә тиешләр.Сөйләгәндә бала ул ризыкны ашау кыяфәтләре дә күрсәтергә мөмкин.






Автор
Дата добавления 22.11.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров208
Номер материала ДВ-180075
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх