Сабантуй
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм
дуслык бәйрәме. Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Без уткэннэрне
онытырга тиеш тугел:бай һәм тирән мәгънәле милли
көйнең
матурлыгын,рәсем сәнгатен,әдәбиятен ,
горыф- гадәт, йолаларын
.Милли культура , безнең әти-әни кебек ,бала
күңелендә аерып
алмаслык бер кисәк булсын
иде.
Безнен балалар буыннан -буынга күчеп килгән милли
гореф -гадәтләрнен
,йолаларнын югалып бару чорында яшиләр.Жырларда , биюләрдә, уеннарда
сакланып килгән
йолаларнын киләчәк
буыннарда да кабатлануына, саклануына, онытмасларына ошанасы килә. Бу чара
яшь буында узенә кирәк өлкәне сайлап
алырга жиңеллек
тудырыр ,туган жирне ничек бар шулай яратырга мөмкинлек
бирер иде. .Шуларны истэ тотып, без үзебезнең « Кызыл
калфак»балалар бакчасында татар халкының мили культурасының
чыганакларын ныгыту нигезеннән үзебезнең эшне
оештырдык.Балаларны һәм әти- әниләрне шуңа тарттык.
Иң элек Сабантуй үткәрү өчен: алдагы көнне һәрбер төркемгә кереп
,жырлап-биеп, сабантуй турында мәгълүматлар
биреп, бүләкләр жыйдык ,бәйрәмгә
чакырдык. Бу эштә
безгә ярдәмгә килгән өчен баянчы
Эхмэтзянов Нургали абыйга һәм жырчы кызларыбыз Трофимова Гөлнар,
Нафикова Ләйсәнгә зур рәхмәтлебез.
Мәйданны
барыбыз бергэ кунелле генэ бизэп бәйрәмгә әзерләдек. Икенче
көнне матур итеп бизәлгән мәйданга ,бәйрәмчә киенгән балалар
жыелды.Сабантуй яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелде. Көннең үзгәреп
торуына да карамастан бәйрәм бик матур узды.
Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
Бертуктаусыз музыка яңгырады, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады,
кемдер биеде, аркан тартышу, капчык киеп йэгеру, кашык белэн су ташу, таяк
тартып көч
сынашулар һәм тагын
бик куп татар халык уеннары уйналды . Олыраклар капчык белән сугыша, кашыкка
йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем балалар
чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча
эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар. Беркем дә читтә калмады,
беркем
дә бүләксез китмәде.Балалар
күңелендә бәйрәм турында
онытылмаслык хәтирәләр
калгандыр ,дип уйлыйм.
Бәйрәмне
оештыруда ярдәм иткән өчен бакча
мөдире
Белоногова Людмила Владимировнага, әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне
житкерәбез!
Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач,
ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.