“Татар малае-2019” бәйгесенең
нигезләмәсе
Бәйгедә гомуми
белем учреждениеләренең 3-7нче сыйныф укучылары
катнаша ала.
I.Бәйгенең
максаты һәм бурычы:
·
Тәтеш районда
яшәүче талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү;
·
иҗатта
үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
·
милли
мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру;
·
яшь
талантларның иҗатын пропагандалау;
·
телебезгә
ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;
·
бүгенге
буын яшьләренә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү.
II. Конкурсны
оештыручылар
Тәтеш районы милли-мәдәни үзәге, «Ак калфак» татар
хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы.
III. Конкурсның темасы һәм чыгыш ясауга
таләпләр :
Конкурс темасы:”Без – татар малайлары” .
Конкурста
катнашучылар татар телендә биремнәрне үтиләр һәм чыгышларын тәкъдим итәләр.
1. Визитка " Үзем
турында үзем”
Бәяләү
критерийлары:
сәхнәгә керү һәм чыгу осталыгы;
тышкы
кыяфәте һәм костюмы (
традицион яисә аерым бер стиль белән тегелгән милли киемнән чыгыш ясау;
музыкаль
бизәлеш;
декорация
булу;
атрибутика
;
оригинальлек
,
артистизм
(2-3 минуттан артмаска
тиеш);
2. “Үз телемдә сөйлим” Сәнгатьле
сөйләү осталыгы. Татар шагыйрьләре иҗатыннан бер шигырь .
Бәяләү критерийлары:
татар телендә дөрес сөйләү;
чыгышның сәнгатьле булуы: дикция,интонация;
сәхнәдә үз-үзеңне иркен тоту.
3.Конкурс
”Татарча
җырлыйм әле”
Бәяләү критерийлары :
Башкару осталыгы һәм техникасы: диапазон,
тавышны кую, ритмны тою, интонацияләрнең чисталыгы һәм яңгырашның сыйфаты,
микрофон белән эшләү осталыгы.
Актерлык осталыгы: тамашачы белән контакт,
башкарылган әсәрне оригиналь рәвештә тәкъдим итү.
Башкарылган әсәрнең конкурсантның яшенә туры килүе.
4.Конкурс
“Оста эшеннән билгеле "(үз
кулларың белән ясаган бер әйберне күрсәтү)
Бәяләү
критерийлары:
технологик яктан
оста эшләнгән булуы;
конкурсант
үзе әзерләгән булуы шарт;
төгәллек
һәм пөхтәлек .
5. Спорт
номерлары күрсәтү бәйгесе « Мин спортны яратам (физик күнегү)”
Бәяләү критерийлары:
- күнегүне күрсәтү осталыгы(техникасы)
-күнегүнең оригинальлеге
6. “Минем биисем килә”бәйгесе.
Бәяләү критерийлары:
бию осталыгы; костюмы, реквизитлары;
биюнең оригинальлеге ; сәхнә культурасы булу.
Конкурсны
үткәрү тәртибе һәм катнашу шартлары:
Конкурста гомуми белем учреждениеләренең
3–7 нче сыйныф укучылары катнаша ала.Конкурс
мәктәпләрдә 2019 нчы елның 16 нчы февраленә
кадәр үткәрелә.
2 этаптан тора:
1 нче этап: 16 нчы февральгә кадәр – мәктәпләрдә сайлап
алу турлары ;
2нче этап: 19-22 нче
февраль – район этабы(өстәмә хәбәр ителәчәк)
Сайлап
алу турын узган укучылар 16 февральгә
кадәр ________________электрон адресына заявка җибәрә.
Конкурста чыгыш
ясау җирәбә салу тәртибе белән барачак. Конкурста җиңүчеләргә түбәндәге
номинацияләрдә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла:
"Татар
малае - 2019";
"Иң
тырыш малай"
"Иң
сәләтле малай" ;
"Иң
көчле малай" ;
"Иң
җитез малай";
"Иң
тапкыр малай”;
"Иң
шаян малай"
"Иң
оста куллы малай" ;
"Иң
сөйкемле малай" ;
"Иң
кыю малай";
"Иң
матур тавышлы малай”;
"Иң
оста сөйләүче малай"
"Иң
уңган малай" ;(конкурс барышында номинацияләр өстәлергә
мөмкин)
Конкурсны
үткәрү урыны һәм вакыты:
Конкурс
2019 нчы елның 19-22 нче февралендә (төгәл датасы өстәмә хәбәр ителәчәк) ___________
муниципаль районының Зур Тархан мәдәният йортында оештырыла.
Эш режимы:(үзгәрергә
мөмкин)
10.00 - 11.00
катнашучыларны теркәү
11.00 конкурсны ачу
тантанасы.
11.10 - 14.00 конкурсантларны
тыңлау;
14.30
җиңүчеләрне билгеләү, йомгак ясау.
Гариза
бирү тәртибе:
Гаризаларны
2019 нчы елның 16 февраленә кадәр түбәндәге электрон почтага җибәрергә:
Сораулар һәм тәкъдимнәр булса ,түбәндәге телефон номерына
шалтыратыгыз:
________________________________________________________________________Конкурста
катнашу өчен гариза үрнәге
1.Катнашучының
фотографиясе
2.Гариза
Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең
исеме
|
Сыйныфы, туган елы , ае һәм датасы
|
Элемтә өчен телефон номеры,
электрон адресы
|
Мәктәбе
|
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
|
Яшәү урыны
|
|
|
|
|
|
|
Жюри:
Конкурста
җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның казанышларын бәяләү максатында _______________
районы мөгаллимнәре , «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре
катнашында комиссия төзелә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.