Казан
(Идел буе) Федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Татар
филологиясе бүлегенең 07-0802 төркем студенты Нутфуллин Илнар Илдус улының 6
нчы “А” сыйныфында үткәрелгән татар теле дәресенә
беркетмә
Катнашалар:
Рәис:
Абдуллина Фәүзия Мәгъсүтовна
Сәркатип:
Шәрипова Ләйлә
Комиссия
членнары: Мансуров Алмаз, Раянова Регина
Көн
тәртибе:
07-0802
төркем студенты Раянова Регинаның 6 нчы “А” сыйныфында “Сан турында гомуми төшенчә.
Гарәп һәм рим цифрлары” дигән темага үткәрелгән дәресенә анализ ясау.
Тыңланды:
Көн
тәртибендә торган мәсьәлә буенча беренче сүз Нутфуллин Илнарга бирелде. Ул
дежур укучыдан дәрестә кемнәр юк икәнен сорады. Шуннан соң, дәрескә кереп
китте. Үткәннәрне кабатлап, өй эшен тикшереп чыккач, дәреснең темасына
тукталды. Дәрес бик кызыклы формада оештырылган иде. Регина дәрестә берничә
төрле эш төрен кулланды: тест та эшләтте, тактада җөмләне дә тикшерделәр,
дәреслектән күнегү дә эшләделәр, карточка биремен дә бик уңышлы файдаланды. Ә
теманы аңлатканда Регина плакат һәм схемаларга мөрәҗәгать итте. Укучылар
һәммәсе дә дәрестә актив катнашырга тырышты. Регина белән бик тиз уртак тел
таптылар. Дәрес ахырында өй эше бирелде һәм актив катнашып утырган укучыларга
билгеләр куелды.
Чыгыш ясаучылар:
Икенче булып, комиссия членнары чыгыш ясады.
Мансуров Алмаз һәм Раянова Регина Илнарның дәресенә җентекле анализ
ясадылар.
Аның таблица – схема куллануын, дәреслектән файдалануын,
кагыйдәләрне
укучылардан укытуын, балаларга индивидуаль якын килүен уңай
бәяләделәр.
Алга таба сүз җыелышның рәисе Абдуллина Фәүзия Мәгъсүтовнага
бирелде. Ул дәреснең ничек үтүе турында үз фикерләрен әйтте. Беренче булып, Нутфуллин
Илнарның тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын уңай бәяләде, дәрестә сайланган темпны
укучылар өчен дөрес дип тапты.
Гомумән, дәрес катнашучыларны һәм
комиссия членнарын канәгатьләндерде. Илнар куйган максатларына иреште.
Көн тәртибе буенча Илнарның дәресен
уңышлы дип табарга дигән карар кабул ителде.
20
гыйнвар, 2012 ел
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.