Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар теле дәресләрендә проект методы

Татар теле дәресләрендә проект методы

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче гомуми  урта   белем бирү мәктәбе “

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Республикакүләм семинар

ТЕМА:

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеге”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Александрова Алсу Исмәгыйль кызы

     Бүгенге көндә проект сүзе бик популяр. Телеведение, интернет челтәрләрендә, газета-журналларда да проект сүзен еш ишетәбез. Нинди генә проектлар юк? “Телевизион проект”, “Җыр проекты”, “Бию проектлары”, “Ана теле проекты”, “Интернет-проектлар”.һ.б. Проект сүзе нәрсәне аңлата соң?

Проект

– ул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, барлыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул:

1) нинди дә булса механизмның яки корылманың планы;

2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Проект методының асылы:  укучылар  укытучы җитәкчелегендә  эзлекле рәвештә   проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә  өстәмә    информация  туплыйлар һәм  һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Укучы өчен проект нәрсә соң ул?

  •  иҗади мөмкинлекләрен ачу;
  •  төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
  •  үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
  •  үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект төрләре

Урта сыйныф укучылары арасында кызыксынуларына нигезләнеп, төрле типтагы проектлар эшләнергә мөмкин:

1.      Тикшеренү.

2.      Иҗади.

3.      Уен.

4.      Мәгьлүмати.

5.      Социаль.

Һәр типтагы проектта аерым тукталып үтәм.

1.      Тикшеренү проекты:

1)      хәзерге заманда актуаль булган тема алына;

2)      проблемасы күрсәтелә;

3)      тикшерү объекты билгеләнә;

4)      тикшеренү ысуллары күрсәтелә;

5)      нәтиҗә чыгарыла.

Тикшеренү проекты белән эзләнү-тикшеренү эшенең аермасы:

ПРОЕКТ

 

ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРЕНҮ

 

       Проектның асылы –  белем алу шартларында туган проблеманы чишү ысулларын ачык

 

       Эзләнүнең асылы – алган белемгә таянып билгеле бер объектка юнәлтелгән теория һәм практиканы гомумиләштереп фараз (гипотеза) яклау  

 

Үзенчәлеге

ПРОЕКТ

 

ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРЕНҮ

 

n         Проект эшчәнлегендә  нәтиҗәдә һәрвакыт продукт була

n  Проект кыска вакытлы булырга мөмкин

n  Проект

¨  Проблема

¨  Гамәлгә ашыру нияте

¨  Реализация

¨  Рефлексия

¨  Презентация

n  Продукт: реферат, спектакль,доклад,газета, фильм,ярдәмлекләр,альбомнар

 

n         Эзләнү эшчәнлегенең  төп продукты – ул яңа белемнәр

n  Ешрак эзләнү озак вакыттны таләп итә

n  Эзләнү

¨  Кызыксындырган сорау

¨  Гипотеза чыгару

¨  Чыганаклардан эзләнү

¨  Теоретик белемнәрне гомумиләштереп

¨  Тупланган һәм эшкәртелгән мәгълүматларга таянган чыгыш  ясау

 

 

 

2. Иҗади проектлар. Бу типтагы проектларның төгәл структурасы юк. Эшнең төренә билгеләнгән тәлапләр буенча эшләнә. Моңа газета, буклетлар чыгару, презентацияләр сценарияләр язу керә.

3. Уен проектлары. Уен проекты дәрескә, махсус конкурска әзерләнергә һәм тулысынча тиешле тематикага туры килергә тиеш. Мондый проектларда структурага әз генә төгәллек кертелә, ләкин ул ахырга кадәр ачык кала. Катнашучылар проектның эчтәлеге таләп иткән билгеле бер характердагы рольләрне алалар. Болар әдәби персонажлар яки уйлар чыгарылган мифик геройлар булырга мөмкин. Бу эшчәнлектә көтелгән нәтиҗә бары тик азакта гына була.

4. Мәгълүмати проектлар. Нинди дә булса объект турында мәгълүмат җыю, анализлау. Мәсәлән, шәһәребез музее, җәмигъ мәчете турындагы проект эшләре.

.

Проектларны фән юнәлеше белән бәйле рәвештә өч төргә бүләргә мөмкин:

1.    Монопроект. Программаның укучылар өчен катлаулырак өлешен алып, бер фән кысаларында гына эшләнә. Дәрес вакытында үткәрелә.

2.    Фәнара проекты. Ике яки күбрәк фәнне үз эченә алып, дәрестән тыш вакытта үткәрелә.

    3.Төп уку фәннәреннән тыш булган проект. Бу төре мәктәптә фән буларак укытылмый торган юнәлешне үз эченә ала. Дәрестән тыш вакытта үткәрелә

Үткәрү масштабына бәйле рәвештә дүрт төргә бүленә:

1.      Сыйныф проекты. Бер генә сыйныфта үткәрелә.

2.      Мәктәп проекты. Мәктәп эчендә, бер фәннән дәрес вакытында үткәрелә.

3.      Региональ проект. Берничә мәктәп арасында оештырыла, ләкин бер регион яки бер ил эчендә үткәрелә.

4.      Халыкара проект. Ике ил арасында үткәрелә.

 

Катнашучылар санына карап өч төргә бүленә:

1.      Шәхси. Бер кеше тарафыннан эшләнә.

2.      Парлы. Проект өстендә ике кеше эшли.

3.      Төркемдә. Бер проект өстендә бөтен төркем укучылары эшли.

 

Дәвамлылыгына карап:

1.      Кыска вакытлы проект (бер дәрес, ике күбе алты дәрес).

2.      Уртача вакытлы (бер яки ике ай).

3.      Озак вакытлы (бер елга кадәр).

 

Проект — бу «биш П»:

Проблема – Планлаштыру – Информация эзләү (Поиск информации) – Продукт – Презентация

Проект эшләүнең түбәндәге этапларын билгеләп үтәргә мөмкин.

1.  Беренче “П” . Әзерлек этабы, аны “кереш өлеш” яки “проектка кереп китү” дип тә атарга мөмкин:

-проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү;

-проблеманың әһәмиятен нигезләү;

-проект башкару өчен укучыларның шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.

Укытучы бу этапта укучыларга проект өчен төрле темалар тәкъдим итә. Укучылар үзләре тәкъдим иткән темалар карала. Бу этап проектның иң демократик өлеше булып тора.Теге яки башка теманы сайлату өчен укучыга басым ясау, укучы башкарырга теләгән проектны кире кагу рөхсәт ителми.Укытучы ярдәме белән, укучылар үзләре кабул иткән проектның проблемасын, сюжетын, максат һәм бурычларын билгелиләр, куелган максатны тормышка ашыру юлларын эзлиләр.

Проект һәр укучы тарафыннан аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләнергә мөмкин.

2. Икенче “П”. Эшчәнлекне планлаштыру һәм проблемаларны чишү этабы яки “эшчәнлекне оештыру” дип тә атасак була --проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү;

3. Өченче “П” . Информация эзләү .

-киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлау.Укучылар бу этапта мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; укытучы белән киңәшләшеп, киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру эшенә үзбәя бирәләр.

4. Дүртенче “П” . Проектны тормышка ашыру (продукт дисәк була):

-анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү, нәтиҗәне дәлилле аңлату.Укучылар үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар, нәтиҗә чыгаралар.

5. Бишенче “П”. Проектны яклау, проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы.

Укучылар проектны презентациялиләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр, эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.Бу этап бигрәк тә әһәмиятле булып тора.Һәрбер проект уңышлы тәмамланырга тиеш. Бала эшләгән эшеннән канәгатьләнү хисләре кичереп калсын.Эш тәмамланганда төрле күргәзмәләр үткәрсәң, балаларга грамоталар,сертификатлар, медальләр бирсәң отышлы була. Төрле формадагы презентацияләрне кулланырга була:спектакль, күргәзмә, викторина, гомуми темага мини-проектлар, викторина һ.б.

Укытучы проект белән җитәкчелек итү барышында төрле рольләргә керергә тиеш була:

3  «К»:

-эшне оештыручы консультант-киңәшче;

-вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче;

-хаталарын һәм җитешсезлекләрне күрсәтүче, сораулар бирүче;

-төркемнәрнең координаторы;

-башкарылган эшне анализлаучы эксперт- тикшерүче.

Проект эшенә ата-аналарны да җәлеп итү бик отышлы, ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый.

Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда:

1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?

2.Аеруча нәрсә ошады?

3.Нинди яңалыклар белдең?

4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?

5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирергә була.

Проект эше үрнәкләре

башлангыч сыйныф

5-8 нче сыйныф

Минем гаиләм             ( стенд)

Авазлар һәм хәрефләр  (рәсемле таблица)

Шәһәрләр (карта)

Килеш кушымчалары  ( ярдәмлек)

Татар костюмы        (презентация

 

Татар һәм рус бәйрәмнәре ( таблица, мәкалә)

Истәлекле урыннар              ( доклад)

Безнең шәһәр                       ( презентация)

Татар теле үзенчәлекләре  ( чагыштырма схемалар)

Синоним сүзләр                  (сүзлекчә)

Сүз төркемнәре (буклет)

9 – 11 нче сыйныф:

Якташ язучылар ( доклад –презентация)

Татарлар чыгышы ( альбом, мәкалә)

Бәйлек сүзләр ( таблица)

Сүзләр тарихы ( сүзлек)

Кушма җөмлә ( ярдәмлек)

Татарларның язу  тарихы (күрсәтмә-доклад)

Алынма сүзләр ( доклад –презентация )

 

 

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресләрендә проект методы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер бизнес-процессов

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 268 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.09.2016 3153
    • DOCX 32.8 кбайт
    • 33 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Александрова Алсу Исмагиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Александрова Алсу Исмагиловна
    Александрова Алсу Исмагиловна
    • На сайте: 7 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13235
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Мини-курс

Развитие когнитивных способностей у младших школьников

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусственный интеллект как помощник в поиске работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Литература и культура

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек