Инфоурок Начальные классы КонспектыТатар теленнән "Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теленнән "Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать материал

Җөмлəнең баш һəм иярчен кисəклəре.

(4 нче сыйныфта  татар теле дәресе)

Руфия Нуруллина

Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре  белән танышу.

Дидактик бурычлар: ия белəн хəбəр - баш кисəклəр , аларны

ачыклап килгəн җөмлә кисәкләренең иярчен кисәкләр икәнен  аңлату.

Психологик бурычлар: сөйлəм телен үстерү,  иҗади фикер йөртүне камиллəштерүне дəвам итү.

Тəрбияви бурычлар:  дуслык, бердəмлек, игътибарлылык

сыйфатлары тəрбиялəү, үзбəя бирергә өйрəтү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре:

- сүзләрдән җөмләләр төзи белү;

 - баш һәм иярчен кисәкләрне таба белү;

 - җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау;

- бәйләнешле сөйләм төзү.

 

Предметара нәтиҗәләр:

Танып – белү эшчәнлеге:

- баш һәм иярчен кисәкләрне җөмләдә билгели , кагыйдә чыгара ;

- җөмләләрне җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерә ;

- иярчен кисәкләр ачыклап килгән җөмлә кисәкләрен таба ;

- җыйнак җөмләне җәенке җөмлә булырлык итеп, иярчен кисәкләр белән тулыландыра белү.

Регулятив эшчәнлек:

- дәреснең темасын һәм максатын билгеләү;

- алгоритм буенча уку эшчәнлеген үтәү;

- башкарган эшнең уңышлылыгын һәм уңышсызлыгын билгеләү;  

- башкарган эшне ,үрнәккә карап, тикшерү.

 Коммуникатив эшчәнлек:

- фикереңне тулы , төзек итеп әйтә ;

- башкаларны тыңлый белү.

Шәхси эшчәнлек:

- уку эшчәнлегенең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау.

 

Җиһаз: компьютер,  проектор, экран,  тарату өчен карточкалар.

Дəрес планы

I. Мотивацион-ориентлашу этабы.

1. Уңай психологик халəт тудыру

2. Өй эшен тикшерү.Үзбәя

3.  Белемнəрне актуальлəштерү.Үзбәя

II. Эшчәнлекне билгеләү

1.      Теманы ачу.

2.      Максат кую.

III. Яңа теманы өйрәнү.

1.      Матур язу күнегүе.

2.      Җөмләнең баш кисәкләре .Үзбәя

3.      Җөмләнең иярчен кисәкләре. Үзбәя

IV. Физминутка.

V.Теманы ныгыту.

1. Китап белән эш.

VI.  Рефлексив бəялəү этабы.

1.      Дəрес моделе буенча кабатлау.

2.      Тест .Үзбәя

     3. Дəрескə үзбəя.Таблица буенча гомуми билге чыгару.

 

VII. Йомгаклау. Өй эше.

Дəрес барышы.

I. Мотивацион-ориентлашу этабы.

1.Уңай психологик халəт тудыру.

- Кыңгырау шалтырады ,

Чакырып безне дәрескә.

Әйдәгез ,җиңнәр сызганып,

Керешик әле эшкә.

2.Өй эшен тикшерү. Сингл Раунд Робин структурасы

- Сез өй эшендә тексттагы җөмләләрне  сорау һәм өндәү җөмләләргә аерып язып килергә тиеш идегез. Беренче төркем – өндәү,  икенче төркем  - сорау җөмләләрне  укып карар. Һәрбер укучы өй эшен тикшерә барырга һәм алдындагы таблицаның өй эше графасына үзенә билге куярга тиеш була. (Һәр төркемнән  беренче номерлы укучы башлый,  берәр җөмлә укыйлар. Башкалар  эшләрен тикшерә бара. “Үзбәя” таблицасында өй эше баганасына билге куялар.)

Үзбәя

 

Өй эше

Җөмлә

Ия белән хәбәр

Иярчен кисәкләр

Тест

 

Гомуми билге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3.Белемнәрне актуальләштерү.

-Нəрсə ул җөмлə? Таймд Раунд Робин структурасы

30 секунд дәвамында бер – берегезгә җөмлә турында нәрсә белгәнегезне сөйләгез.

(Җөмлə тəмамланган уйны белдерə. Бер ,ике, өч яки күбрәк сүзлəрдəн төзелə.

Әйтелү максаты буенча өч төрле була: хикәя, сорау һәм өндәү җөмлә. Җөмлә баш хәрефтән языла, ахырында тыныш билгесе куела.)

Һәр төркемнән 2 номерлы  укучы җавап бирә.

- Хәзер менә шушы сүзләр белән ( кояшлы, мин, җитте, суда, җәй, быелгы, коенам, эссе, җәй) өч җөмләдән торган текст төзеп алыйк. Тик – Тэк – Тоу структурасы              ( Укытучы сүзләр язылган карточкаларны , һәрбер укучыга, алдан үзе төзи. Сүзләрне,  буташтырып, квадрат формасында тезәләр. Һәр укучы  өчәр сүзле җөмләләр төзи. Текст килеп чыгарлык итеп тәртипкә китерә. Төркемнәрдән 3 нче номерлы укучылар, килеп чыккан, текстны  укый. Җөмләләрнең дөреслеген слайдка карап тикшерәләр. Таблицаның “Җөмлә “графасына үзләренә билге куялар.)

II. Эшчәнлекне билгеләү.

- Жөмлəлəрне нəрсəлəр ярдəмендə төзедек?( Төркемнəрдə тикшерү. Сүзләр ярдәмендә төзедек)

- Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендә сүзләрне нәрсә дип атыйлар? ( Төркемнәрдә тикшерү. Җөмлә кисөклөре. )

-Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәнербез? (Төркемнəрдə тикшерү. Без бүгенге дәрестә җөмлә кисәкләрен өйрәнербез.)

-      Җөмлә кисәкләре русча ничек була? (Члены предложения)

Үзләрендәге схемага теманы (Җөмлә кисәкләре. Члены предложения ) яздыру. Укытучы тактадагы плакатта ача. (Укытучы һәр укучыга ике бертөрле схема сызылган битләр өләшә. Схемаларны тутыру өчен кирәкле сүзләр дә алдан бирелә. Теманы өйрәнү барышында тиешле сүзләрне җилем белән ябыштырып куялар.)Схема түбәндәрәк бирелә.

Алдыбызга нинди максат куярбыз? (Җөмлә кисәкләрен билгеләргә өйрәнербез)

III.Тема өстендә эш.

1.      Матур язу күнегүе.

Число, сыйныф эше язабыз.

- Балалар, дәфтәрдә эшне без гадәттәгечә матур язу күнегүеннән башларбыз.

Үзебез төзегән җөмләләрне ,бик пөхтә итеп, күчереп язып куйыйк әле.

Кояшлы җәй җитте. Быел җәй эссе.Мин суда коенам.

2.      Баш кисәкләр. КОНЭРС структурасы.

   Бер почмакка ия , икенчесенә хәбәр дип языла. Һәр бала үзе теләгән почмакны сайлый. Һәр укучы бу почмакны ни сәбәпле сайлаганын әйтә. Аннан соң сораулар буенча төркемнәрдә эшлиләр. Ике почмакка да матур язу күнегүендәге җөмләләр язылган була.

              Кояшлы җәй җитте. Быел җәй эссе. Мин суда коенам.

“Ия” төркеменә сораулар.

1.      Җөмләләрнең ияләрен табып, асларына сызарга.

2.      Бу ияләр нинди сорауларга җавап бирәләр. (Кем? Нәрсә?)

Сораулар схемага языла.

3.      Алар нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән ? Нинди килештә?(Исем,алмашлык;  б.к. )

4.      Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин?

Сорауларга чиратлап җавап бирәләр.

Ия – ул җөмлә кисәге. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ул күбрәк баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелә.

Кагыйдәнең русчасын əйттерү һәм  җөмләләрне русчага тәрҗемә итеп (Наступило солнечное лето. Я купаюсь в воде. Нынче лето жаркое.), ияләрне табу, сүз төркемнәрен билгеләү.( Подлежащее – член предложения. Отвечает на вопросы кто? Что? Выражается именем сущ. или местоимением в им.п.)

“Хәбәр” төркеменә сораулар.

Кояшлы җәй җитте. Быел җәй эссе.Мин суда коенам.

1.      Хәбәрләрне табып, астына сызарга.

2.      Бу хәбәрләр нинди сорауларга җавап бирәләр. (Нишли? Нинди?)

3.      Алар нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән ? (фигыль ,сыйфат )

4.      Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин?

 

Сорауларга чиратлап җавап бирәләр.

 

   Хәбәр  – ул җөмлә кисәге. Нишли ? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап бирә. Ул күбрәк фигыль белән белдерелә. Җөмләдә сыйфат булып та килергә мөмкин. Ул вакытта нинди? соравына җавап бирә.

Кагыйдәнең русчасын әйттерү. Алда төзелгән җөмләләрдән (Наступило солнечное лето. Я купаюсь в воде. Нынче лето жаркое.) хәбәрләрне табып, сүз төркемнәрен билгеләү. (Сказуемое – член предложения. Отвечает на вопрос что делает?  Выражается глаголом или именем прилагательным.)

 

Үзбəя. Таблицага билгеләрне язу. Төркемнәр үз урыннарына утыра.

- Җөмләләрнең ия белән хәбәрен төшереп калдырып укыгыз әле. (Кояшлы. Суда. Эссе.)  

- Бу җөмлəлəр җөмлə булып кала алалармы?(юк)

-Шулай булгач, ия белəн хəбəрне җөмлəнең нинди кисəклəре дип атарбыз?

(Төркемнəрдə тикшерү.Ия белəн хəбəр җөмлəнең баш кисəклəре. Русчасын әйтү.(Подлежащее и сказуемое – главные члены предложения)

     - Калган кисəклəр ничек атала? Кем белә? (иярчен) Русчасын әйттерү. (Второстепенные члены предложения. Дәрес моделенә язу.

 

Җөмлә кисәкләре,Баш кисәкләр,Иярчен кисәкләр,Ия  (Кем? Нәрсә?)
Хәбәр (Нишли? Нинди?)
,Баш кисәкләрдән калганнары,Члены предложения,Главные члены,Второстепенные члены [Введите цитату из документа или краткое описание интересного события. Надпись можно поместить в любое место документа. Для изменения форматирования надписи, содержащей броские цитаты, используйте вкладку "Средства рисования".],Подлежащее (Кто? Что?)
Сказуемое (Что делает? Какой?)

,Кроме главных членов,Фигыль, сыйфат,Исем, алмашлык,Глагол, прилагательное,Существительное, местоимение,Ачыклыйлар:
Ияне , хәбәрне , иярчен кисәкләрне

,Подлежащее, сказуемое, второст. члены

 

 

5.       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6.       

 


7.      Иярчен кисəклəр. МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы

Уен: «Кемнең җөмлəсе матуррак».

-Без ничә мөстәкыль сүз төркеме өйрәндек? Шулкадәр кешедән торган төркем оештырыгыз. (Исем, фигыль, сыйфат, алмашлык). Укучылар дүртәр кешедән торган төркем оештырырга тиешләр. Артык калган укучылар кайсы да булса төркемгә кушылалар.

   Төркемнәргә бирем бирелә.

-Мин һəр төркемгə бер үкне ия белəн хəбəрдəн генə торган җөмлəлəр бирəм. Сез бу җөмлəлəрне тулыландырыгыз, матурлагыз. Кайсы төркемнең җөмлəсе матуррак булыр икəн?

(Төркемнəрдə тикшерү)

Чәчәкләр үсә.

Җөмлəлəрне əйтү.Ике төркемнең дә уйланган  җөмлəләре языла. Мəсəлəн,

Безнең бакчада матур чәчәкләр үсә.

Ия белəн хəбəргə сызу.

-Нинди кисәкләргә сызмадык? (Иярчен)

-Мин биргән җөмлә нинди кисәкләрдән генә тора иде? (Төркемнəрдə тикшерү. Баш кисәкләрдән генә.)

- Сез нинди кисəклəр өстәдегез? (Төркемнəрдə тикшерү. Иярчен кисəклəр.)

Иярчен кисәкләрне сүз төркемнәре ягыннан билгеләү,үзләре ачыклап килгән сүзләр белән язып алу.(безнең бакчада, матур чәчәкләр, бакчада үсә)

- Шулай итеп, иярчен кисəклəр җөмләдә нигә кирәк? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Балалар, алар ни өчен иярчен кисəклəр дип аталалар икəн? Алар нинди кисəклəрне ачыклап киләләр ? (Төркемнəрдə тикшерү)

-Нинди нəтиҗə ясарга  мөмкин ? (Төркемнəрдə тикшерү. Иярчен кисəклəр баш кисəклəргə ияреп ,аларны ачыклап килəлəр.Иярчен кисәкләр бер – берсен ачыклап килергә дә мөмкин.)

Үзлəренең дəрес моделенə язалар.

Үзбəя. Таблицага язу.

III. Физминутка. Фолоу зе лидер структурасы.

Көй уйный башлагач, алда торучы укучы нинди дә булса хәрәкәт күрсәтә. Көй туктагач , лидер алышына.

IV. Теманы ныгыту.

Китап белән эшләү. 69 нчы күнегү. Күнегүне биреме буенча эшләү.

V. Рефлексив бəялəү этабы.

1. Дəрескə нинди уку мəсьəлəсе куйган идек? (Җөмлə кисəклəрен өйрəнү)

Әйдəгез, дəрес моделе буенча барысын да кабатлыйбыз.

(Җөмлә кисәкләре ике төркемгә бүленә: баш һәм иярчен кисәкләр. Баш кисәкләр: ия һәм хәбәр.  Ия Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Эшне башкаручы предмет. Җөмләдә баш килештәге исем һәм алмашлык белән белдерелә. Хәбәр предметның эшен белдерә. Нишли? Нишләде? Нишләячәк ? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә фигыль һәм сыйфат белән белдерелә. Ия белән хәбәрдән калганнары иярчен кисәкләр. Алар баш кисәкләрне яки бер – берсен  ачыклап киләләр. Члены предложения делятся на две группы: главные и второстепенные члены предложения. Главные члены предложения: подлежащее и сказуемое. Подлежащее обозначает предмет и отвечает на вопросы Кто? Что?. В предложении выражается именем существительным и местоимением в именительном падеже. Сказуемое обозначает действие предмета и отвечает на вопросы Что делает? Что сделает? В предложении выражается глаголом и именем прилагательным. Остальные члены предложения, кроме подлежащего и сказуемого, называются второстепенными членами предложения.)

3.      Бүген үзләштергән белемнәрне тикшерер вакыт җитте.Тест биремнәрен эшләп алырбыз.

1.      Кайсы кисәкләр җөмләнең баш кисәкләре дип атала?

а) иярчен кисәкләр

ә) сүзтезмә

б) бәйлек

в) ия белән хәбәр

          2. Ия нинди сорауларга җавап бирә?

              а) кем? нинди?

             ә) кем? нәрсә?

             б) кем? нишли?

             в) нишли? нишләде?  

         3. Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

              а) исем һәм алмашлык

              ә) исем һәм фигыль

              в) исем һәм сыйфат

              г) сыйфат һәм фигыль

         4. Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?

              а) кем? нишли?

              ә) нәрсә? нинди?

              б) кем? нәрсә?

              г) нишли? нишләде? нишләр?

        5. Хәбәр җөмләдә нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

              а)  исем һәм фигыль

              ә) фигыль һәм сыйфат

              б) фигыль һәм алмашлык

г) исем һәм алмашлык

СИМАЛТИНИУС  РАУНД ТЭЙБЛ структурасы.

Тест эшләп беткәч, эшләрне түгәрәк буйлап бер-берсенә бирәләр. Үрнәккә карап тикшерәләр.Үзбәя таблицасына һәр укучы билгесен куя.

4.      Дəрескə үзбəя. Таблицадагы билгеләрне кушып, уртача билгене чыгару.

Төсле кәгазьләрдән “билгеләр” ясап куела (“3”, “4”, “5”). Шул билгеләр аша укучылар теманы үзләштерү дәрәҗәсенә бәя бирәләр.

-      Һәрберегез үзегезгә билге куегыз.

“3”- теманы аңлата алам, ләкин белешмә материал, ярдәмлек кулланам.

         “4”- теманы тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.

“5”- теманы бик  яхшы аңладым, иптәшләремә дә аңлата алам.

 

VI. Йомгаклау. Өй эше.

- Бүген нинди теманы өйрәндек?

Өй эше: 72 нче күнегүне үрнәк буенча күчереп язарга.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теленнән "Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре" темасына дәрес эшкәртмәсе."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Копирайтер

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 168 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2018 2744
    • DOCX 75.7 кбайт
    • 16 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нуруллина Руфия Ислямовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нуруллина Руфия Ислямовна
    Нуруллина Руфия Ислямовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4484
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Теория, методика и практика обучения младших школьников основам шахматной игры в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 188 человек

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 952 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 712 человек

Мини-курс

Развитие коммуникации и речи у детей раннего возраста

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 человек

Мини-курс

ИТ-инструменты в управлении документооборотом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы и подходы проведения трекинга и менторства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе