Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру
|
Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте
тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән
башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн
белән котлыйк.
Хор белән әйтү:
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә безгә,
Хәерле иртә сезгә!
Слайд 2.Хәерле
көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
|
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру
Дәрескә максат кую,укучылар-да белемгә омтылыш
тәрбияләү.
Язу күнекмәләре булдыру.
Физкультминут
|
Укытучы өчен максат: алмашлык турында
үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: алмашлыкны таба,
билгели белү .
Алмашлыкларның килешләре турындагы
белемнәрне камилләштерү.
|
Укытучы: Укучыларга текстларны укып карарга
тәкъдим итәм.
Слайд. 3-4
Кайсы текст матуррак яңгырый? Ни өчен?
-Әйе, дөрес әйттегез. Икенче текстта
алмашлыклар кулланылган.
Темабыз да:
Алмашлыклар
турында үткәннәрне кабатлау.
1.
1.Нәрсә ул алмашлык? 2.Алмашлык кайсы сүз төркемен
алмаштыра? 3. Нинди сорауларга җавап
бирә?
4 Җөмләнең кайсы кисәге булып
килә?
2. Өй эшен тикшерү.
-Балалар, сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде
әле? ( алмашлыклар кулланып, “Китапханәгә экскурсия” дигән хикәя язарга.)
Хәзер ул хикәяләрне тыңлап үтик
.
1. Матур язу күнегүе.
- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне
матур итеп күчереп языгыз.
Мм
Мин гөлләргә су сиптем.
2. Җөмләләр өстендә эш.
Слайд 5
- Җөмләләрне укыгыз. Алмашлыкларны табабыз. Ә
бу алмашлыклар турында нәрсә әйтә аласыз?
-Әйе, болар зат алмашлыклары.. Без аларныә
килешен дә билгели алабыз. Димәк,без бүген дәрескә нинди максат куябыз?
-Әйе,без бүгенге дәрестә зат алмашлыклары
турындагы белемнәрне ныгытабыз.Слайд 6
Ягез әле тактада бирелгән зат алмашлыкларын
килешләрдә төрләндерик.
Бергәләп тикшерик.
Укытучы:
Мин җәйләүгә барамын (бара-бара сөйли)
Укучылар: Без дә (укытучы артыннан баралар).
Укытучы: Ә мин сыерлар савам ( хәрәкәтләр
ясый)
Укучылар: Без дә.
Укытучы: Ә мин чәчәкләр җыям (хәрәкәтләр ясый)
Укучылар: Без дә чәчәк җыябыз.
Укытучы: Ә мин өйгә кайтамын.
Укучылар: Без дә.
|
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Алмашлык турындагы белемнәрне искә төшерү
-
Алмашлык исемне алмаштырып килә;
-
Кем?, нәрсә? Сорауларына җавап булып килә;
-
Җөмләнең иясе булып килә
Балалар өйдә язып килгән хикәяләрне
укыйлар,фигыльләрне табып күрсәтәләр.
Укучылар матур итеп язалар
Матур язу өстендә эш.Үткән заман хикәя
фигылен ,алмашлыкны табу.
3 укучы тактада без,
сез, алар ;
ә калган укучылар мин,син,ул алмашлыкларын төрләндерәләр (парлап эшли).
|
ТБУУГ: алмашлык, турында кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып
гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм
коллектив фикер алышуда катнашу
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль
ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм
аларга ияреп гамәлләр кылу
|
Уку мәсьәләсен кую
|
Укытучы өчен максат:
Зат алмашлыклары турындагы белемнәрне
камилләштерү. Укучылар өчен максат: өзекне уку, зат алмашлыкларын дөрес итеп
кую
|
Китап
белән эш. 30 нчы күнегү
1.Биремне уку.
2.Өзекне уку.
3. Төшеп калган сүзләр урынына зат
алмашлыкларын куеп язу.
|
Укучыларның җаваплары
Өзекне уку.
Миңа, сиңа, аңа алмашлыкларының язылышын истә калдыру.
.
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль
ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм
аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
|
Танып-белү эшчәнлеге.
|
Укытучы өчен максат:
Алмашлык, зат алмашлыклары, килешләрдә
төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү
Укучылар өчен максат: алмашлыкларның
затларын, килешләрен кулана белү, сөйләм телен үстерү
|
Дидактик уен.
«Мәктәп бакчасында» дигән темага зат
алмашлыклары кертеп, кечкенә хикәя язу.
Алмашлыкларның астына сызу, зат, санын
билгеләү.
|
Балалар хикәя язалар.
Укучыларның хикәяләрен тыңлау.
Үзбәя .
|
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне
аерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Тест.
|
Укытучы өчен максат: Балаларның алмашлык
турындагы белемнәрен тикшерү.
|
Тест биремнәрен
уку,эшләү
Җавапларны тикшерү
(Слайд 7)
|
Балаларның җаваплары
|
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең
дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү
инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек
инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.
|
Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм
киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү,
дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны
башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
|
-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык? Алар
нәрсәләр белән төрләнәләр? Авырлыклар булдымы?
Өй эше.”Без спорт яратабыз”темасына хикәя яз,
зат алмашлыкларын табып, асларына сыз.
Слайд 8. Молодцы ! Рәхмәт!
|
Балаларның җаваплары .
Үзбәя
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен
чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен
билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре
турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.