Тавык
һәм Песи
(8
нче март бәйрәменә балалар бакчасына сценарий)
А. Б.
Тавык-чебешләр турында,
Песи-пескәйләр белән.
Балалар шушы бәйрәмдә
Матур әкият сөйләр.
Бер ызбада яшәгән ди
Тавык чебешләр белән.( чебешләр кулларын чәбәкли)
Икенчесендә яшәгән
Песи пескәйләр белән (песиләр кулларын чәбәкли).
Музыка астында Тавык биеп чыга.
Тавык: Кая минем бәбиләр,
Сары нәни чебиләр?
Әниегез чакыра,
Килегез минем янга. ( чебиләр йөгереп килә)
1 чеби: (6 бала) Без йомшаклар,
Сары йомгаклар.
Әнием әйтә:
Һич тиктормаслар.
2 чеби: ( 7 бала) Алтынсу төстә,
Йомшак һәм нәни.
Тавык улы мин-
Исемем-Чеби.
3 чеби: (8 бала) Шат күңелле чебешләр без,
Уйнарга яратабыз.
Без таралышкан вакытта
Санарга тырышыгыз.
Музыка астында чебиләр таралыша. Тавык "куып тота", чебиләр йөгерешә,
һәм яңадан бию барышына тезелеп басалар.
Тавык: Чеп, чеп, чебешләрем ( эзли).
Качышлы уйныйбызмы?
Тапмадым да, тотмадым да,
Саный да алмадыммы?
Таралышты чебиләрем
Төрлесе төрле якка.
Күпме генә тырышсаң да,
Тырышлык булыр юкка.
Тавык белән чебиләр биюе.
Тавык: Менә бит нинди икән сез,
Тыңлаусыз чебешләрем.
Иртәле-кичле уйныйсыз,
Миңа һич тә булышмыйсыз.
Киттем Песи Әнигә,
Күз салыйм песиләргә.
Ә сез тик утырыгыз,
Юкка тавышланмагыз.
(Үпкәләп китеп бара ).
А. Б. Ә хәзер күрегез песиләр,
Ничегрәк дус-тату яшиләр.
Хөрмәтли беләләр Әнине,
Юкка үпкәләтмиләр.
Музыка астында Песи чыга.
Песи: Җиңелдән түгел эшләрем
Бик шуклар балаларым.
Сөт түккәннәр, каймакны да,
Күреп өлгералмадым.
Күршеләрнең котлетларын
Эләктереп качканнар.
Мендәрне сүтеп мамыкка
Бар җирне тутырганнар.
Әбинең йомгагын сүтеп,
Кызарттылар үземне.
Кая сез, балакайларым,
Тыңлагызчы сүземне!
1 песи: ( 9 бала) Без күңелле балалар,
Песиләр-тыңлаусызлар.
Сикерәбез, йөгерәбез,
Койрыкларны селкетәбез!
2 песи: ( 10 бала) Таратып болытларны,
Кояш елмая көлеп.
Матур бию бииләр
Песи балалар белән.
Песи: Бигрәк тыңлаусыз балалар
Көн буе гел уенда.
Сикерәләр, йөгерәләр,
Качалар әллә кайда.
Миңа бер дә булышмыйсыз,
Киттем әле күршегә.
Шаулашмыйча утырыгыз,
Әнә, урындык сезгә.
А. Б. Үпкәләп китте Песи дә,
Сөйләргә күршесенә.
Песи һәм Тавык зал уртасында очрашалар.
Песи: Ой, арыдым, хәлләрем юк,
Сәламәтлек сыната.
Тавык: Хәлең аңлыйм, белмим ничек
Чебешләргә чыдарга!?
Песи: Балаларымны яратам,
Кыерсытмыйм беркайчан.
Тавык:
Тәртипләренә дә түзәм,
Мин дә бик тә яратам.
Песи: Аңлый алмыйм һич кенә
Ялгыштык икән нидә?
Тавык: Бераз кирәк булган икән
Бирергә тәрбия дә.
Җавап бирергез безгә,
Мондый тәртипсез балалар
Бармы соң ул сездә дә?
Иртән йокыдан уяна,
Кием эзләп җәфалана:
Кая күлмәк, кая туфли,
Мондый бала сездә бармы?
(Әти-әниләр җавап бирә)
Песи: Кире яктан күлмәк кигән,
Көннәр буе эшләмәгән.
Уенчыкларын җыймаган,
Бармы андый бала сездә?
(Әти-әниләр җавап бирә)
Песи: Тыңлаусыз бала булмый,
Китик, артка карамый!
Песи белән Тавык күңелсезләнеп китә.
А. Б. Ой, песиләр, чебиләр,
Нишләдегез, бәбиләр?
Һәрбер эшне беләсез бит,
Әйдәле, тизрәк ярдәм ит.
Кая икән ярдәмчеләр,
Әнинең булышчысы?
11 бала: ( малай)
Мин әниемә булышам,
Уенчыкларны җыям.
Әйберләремнең барысын
Үз урынына куям.
Әниемне сөендереп,
Компот кайната беләм.
Әз эшләмим мин бер дә,
Әнием ял итсен лә.
Уен "Кулъяулыкларны элү"
А. Б. Ярдәмчеләр, вәт булдыра!
Әниләр сөенсеннәр.
Юкка вакыт әрәм итмик,
Үзләренә дәшсеннәр.
Балалар әниләрен чакыра, Песи белән Тавык чыга.
Тавык: Ярар инде, кичерәбез!
Песи: Башка тәртип бозып йөрмәгез!
4 чеби: (13 бала)
Бүтән тыңлаусыз булмабыз,
Тыңларбыз сүзегезне.
Гел тәртипле булырбыз без,
Бик яратабыз сине.
3 песи: ( 14 бала) Әни Песи, кичер безне,
Бераз гаеп бар бездә.
Ярый син бар дип үбәбез,
Рәхмәтле без гомергә!
А. Б. Күңелле булсын дип бәйрәм
Оркестрда уйнарбыз.
Кадерле әниләребезгә
Кул чабып алкышлагыз.
Әниләр өчен кадриль.
А. Б. Нәниләребез тырышты,
Елмайтты әниләрне.
Ә хәзер бераз тыңлагыз
Сез матур шигырьләрне.
Шигырьләр.
А. Б. Белә моны өлкәннәр дә,
Хәтта кечкенәләр дә.
Әниләребез ярата:
Балалар:
Иң матур чәчәкләрне.
Яз җиткәндә аланда,
Чәчәкләр балкый анда.
Искитмәле матурлык!
Әйлән-бәйлән уйнарлык! Вәт!
Чәчәкләр биюе.
Тавык:
Без бүген бәйрәм иттек,
Елмайсын дип әниләр.
Песи:
Сезнең матур чәчәкләр-
Улыгыз-кызларыгыз,
Гел сезне елмайтсыннар,
Үз итеп яратсыннар!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.