Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
|
Оештыру,
мотивлаштыру этабы
|
Укучыларны сәламләү һәм аларның дәрескә
әзерлеген тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар, килдегезме
дәрескә?
Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы
тәнәфестә?
- Матур үтсен көнебез! Көләч булсын
йөзебез! Дөрес, матур утырыйк, Тырышып җавап бирик.
|
Укучыларның исәнләшүе.
- Кыңгырауны ишеттек
тә,
ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып,
тотынабыз зур эшкә.
|
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән
уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
ШУУГ: Бер-берсенә дәрестә нәтиҗәле эшләү
өчен уңышлар теләү.
|
Проблемалы
ситуация булдыру, уку мәсьәләсен кую
Дәрескә
максат куялар һәм бурычларны билгелиләр
|
Укучы эшен күзәтә,
кирәк булган очракта киңәшләрен бирә.
Слайдка карыйбыз.
Сорауларны укыйбыз һәм чишәбез. –Нинди хәрефләр килеп чыкты? Бу хәрефләрдән
нинди сүз төзеп була?
- Дәресебезнең темасы
ничек була инде?
|
Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.Нәрсә
бу?(“А” хәрефе)
Саматта бар, атта юк, сәгатьтә бар, иттә
юк. Нәрсә бу?(“С” хәрефе)
Синдә бар, миндә бар –
кешедә юк. Казанда бар, илдә юк.(“Н”хәрефе) А,С,Н
“Сан”
Без бүген саннар турында сөйләшәчәкбез.
Димәк, дәресебезнең темасы “Сан сүз төркеме”
6 нче слайд
Максат: Сан сүз төркеме турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес
кулланырга өйрәнү.
Бурычлар: Сан сүз төркемен таный һәм башка сүз төркемнәреннән аера белү.
Саннарны язма һәм әйтмә сөйләмдә дөрес
куллану Логик фикер йөртүне үстерү, үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен
ныгыту.
|
ШУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
РУУГ: сан сүз төркеме буенча алган
белемнәрне искә төшерү , төгәллек кертү,үз фикерләрен телдән матур һәм дөрес
итеп әйтә белү..
КУУГ: тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган
проблема буенча бергәләп фикер алышу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек
инициативасы күрсәтү.
ТБУУГ: яңа белемнәр табу.
|
Уку мәсьәләсен чишү.
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
|
7нче слайд
Дәреслек белән эш.
51 нче күнегүнең биремен аңлату. Сыйныф
бүлмәсендәге предметларны санагыз.
8 нче слайд
1. Бу җөмләләр халык авыз иҗатының
кайсы тармагына керә? 2.Табышмакларның җавабын
әйтегез.
3. Сан белән ачыкланган сүзне
күрсәтегез.
Татар телендә, рус теленнән аермалы
буларак, саналмышлар берлек санда килә.
|
Дәреслек белән эш
Бер ишек, ике тәрәзә,биш парта, бер
өстәл,ун урындык,сигез укучы...
Биремнәрне башкару, нәтиҗә ясау.
Саннарга сораулар куябыз.
Ничә ишек?...
8нче слайд
Табышмаклар белән эш.
1.Җиде туган бер үк яшьтә,
Исемнәре төрле-төрле.
2.Унике туган чаба
Һәрвакыт алга таба.
Берсен берсе җитә алмый,
Куып узып китә алмый.
3. Кечкенә генә сарай, эчендә бии утыз
ике малай.
Укучылар сан белән ачыкланган
сүзләрнең исем сүз төркеме булуын әйтәләр. Нәтиҗә ясыйлар. Сан – предметның
санын, исәбен белдерә, ничә? күпме?ничәнче? сорауларына җавап бирә.
Җөмләдә исемне ачыклап килә. Сан ачыклап килгән исем саналмыш дип атала. 25
нче биттәге кагыйдәне укыйлар.Үзбәя.
|
ШУУГ: укуга җаваплылык хисен аңлау
ТБУУГ: сәбәп- нәтиҗә бәйләнешен аңлау
һәм гомумиләштерү ясау, уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү.
РУУГ: эш ысулларын һәм эшнең нәтиҗәсен
үрнәк белән чагыштырып карау, уку мәсьәләсен чишү.
|
Яңа
белемнәрне үзләштерүне тикшерү. Катлаулы ситуацияләрдән чыгу.
|
9 нче слайд
1. Тәрҗемә итү.
Двадцать учеников, две школы, сорок
пять минут, три стола, шесть уроков,
девять тетрадей. (төркемнәрдә эш)
2. Карточкалар белән
эш.
Бирелгән җөмләләргә үз
сыйныфларына туры килгән сүзләрне язарга. Ни өчен шул сүзләрне куллануларын
аңлатырга.
|
1. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү,чагыштыру,
саннарның һәм саналмышларның язылышына игътибар итү, нәтиҗә ясау. Рус
теленнән аермалы буларак, татар телендә сан белән ачыкланган исем (
саналмыш) һәрвакыт берлек санда килә. Үзбәя
2. Мин ... сыйныфта укыйм. Безнең
сыйныфта егерме ..., ... кыз, ... малай. Без тырышып укыйбыз, дус яшибез.
(егерме укучы,)
4 нче слайд Җавапларны тикшерү, үзбәя.
|
ШУУГ: шәхесара мөнәсәбәтләрне аңларга
булышу, хезмәттәшлеккә, бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу, үзләштергән
материалны бәяләү
РУУГ: ахыргы нәтиҗәне күз алдында тотып,
арадаш максатларның эзлеклелеген ачыклау, каршылыклы уй-фикерләр булганда,
дөрес юлны сайлау, үз-үзеңне җиңү өчен, ихтыяр көчеңне туплау
ТБУУГ: тиешле уку бурычларын хәл итү,
дәреслектән файдалана белү: гомумиләштереп нәтиҗә ясау
КУУГ: тыңлау, ишетү һәм ишеткәнне үз
фикерең белән чагыштыру, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
|
Ял минуты
|
10 нче
слайд Музыка астында башкарыла.
Укучылар сорау җавабына
туры килердәй төркемнәргә берләшәләр.
|
Сораулар:
1. Бер атнада ничә көн?
2. Март – елның ничәнче ае?
3. Сезнең сыйныфта ничә тәрәзә?
Өстәмә сорау: Сез үзара ничек яшисез?
|
КУУГ: тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган
сорау буенча бергәләп фикер алышу.
РУУГ: Тиз арада чишелешен табу.
|
Яңа белемнәрне ныгыту. Үз-үзеңне тикшерү өчен
мөстәкыйль эшләү (үрнәк буенча тикшерү)
|
11 нче
слайд
Карточка белән
индивидуаль бирем. Текстны игътибар белән укып чыгыгыз. Биремнәрен үтәгез.
(парларда эш)
Башваткычның авторы Хәкимҗан
Халиков турында нәрсәләр беләбез?
Көтелгән
җавап: Х. Халиков төрле жанрда
иҗат иткән шагыйрь. Тел шомарткычларын, җырларын, арифметик табышмакларын,
әкиятләрен яратып укыйбыз.
|
Башваткычны игътибар белән укып чыгыгыз.
1) Зур-зур алты тәрәзә бар
Гөлнурларның өендә.
2)Үсеп утыра берәр яран
Һәр тәрәзә төбендә.
3) Бүләк итсә дусларына
Әгәр ике яранын,
4) Я, кайсыгыз әйтә ала
Ничә гөле калганын? (Х.Халиков)
Биремнәрен үтәгез.
1.Шигырьдән
саннарны язып алыгыз.
(алты,
берәр, ике)
2.Беренче
җөмләдән сан белән саналмышны язып алыгыз. ( алты тәрәзә)
3.Башваткычның
җавабын языгыз. (дүрт)
11 нче слайдта бирелгән җаваплар белән
чагыштырып бер-береңнең эшен тикшерү, бәя кую.
|
ТБУУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы
мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү
ШУУГ: әхлак нормаларын аңлау һәм
үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү, дус булуга һәм хезмәттәшлеккә әзер булу
РУУГ: иптәшләрең белән дустанә
мөнәсәбәттә булу, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлый белү
КУУГ: монологик һәм диалогик сөйләмгә
ия булу, иптәшләре һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү
|
Гомумиләштерү
һәм системага салу.
|
12 нче
слайд
Дәрестә алган
белемнәрне файдаланып сан сүз төркеменең моделен төзү.(Төркемнәрдә эш.)
13 нче
слайд.
Тормышта саннарны кайда
очратырга мөмкин?
14 нче
слайд
“Кем беренче укый” уены
|
Төзелгән модельнең
эчтәлеген 12 нче слайдта бирелгән модель белән чагыштыру. Үзбәя.
13 нче
слайд. Сәгать циферблатында, йорт
номерлары, машина номерлары, кибеттә сатыла торган әйберләрнең бәяләре сан
белән күрсәтелә. Әдәби әсәрләрләрнең исеме, бәйрәм исемнәрендә дә саннар еш
кулланыла. Нәтиҗә: Тормышыбызны саннардан башка күз алдына да китереп
булмый.
14 нче
слайд
“Кем
беренче укый” уены
Бирелгән
җөмләләрне укырга.
1.Кеше дуслары белән к3ле.
2.Минем әнием “М10ча ташы”н карарга ярата.
3.Песи өй түбәсеннән с2реп төште.
4.Алсу 6н алкасын югалткан.
5.Минем абыем к3ле.
|
ТБУУГ: укучының укуга, эзлекле фикер
йөртүгә, проблеманы ачыклауга һәм аны чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеген ачыклау,
үзеңнең белем системасында ориентлашу
ШУУГ: үзләштергән материалны иҗтимагый
һәм шәхси кыйммәтләрдән чыгып бәяләү; үз уңышларыңның, (уңышсызлыкларыңның)
сәбәпләре турында фикер йөртү, үз фикереңне җиткерә алу.
РУУГ: Үзләштерелгәнне аңлау һәм гамәлдә
куллана белү,биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
КУУГ: башкаларның фикерләренә таянып эш
итү, кешене ишетә һәм тыңлый белү, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алу,
куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән
нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү
|
Уку
эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия
|
10 нчы слайд
Эшчәнлеккә
нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.
|
10 нчы
слайд
....аңладым.
...белдем.
...алдым.
...ошады.
Миңа бүген
дәрестә ...
ошамады.
Укучылар үз фикерләрен белдереп
җөмләләрне тулыландыралар.
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү
чикләрен чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, килешүләр
ярдәмендә проблемалы ситуацияләрдән чыгу;
|
Өй эшен
аңлату этабы
|
11 нче слайд
Өй эшен үтәү технологиясен, күнегүне эшләү алымнарын өйрәтү. Укучыларның
шәхси үзенчәлекләрен искә алып, дифференцацияле өй эше бирү.
|
Өй эшен көндәлекләргә язалар, сорауларга җавап алалар.
1. 25 нче бит, кагыйдәне кабатлагыз, 53
нче күнегүнең биремен үтәгез.
2. Саннар кергән 4 мәкаль
языгыз. 3. Иптәшләрең саннар белән
җавап бирерлек 4 сорау язып килегез.
|
РУУГ: өйрәнелгән материалның кирәклегенә һәм әһәмиятенә төшенү, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау. Бәйләнешле
сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.
ТБУУГ: танып белү максатын мөстәкыйль формалаштыру, логик фикерләүгә
омтылу.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.