6 нчы сыйныф, математика.
Тема: Төрле
тамгалы саннарны
кушу һәм алу.
Дәреснең
максатлары:
1. Танып
белү максаты:
Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту,
камилләштерү;
Кагыйдәләр үзләштерүне системалаштыру.
2. Үсеш
максаты:
Укучыларның сөйләм телен, телдән исәпләү күнекмәләрен
камилләштерү;
Логик фикерләүне үстерү.
3. Тәрбияви
максат:
Математика фәненә кызыксыну һәм үз-үзеңә таләпчәнлек тәрбияләү.
Җиһазлау:
1.
Интерактив
такта, проектор, ноутбук;
2.
Дәрес
өчен Microsoft Power Point программасында әзерләнгән презентация;
3.
Һәр
укучы өчен төрле авырлыктагы биремнәр язылган карточкалар;
4.
Математика
6 класс дәреслеге. Авторлары: Н.Я. Виленкин, А.С. Чесноков һ.б.
Дәрес
барышы:
1. Уңай
психологик халәт тудыру.
2. Белемнәрне
актуальләштерү:
1). Өй эшен тикшерү.
Укучылар дәфтәрләрен алышып карандашлар белән тикшереп бтлге куялар. (1 нче
слайдта җаваплар күрсәтелә).
2). Телдән исәпләү(2 нче
слайд). Телдән
исәплибез диеп атала. Тутырып бетер:
-14 + … = -37 (-23)
-(-4,8) + … =
-8,6
(-3,8)
-2,1 + … = -17,2
(-15,1)
-38 + … = -47
(-9)
-51 + … = -60 (-9)
-9,5 + ... = -20 (-10,5)
3
бирем. Математик диктант
Дәфтәрләрне
ачабыз, числоны язабыз.
1. Минус
унсигез белән нульнең суммасын табыгыз
(-18)+0=-18
2. Минус алты
белән минус унөч бөтен, уннан бишнең суммасын табыгыз
(-6)+(-13,5)=-19,5
3. Минус ун белән унның суммасын табыгыз
-10+10=0
4.Минус сигез санын минус алтыга
үзгәрттеләр. Нинди сан килеп чыкты? (-14)
5.Минус унбиш килеп чыксын өчен минус
җидегә ничәне кушарга кирәк? (-8)
6.Тискәре санны кушудан теләсә нинди сан
зурая дип әйтү дөресме?
7.Минус өч белән минус дүртнең суммасының
модуле җидегә тигез дип әйтү дөресме?
8.Ике тискәре санның суммасы һәр
кушылучыдан кечерәк дип әйтү дөресме?
Диктантны алмашып
тикшерү
Дөрес
җаваплар саны
|
Билге
|
8
|
“5”
|
7
|
“4”
|
5-6
|
“3”
|
-Укучылар, менә бу мисалларны эшләү өчен,
диктант язу өчен безгә нинди кагыйдәне кулланырга туры килде?
3. Китап
белән эш: №1059 (а-к)
4. Уку
мәсьәләсен чишү
3 нче
слайд күрсәтелә.
а).48+(-18)=
в). 3- 2,2=
б). =
г). -15+38=
Әлеге мисалларда нинди саннарны кушу
күрсәтелгән?
4.
Тарихи белешмә. (слайд 5) Брахмагупта
Һиндстан математигы.
VII
нче гасырда ул уңай һәм тискәре саннарны куллана башлаган. Уңай саннарны
“мөлкәт”, ә тискәреләрен “бурыч” диеп атаган.Уңай һәм тискәре саннарны кушу
кагыйдәсен түбәндәгечә аңлаткан:
Мөлкәт
+ мөлкәт =мөлкәт
Бурыч
+ бурыч = бурыч
(Укучыларның
фикерен тыңлау)
5 .Физкультминут.(слайд
6)
“Әйе-юк” уенын уйнап алабыз Мин кагыйдәләр
әйтәм: әгәр кагыйдә дөрес икән- уңга иеләбез, юк икән- сулга.
1. Бер берсеннән
тамгалары белән генә аерыла торган ике сан капма-каршы саннар дип аталалар. +
2. Һәр сан
өчен аңа капма каршы ике сан бар. -
3. а санының
модуле дип координаталар башлангычыннан А(а) ноктасына кадәрге ераклыкны
атыйлар. +
4. 0 санының
модуле 0 гә тигез +
5. санның
модуле тискәре сан була ала -
6. капма-каршы
саннарның модульләре төрле -
7. ике
тискәре санның модуле зуррагы кечерәк була +
8. 0 теләсә
нинди тискәре саннан кечкенәрәк -
9. 0 уңай
саннардан кечерәк була. +
10. теләсә нинди санга
0 не кушсаң, сан үзгәрми. +
6
бирем. Бу
биремнәрдә безнең төбәктә яшәүче җәнлекнең өйгерү тизлеген һәм Озын Бы
күлендәге балыкларның массаларын табырбыз. (7 нче слайд)
5
-(-12) +(-8)
-5 +(-3)
Щука -10 кг
Җәен – 5 кг
Сазан -5 кг
Алабуга – 1 кг
2). Төлкенең йөгерү тизлеген табыгыз:
Җавап: 40 км/сәг
+40 -50 +55 -(-5)
Ике укучы өй эшенә бирелгән биремнең
җавабын укыйлар.
-
Безнең төбәкнең җәнлекләре һәм балыклары.
8. Белемнәрне
ныгыту. Төрле авырлыктагы биремнәр белән карточкалар.
9. Укучыларның
үз белемнәрен бәяләве.
10. Рефлексия.
Сезгә бүгенге
дәрестә нәрсә охшады...
Нинди яңалык
белдем...
Нинди биремнәрдә
кыенлык тойдым...
11. Өй
эшен бирү
1. №1065(а-е);
2. №1059 –
өстәмә бирем.
3. Иҗади эш:
10 санын ике тискәре кушылучы суммасы
рәвешендә күрсәтергә.
Кушылучылырның:
-
Икесе
дә бөтен сан булсын;
-
Икесе
дә унарлы вакланма булсын;
-
Берсе
ялгыз вакланма булсын.
12. Йомгаклау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.