Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / Урок " Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау" ( 6 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

Урок " Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау" ( 6 класс)

библиотека
материалов

Тема: Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.



Максат: 1. Белем ныклыгын сынау, эш ысулларын ныгыту.

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3. Җаваплылык, үз-үзеңә бәя бирү, кошларга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.



Тибы: йомгаклау дәресе



Методы: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш, тестлаштыру, таблица белән эш, индивидуаль мөстәкыйль эш, рәсем буенча иҗади язма эш.



Җиһазлау: компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”, һәр укучының конверты, карточкалар, тест, пейзажлы рәсемнәр, сурәтле карточкалар.



Дәрес барышы.


Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

Дәресне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.

Якынча әңгәмә сораулары

- Сыйфат нәрсәне белдерә?(1 нче слайд)

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?(2 нче слайд)

- Сыйфатның төрләре турында ниләр беләсез?(3 нче слайд)

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?(4 нче слайд)

- Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? (5 нче слайд)

- Ясалышы буенча сыйфатларның нинди төрләре бар? Нинди сыйфат ясагыч кушымчаларны беләсез? (6 нчы слайд)

- Нәрсә ул исемләшү?.(7 нче слайд)






Укытучы. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).(8 нче слайд)


Тест.

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: түгәрәк, озынча, шакмаклы.

а) төс б) тәм в) форма


  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: зуп-зур, иң олы, җылының җылысы.

а) гади б) чагыштыру в) артыклык г) кимлек


  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл


  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл


  1. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия б) хәбәр в) аергыч г) хәл


  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы


  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы


  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр б) ясалма в) кушма г) парлы


Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:


9 нчы слайд.

  1. в

  2. в

  3. б

  4. г

  5. в

  6. б

  7. г

  8. в

10 нчы слайд.


Җавапларыгызны, билгеләп, конвертка салыгыз.

11 нче слайд

Укытучы: Хәзер, балалар, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын искә төшерик. Бу таблица сезгә таныш. Әйдәгез, кабат хәтердә яңартыйк. 12 нче слайд

  • Сыйфатлар күп очракта нинди җөмлә кисәге булалар? (аергыч, хәбәр)

  • Сирәгрәк очракта, фигыльне ачыкласа, нинди җөмлә кисәге була? (хәл)

  • Әгәр исемләшсә ... (ия яки тәмамлык була)

Хәзер мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкадагы сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.


Карточка буенча индивидуаль дифференциаль эш


Карточкалар:

Сәләтлеләр өчен

  1. Иркен кырлар акка төренгән. Болыннар иксез-чиксез киң, тигез..

  2. Елгада вак балыклар күңелле итеп уйный. Эреләрен зур чиләккә җитез генә сала барам.

  3. Көзге басулар буп-буш. Моңлы тавышлы кыз бала бик матур җырлады.

Яхшы үзләштерүчеләргә

  1. Кышкы урман ап-ак. Яшел чыршы горур басып тора.

  2. Язгы төннәр болытлы. Җәйге каникул күңелле үтә.

  3. Тигез юлдан машина җиңел бара. Уңган кеше яхшы эшли.



3” ле билгесенә

  1. Тиздән күңелле бәйрәм җитә. Кышкы кичтә йолдызлар җемелдәшә.

  2. Сары күлмәкле кыз Сания икән. Ания матур бии.

  3. Кыш матур. Гөлшат – чибәр кыз.



Контроль: Сыйфатларны җөмлә кисәге ягыннан тикшереп, карточкаларны конвертка салу.



Укытучы: Яңадан төркем белән эшлик. Бирелгән рәсемнәр буенча иҗади эш башкарабыз. Һәр төркемгә махсус бирем:

1 төркем – картина артына язылган сыйфатларны файдаланып, рәсемгә карата текст төзи: (кышкы табигать буенча: тын, җилсез, сары, көзге, гүзәл).

2 төркем: бирелгән җөмләләргә сыйфатлар өстәп яза (кышкы пейзаж буенча, күпнокталар урынына) ... каеннар шундый ... . Табигатькә ... яз

килде. Кар ... төскә кергән. Җиргә ... күләгәләр сузылган. Көн бик ... .


Төркемдә рәсем белән эш.

(Талгын музыка астында, 2-3 минут эшлиләр)


Контроль: Текстлар әзер. Танышып үтик. (Һәр төркемнән 1 укучы укый).

Дәреслек белән эш.


Укытучы: Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен яңадан искә төшерик (таблица буенча 1 укучы аңлата). Киләсе бирем – карточкада язылган җөмләдәге сыйфатка морфологик анализ ясау.


76 бит, 124 нче күнегү.


125 нче күнегү

  • текстны уку

  • сорауларга җавап

  • Сандугач нинди кош ул?(былбыл)

  • Аны башкача ничек атыйлар?

  • Сандугачны ничек рәнҗеткәннәр?

  • Тагын нинди кошларны беләсез?

  • Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә кирәк?

13 нче слайд.



Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша.

Өй эше125 нче күнегү.

Дәрес өчен билгеләр конвертлар белән танышканнан соң куелыр. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров220
Номер материала ДВ-287157
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх