Уртанчылар төркемендә 8
март бәйрәме
“Җырлыйм әнием турында”.
Катнашалар:
Алып баручылар (Тәрбиячеләр), Карлсон
Балалар
залга кереп, ярымтүгәрәк ясап басалар.
Алып баручы. Иртүк
торып битен юган,
Кем уяткан Зилияне?
Зилия. Уятмады
үзем тордым,
Бүген әни бәйрәме.
Балалар ( бергә ). Бүген әни
бәйрәме!
Алып баручы.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Бала. Якты
булсын, балкып торсын,
Әниләрнең бәйрәме.
Балалар ( бергә ). Бүген әни
бәйрәме!
Алып баручы. Өстәл
өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Бала.Чиста
булсын, пөхтә булсын,
Бүген әни бәйрәме.
Балалар ( бергә ). Бүген әни
бәйрәме!
Алып баручы.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле,
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Әниләрнең бәйрәме.
Җыр “ Иң
матур җыр “
Алып баручы. Әйе,
балалар, әни- һәркем өчен кадерле, иң якын, иң газиз кеше ул. Без әниләребезгә
һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Безнең җырларыбыз,
шигырьләребез, биюләребез әниләргә бүләгебез булсын.
Бала. Көннәр
якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен,
Бәхет- шатлык артсын өчен
Әни кирәк! Әни кирәк!
Алып баручы. Иң
кадерле кеше җирдә әни, димәк.
( Балалар
урындыкларга утыралар ).
Җыр түгәрәгенә йөрүче балалар
башкарунда
Җыр “ Әнием“.
Бала. 8 Март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә – ди ул, –
Калыр йөрәктә”.
Фитнес түгәрәгенә йөрүче балалар
башкаруында
бию “Мин
әнигә булышам”
Алып баручы. Балалар,
бу бәйрәм бит, әбиләрнең дә бәйрәме. Без аларны бик яратабыз.Әбиләребезгә
багышлап, шигырьләр сөйлибез.
Бала. Минем әби
бик әйбәт,
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп,
Сөеп, иркәләп тора.
Бала. Өйгә кайтсам, өй балкыган –
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән.
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
“Күрим әле улымны!”- дип,
Әбием килгән!
Бала. Без әбине
яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә әйбәт
Кем бар икән дөньяда?
Бала. Ак
яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул диеп сорыйсызмы?-
Дәү әнием, әлбәттә.
Бала. Иртән
торсам, кояш чыгып,
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап,
Коймагы пешкән иде.
Бала. Тәмле
бәлеш пешерүче
Дәү әни безнең өйдә.
Аңардан ашарга сорый
Шаян песиебез дә.
Җыр “ Минем
әби “
Алып баручы. Безнең
кызларыбыз- булачак әниләр. Алар үзләренең яраткан курчакларын алып килделәр.
Бию “ Әй,
курчагым, курчагым “
Алып баручы. Балалар,
сез берәр тавыш ишетмисезме? Безгә кемдер кунакка ашыга бугай.
( Кулына
банка тотып, Карлсон очып керә.)
Карлсон. ( Моңсу
гына. ) Исәнмесез, дусларым! Сез мине таныдыгызмы?
Балалар. Әйе.
Карлсон. Дөрес
әйттегез. Әйе, мин Карлсон. Сезнең балалар бакчасы яныннан очып бара идем,
тәрәзәдән сезне күрдем. Мин балаларны бик яратам. Шуңа күрә сезнең янга кердем.
Алып баручы. Карлсон,
син бит башка вакытта бик шаян идең, бүген нигәдер моңсу күренәсең.
Карлсон. Нигәдер
кәефем юк.
Алып баручы. Бәлки
безнең балаларыбыз синең кәефеңне күтәрерләр. Бүген бездә әниләр бәйрәме. Хәзер
малайлар сиңа, биеп күрсәтерләр.
“Күңелле
бию”
Карлсон. Бик
матур биедегез. Минем кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, дусларым. Хәзер уйнарга
да була. Ә сез уйнарга яратасызмы?
Балалар. Әйе,
яратабыз.
Уеннар.
1. “ Чәчәк җыю “ 2. “ Бантик бәйләү “
Бала. Котлыйбыз
сезне, кызлар
Бәйрәм белән, йолдызлар.
Парлап бергә биергә
Чакыралар малайлар.
Бию “ Парлы
бию “
( Балалар
урындыкларга утыралар. )
Карлсон. Миңа
сезнең бәйрәмдә күңелле булды. Сез бик уңган балалар икәнсез. Мин сезгә
күчтәнәч алып килдем.
(
Банкадагы конфетларны тарата. )
Алып баручы. Балалар,
Карлсонга рәхмәт әйтик.
Балалар. Рәхмәт,
Карлсон.
Карлсон. Миңа
китәргә вакыт. Сау булыгыз, дусларым!
Балалар. Сау бул,
Карлсон!
Алып баручы. Безнең
бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
Яр Чаллы шәһәре
мәгариф идарәсенең
“Тирәккәй” 58 нче
балаларның танып белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле
балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Уртанчылар
төркемендә (4-5 яшь) №1
8 март
бәйрәме сценариесе
“Җырлыйм әнием турында”.
Тәрбиячеләр:
Мирзаянова
З.А.
Низамова Л.З.
Рәхимова Г.И.
Яр
Чаллы
2017
ел
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.