Сөмбелә бәйрәме
(Башлангыч
сыйныф укучылары өчен)
Зал бәйрәмчә
бизәлгән. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела.Салмак
музыка астында балалар залга үтәләр.
1нче
алып баручы.
Балалар, без
бүген халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе-“Сөмбелә”бәйрәменә җыелдык.
Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкәндә, татар халкы “Сөмбелә” бәйрәмен
үткәрә. “Сөмбелә”- ул “башак” дигән сүз. Бу бәйрәм көз көне бакчалардан уңышлар
җыеп алгач үткәрелә.
(Балалар көз
турында шигырьләр сөйлиләр)
Көз килде, уңыш
булды
Табын сый белән
тулды.
Рәхим итегез,
дуслар,
Көзге бәйрәмгә.
(Сөмбелә турында
сүз)
2
нче алып баручы. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа
буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.(Сөмбелә турында
шигырьләр)
1.Зифа буйлы,
җитен чәчле,
Зәңгәр күзле бу
кызның
Исемнәре ничек
икән,
Әйтегезче, кем
белә?
Балалар хор белән:
Сөмбелә!
(Сөмбелә керә)
Исәнмесез, нәни
дусларым!
Мин-Сөмбелә,
килдем сезгә.
Көзге байлык
кулымда.
Муллык белән
байлык телим
Кем очраса юлымда.
2.Сөмбелә, дип
матур исем
Кушты икән кем
генә?
Сөмбел гөлдән
өзелеп төшкән
Чәчәк кебек
Сөмбелә.
Балалар хор белән:
Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбел гөлдән
өзелеп төшкән
Чәчәктер ул кем
белә?
3.Чәчәк кебек
сөйкемле ул,
Былбыл кебек моңлы
ул.
Таң аткач та сүнми
торган
Йолдыз кебек нурлы
ул.
4.Син килүгә
сөендек без,
Бик күп җырлар
өйрәндек.
Шигырь, табышмак,
мәкальләр,
Күп биюләр
өйрәндек.
1
нче алып баручы. Укучылар,Сөембикә сезгә бик күп
биремнәр алып килгән. Хәзер сезгә табышмаклар әйтәбез. Сез игътибар белән тыңлагыз,
җавабын табыгыз.
Үскәндә
яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.(Суган)
Тәрәзәсе
юк, ишеге юк, эче тулы халык.(Кыяр)
Эсселәгән
саен, кат-кат тун кия.(Кәбестә)
Үзе
шардай, эче кандай, тәме балдай.(Карбыз)
2
нче алып баручы. Укучылар, сез табышмаклар өйрәнеп
килергә тиеш идегез, хәзер сүзне сезгә бирәбез.(Һәр сыйныф 3-4 табышмак әйтә).
Булдырдыгыз,
табышмаклар күп беләсез икән.
2 нче алып баручы.
Укучылар, Сөмбелә кәрзин белән килгән, ә анда көзге байлык. Ә хәзер тикшереп
карыйк әле, яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең исемнәрен беләсезме икән
сез?(Һәр сыйныфтан 1 укучы чыга, алар чиратлап кәрзиннән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр
алалар, исемнәрен әйтәләр, кем ялгыша-утыра, азакка калган бала җиңүче була)
1нче алып баручы.
Балалар, Сөмбеләгә көз турында шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.(Һәр
сыйныфтан 1 укучы шигырь сөйли)
2 нче алып баручы.
Ә хәзер үзегезне көзге бакчада итеп хис итегез.Ягез әле, барыбыз бергә бакчада
үскән яшелчәләр, җиләк-җимешләрне хор белән әйтик.(Кәрзиндә яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
Яшелчәләрне күрсәтәбез, укучылар хор белән аның исемен әйтәләр.)
Уен “Кем җитезрәк?”Сез
бакчадан байлыкны өйгә ташырга тиешсез. Кем җитезрәк, тизрәк булыр икән? (Уен
тәмамлангач, нәтиҗә ясала, җитез бала билгеләнә)
1нче алып баручы.
Сез бик күңелле бәйрәм итәсез! Көз көне бакчада гына түгел, кырда да бик мул
уңыш җыялар. Әйдәгез әле, исегезгә төшерик, кырда нәрсәләр үсә икән? (Бодай,
арыш, тары, карабодай, көнбагыш... Ипи турында шигырь сөйлиләр)
1. Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.
2.Шуннан килә өстәлгә, безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында, булдырам мин барын
да.
3. Көзнең иң олы бүләге-икмәк тора
табында.
Тормышыбыз ямьле булыр, икмәк булган
чагында.
2 нче алып баручы.
Рәхмәт укучылар, бик матур шигырьләр сөйләдегез.
Бодай кырда үсә, бодайдан он ясыйлар.
Оннан нәрсәләр пешерәләр, беләсезме икән?
Без сезгә туп ыргытабыз, ә сез оннан
пешергән ризыклар әйтергә тиешсез. Кабатларга ярамый.
1нче алып баручы.
Ә хәзер Сөмбеләгә җырлап та күрсәтик инде. Һәр сыйныф бер җыр җырлый, ә сез
тыныч кына тыңлап утырыгыз, җырны белсәгез, кушылып җырларга да мөмкин.
2 нче алып баручы.
Балалар, сез бүген “Сөмбелә”бәйрәме турында бик күп нәрсәләр белдегез?
Шул белемнәр буенча сорауларга җавап бирергә
кирәк булыр. Һәрбер сыйныфтан берәр укучы чыга, биремнәр язылган карточка
сайлап ала. Сорауларны игътибар белән укыгыз, дөрес җавап бирергә тырышыгыз.
1.“Сөмбелә” нәрсә дигән сүзне
аңлата? ( Бодай. Көз. Уңыш. Башак.)
2.“Сөмбелә” бәйрәме елның кайсы вакытында
үткәрелә?
( Җәй көне. Көз көне. Яз көне. Кыш
көне.)
3.Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы,
эшкә уңган кызны нинди исем белән атаганнар?
(Светлана. Сафура. Сөмбелә.
Сөембикә.)
4.”Сөмбелә” нинди бәйрәм?
( Әниләр бәйрәме. Яңа ел бәйрәме.
Белем бәйрәме. Уңыш бәйрәме.)
1 нче алып баручы.
Балалар, сез бүген күңелле ял иттегез. Матур җырлар җырладыгыз, шигырьләр
сөйләдегез, уйнадыгыз.Сөмбелә сезне бик яратты.Ул сезгә күчтәнәчләр алып
килгән.(Һәр сыйныфка кәрзиннәргә салынган җиләк-җимешләр таратыла)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.