Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "Последний звонок"

Внеклассное мероприятие "Последний звонок"

Скачать материал

                          «Соңгы кыңгырау»   бәйрәме

Алып баручы: Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар!Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

    Соңгы кыңгырау ул- урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк баскан егет һәм кызларга  алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.

Сез бирегә чыгып басканнан соң әниләрегез укыткан укытучыларыгызның күз алдына нәни вакытыгыз килеп баскандыр. Кайчан гына әле сабый иделәр. Ә бүген инде җиткән егетләр һәм кызлар. Балачак артта калган. Бүген сез аның соңгы авазын, соңгы мизгелләрен уздырасыз. Балачак үтте. Ул сиздерми генә китеп барды. Тактага язылган беренче хәрефләр белән,тәнәфескә чакырган кыңгырау чыңы белән,укытучыларның таныш, күңелгә ятышлы тавышлары белән...

Җыр....

Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

 

Саубуллашыр вакыт җитте

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

 

Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән унберенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

 

  


Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

-Исәнме!-дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?


(“Балачак”җыры башкарыла.)

    

   Алып  баручы: КОТЛАУ Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктбебез директоры ______________________ бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын  бирсен. Рәхим итегез!

 

укучы: Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыларыбыз!___________________________________________________

А.б: Кадерле  чыгарылыш сыйныф  укучыларыбыз  !  Мәктәп  турындагы  хәтирәләрегезнең иң  түрендә ,  әлбәттә ,  беренче  укытучыгыз  урын алгандыр .Җырдагыча ,  бишне  бишкә  кушарга,  иҗектән  сүз  ясарга  өйрәтүче  дә, кешеләргә, табигать кә карата  сезнең  сабый  күңелегездә  мәхәббәт  уятучы һәм сезне  зур  белем юлына җитәкләп  алып керүче  дә  - ул  сезнең  беренче укытучыгыз. Сүз  Исламия Габделхай кызы Хөсәеновага (Хәбирә Изиловнага, Лилия Дамировна.....) бирелә. Рәхим итегез!

А.б: Рәхмәт, __________________________________________

Сүз беренче укытучыларга бирелә

укучы:

Безнең томышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез ___________________!

Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсыйхәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барсы өчен дә.

А.б: :   Әйе, сезнең  тормышыгыз , тәртибегез һәм укуыгыз  өчен янып-көеп  йөрүче , һәр  адымыгызны  күзәтеп , ялгышлардан  саклаучы  сыйныф  җитәкчегез ! Сүз Раимова Г.Н. бирелә. Рәхим итегез!

А.б: Рәхмәт

  

Сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә.

 

 

укучы: Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 11 көз, кыш, яз һәм җәй  айлары үтеп, күңелбездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

 

Укытучы якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

 

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да,кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул мөлаемлык,чибәрлек,очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем -кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да,гүя, эрергә өлгермәгән.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым,җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

 

Кулларыңны суздың, кыңгырау – сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

Укытучым, җырым кыңгыраудай

Юлдаш булсын гомер –гомергә.

 

 Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең  йөрәк җылысын.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

 

Җыр “УКЫТУЧЫ”

 

 

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыра.)

 

Кадерле әти-әниләр!

Җир йөзендә сездәй кешеләр аз,

Шуңа сезне күңел ярата,

Әйтсәң, бары матур сүзләр генә

Әйтеп була сезгә карата.

 

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда юлны күрсәтүче,

Күңел күзе – ул сез икәнсез.

 

Әнкәй кулына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын...

 

( Әни турында җыр башкарыла.)

 

 Укучы:Хөрмәтле әти-әниләребез!

Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый – талмый тәрбияләвегез, бәла – казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

А.б:   Укучылар , сез  бик  бәхетлеләр , чөнки  яныгызда  һәрвакыт әти-әниләрегез  бар . Бүгенге  бәйрәм – ул сезнең  әти-әниләрегезнең  дә  бәйрәме .Әле  кайчан гына  кечкенә  , шаян , иртән  мәктәпкә  уятканда  елап  уянган  балаларыгыз   бүген  сезнең  алда   зур егет , зифа  буйлы  чибәр  кызлар  булып  басып  торалар . Сүзне  сезгә бирәбез ,  хөрмәтле әти-әниләр.

(Котлаулар  яңгырый.)

А.б: 11 ел эчендә нинди матур

        Кыз һәм егетләр сез булгансыз.

        Тик шулай да, әти-әни өчен

        Иркә сабый булып каласыз.

 

(Сүз әти-әниләргә бирелә.)

 

А.б: Хәзерге минутларда үзләренең мәктәп чорларын искә алып, зур дулкынлану кичерүче кунакларыбызны тыңлап китик.

 

-         Сүзне________________________________________________ __бирәбез. Рәхим итегез!

-         Сүзне  _________________________________________________бирәбез. Рәхим итегез!

 

     -  Сүзне  ___________________________________________________бирәбез.

          Рәхим   итегез!

 

    -  Сүзне ____________________________________________________ бирәбез.       Рәхим   итегез!

 

 

Алып баручы: Сезне бәйрәм белән котларга иң нәни дусларыбыз- 1 нче сыйныф укучылары да әзерләнеп килгәннәр,хәзер сүзне аларга бирик,рәхим итегез! (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

 

(Сәхнәгә 1 нче сыйныф укучылары күтәрелә. Алар үзара сөйләшәләр. Кулларында шарлар, су салынган савыт.)

- Кара алар нинди зур һәм акыллы.

- Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

- Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез икән?

- Дәрес хәзерлисе булмас иде...

- Ботка ашамаган , шаярган өчен ачуланмас иделәр...

 

Бүген абый –апаларны

Олы юлга озатабыз.

Имтиханда гел бишлеләр

Булуын теләп калабыз.

 

Алга таба да тырышып

Югары белем алыгыз.

Профессор, академик

Фән докторы булыгыз.

 

Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр.

Алар гади түгелләр,

Бар җирдә дә кирәкләр.

 

Зур юллар үткәндә,

Бик арып ял иткәндә.

Мәктәп суын эчегез,

Артып китәр көчегез. (Сулы савыт бирә.)

 

Монысы шар,кабартылган,

Сезгә махсус алынган.

Кирәк булыр, чөнки Һава

Мәктәптән тутырылган.   (Шарлар бүләк итәләр.)

 

Тарихны  яратса да

Физиканы укый ул.

Булат абый һәрвакыт

Уйлап кына йөри ул.

 

Кыш буе юл кагыйдәсен

Ятлап бетерде бугай.

Алег абый права алды

Имтиханнары уңай.

 

Булат абый үтә тырыш

Хезмәтне дә   бик сөя.

Эх тә итми футбол тубын

Капкага тотып  чөя.

 

Ярышларда җиңеп кайтты

Бергә команда белән.

Ләйсән апа хезмәттә дә

Тырыш икәнен беләм.

 

Регина апа бик җитез

Ярышларда гел алда.

Үземә гел үрнәк итеп,

Сокланып карыйм аңа.

 

Нинди генә эшкә тотынса да,

Ерып чыга Энҗе апа.

Бии, җырлый,  рәсем ясый,

Ныклы белемгә ия.

 

Ике бите алма кебек,

Күзе зәңгәр күк йөзе.

Бик сөйкемле һәм ягымлы,

Алсу исемле үзе.

 

Иң сабыры һәм тыйнагы,

Мөгаен,Алинә ападыр.

Тәртип бозмый, һич рәнҗетми,

Тәмле телле була гел.

 

 Сезне бик тә яраттык без.

Үрнәк безгә һәммәгез.

Ак бәхетләр, зур шатлыклар,

Тели сезгә һәммәбез.

 

Мәктәпне бетердек диеп,

Алай бик ирәймәгез.

Тау Иленнән киттек диеп,

Дуслык җебен өзмәгез.

 

Сау булыгыз , абыйлар,

Сау булыгыз,апалар.

Сезнең арттан куып җитәрбез

Тик салыгыз безгә ак юллар.

 

Хор белән әйтәләр:   Хәерле юл Сезгә,апалар, абыйлар!

(1 нчеләргә дә бүләк бирәләр.)

Без шулай ук бүген 11 ел буена тәмледән-тәмле ашатучы ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталыкны саклаучы техничка апаларыбызга, китапханәче апабызга ,мәктәбебезне җылытучы  һәм автобуста җилдертеп йөртүче абыйларга зур рәхмәтебезне әйтәбез.Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, үз балаларыгызның да игелеген күрегез.

(Тех. Пов чәчәк)

 

Чыңлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары.

 

Чишмә суы зур елгалар булып

Диңгезләргә барып тоташа

Мәктәп-чишмә, ә гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.

Дулкын чакыра ерак киңлекләргә

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән

Ышанычлы киң юл күренә

 

Кайчан гына бу көн бик еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

 

Соңгы звонок яңгырый-сихри аваз

Йөрәкләрне телә чыңнары

Чыңнар гади кебек иде, ләкин

Бүген күз яшьләре белән тыңладым.

 

Хуш,мәктәбем!

Сау бул,Укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм!

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

 

11 ел гомер үтеп китте төштә кебек

Кыңгыраулар чыңын тыңлап соңгы кабат

Моңсу гына мәктәп белән саубуллашам

Зур тормышның күзләренә туры карап.

“Соңгы дәрес” җыр

Алып баручы: Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау,ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын.Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз.
Тормыш юллары сезгә киң ачык.Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз.Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын,тагын да кыюрак атларга чакырсын.

- Соңгы кыңгырау шалтырату хокукы 11 сыйныф укучысы Габдрахманов Булатка бирелә.

А.б:  Хәерле  юл  сезгә , укучылар!

         Юлларыгыз һәрчак уң булсын

        Хәерле  юл сезгә ,  хәерле юл !

 

Соңгы  кыңгырау бәйрәме  тәмам .

 Барыгызга  да  зур рәхмәт .

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Последний звонок""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 355 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.11.2015 680
    • DOCX 62.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нурисламова Рузиля Миннуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нурисламова Рузиля Миннуровна
    Нурисламова Рузиля Миннуровна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7390
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 124 человека

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 750 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 7 028 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 81 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 249 человек

Мини-курс

История педагогических идей: основатели и теоретики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Аспекты эмоционального благополучия и влияния социальных ролей на психологическое состояние

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 13 регионов

Мини-курс

Интегрированное управление бизнес-процессами

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе