Максат.Укучыларда
шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү;
Якташ
язучыбыз Ильмира Рәшит кызы Гыймаева иҗатына кызыксындыру уяту.
1.а.б. Хөрмәтле
кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар! Чын йөрәктән чыккан серләребезне
сөйләшер өчен
“ Шигырь –шигырь
инде ул,
Йөрәкләрдән өзелеп
төшеп.
Җанда дөрли инде
ул”
дип исемләнгән
очрашу кичәсенә җыелдык.
Сезнең
хөрмәткә Рәмзил Йосыфҗанов башкаруында “Эзмә” җыры.
2. а.б
Үз энҗемне эзлим һаман,
Көн туса, йөрим йөдәп...
“ Ач,шигърият, серләреңне,
Тылсымлы сүзләр өйрәт!”
1. а.б
Ташка тисә,таш эресен,
Һич сүрелмәсен йөрәк!
“
Ач,шигърият ,серләреңне,
Тылсымлы сүзләр өйрәт!”
2.а. б. “Буыннан
буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый , гасырлар
үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар.
Юк, асылташлар түгел. Бәясен бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар
үткән саен әһәмияте арта барган бу кыйммәтле хәзинә - ул шигърият.
1.а.б.
Табигатьнең барлык гүзәллеген
Тоя
белә,сөя,яктырта;
Шагыйрәнең
ак күңеле аша
Күмелгәннәр
бар да ак төскә.
2.а.б. Бар икән
бит безнең арабызда
Хисләр белән
тулы серле йөрәк
Күңел
каралганда агартырга-
Шундый
җаннар безгә гел кирәк!
1а.б.
Янәшәбездә үзләренең артык тыйнак, гадилекләре белән һәр кешенең күңелендә
булган уйларын, кичереш-тойгыларын җанга якын шигъри сүзләр белән йөрәккә үткәрерлек
итеп әйтеп бирүчеләр бар. Әнә шундыйларның берсе,районыбызда яшәп иҗат
итүче,бүгенгесе көндә “Мин яшим” , “Соңармаска иде”,”Диңгез кебек безнең
күңелләр” дигән шигырь китаплары авторы шагыйрә Ильмира Рәшит кызы Гыймаева
безнең белән очрашуда!
3 нче сыйныф кызлары башкаруында
“Чишмәле” биюе.
2.а.б. Бер
шигырендә,кышны үртәләп,
Йөгерек
гөрләвекләр җемелди.
Лептер-лептер
каз бәбкәсе йөгерә
Күгәрченнәр
җирдә җим эзли.
1.а.б. Күбәләкләр
очкан,бар дөньяны кочкан
Шигырьләрең
синең бигрәк матур.
Яманнарга
син битараф түгел,
Әйтер
сүзләрең дә кыю,батыр.
2.а.б Синең
өчен айда һәрчак тулы,
Йолдызларың
безгә күз кыса
Кешеләрең
матур гөлләр сибеп
Җирне
яшәртергә тырыша.
Зәринә
Әмирҗанова башкаруында “Туган телем-татар теле” җыры
1.а.б.
Ильмира апа Гыймаева шигырьләре ихласлылыгы,самимилеге белән күңелне үзенә
тарта.Аларда-туган җиргә,илгә,кешегә мәхәббәт! Шигырьләр шагыйрә күңелендәге
тирән сагыш.моң белән өретелгән.
2.а.б.
Иҗатында-тормыш чынбарлыгы.Ул тасвирлаган вакыйгалар,төрле гыйбрәтле хәлләр
безнең әйләнә –тирәбездә бара,уйланырга.борчылырга,чаң кагарга мәҗбүр итә.
1.а.б. ”Диңгез
кебек безнең күңелләр”китабына кергән җыр-шигырьләре аны җырчы –шагыйрә итеп
танытты.Композитор-музыкант Альфред Якшимбетов кына да аның иллеләп шигыренә
көй язган,аларны профессиональ җырчылар башкара.Бу җырлар инде
радио-телевидениедә күптәннән яңгырый.
2.а.б. Ильмира
апа Гыймаева сабый вакыттан ук поэзиягә тартылган йөрәге белән табигатебезнең
гүзәллегенә,мәхәббәткә мәдхия җырлый, дөньяны, тормышны, әти-әнисен, балаларын,
туганнарын, хезмәттәшләрен, туган җирен, газиз нигезен, авылын яратып, поэтик
сурәтләүләр аша бирә.
Сүзне
укучыларга бирәбез. . Укучылар Ильмира Гыймаева шигырьләрен сөйли.
1.Алсу
2.Ника
3.Чулпан
Гыйльманова
1.а.б. Синдәй
садә,саф күңелле кызлар
Бу
заманга сирәк туадыр;
Шигырьләрең
шуңа инандыра,
Ходай сиңа
илһам коядыр
2.а.б. Кулыма
каләм алам да.
Сырлыйм
шигырьләремне
Һәр
язган юл мәгънәле итә
Яшәр
гомерләремне, -ди шагыйрә.
1.а.б.
Ә хәзер сүзне районыбызда яшәп иҗат итүче, шагыйрә Ильмира Рәшит
кызы Гыймаевага бирик.
Гөлчәчәк
Мөхәммәдиева башкаруында “Туган авыл” җыры
2.а.б.Шагыйрә
каләме кәгазь өстеннән йөгерә. Чөнки аның кешеләргә ул гына әйтә алган кадерле
сүзләре бар. Коры фикерләр белән генә түгел, шулар янына хис, тойгы да өстәп
эшли ул моны. Менә ни өчен аның сүзе бик күпкә үтемлерәк була. Шагыйрәнең
каләме бары тик игелекле фикерләр, тойгылар гына белдерсә, бүгенгебез,
киләчәгебез имин, матур булыр.
1.а.б. Туган
йортың сине көтеп торсын,
Гөлҗимешле
чәен кайнатып...
Яшьлегеңдә
яшьнәп яшә шулай,
Кешеләрне
ихлас яратып
Әлфир Әмирҗанов башкаруында
“Татар егете ” җыры
2.а.б. Яшик
шулай бер-беребезне зурлап,
Туган җирне
зурлыйк иң элек.
Гомер мизгел,
гомер үтә-китә
Яхшылыклар гына
мәңгелек.
1.а.б. Рәхмәт
сезгә, мәңге шулай
Тыйнак гүзәл булып
калыгыз
Югалтмыйча күңел
энҗеләрен
Киләчәккә алып
барыгыз.
Кызлар
башкаруында Татар халык биюе.
2.а.б
Хөрмәтле Ильмира апа! Чакыруыбызны кабул итеп, безнең белән очрашуга килгәнегез
өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт Сезгә! Иҗатыгызда яңа биеклекләр, хезмәтегездә
уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез.
1.а.б
Кадерле дуслар! Бүгенге бу очрашуыбыз күңелләребездә мәктәп елларының иң
кадерле истәлеге булып саклансын иде. Барыбызга да исәнлек-саулык, яңа уңышлар
телибез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.