Табигатьне саклау-безнең төп бурыч
Кеше, аның җирдәге яшәеше, бер-беренә, Җир-ана,
табигатькә, туган җиргә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Бу сорау безнең
барыбызны да борчый.
Без – кешеләр – табигать балалары. Җир-ана тарафыннан
яратылган иң бөек затлар. Җитди экологик проблемалар бөтен кешелекне борчый,
алар планетабызның киләчәгенә куркыныч белән яный. Без Җирне ата-бабаларыбыздан
мирас итеп алмадык, без аны киләчәк буыннардан бурычка алып торабыз. Шуңа күрә
җиребезне күз карасыдай сакларга кирәк.
Безнең Усали урта мәктәбендә экологик тәрбиягә аерым
игътибар бирелә. Төп максатыбыз – әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы
социаль яктан актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү. Моны тормышка ашыру өчен
без түбәндәге бурычларны үтәүне үзебезгә максат итеп алдык:
-тере һәм тере булмаган табигать, табигать
күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белем бирү;
-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле
җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;
-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту,
җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.
Әлеге бурыч-максатларны тормышка ашыруда мәктәбебезнең
эшчәнлеге бай һәм күпкырлы. Табигатьне саклау проблемалары белән балаларыбыз
кечкенәдән үк таныша. Әйләнә-тирә дөнья, татар теле һәм әдәби уку, рус теле һәм
әдәбияты, рәсем сәнгате,музыка,технология дәресләрендә, сыйныф һәм тәрбия
сәгатьләрендә моның өчен мөмкинлекләр күп.
Уку елының сентябрь-октябрь, апрель-май айларында
дәресләрнең кайбер темаларын ачык һавада, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында үткәрәбез.
Табигатенең матурлыгы, чишмә суларының сафлыгы,
кырларының иркенлеге, урманнарының калынлыгы, тауларының серлелеге, кешеләренең
сөйкемлелеге, балаларының әдәпле һәм әхлаклылыгы белән аерылып торучы Усали
урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучыларының табигатьне саклауга керткән
өлешләре белән якыннанрак танышып китик әле.
Экологик почмак булдырдык. Анда
яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань(яран гөл),
традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын
күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә
утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай
үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су,
яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр.
Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү
, аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык.
Иртә язда , түтәлләргә утырту өчен , орлыклар
чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп
эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра.
Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга
бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр
балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү
дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла,
иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр
ясарга өйрәнә.(Чиста һәм пычрак суның үсемлекләргә йогынтысы; яхшы ашлы туфрак
һәм чүпле туфракта үсемлекләрнең ничек үсүе; суның төрле халәтләре -пар, су,
боз белән танышу һ.б.)
Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы
якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга
җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә
кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга
җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып
торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын
күзәтергә яраталар. Балалар нечкә күңеллеләр. Алар кошларны кызганалар. Ярдәм
итәргә ашыгалар.
Ә матур язлар җиткәч, “Кошлар көне”
үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була. Сыерчык ояларын агач башларына
урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып
аларны ниек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын
тыңлыйбыз.
Бакча тирәли бик күп агач , куаклар
үсә. Ел әйләнәсе агачларны күзәтәбез. Ничек яфрак яралар, чәчәк ату, яфрак
коелу, кышын бөреләре нинди, язга чыккач ничек үзгәрәләр, кышын җимешләренең
кошларга азык булуын. Шул күзәтүләрдән чыгып, балалар табигатьтә бар нәрсәнең
бер-берсенә бәйле булуын аңлыйлар.
Язын балалар түбәдән тамчы тамуын, боз
сөңгеләренең иртән һәм кичен ничек үзгәрүен, кардан ясалган фигураларның кояшта
ничек эрүен, беренче кара җирнең чыгуын күзәтергә яраталар.
Экскурсияләр
вакытында балалар турыдан-туры табигать белән “аралашалар”: үсемлекләр һәм
хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакланырга тиешле терлек ияләрен
барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр.
Шуннан алар үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар.
Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен
рәсемгә төшерергә яраталар. Табигать байлыкларыннан күргәзмәләр, рәсем
конкурслары оештырыла.
Мәктәптә табигатькә карашны уңай якка
үзгәртү максатыннан төрле мөмкинлекләрдән файдаланабыз. «Кошлар көне», «Урман
көне», «Җир көне», «Су көне», «Хайваннарны саклау көне», «Экологик белемнәр көне»,
«Парклар көне», «Көзге бал", “Алтын көз", "Уңыш бәйрәме",
"Нәүрүз","Кошлар -безнең дуслар","Ямьле җәй",
"Чишмә буенда “бәйрәмнәре үткәрәбез.
Әйләнә-тирәне чиста тотуга нигезләнгән
авыл, район, республика, халыкара экологик өмәләрдә бик теләп
катнашабыз.
Авылыбызның йөзек кашы – аның
чишмәләре. Ә чишмәләрне савыктыру – балаларның иң яратып башкарган эшләреннән
берсе, чөнки чишмәләр – су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы
бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул. Ә һәр чишмәнең үз моңы,
үз догасы бар. Мәктәбебездә фольклор түгәрәге эшли. Без “Каурый
сызыру” өмәсен өйрәнеп кенә калмыйча сәхнәләштереп бик күп чараларда күрсәттек. Районда үткәрелгән “НОКРАТ ДУЛКЫННАРЫ”
конкурсында 1 нче урынны алдык. Республика күләмендә үткәрелгән
"Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының
роле" дип аталган фәнни-гамәли конференциясендә өмә күренешен күрсәттек. Киләсе елга каз бәбиләре күп булсыннар дип
без чишмә буена каурыйлар сибәргә дә бардык. Каурыйларны сипкәндә түбәндәге
шигырьне әйтәбез:
Җитмеш
җиде кара күз,
Сиксән
сигез сары күз.
Әллә
малай, әллә кыз,
Су буенда
каурый кош.
Дөньялар тыныч булсын
Тилгән, карчыга очмасын,
Бәпкәләрне тотмасын!
Көш, көш, көш...........
Ел дәвамында мәктәбебез ашханәсе участокта
үстерелгән экологик яктан чиста яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тулысынча
тәэмин ителә.
Үзебездә үстерелгән мул уңыш белән
республикакүләм уздырылган ярминкәдә дә катнаштык.
Матур әдәбият әсәрләре , татар халык
авыз иҗаты туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә.
Табышмаклар, әкиятләр,тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр куллану экологик тәрбия
бирүдә бик отышлы. Бала уйлый , фикер йөртә, сөйләм телен баета, белем ала. (“Ак яулыгым төшеп
калды”...), ( “Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак”). ,”Суга сусаган - чишмә
әрчегән”, “Агач утырткан - ага булган”,”Кул пычранса, су белән юарсың,су
пычранса ни белән юарсың?” Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр”. :”Кыр казларын
санасаң, алар аерылып кала”. .”Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер”. Ташландык
дип, коега төкермә”.
Чишмәләрне,
туган якны өйрәнү буенча укучыларыбыз район һәм республика күләмендә иҗади
тикшерү эшләрендә бик актив катнаша. Укытучыларыбыз да экологик тәрбия
бирүдәге тәҗрибәләре белән Бөтендөнья, Бөтенроссия, республика һәм район
фәнни-гамәли конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясый, хезмәтләрен матбугат
битләрендә, методик җыентыкларда бастырып чыгара.
27 нче февраль
көнне мәктәбебездә “Федераль дәүләт белем бирү стандарт шартларында кече
яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия бирү” темасы астында башлангыч сыйныф
укытучыларының район семинары булып узды. Ул көнне район мәгариф
бүлеге, экология оешмасы, ДАИ район бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Укытучылар “Кышкы табигатьне саклау», «Табигатьне саклау- мөһимме әллә юкмы”,
“Сәламәтлек-зур байлык” дип аталган дәресләр, мастер класслар күрсәттеләр.
Х.Халиковның “ Эшләпәле дуслар” әсәре буенча спектакль куйдылар.
Тирә-якны тагы да яшелләндерү,
авылыбызны гөлбакча итү, газларга каршы тора ала торган агачлар утырту –
киләчәк максатыбыз.
Милләтебез борын-борыннан туган җиргә,
туган туфрак төшенчәсенә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш
итәргә кушкан. Авыл кешесе өчен табигать – эш урыны, муллык чыганагы, уртак
сукмак, уртак хәтер, истәлекләр биләмәсе. Һәр сукмак, алан, һәр чишмәнең исеме
булу, аларга багышлап җырлар чыгару, истәлекләр саклау, табигать турында кайгыртып,
«Экологик сукмаклар» буенча эш алып бару – ул табигать белән килешеп, үзеңне
табигатьнең бер өлеше, җан кисәге итеп карау, аны хөрмәт итү һәм аңа карата
ярату хисе тәрбияләү.
Кыскасы, һәркемдә табигатьнең матурлыгын
тоя белү әкренләп аны яклый, саклый белү, кадерли белү хисенә әверелүен
телибез. Мәктәп дигән олы йортыбыз шатлыкка күмелсен. Укучыларыбыз җан җылысы
биреп үстергән агач һәм гөлләр, куаклар һәм тирәкләр кешелеккә бәхет китерсен,
йөзләребезгә яктылык өстәсен!
Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем
килә: халык мәкалендәгечә,”үзе утырган ботакка балта чапмый торган” ,
табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле
балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак
иде.Чөнки:” Үрнәк - иң яхшы тәрбия”,- дип әйткән әби-бабаларыбыз,
ата-аналарыбыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.