Инфоурок Дошкольное образование Конспекты“Бакчабызда белем көне” Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган бәйрәм кичәсе.

“Бакчабызда белем көне” Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган бәйрәм кичәсе.

Скачать материал

Татарстан Республика Арча башкарма комитетының

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Арча 1 нче балалар бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

 

“Бакчабызда белем көне”

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган бәйрәм кичәсе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                           Тәрбияче: Ибраһимова Л.Я.

 

 

 

А. Б. Исәнмесез, хөрмәтле балалар, әти-әниләр,бәйрәмебез кунаклары. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдәшатлыклы елмаю балкый.  Бәйрәм белән сезне!

1б.Таң ата, кояш чыга ,

     Кояшны сәламли     көн:  

     Саумы,кояш, сүнмәс учак!

     Әссәламегаләйкем!

2б.чәчәкләр тотып кулга ,

Без чыктык матур юлга.

Ашыгабыз барчабыз,

Безне көтә бакчабыз.

3б.Нинди ямьле бүген көн!

Йөгереп урамга  чыгам

Матур чәчәкләр тотып

Бакчабызга ашыгам.

4б.Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?

Барыбызда көтеп алган

Кояшлы белем көне.

5б.Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җыр яме!

Рәхим ит, түрдән уз

Син, Белем бәйрәме.

Җыр “Улыбка”

6б. Белем иле кайчак миңа,

Никтер, серле урман кебек,

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

Уңдагысы: “Данлы эшче

Булыйм дисәң әткәң кебек,

Энем, менә шушы юлдан

Кит син”,- диеп әйткән кебек.

7б. Сулдагысы:” Миннән китсәң

Табиб булырсың”,- дигән кебек.

Өченчесе ни өчендер,

Бүтән киңәш биргән кебек.

Сукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек.

Тик, нигәдер, бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

А.б. Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар...

Бик калында, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче.

Тик бер китап Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсез, ул нинди китап!

Балалар: Ул- Әлифба китабы!

Әлифба: Әйе дуслар, ул-мин булам

Әлифба-тел ачкычы.

Белем дигән олы юлның

Иң беренче баскычы.

Туган тел: Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбызда кирәкле.

Китап безне дус булырга,

Татулыкка өйрәтә.

“Якын дус” (шигыре) Җ.Тәрҗеманов сүзләре.

9б. Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем.

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем иптәшем.

Күргәнен, белгәнен-

Һәммәсен аңлата

Көлдерә, җырлата.

Уйлата, юата.

10б. Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Иң якын дускаем,

Киңәшчем ул-китап!

Җырлыймын мин аны

Олылап һәм мактап.

Тәрбияче: “Туган тел!”

Балалар: Иң әйбәт шигырь

Тәрбияче: “Туган тел!”

Балалар: Иң әйбәт җыр.

Тәрбияче: “Туган тел!”

Балалар: Иң әйбәт тел.

Тәрбияче: Туган тел әйбәт булганга,

Шигыре дә, китабы да, җыры да, иң әйбәттер!

11б. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем-туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем,

Киңдер сиңа күңелем түре.

12б. Матур бәйрәм алып килде

Бакчабызга алтын көз.

Күңелле бәйрәм көннендә

Биеп алыйк,әйдәгез.

Бию.

Ишектән этенә-төртенә Кирлемән белән Белмәмеш керә.

Белмәмеш: (Кирлемәнне этеп җибәрә) И-и, кит әле! Син нишләп аяк астында буталасың. Кая барасың?

Кирлемән: Балалар бакчасына килгән идем. Анда әллә ниләр өйрәтәләр икән. Ә минем бернидә беләсем килми.

Белмәмеш: Миндә дә шул хәл. Нигә инде, нәрсәдер өйрәтеп, башны авырттырыга? Әгәрдә балалар бакчасында бернидә өйрәтмичә, гел ашатып кына торсалар, мин рәхәтләнеп йөрер идем. (Кесәсеннән зур кашык чыгара).

Тәрбияче: Юк, дуслар, ялгышмагыз. Ашау өчендә белем кирәк. Күпме ашарга? Күпме шарга? Ничек ашарга? Нәрсә ашарга? Сез боларны беләсезме соң? Бәлки әйтерсез?

Белмәмеш: Без нәрсә әйтик сезгә, иптәшләр,

Берни белмибез, авыр безнең хәл.

Укыйсы килми, беләсе килми,

Кушкан эшләрне эшлисе килми.

Кирлемән:Уйнап йөрибез гел эштән качып,

Ә ашаганда кирәк зу-у-ур кашык.

Тәрбияче: Шулай да, дуслар, мин сезгә балалар бакчасына йөрергә киңәш итәм. Тәртипле, әдәпле, буласыгыз килсә, балалар бакчасына килегез. Хәзер без сезгә балалар бакчасы турында җыр җырлап күрсәтәбез.

Җыр “Өйрәтәләр бакчаларда” җыры.

1.     Битне-кулны юарга,

Кулга кашык тотарга

Өйрәтәләр бакчаларда.

Биергә һәм җырларга

Көндезләрен йокларга

Өйрәтәләр бакчаларда.

2.     Күлмәкне үзең кияргә,

Саф һавда йөрергә

Өйрәтәләр бакчаларда.

Чыныгулар үтәргә,

Спортны да яратырга.

Өйрәтәләр бакчаларда.

3.     Бөҗәк кошлар карарга,

Чүп үләнне танырга.

Өйрәтәләр бакчаларда

Әкиятләр белергә,

Яттан шигырь сөйләргә

Өйрәтәләр бакчаларда.

Белмәмеш, Кирлемән (бергәләп)

Бик күңелле икән сездә,

Бакчагызда калырга рөхсәт итегез безгә.

Тәрбияче: Рөхсәт,рөхсәт дусларыбыз артуга без бик шат.

Балалар шигырь сөйли русча. Шулчак ишектән Сертотмас үрдәк килеп керә. Сүзләрне кат-кат әйтә-әйтә мәкальләр сөйли:

“Тырышкан... тырышкан... тырышкан... Табар ташка... ташка... ташка...кадак... кадак...кагар” һ.б.

Тәрбияче (аны туктатып): Кая болай юл тоттың, үрдәк дус?

Сертотмас үрдәк: Балалар бакчасына. Белгәннәремне балаларгада өйрәтим дип ашыгам.

Тәрбияче: Бик рәхмәт, Үрдәккәй. Тик син балалар бакчасында бит инде. Ашыгуың белән балаларны күрмисең ахры.

Үрдәк: Чынлапта, килеп җиткәнмен икән. Исәнмесез балалар?

Кирлемән белән белмәмеш (бер-берләренә карашып) Кара әле бу исәнләшәдә белә икән.

Тәрбияче: Балалар, Үрдәк дус безгә изге ният белән килгән. Ул үзенең белгәннәрен сезгә дә өйрәтергә тели.

(Сертотмас үрдәк мәкальнең башын әйтә, балалар ахырын әйтеп бетерә). Балалар уртага түгәрәк ясап басалар. Үрдәк бер балага туп ыргыта, үзе мәкальнең башын әйтә, туп биргән бала ахырын әйтәп бетерергә тиеш.

1.     Кем эшләми (шул ашамый)

2.     Ни чәчсәң (шуны урырсың)

3.     Йөз сум акчаң булганчы (йөз дустың булсын)

4.     Берәү туеп сикерә (берәү туңып сикерә)

5.     Бер тиенлек куян (ун тиенлек зыян)

6.     Ашаганда колагың селкенсен (эшләгәндә йөрәгең селкенсен)

7.     Ата-ананы тыңлаган адәм булган (тыңламаган әрәм булган)

Сертотмас үрдәк: Ә мин бии дә беләм. Әйдәгез бергәләп җырлап алыйк.

Песня о Дружбе.

Танец “Чунга-чанга”.

Белмәмеш: Балалар, мин сезне тапкырлыкта, зирәклектә сынап карарга булдым әле. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз әле.

1)    Кибеттән сатып алдык

Бәләкәй генә сандык.

Ул сандыкның капкачын

Караган идек ачып...

Гади түгел – сөйләшә,

Безгә белем өләшә. (Китап)

2)    Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата. (Кояш, ай)

3)    Су кайда коры була ? (Картада)

Кирлемән: Тукта, мин дә әйтеп карыйм әле табышмаклар. Бу балалар тагын бер елданмәктшпкш барырга җыеналар.

1)    Сумка тотып керәсең,

Белем төяп чыгасың. (Мәктәп)

2)    Төрле-төрле төстә,

Төрлө-төрле эштә. (Карандашлар)

3)    Агач түгел яфраклы

Тун түгел тегелгән.

Кеше түгел сөйли. (Китап)

Кирлемән балаларны мактый.

Җитез балалар икәнсез

Бик күп һөнәр беләсез.

Зирәк, матур уйларыгыз белән

Белем иленә керәсез.

Ә хәзергә хушыгыз. Белмәмеш белән кирлемән чыгып китә.

А.б. Белем юлы – хезмәт юлы.

        Истән чыгармагыз шуны.

        Котлы булсын Белем көне,

        Аяз булсын җиребез күге.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Бакчабызда белем көне” Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган бәйрәм кичәсе."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 872 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.08.2017 647
    • DOCX 24.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Лейсан Ягъфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Лейсан Ягъфаровна
    Ибрагимова Лейсан Ягъфаровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4763
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогическое обеспечение родительской компетентности в процессе взаимодействия ДОУ с семьей

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 47 человек

Курс повышения квалификации

Организация питания в учреждениях дошкольного образования. Контроль качества и требования СанПиН

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 302 человека

Курс повышения квалификации

ЛФК как одна из форм физического развития и укрепления здоровья детей

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: нормативно-правовые основы, компетенции и педагогические аспекты

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Современные тренды в физкультуре и спорте: организация обучения и методика тренировок

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе